Сынап тора сизгер күңел
Безне ерак көннәрдән,
Гүя шагыйрь беркайчан да
Елмаймаган, көлмәгән.

Күзләрендә бәгырьләрне
Үксетерлек моң тулы,
Милләт язмышын сагышлап
Сискәндергән шом тулы.

Елмаймый борчулы күзләр,
Мәэюс карый сызланып,
Үткәннәрдән карый Тукай
Киләчәкне кызганып.

Заманнарның хәвефләре,
Сынаулары азмы соң…
Тукай рухы борчылмаслык
Булсын милләт язмышы!

Апрель, 1995


(Чыганак: Шәүкәт Г. Сайланма әсәрләр. 5 томда, 1 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 480 б.)


By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган