Безнең маэмай рәхәт тора, сафа сөрә,
Җитезләнә, уйный һаман йөгрә-өрә;
Карый миңа мәхәббәтле күзе белән,
Гүя «уйныйк» дигән була, гүя көлә.
Кайвакыт ул ята тәмле ашап туеп,
Ал аяклары өстенә башын куеп.
Аны шунда чебен халкы тынычсызлый;
Ялкау маэмай! Ул аларны тормый куып.
Чебеннәрне астан гына карап ята,
Ярты йомык күзен генә ялтырата;
Бервакыт ул колак артын торып кашый,
Чебен халкы шунда тиз-тиз кача башлый.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.).