Кырлай юлы
Нурлар тулы,
Җанга якын
Кырлар моңы.

Кырлай юлы —
Тургай җыры,
Шигырь юлы,
Тукай юлы!

Шигъриятнең
Кәгъбәсе ул,
Тукай юлы —
Илһам юлы!

Апрель, 2000

(Чыганак: Сиңа әйтер сүзем бар: шигырьләр, фәлсәфи фикерләр / Шәүкәт Галиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 376 б.)


By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган