(«Зиләйлүк» көенә)
Сөялгәнсең чатта баганага,
Яфрак төсле сары йөзләрең;
Кызганмыйча күңлем чыдый алмый:
Бигрәк моңлы карый күзләрең.
Атылган кош, адаштырган эттәй,
Үткәннәргә мәэюс карыйсың;
Күрәм, ике ирнең селкенәдер:
Кайсы татар баен каргыйсың?
Аз шул бездә байлар – кайсысы кем
Фәрештәдән канат каермас;
Алсын гына шәйтан иманыңны,
Җәһәннәмлек бу дип кайгырмас!
Күрдем әле синең залимеңне:
Һаман кәеф сөрә, типтерә;
Рәхәтләнә кяфер! Сине шулай
Баганага сөяп киптерә.
Сизмисең бит син дә – синең яннан
Нечкә күңел шагыйрь узганын,
Синең болай мескинләнгән хәлең
Аның күңлен ничек өзгәнен!
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).