Язлар җитте, карлар эри башладылар,
Толыплылар толыпларын ташладылар;
Киемсезләр иркен йөри башладылар,
Тунсызларга нурлы көннәр килде имди.

Ката, чана табаннары ял итәләр,
Шылтыр-шылтыр юлдин арбалар китәләр.
Трантаслар, велосипед, кареталар
Урамнарны чуарлыйлар бер-бер имди.

Каткан, туңган агачларны хәзер кара:
Һәрбересе яшәрешеп яфрак яра;
Бу урманнар бакча булыр бара-бара,
Һәр агачта сандугачлар сайрар имди.

Җиде кат боз астындин чыгар бака,
Баткакларга, балчыкларга бата-бата;
Куе камыш арасындин бака-бака:
«Бака-кака, бака-кака»,— диер имди.

Шул бакалар ярга чыгып бакылдаша,
Берсен берсе аңлашмыйча такылдаша;
Әллә нәрсә киңәшәләр, акыллаша:
Ахры, мантыйк укыганнар бунлар имди.

Кышлар үтеп, яз көннәре килер исә,
Сәхраларда йомшак сәба җиле исә;
Аһ, бу көннәр гамькин күңелләрне кисә,
Үткән гомер бер-бер искә төшә имди.

Дәрьяларда бозлар ага тау-тау булып,
Һаваларда кошлар оча болыт-болыт;
И ходаем, фазлың берлә көнне җылыт,
Үлгән дөнья яңа җаннар алсын имди!

Бака-бака — (бага-бага) карый-карый.
Мантыйк — формаль логика.
Сәба җиле — таң җиле.
Гамькин — кайгылы.
Фазлың берлә — рәхмәтең белән.

(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. – Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.).

By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган