Кайнап чыкты йөрәгеңнән һәрбер сүзең,
Яңгыратып киң колачлы Урал кырын.
Ә исемең, күңелләрдә сөю тапты,
Кайнар лираң йөрәкләргә өмет якты.

Күңелеңнең нечкә кылын чиртә-чиртә,
Җырлар яздың, арымадың иртә-кич тә.
Чылтырап аккан чишмә суын эчкән кебек,
Дәрт өстәде синең хисләр безнең көчкә.

Бүз кошчыктай һаман үргә үрләдең син,
Үз халкыңны сөеп, яклап җырладың син,
Үткер сүзең, ачы телең, җырчы Тукай,
Дошманыңны яралады утлы уктай.

Синең җырлар — шигърияттә моңлы курай.
Шуңа алар киң илемне иңләп урай.
Һәркем һәрчак синең җырны сөеп укый,
Синең йөрәк җырларыңда тибә, Тукай.


 

By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган