(“Тукай” романының балалар өчен эшкәртелгән варианты)
————————-
ЭЧТӘЛЕК
———————————
ЯҢА БИСТӘ
1
Баралар… баралар…
Бар да бер якка. Калага таба…
Җәяүлеләр… атлылар…
Юл өстеннән ач каргалар көтүе кузгалып очып китә. Җирдән, тәбәнәк кенә булып, көл сыман соры тузан күтәрелә дә хәлсез генә кире ята.
Тирә-як тагын авыр тынлыкка чума.
Вак кына соры тузан белән томанланып торган зур һәм эссе күк җиргә рәхимсез кайнар сулышын бәрә…
— Кайсы авылныкылар?
Моны өр-яңа сары чыпталар өелгән арбада утыручы киез эшләпәле агай янәшә баручы җәяүлеләрдән сорады. Ул, чыпталар өстенә менеп, атка карап утырган, изүләре чишелгән, муены алга сузылган, зур авызының аскы ирене салынып төшкән. Аңа аркасы белән, бөркү тынлыктан оеп, дүрт-биш яшьлек малай утыра. Ул күзләрен ачарга тырыша, әмма күз кабаклары авыраеп басып төшәләр, күзләр йомыла, иреннәр әкрен генә ачыла, аннан кечкенә ак тешләр тезелеп күренәләр.
— Югары Ашытлар…— дип җавап кайтарды арба белән
янәшә баручылардан берсе.— Үзегез кайсы авыл?
— Өчиле…
Башланган әңгәмә шуның белән бераз тынып торды, кешеләр юлларын дәвам иттерделәр. Тик бераздан җәяүле-ләрнең яшьрәге, арбада утыручы малайга игътибар итеп, шаярыбрак сорау бирде:
— Егет кая бара? Ул да сәүдә беләнме, әллә безнең кебек эш эзләпме?
Малай, күзләрен ачып, аңа карады.
— Егет минеке түгел. Миңа әманәт итеп кенә биреп җибәрделәр. Авылда рәт бетте. Калада асрамага алучы бар…— диде олаучы һәм артына әйләнеп малайга дәште:
– Аякларың оемадымы, Габдулла энекәш? Сузып утыр син аларны. Менә шулай…
Үзе аның аяк астындагы чыптаны көйләбрәк тартып куйды.
Кинәт алда, кара багана булып, өермә күтәрелде һәм юлчылар яныннан гына тузгып үтеп китте. Кешеләрнең йөзенә кайнар җил килеп бәрелде.
— Хәерчегә җил каршы, дип белми әйтмәгәннәр,— диде җәяүлеләрнең берсе.
— Сөйләмә дә,— дип, аны алҗыган тавыш белән куәтләп куйды әлеге Ашыт кешесе.— Анысына да сүз әйтмәс идең, җилен дә ерып чыгар идең әле…
Әйтергә ирендеме, әллә бу бөтенесе өчен болай да ачык мәсьәлә идеме ул сүзен дәвам иттермәде.
Аның тел төбе кая барганны шундук аңлап алган озын гына муенлы, чандыр крестьян ялкау гына шыгырдап куйды:
— Кая барсаң да кара сакалың өстеңә менеп атланган инде…
Баягы яшь крестьян моңа өстәде:
— Бер дә булмаса, тотабыз да Бондюгка китәбез, нигә! Кишетнең Алача Хәйретдин кайтып сөйләгәнне минем абый үзе тыңлап торган. Пашпортың гына булсын дип әйтә, ди.
– Тимер юл казырга да шулай җыйдылар. Вәсим Хәйрулласы китте дә юкка чыкты бит әнә…
— Берәү дә бу дөньяга мәңге яшәргә килмәгән инде анысы…
— Өметсез бер шайтан ди. Барыйк әле. Аннан тагы күз күрер…
Габдулла тагын бик нык оеп китте.
Ул яңадан күзләрен ачканда, юлдаш абыйлар юк, ат ниндидер авыл урамы белән бара иде. Гаҗәп таныш ис аның борынын кытыклады: пешкән карта исе!..
Ашыйсы килү теләге аның эчен борып алды. Соңгы тапкыр алар бүген иртән, ниндидер авылда, кунарга кергән җирләрендә, чәй эчтеләр. Олаучы абый аңа өйдән алып чыккан кечкенә алабута күмәченең бер читен сындырып бирде. Габдулла аны зур ләззәт белән әз-әз генә тешләп алды, анда да берьюлы чәйнәп йотмый, бераз авызында суырып торды. Шулай да ул олы телдән кече телгә дә җитмәде. Ә карта бит ул коры алабута күмәче генә түгел инде. Ул җылы, тозлы, үзеннән терлекнең ниндидер аеруча бер исе аңкып тора…
Соңгы тапкыр ул картаны моннан бер ай элек ашады. Бабасы үзенең аксаган атын суйды. Аның итен тозлап куйдылар. Башын, аякларын, картасын һәм эчәк-бавырларын аерым-аерым пешерделәр. Иң тәмлесе, әлбәттә, өтелгән һәм пешерелгән аяклар булды. Чебен ашарлык та ит калдырмый кимереп бетерделәр аякларны…
Ат акрын гына авылдан чыгып китте. Карта исе дә бетте. Тик ялгыз өйдән күккә сыек кына төтен күтәрелеп калды.
Габдулла, карта исеннән авызына килгән төкерекне йотып, ашыйсы килүне онытырга тырышты. Ул онытылмады.
Аннан соң гомерендә беренче тапкыр аның тәмле ашавы исенә төште. Саена авылында үги әтисенең өенә килеп төшкән көнне булды бу. Әнисе аны, кара өйгә алып чыгып, үги әтисеннән яшереп сыйлады. Зур гына телем икмәк кисеп, аның өстенә калын гына итеп бал ягып бирде. Әй тәмле дә булды соң! Әле икмәкне ашап бетергәч тә, Габдулла бармакларына ягылып калган балны әй ялады, әй ялады… Шуннан соң әнисе, кочагына алып, аны:
— Җәүһәремме син минем, якутыммы син минем! Бигрәк әтиеңә охшагансың шул! — дип сөйде.
2
…Габдулла чыпталар өстендә оеп утырган җиреннән күзләрен ачып җибәрде. Ат алҗып кына калага кереп килә иде. Габдулла инде күзләрен яңадан йома алмады. Кала үзенең олылыгы һәм сәерлеге белән Габдулланың кечкенә йөрәген каушатып җибәрде. Каланың эченәрәк кергән саен, йортлар ишәя, зурая һәм бер-берсенә ныграк елыша бардылар. Габдулланың баштагы каушавы инде бик нык гаҗәпләнүгә әверелде. Дүрт ат җигелгән ике катлы арба һәм анда аслы-өсле утырган кешеләр Габдулланы бөтенләй шаккатырды, «Әй!»— дип куйды ул үзе дә сизмәстән, һәм бу олаучы абыйны үзенә борылып карарга мәҗбүр итте. Габдулланың әлеге арба белән кызыксынып, авызын ачкан хәлдә аны күзәтеп утыруын күреп, олаучы абый:
— Ә, моны әйтәсеңме? Күнкә бу… Кешеләр акча түләп шуңа утырып йөриләр…— диде.
— Нигә? — дип сорады, кинәт айнып киткән төсле, Габдулла.
— Нигә булсын! Кала бит ул, Өчиле түгел. Аның бер очыннан икенче очына хәтле җәяү йөреп кара!..— дип аңлатты олаучы абый.
Аннан соң алар киң ишекләре ике якка ачылып куелган таш кибетләр яныннан үттеләр. Борынны ярып керә торган тозлы балык исе бу кибетләрдә нәрсә сатылганны аңлатып тора, һәм бу тозлы ис карта исе кебек үк эчне, карынны кытыклый, котырта, үрти иде. Базардагы кара яу булып, гөж килеп оча торган чебен көтүен койрыгы белән кугалап, бахбай мәйдан уртасындагы агач кибетләр почмагыннан сулга борылды.
Каланың кешеләре дә Габдулланы бик гаҗәпсендерде. Монда кешеләрнең һәркайсы үзенчә киенгән: бишбилле бишмәтләр, киң озын җиләннәр, кыска-кыска гына җиңле камзуллармы дисең, эшләпәләр, кырпу бүрекләр, әллә нинди үткен кырлы, күзгә төшеп тора торган баш киемнәреме дисең, нәрсә генә юк монда!
Габдулла, бу күз күрмәгән, колак ишетмәгән гаҗәп күренешләр белән мавыгып, аларны карап бетереп тә өлгермәде, олаучы абый атны ике катлы таш йортның калайлар белән челтәрләп ясаган купшы капкасы алдына китереп туктатты. Аннан соң үзе сикереп төшеп дилбегәне арбаның читенә кыстырды да, Габдуллага арба өстеннән төшмәскә, үзенең чыкканын көтеп утырырга кушып, капкадан кереп китте. Йорт эченнән аның кемнәндер: «Бай өйдәме?» — дип соравы, ишекләрнең ачылып, ябылу тавышы ишетелде. Бераздан Габдулла утырган арба турында гына йортның урам тәрәзәсе ачылды һәм анда аслы-өсле ике иякле, салынкы битле, симезлегеннән күзләре кысылып тора торган бер хатынның йөзе күренде. Ул, үпкәләгән сыман авызын турсайтып, Габдуллага бераз карап торды һәм шалт-шолт итеп тәрәзәне кире япты. Габдуллага аның колагындагы алкасы гына ялтырап күренеп калды.
Бераздан капка ачылды һәм аннан олаучы абый чыкты. Аның чырае борчулы иде. Нидер уйланган хәлдә башын аска иеп, ул арба янына килде һәм күзләрен Габдуллага күтәреп:
— Я, нишлик инде хәзер без синең белән? — диде.
Габдулла монда да юлдагыча туктап чәй эчү булырмы дип көткән иде, шуңа күрә олаучы абыйның соравына:
— Чәй эчик,— дип җавап бирде.
— Их син, энекәш, энекәш,— диде, башын селкеп, олаучы абый,— берни дә белмисең шул син… Синең эш кырган да борган! Ә менә мин хәзер сине кая куйыйм, кемгә тапшырыйм, кире Өчилегә алып кайтыйммы? Алайса мин ни хаҗәтемә дип монда хәтле өстерәп алып килдем сине?
Габдулла берни аңламады. Олаучы абый арбага менеп утырды һәм, атны борып, килгән юл белән кире китте…
Юл буе сукранып, кемнедер сүгеп барды олаучы абый:
—  nbsp; Ашаганнары эчләренә сыймый нәләтләрнең! Ярылырга торалар, мин сиңайтим! Үзләре кечкенә бер ятимне сыйдыра алмыйлар шунда, дәүләтләрен эт ашагырлары!.. Кем әйтте соң миңа: «Сәлим байлар олан эзлиләр»,— дип? Әйттеләр бит. Прикащигы әйтте. Алып килер идеммени мин, кеше ышандырып. Башыма бәла алдым лабаса!
Габдулла, ниһаять, мәсьәләгә төшенә башлады. Олаучы абыйның соңгы сүзен ишетү белән ул аны кызганып куйды һәм аның хәлен җиңеләйтә төшү нияте белән:
— Абый, минем чәй эчәсем килми,— диде…
Бу сүз олаучының йөрәгенә үтеп керде, ахры, ул Габдуллага борылып:
— Ничек эчәсең килми ди ул? Сөйләмә юкны, Чыпчыктан бирле авызыңа берни капканың юк, эчәсем килми, имеш! Белмиммени мин. Олы кеше булып минем җаным көеп бетә язды… Чәйне эчәбез инде… Печән базарына Мохтар дворына гына барып җитик…— диде һәм, шуның артыннан ук Габдуллага карап, күзен кысып куйды, янәсе — син кайгырма, энекәш!..
Бераздан алар, таш кибетләр рәтен үтеп, чаттагы мәчет яныннан сулга борылдылар һәм мәчеткә каршырак бер зур капкадан эчкә кереп киттеләр.
Печән базарындагы «Мохтар дворы» дигәне менә шушы иде…
3
Читекче Мөхәммәтвәли абзый тегеп алып чыккан читекләрен Сабитовлар кибетенә тапшырып акча алды. Шуннан соң ул хатыны яраткан теге калай тартмалы чәй һәм аның янына бер кадак манпачи алып Үтәмишевлар кибетеннән чыгып килә иде.
Шул вакыт «Мохтар дворы»ның капкасы янында торучы җигүле сала арбасына баскан берәү нәрсәдер кычкырды:
— …Теләүчеләр юкмы?
Каршыдагы мәчет чатындагы кырыктартмачылар һәм башка вак сәүдәгәрләр тавыш килгән якка борылып карадылар.
— Нәрсә ди, ни кычкыра?
— Бала бирәм, диме?
— Әйе, асрарга бала бирәм, ди.
Бар да арбага карадылар. Анда яңа тукылган сап-сары чыпта өемнәре өстендә, дүрт яшьлек дисәң, олыларча моңсу карашлы, алты дисәң, бик кечкенә һәм арык гәүдәле малай утыра иде.
Моңарчы ул халыкны үзе күзәтеп утырды. Инде халык аның үзен күзәтергә тотынгач, малай тәмам каушап калды һәм ихтыярсыз башын аска иде. Шуны гына көтеп торган сыман аның борыны йомшап китте, ул аны еш-еш тарта башлады. Елап җибәрергә тәмам әзер иде инде ул. Ләкин шунда җыелган халык күзләрен малайдан олаучыга күчерде. Берьюлы берничә тавыш олаучыга юнәлде:
— Әй, суык аяк, көнең шуңа калдымыни инде?
— Чыптаң белән бергә бала сата башладыңмыни?
— Кил әле, кил бире!
Олаучы, уңайсызланып, арба өстеннән төште һәм мәчет чатындагыларга якынлашты.
— Соң бит… минекемени? Миңа әманәт итеп тапшырылган бала ич… Авылдан, Нәфисә апа киңәше белән Сәлим байларга уллыкка тапшырырга, дип утыртып җибәргәннәр иде аны миңа. Бай Эрбеткә киткән. Кире алып кына кайтыр идем, бабасының рәте юк. Нишләтим соң?..
Мөхәммәтвәли абзый арбага якынлашты һәм балага карап аптырап калды. Дөрес, нәниләр һәммәсе диярлек бер-берсенә охшыйлар, әмма бу каплаган да куйган үлгән улы иде. Шундый ук моңсу кара күзле калкурак борынлы, өске ирене алгарак чыгып, аскысы бераз эчкә җыелып тора. Ул хәтта үз улының исеме белән дәшә язды, әмма вакытында исен җыеп:
— Исемең кем синең, улым? — дип сорады.
— Габдулла, — димәкче булды бала, әмма тавышы ни өчендер тамагында кысылып калды. Ул, күзәтү белән артык мавыгып, сөйләшергә әзерләнмәгән иде әле. Шуның өстенә Мөхәммәтвәли абзыйның да соравы кинәтрәк булды. Шуңа күрә бала турында әлеге чыптачы сөйләп алып китте:
— Габдулла аның исеме, Габдулла. Кушлавычның мәрхүм Мөхәммәтгариф хәзрәт улы. Әтисе дә, әнисе дә вафатлар. Бик ипле, бик әйбәт бала…
— Миңа язган бала шушыдыр инде,— дип уйлап алды Мөхәммәтвәли абзый.
Ул чыптачыйың арбасына менеп утырды, һәм алар өчәүләп Яңа бистәгә, Вәли абзыйның өенә юнәлделәр.
Йортлар һаман сирәгәя һәм вагая бардылар. Ниһаять, алар каладан күлле һәм сазлы бушлыкка килеп чыктылар. Аннан авылныкы сыман бер катлы, иске өйчекләр тезелеп киткән урамга килеп керделәр. Үр менеп, дүрт-биш йорт үткәннән соң ат искерәк кенә ике катлы агач өйнең ачык капкасына кереп китте. Вәли абзый арбадан төшеп, Габдулланы кулына күтәреп алды, һәм алар, капка янындагы болдырның баскычын шыгырдатып, өскә, икенче каттагы фатирга менеп киттеләр. Вәли абзыйның хатыны Газизә апа аларны, күптән көтелгән кадерле кунаклар кебек итеп, бик ачык чырай белән каршы алды.
4
Өй түрендәге киезле сәке өстенә сары белән чуптарлап чиккән киҗеле ашъяулык җәелде. Бу, Газизә апаның кайчандыр бирнә бүләге булып, хәзер шактый искергән, урта бер җиренә күк ямау салынган иде. Үзеннән зур бу томаннары бөркеп, пошкыра-пошкыра, табынга кечкенә җиз самавыр килеп утырды. Ул арада атын туарып өлгергән олаучы килеп керде һәм сәлам биреп, кулындагы камыт белән шлеяларын ишекнең бер ягына сөяп куйды.
Үзеннән яшь икәнен күргәч, Газизә апа да аңардан качып-нитеп тормады, тик күтәреп бәйләгән яулыгын гына төшереп бәйләү белән чикләнде. Аннан ул самавыр янына килеп утырды һәм шаулатып чәй агызырга тотынды. Габдулланы ул үз янына утыртты, аңа чынаяк астына чәй салып бирде, шуның янына зур гына шакмак шикәр куйды. Аннан соң күмәч түтәрәменнән калын гына бер телемне каерып кисеп алды да:
— Юлда килә-килә ачыккансыңдыр инде син, улым, аша, туйганчы аша, җитмәсә, сорап ал, үз өең кебек итеп утыр, яме? — дип телемне Габдулла алдына куйды.
Мөхәммәтвәли абзыйның да баланың күңелен табар өчен бер-ике сүз әйтәсе килде:
— Аша, аша, минем улым буласың килсә. Тазарырга тырыш. Беләкләрең хәзрәте Галинеке төсле булсын. Тоткан җирдән сындырырлык, баскан җирдән ут чыгарырлык булып үс, примир әйтик… әйе… ыммым…
Газизә апа олаучыны кыстый-кыстый чәй эчерә (чынаяк тәлинкәсенә) һәм Габдулла турында сораштыра. Олаучы Габдулла турында үзе белгәннең һәммәсен әйтеп бетерергә тырышып сөйли, сөйли… Үзе турында сөйләнгән хикәяне Габдулла үзе дә тыңлый, олаучы авызыннан бу бик кызык яңалык булып яңгырый, кайбер урыннары аны бөтенләй гаҗәпләндерә, шунда ул олаучыга карап-карап куя…
— Әтисе Мөхәммәтгариф Кушлавыч мулласы булган,— ди хикәясен дәвам иттереп олаучы.— Мулла булса да, болай бик тормыш кешесе булган үзе. Чапанын салып, алъяпкыч кигән, җыеннарына җитешкән, уен-көлке сүзне яраткан… Урамда күмер сатучының: «Күмер! Күмер!» дип кычкырып үтүен ишетеп, «Ишетәсезме, әнә ул да «Гомер!» «Гомер!» дип әйтә»,— дип көлдерергә яраткан үзе…
— Гомер! Гомер!
Бу сүз Габдулланың аңына томанлы үткәннең ерак төпсезлегеннән әтисен төсмерләтә торган бердәнбер сүз булып сеңеп кала.
Алтмыш чакрым арбада селкенеп килгән һәм бүген күргәннәрнең һәм ишеткәннәрнең тәэсире белән тәмам басылган хәлдә, Габдулла табын янында утырган килеш оеп йоклап китте. Аны күтәреп сәкегә илтеп салдылар…
— Я тор, мәрткә китмәгәнсеңдер бит,— дип кычкырыр төсле тоелды аңа.
Әмма кемнәрдер шыпырт кына пышылдаштылар:
— Уяндымы әллә?
— Тимә, йоклый бирсен!..
Бу — Вәли абзый белән Газизә апа иде. Бу төн алар өчен тынгысыз төн булды. Алар әле берсе, әле икенчесе уянып, баланың өсте ачылмаганмы дип, торып карадылар, ачылмаган булса да, юрганын рәтләп яптылар, аның, тәмле йокы белән изрәп, кыска һәм җиңел генә гын алуын рәхәтләнеп тыңлап тордылар.
Габдулла аларның пышылдавына борылып карады. Вәли абзый аның уянганын күреп алды да:
— Ә! Уяндыңмы, разбунник? Шулай диген! Я, я, шәп йокладыңмы? — дип кычкырып җибәрде һәм Габдулланың янына ук килеп утырды. Ул аның ябык аякларын тотып селкетеп куйды һәм сөйләнеп алып китте:
— Кәҗүл читек кигәнең юктыр әле синең, примир әйтик… Тегеп биримме үзеңә кәҗүл читек, ә? Әнисе, кара әле, читек тегеп бирим микән мин бу малайга? Әллә кирәк түгелме? Дәшми, примир әйтик… кирәк түгел, ахры… ие… ыммым.
Габдулла аның бу еш кабатлана торган «примир әйтик» һәм «ыммым»нарына тора-бара ияләнеп китте, хәтта, аларның әйтелешләренә карап, аларның төбендә нинди фикер ятуына хәтле төшенә башлады. Әмма хәзер аңа бу бик мәзәк тоела һәм ихтыярсыз көләсене китерә иде.
Газизә апа сәке янына килде дә, баланы Вәли абзыйдан көнләгән сыман:
— Я, кит әле, бала күзен ачып өлгермәгән, килеп бәйләнергә дә тотынды,— дип ирен этәреп куйды, үзе Габдулла янына утырып, аңа әкрен генә дәште:
— Я, күгәрченем, йокың туйдымы?
— Габдулла дәшмәде,— ул кичә җиделе лампа яктысында гына күргән бүлмәне бүген иртәнге кояш яктысында күреп өлгермәгән иде әле: менә нинди икән ул!
Озынчарак кечкенә бүлмә, түр тәрәзә, ян тәрәзә, тәрәзә төпләрендә чүлмәкләргә утыртылган тамчылы гөл, кына һәм яран гөлләре… Ян тәрәзә янында кечкенә тәбәнәк өстәл, аның өстендә ниләр генә юк: чүкечләр, пычаклар, игәүләрме дисең, вак кына тимер һәм агач кадаклармы дисең, әллә нинди кәкре-бөкре агачлар, күн кисәкләре, шешәләрме дисең!.. Ә тәрәзә белән ишек арасында шүрлек, шүрлектә тезелеп киткән эреле-ваклы калыплар. Шүрлек астында тактага тартылып куелган читек башлары…
Габдулланың күзе түр тәрәзә янындагы өстәл өстенә һәм анда төрле төстәге ефәкләр белән чигелгән кара хәтфә кисәкләренә күчте. Бу аның игътибарын һәммәсеннән озаграк биләп торды. Кара хәтфә өстеннән алсу ефәк нәзек кенә булып кыелып китә дә, зәңгәр җеп белән очрашып, борчакның буш сабагы төсле бөтерелә. Аннан алар яшел һәм сары ефәкләргә кушылалар һәм барысы бергә үзләренең шаян юлларын дәвам иттерәләр…
— Синең кәҗүл читегең нәрсә, менә мин аңа чуклы кәләпүш чигеп бирәм әле,— диде Газизә апа, һаман Габдулланың телен чишеп җибәрергә тырышты.
Габдулла күзен Газизә апага күчерде һәм аның калын гына кашлы моңсу күзләренә, ягымлы чыраена карап алды. Габдуллага кинәт бик, бик рәхәт булып китте. Аның бу рәхәтне озакка сузасы килде.
Әмма рәхәтнең бервакытта да озак булмавын, һәрвакыт берәр күңелсезлек аны сагалап кына торуын Габдулла бик-бик белә. Шуңа күрә аның Газизә апаны кисәтәсе килде, ахры, телгә килеп, ни өчендер мактанган сыманрак:
Безнең авылда ачарбаклар бар, алар зиратта торалар, төнлә белән генә кешеләрнең өйләренә киләләр…— диде.
— Нигә? — дип сорады Газизә җиңги.
Алар кечкенә балаларның өлешләрен урлыйлар, иртән торып, ашарга сорасаң, икмәк юк. Ачарбаклар урлап киткән.
— Моны кем әйте сиңа?
— Әби… Алар ачтан үлгән кешеләр бит, ачарбаклар…
— Юк, юк, бездә ач әрвахлар юк. Без аларны куып җибәрәбез,— диде Вәли абзый һәм: «Менә бит!»— дигән кебек, хатынына мәгънәле генә карап куйды.
— Ә сездә Мәһдия әби бармы? — дип сорады Габдулла.
— Кем ул?
— Бездә бар… ул килеп керә дә үлгән кешеләргә сузылып ятарга куша… Аннан ул аларны юындыра, күлмәкләр кидерә… Киендергәч, зиратка алып китәләр. Мәһдия әби мине дә зиратка алып китмәкче иде.
— Юк, юк, бездә Мәһдия әбиләр юк. Синең өчен монда без генә бар. Моннан болай безгә син «әти», «әни» дип дәшәрсең инде, яме? — диде Газизә апа, аның аякларын сыйпап,— тор, киен, хәзер мунчага барырбыз, күлмәк-ыштаннарыңны юып кояшка элеп куйдым. Чыгуыңа кибеп тә өлгерер инде…
Мунчадан соң юка гына итеп пешерелгән коймак белән чәй бик тәмле булды. Ләкин ул озакка сузылмады. Олаучы чыпталарын тапшырырга һәм бүген үк авылга кайтып китәргә ашыкты.
Вәли абзый, чәенең соңгы йотымын озын гына итеп чөмереп алганнан соң, чынаягын өстәлгә куйды да, олаучыга карап, әйтте:
— Бабасы тыныч булсын, баланы ышанычлы кулга биреп кайтканыңны әйтерсең инде. Кулдан килгән кадәр карарга тырышырбыз. Картайган көнебездә бер догачы булыр, дип алып калабыз инде…
Газизә апа да өстәп куйды:
— Апасын сагынып торды Габдулла. Икенче килүеңдә апасын утырмага алып кил!
— Белмим инде, яңадан килеп булырмы, юкмы?
— Нигә алай?
— Чыптаның рәте китте: мәшәкате күп, акчасы юк. Тиешен дә ваклап, ярым-йорты итеп түлиләр. Бер тиен өчен дөнья хәтле кыркылышып, сатулашып кына ала Гобәйдуллиннар. Риза булмый икенчесенә алып китәсең, анысы моңардан да ким бирә, сүз беректергәннәрмени! Көн-төн күз чыгарып утырган әйбереңне урамга ташлап китәрдәй буласың. Шундый каруннар.
– Эш бай кулына барып кердеме, синеке түгел инде ул, — диде Вәли абзый. — Примир әйткәндә, кәләпүшне минем җәмәгать чигә, ә кем аны Газизә кәләпүше, ди, берәү дә әйтми, һәммәсе Сабитов кәләпүше диләр. Мөхәммәтвәли читеге димиләр, Габдерәхим Мусин читеге диләр. Нигә алай бу, примир әйтик? Менә әле кичә генә бөтен базар шау итә. Сәгыйтов ияре дә, Сәгыйтов ияре… Падишага барып җиткән… Имеш, медал чыгарган падиша, чүгүнкә салырга рөхсәт биргән. Ярый, бик яхшы. Рәҗе ул Сәгыйтов ияре? Каешчы Нигъмәтҗан белән хатыны Бибиәсма эшләп биргән ияр ләбаса ул! Нигә медалны Сәгыйтовка чыгаралар, нигә Нигъмәтҗанга чыкмый награт, ә? Менә ничек бит ул, примир әйтик…
— Юк, булмады бу, Вәли абзый, — дип нәтиҗә ясады олаучы,— кешенең кадере бетте, эт көненә калдык. Шахтага китәм, алла боерса. Берни түгел, өйрәнермен…
Вәли абзый үзенең фикерен очлап бетермәгән иде әле, күрәсең, ул:
— Сәгыйтьҗан ияре имеш! һы! Ие… ыммым…— дип куйды.
Аннан һәммәсе дә йортка чыгып олаучыны озатып калдылар. Габдулла әнисенең итәгенә тотынган килеш кире өйгә кермәкче булган иде, Газизә апа аңа:
— Габдулла, уйна шунда бераз,— диде һәм йортның түрендә балалар белән уйнап йөрүче ябык кына, сипкелле бер малайны чакырып алды:
— Әптелбәр, кил әле бире. Менә бу авылдан килгән бик әйбәт егет белән дус бул, яме? Йорт-каралтыны күрсәт.
Кара, малайлар кагылып елата күрмәсен үзен, яме?
— Я, — диде Әптелбәр.
Газизә апа кереп китте. Әптелбәр буе белән үзеннән аз гына кайтыш Габдулланы кулыннан тотып тартты:
— Әйдә!
Габдулла тартылып куйды, ләкин урыныннан кузгалмады. Әптелбәр шундук кулын Габдулладан ычкындырып, күлгә чыга торган капка янындагы иптәшләре янына йөгереп китте. Газизә апа әйткәнне ул шундук онытты, әлбәттә. Бераздан ул балалар белән урам капкасына йөгереп килде һәм әле һаман урыныннан кузгалмаган Габдулланы яңа гына күргәндәй:
— Карагыз әле, карагыз, сала малае! — дип кычкырды.
Аннан соң ул ни өчендер, кулларыннан мөгезләр ясап, Габдуллага таба килә башлады:
— Мә-ә-ә-ә!.. Сөзәм, мә-ә-ә-ә!
Габдулла урыныннан кузгалмады.
— Нигә качмыйсың? — диде Әптелбәр, гаҗәпләнебрәк.
— Сыер синнән көчлерәк, — диде Габдулла.— Безнең авылда сыер мәзин малаен сөзеп екты…
— Ә син ат кебек тибешә беләсеңме?
— Беләм,— диде Габдулла һәм белгәнен күрсәтергә ашыкты. Әптелбәр үз өстенә яны белән борылып тибенеп килүче малайдан чигенеп куйды, ләкин бирешергә теләмичә:
— Ә синең тоякларың юк, — диде.
— Синең дә мөгезләрең юк, — диде Габдулла.
Бу әңгәмәне тыңлап торучы балалар көлешеп куйдылар. Әптелбәр гарьсенеп китте, ахры, Габдулланың башыннан кәләпүшен тартып алды да, аны өй түбәсенә ыргытырга җыенып, болгый башлады.
— Син тимә, тимә минем кәләпүшкә! — дип кычкырды Габдулла һәм бөтен көче белән Әптелбәргә ташланды.
Саҗидә апасы үз кулы белән тегеп куйган корт башы бөтен авылда бер аның кәләпүшендә генә иде. Корт башын колакка куеп тыңласаң, анда әллә нинди ерак җил ыжылдавына охшаган тавыш килә. «Каф тавы артындагы дәрья шаулый», — дип аңлата иде моны апасы. Аннан соң бу аның төсе иде. Ничек ул аны ыргытып ташларга рөхсәт итсен?!
— Как не стыдно, Әптелбәр, нигә син кунак малайга тиясең? — дигән тавыш Әптелбәрне тыеп калды. Габдулла тавыш килгән якка карады… Өйнең өске кат ишек баскычыннан сигез-тугыз яшьлек сары чәчле кыз йөгереп төште дә Әптелбәр кулындагы кәләпүшне тартып алды һәм аны китереп Габдуллага киертте.
— Грубиян, — дип куйды ул, тагын бер тапкыр Әптелбәргә карап.
Бу — йорт хуҗасы Степан Ивановичның кызының кызы Аннушка иде. Ул, Габдулланың җиңеннән тотып, ярым русча, ярым татарча:
— Әйдә, мин сиңа кечкенә тавыклар күрсәтәм,— диде.
Габдулла шундук берсүзсез аңа иярде. Калган балалар да аларга кушылдылар.
Аннан һәммәсе йорт түрендәге келәтнең артына чыктылар.
Монда бик куе булып кычыткан һәм әрекмән үсеп утыра, алар арасында үзенең кызгылт чәчәкләре белән: «Мин монда сезнең барыгыздан да матуррак», — дигәндәй, кукраеп, кырмавык басып тора иде…
Келәт артындагы койма почмагына барып җиткәнче, балаларга кычытканлыкны шактый авырлык белән үтәргә, берничә тапкыр: «Ай, кычыткан чакты»,— дип әрнеп алырга туры килде… Әптелбәр генә үзенең балчыкка катып чебиләп беткән аяклары белән, юлны сайлап-нитеп тормый, алдан бара бирде… Габдулла аның бу батырлыгын ошатты.
Ниһаять, алар зур әрекмәннәр белән капланган почмакка барып җиттеләр. Аннушка:
— Сез шуннан гына карагыз. Югыйсә, чуар тавык үз янына кеше килгәнне яратмый,— дип кисәтте дә, үзе алгарак чыгып, әрекмәннәрне аягы белән бер якка аерып куйды.
Аннан «кур, кур!» дигән сукрану тавышы килде… Әрекмәнлек эчендә: «Килегез әле, килегез, мин сезне!..» — дигән сыман сугышчан кыяфәт белән башын күтәреп, зур чуар тавык утыра иде. Аның янында яңа гына йомыркасын тишеп чыккан өч-дүрт сары чеби, калтыранып, басып торалар һәм вакыт-вакыт, каерылып, үз-үзләрен чукып алалар, шул чагында аларның шәрә муеннары бик мәзәк ачылып кала иде…
— Бу кыргый тавык,— диде Аннушка,— әни аны келәткә корзинка эченә утыртырга тырыша, ә ул чыга да кача, чыга да кача. Бу урынны ул үзе табып утырган бит…
Кычытканлыктан чыккач, йортның икенче почмагында Габдулла эт оясы күрде. Аның янында йонлач кара эт үзенең башын ал аяклары өстенә куйган да йокымсыраган күзләре белән, иренеп кенә, балаларга карап ята… Габдулланың этне читләтеп баруын күреп, Әптелбәр аны тынычландырды.
— Курыкма, аның тешләре юк, хәзер ул карт инде, аңа чылбыр да кигезмиләр. Күрәсеңме, аның муенын чылбыр ничек ашаган?
Чынлап та, этнең муенында кыршылган тирән эз каешланып тора иде.
— Ә нигә ул качмый? — диде акрын гына Габдулла.
— Хәзер ул кусаң да моннан китми. Куып җибәрәсең, ә ул тагын чылбыры янына килеп ята. Өйрәнгән.
Аннары һәммәсе күл буена йөгерделәр, анда каз йоннары очырып һәм суга таш ыргытып, «тәңкәләр» ясап уйнадылар. Әптелбәрнең «тәңкәләре» бөтенесенекеннән күбрәк чыкты. Габдулла аңа бу яктан да өстенлек бирде һәм аның баягы җәберләвен бөтенләй онытты. Ике арадагы ятсыну бик тиз бетте. Газизә апа Габдулланы өйгә чакыргач, Әптелбәр һәм Аннушка:
— Абдул, тагын чык, — дип кычкырып калдылар…
Габдулла, әлбәттә, бу ишегалдына тагын һәм тагын чыкты.
Бер үк йортта бик күп кешенең бергә яшәве башта бик сәер кебек тоелса да, Габдулла моңа тиз ияләште.
Яңа бистәдә «Чтапан йорты» дип танылган бу йортта һөнәрләре кыяфәтләре һәм табигатьләре белән төрле-төрле шактый кеше яши иде Аларның һәркайсы Габдулла алдында үзенең ниндидер бер кызык ягы белән аерыла. Йорт хуҗасы Степан, билен бөргән кара бишмәт, зур кара картуз киеп йөри торган таза гына карт, һәр җомганы йорттагы малайларга өр-яңа икешәр тиенлекләр өләшә. Ул акчаларны кул артына, бармак төпләренә тезеп чыга да, балалар орлык чүпләгән кошлар кебек, аларны чүпләп алып бетерәләр. Кайчагында Степан карт, баскычына чыгып утырган хәлдә, нәкъ шулай каз бәбкәләрен һәм тавык чебиләрен туйдыра.
— Дөньяда иң бай кеше шушыдыр инде,— дип уйлый Габдулла. Аннан соң ул Габдулланы ни өчендер «кияү» дип атый һәм, кызының кызы Аннушкага өйләндерәм дип, аны оялтырга ярата. Бәлки, шуның аркасындадыр, Габдулла Аннушкадан ятсына һәм уйнаганда Әптелбәргә сыена төшә.
Кечкенә Фатыйханың атасы Сәхибулла солдат үзенең калын кара мыекларын бөтерә-бөтерә һәрвакыт:
— Әтдөнья куляса, әйләнә дә бер баса,— дип сөйләнергә ярата. Солдаттан русча укый-яза белеп кайтканга һәм, кем булыптыр, больницада хезмәт иткәнгә, аны Сәхип морза дип тә атыйлар.
Вәли абзыйлар белән янәшә ян бүлмәдә Шиһап дигән озын гына буйлы какча, кызыл чырайлы пожарный яши,— аны «брахмистр Шиап» дип йөртәләр. Тик ул үзенең самавыр төсле ялтырап торган җиз бүреген кигән чакта гына мәһабәт була, башка вакытта берни белән дә бүтәннәрдән аерылмый. Аның җирән чәчле ун яшьлек улы Мостафа да Габдулла күңелендә артык зур урын били алмый.
Әптелбәр белән исә Габдулла чынлап дуслашып китә.
Әптелбәр йорт-каралтыны күрсәтеп йөрү белән генә чикләнеп калмады. Ул Габдуллага Яңа бистәнең үзен аркылыга-буйга күрсәтеп чыкты.
Бистә Габдулла күргән әлеге «кала»га бөтенләй охшамаган. Ул зур авыл шикелле. Бер катлы өйләре дә нәкъ авылдагы кебек чүңкәешеп утыралар. Ләкин бу авыл да түгел. Ник дисәң, монда авылның әвен исе белән кушылган ерак урман һәм болын исе дә, аның яшәртә торган һавасы да юк. Монда сазлыктан күтәрелә торган дымлы томаннар йөзәләр. Бу һава яшәртми, киресенчә, баса, яшәү хисләрен томалый, картлыкны ашыктыра… Ләкин кешеләрнең сулыш юллары тора-бара шуны һава дип кабул итәргә тәмам күнегә, кешеләр моңа әһәмият бирми, сулый, яши һәм картая бирәләр.
Габдулла да бу һавага башта өйрәнә алмый, укшып йөрде. Кайдандыр төнлекне ачып куярга кирәк шикелле тоелды аңа. Тора-бара ул да ияләшеп китте.
Бүген алар Әптелбәр белән Бакалтай ягына, аннан, урап, зиратка бардылар.
Зиратчы карт аларга кошлар турында сөйләп, сыерчык булып сайрап күрсәтте:
– Чир, чиер, чиерчык, маңгаеңда җыерчык,— дип үрти ул безнең кебек карт-корыны,— диде. Габдуллага бу бик кызык тоелды. Карт, гомумән, сүз арасына шундый такмазалар кыстырып сөйләргә ярата икән. Бакалтайдан балык тотып, аларны кояшта елкылдатып менеп килүче малайларга карап ул:
– Нихәл син, балык бистәсе, ун тиен дистәсе? Әтиең олаудан кайттымы әле? — дип дәште.
Икенче көнне Әптелбәр Габдулланы үзенең әтисе эшли торган җиргә алып китте.
Нигъмәтҗан абзый бер караңгыдан икенче караңгыга хәтле эшләп, көндезләрен өйдә булмаганга күрә, Габдулланың аны һаман күргәне юк иде әле. Шулай да Габдулла, дусының сөйләве буенча, аның атасын шактый ачык күз алдына китерә: ул зур гәүдәле, үтә көчле куллары бүрәнә юанлыгы, дию пәриләреннән дә курыкмый, өй хәтле ташны сыңар кул белән генә ала да һавага чөеп җибәрә, мин сиңа әйтим, таш болытлар арасына кереп югала… Менә нинди көчле Әптелбәрнең әтисе!
Алар бистәнең Бакалтай ягыннан керә торган урам башында озын соры коймалы бер йорт алдына килеп туктадылар. Ярыктан берни дә күренмәгәч, Әптелбәр Габдулланы әкрен генә йорт эченә алып керде… Лапас дисәң, тәрәзәле, өй дисәң, капка сыман киң ишекле кирпеч йортларның берсе янына килеп, алар тәбәнәк кенә ачык тәрәзәдән карадылар. Анда аяк-куллары һәм алъяпкычлары кызыллы-сарылы буяуга каткан кешеләр кулларына озын колгалар тотып зур-зур кисмәкләрдә нәрсәдер бутыйлар иде.
Әптелбәр үзенең әтисен эшләүчеләр арасында күрмәгәч, җаен табып, тәрәзәгә үк үрмәләп менде, ләкин кемнеңдер кинәт кычкыруы белән ул аннан тиз генә кире шуып төште. Тик юкка курыккан икән. Тавыш бөтенләй аңа төбәлмәгән: каяндыр килеп кергән кәрлә сыман кечкенә генә гәүдәле, өстенә озын ак күлмәк һәм кара камзул киеп, камзул кесәсеннән алтын сәгать чылбырын чыгарып салган, тере генә кыяфәтле берәү эшләүчеләргә нидер кычкырган икән.
Эшләүчеләр кайнашырга тотындылар һәм, ишек янында торган зур кисмәк тирәсенә җыелышып, аны, күчереп утырту теләге белән булса кирәк, тотып кузгата башладылар. Кызыл төстәге ниндидер сыек әйбер белән тулы зур кисмәкнең кузгаласы килмәде. Кемдер:
— Бушатырга кирәк, болай кузгатып булмас,— диде.
Кәрләгә бу фикер ошамады булса кирәк, ул, кыза-кыза кулларын бутап, нәрсәдер кычкырынды. Эшчеләр аның нәрсә әйткәнен аңладылармы, юкмы, ләкин Әптелбәр дә, Габдулла да берни аңламадылар. Аларның колагына алтын чылбырлы кәрләнең тамак төбе белән көчәнеп:
— Ә, ә, ә, ә! Мә, ә, ә, ә! Кә, ә, ә, ә! — дигән аерым тавышлары гына ишетелде. Аннан соң кәрлә, кисмәккә йөгереп килде дә, аны бер үзе күтәреп алып китәргә чамалаган кебек, тотып куйды һәм, тирә-якка әйләнгәләп, кычкыра башлады:
— Нимәт! Нимәт! Кая Нимәт?
Ян ишектән зур гәүдәле, бит-куллары һәм күн алъяпкычы башкаларныкы төсле кызыллы-сарылы буяуга каткан берәү килеп чыкты…
— Әнә, әнә минем әти! — дип, кычкырыр-кычкырмас, шатланып куйды Әптелбәр. Габдулла йотылып Әптелбәрнең әтисен күзәтте. Ул чынлап та киң җилкәле, озын һәм зур куллы, Габдулла бервакыт авыл җыенында күргән көрәшче кебек таза гәүдәле кеше иде. Кәрлә, кисмәккә күрсәтеп, аңа нидер әйтте. Нигъмәт ашыкмый гына кисмәк янына килде дә, уч төбенә төкереп алды һәм, таза гәүдәсе белән янтая төшеп, кисмәкнең читеннән тотып тартты. Чуерны чуерга кырган шикелле ниндидер тавыш чыгырдан китте. Кисмәк авыр гына кузгалып куйды. Аннан соң һәммәсе, хәтта әлеге кәрлә үзе дә: «— Күтәрдекме? Күтәрдек! Әйдәме, әйдә!»— дип кычкыра-кычкыра, кисмәкне әкрен-әкрен кузгатып, тәрәзә ягына, башка кисмәкләр белән бер рәткә күчереп куйдылар.
Шундый көчле әтисе булган Әптелбәр Габдулла күзендә тагын да күтәрелде. Көчле булуы өстенә ул әле Әптелбәрнең үз әтисе бит… Бәхетле Әптелбәр!
Бу вакыйга Габдулланы Әптелбәргә тагын да ныграк бәйләде. Бүген Габдулла дусының беренче чакыруы белән үк, кыстатусыз-нисез, аларга керде.
Бүлмәгә килеп керү белән, ул аптырап калды.
Нигъмәтҗан абзый кебек галәмәт көчле кешенең баз кебек караңгы, дымлы һәм тар гына өйдә яшәве Габдуллага бик сәер күренде.
Дөрес, бүлмәнең җир идәне пөхтә итеп себерелгән, ике тәрәзә арасына кәгазьдән киселгән челтәр ябыштырылган. Өстәл өстендәге калай самавыр агартылган. Тәрәзә төбендә, яфраксыз гына булса да, кечкенә яра (алоэ. Бу гөлнең калын кыягын уртага ярып, шеш өстенә ябалар, шуңа күрә аңа яра гөле диләр) гөле тырпаеп утыра. Ләкин болар берсе дә бүлмәнең шыксызлыгын җуя алмыйлар, киресенчә, стеналарның дымлы караңгылыгын, кыйшаеп торган кечкенә тәрәзәләрнең моңсулыгын гына арттыралар.
Тәрәзәдә урамнан үтүчеләрнең аяклары гына күренә һәм көн буе моннан кешеләр түгел, итекләр, кәвешләр, чабаталар, ботинкалар гына узалар…
— Безнең тәрәзә алдыннан үтүчеләрнең башлары да күренә, — дип, үзе дә сизмәстән, мактаныбрак куйды Габдулла.
Әптелбәр кычкырып көлде:
— Нигә кирәк миңа аларның башлары?.. Мин аларны аякларыннан да таныйм,— диде ул.— Ә син танымыйсың… Менә бу кыйшык кәвеш үтеп китте, кем ул, беләсеңме? Һи, шуны да белми. Бу бит безнең күрше брахмистр Шиап. Ә менә бу итек башы өстерәп кем китте? Теге калыплар буйый торган Ванька… Аның атасы эчеп Кабанга батып үлде бит… Ә минем әти эчми… Әни аңа эчмәскә куша, ул тыңлый. Минем әни байларга күп итеп каеш каеп илтә. Ул аннан Нәсимә белән миңа бәлеш катылары алып кайта… Әй тәмле!.. Ә безнең Нәсимә беркөн сөт өстенә бармагын тыккан. Шуннан әни әй төшерде үзенә!..
Әптелбәр сәке ягына карап кемнәндер көлә башлады. Шунда гына Габдулла сәке өстендә бизәге уңып беткән иске күк күлмәктән, тезләре өстенә ияге белән таянып, боларга моңсу гына карап утырган зур күзле, ябык кына кызны күреп алды.
— Бер дә төшермәде. Ә син әни шүрлеккә җыеп киткән борчак күмәчен урлап ашадың,— дип карулашты кечкенә Нәсимә. Шуның артыннан ук ул абыйсына телен чыгарып күрсәтте һәм, күрше малае алдында гарьсенеп, еларга тотынды. Әптелбәр аны үртәп алып китте:
— Елак, елак, елкы колак! Елак, елак, елкы колак!
Шул вакыт аналары Әсма җиңги кайтып керде.
Ул кечкенә гәүдәле, күк күзле, арык кына хатын иде. Йорттагы кайберәүләр «теге чирләшкә хатын» дип кенә телгә алалар иде үзен…
Ләкин бу ярлылык, чыр-чулы тормыш, «чирләшкә хатын» — берсе дә Габдулланың Нәгъмәтҗан абзыйга карата күңелендә сакланган соклану һәм хөрмәт тойгысына кимчелек китерә алмады. Хәтта ул икенче көнне Әптелбәрне күрү белән үзе үк:
— Әйдә синең әтиеңне карарга барабыз,— дигән тәкъдим ясады. Алар тагын заводка киттеләр.
Бу юлы аларны завод ишегалдына кертмәделәр. Бөтен өйалды сарык йоны белән түшәлгән, алты-җиде карчык аларны таратып, тигезләп йөриләр, берничәсе бер читтә йонны, сорты-сорты белән булырга кирәк, аерып утыра иде. Шуңа күрә балаларга бүген койма ярыгы белән генә канәгатьләнергә туры килде.
Габдулла бик тырышып Нигъмәтҗан абзыйны күрергә теләсә дә, күрә алмады. Җебегән тиреләрне озын-озын колгаларга асып, кешеләр бер йорттан икенчесенә ташыйлар, кайберләре складтан акбур тутырылган чиләкләр күтәреп алып китәләр, ләкин алар арасында Нигъмәт абзый юк та юк…
Балалар күзләре талганчы ярыктан карап тордылар һәм, кызыклы әйбер күренмәгәч, кузгалышып, китәргә үк җыендылар. Ләкин шунда кинәт почмак йортның ишеге ачылып китте, аннан төтенме, пармы бөркелеп чыкты, нәрсәдер бик нык чыжж! итеп куйды, кешеләр кычкырыштылар… Габдулла яңадан ярыкка ябырылды, Әптелбәр бөтенләй койма башына ук менеп китте. Ул ара булмады, ишектән, ут капкан сәләмә пиджагы белән Нигъмәт абзый йөгереп чыкты. Ул пиджагын тиз генә салып ыргытты да, сугышырга хәзерләнгән кебек, кызыл күлмәгенең җиңен тиз генә сызганып, яңадан ишеккә йөгереп кереп китте. Аның артыннан тагын берничә эшче йөгереп керде.
Аннан соң тавышлар да, чыжылдау да тынды. — Зур бер аждаһаны үтереп тынычланган кыяфәт белән Нигъмәт абзый, аның артыннан башкалар килеп чыктылар.
Шул вакыт хуҗа өенең баскычы шыгырдап китте. Аннан кәрлә йөгереп төште дә кабаланып әлеге ишеккә кереп югалды… Әүвәл аның «Мә, ә, ә, ә!» дигән ачы тавышы ишетелде. Бераздан ул йөгереп чыкты да:
— Нимәт! Нимәт! Кая Нимәт? — дип кычкырды. Бик нык ачуланган, ахры, аның борыннары шәмәхәләнгән, күзләре ут чәчә иде.
Нигъмәтҗан, пешкән бармагын кара чүпрәк белән урап бәйли-бәйли, аның алдына килеп басты да гаепле кеше кебек елмаеп аңлатты:
— Әз генә өлгермәдем, Садыйк абзый. Өлгергән булсам, ут-күз чыгасы юк иде…
Эшчеләр куәтләделәр:
— Әйе, әйе, маладис, Нигъмәтҗан… Ул кереп утның өстенә капланмаса, бензин мичкәсен саклап калып булмый иде..
Кәрлә, кулларын бутап, нәрсәдер кычкырырга тотынды, аннан кинәт очынып китте һәм, үрелеп, үзеннән бер ярым өлеш биек Нигъмәтҗанның яңагына сукты. Буе җитмәү сәбәпле, аңа, суккан чакта, аяк очында бик нык күтәрелеп куярга туры килде.
Габдулланың тыны кысылды.
Менә, менә хәзер нәрсәдер була: Нигъмәтҗан абзыйның ачуы килә дә, бу кәрләне күтәреп һавага чөеп җибәрә, кәрлә болыт эченә кереп күздән югала… Я ул әнә теге олы кисмәкне күтәреп ала да эчендәге акбур иземтәсе-ние белән кәрләнең башына каплый, давыл куба, җир тетрәп китә, кешеләр аякларыннан егылалар…
Ләкин, гаҗәпкә каршы, боларның берсе дә булмады. Нигъмәтҗан абзый, кәрлә алдында тик кенә басып торуында дәвам итте. Тегесе тагын кычкырынды-кычкырыңды да, куллары белән янап:
— Матри син! — диде һәм кире өенә кереп китте.
Габдулла ул көнне бик озак бу вакыйгадан айный алмый йөрде. Урынына яткач та ул:
— Юк, әле Нигъмәтҗан абзыйның ачуы килеп өлгермәде. Менә аның бервакыт ачуы килеп җитәр дә, ул бөтен дөньяны дер селкетә башлар,— дип уйлады.
Төн дә үтте, икенче көн дә, өченче көн дә узып китте, әмма бернинди җир селкенү булмады, кәрләнең болытлар эчендә очып йөрүе күренмәде.
Аннан соң вакыйгалар бөтенләй икенче төрлегә әйләнеп киттеләр.
Тирече Садыйкның складын августның утызына каршы төнлә белән бастылар. Башы авыр тимер белән ярылган Нигъмәтҗанны иртән склад янында һушсыз хәлендә таптылар һәм арбага салып шәһәр больницасына озаттылар. Аны анда Сәхип солдат килеп алып китте. Ул аны арбага күтәреп салганда һаман сөйләнде:
— Әйттем мин, ябышып ятма шул хәтле Садыйк бай складына, кит көчеңә лаек берәр зуррак хезмәткә, дидем. Кадереңне белә төшәрләр. Акчалы да булырсың… Пәһлеван бит, мин сиңайтим, Сәетбаттал Газыйныкы кебек көче бар… циркка кереп көрәшим дисә, билләһи газим, теге француз батыры Эмиль Фоссны әйләндереп сала бит. Юк! — Әтдөнья кул яса шул…
Склад басучылар, берәүләр әйтүенчә, җиде, икенче сүзләргә караганда, унике кеше булган, кайберәүләр бу санны хәтта кырыкка җиткереп тә сөйлиләр иде. һәрхәлдә, Нигъмәткә бер генә кеше һөҗүм итмәгән. Аңа бергә-бер каршы чыгарга кемнең дә йөрәге җитмәс иде, әлбәттә… Ләкин эшнең кызыгы шунда ки, Нигъмәтҗан егылуын егылган, ә складны талатмаган, кешеләр, уянып, аңа ярдәмгә килеп җиткәнче, ул хуҗасының малын үз малы кебек саклап, талаучыларга күкрәге белән каршы торган!..
Дүртенче сентябрь көнне Казанда иртәдән бирле бертуктаусыз чиркәү кактылар… Талгын гына сугылган калын чаңнарның тавышы, ике бистә арасындагы сазлыкның томаны аша чайкалып, дулкын-дулкын булып килгән шикелле тоела һәм бик сагышлы булып ишетелә иде. Башта моңа әһәмият бирмәгән Яңа бистә халкы тора-бара, сәерсенеп, Казан ягына караштыра башлады. Нәрсә бу, бер-бер хәл булдымы әллә?
– Әллә тагын төрек белән сугыш башландымы, ходаем?
– Авызыңнан җил алсын, Камәрбану, улларыбызны үстереп җиткердек дигәндә генә, алла сакласын!.. Үткән сугышның кайгысы әле баштан чыгып беткәне юк… Шул каһәр суккан сугыш аркасында тол калып, менә ундүрт ел инде җәфа чигәм… Юк, болай булыр идеммени мин?.. Ап-ак чәчле карчыкка әйләндем ләбаса…
– Ул кемнең исендә түгел?.. Ирләребезне, улларыбызны озаттык… Сугыш хаҗәтләренә дип күпме акча җыеп бирдек… Бәхетле кешеләрнең якыннары кайтып килде, безгә бары кара хәсрәт кенә кайтты… Безнеке бит шуннан агач аяк белән калды. Башта,ичмасам, әз булса да пенсиясе бар иде, аны да томаладылар…
Бистәнең шәһәргә чыга торган Кече Сембер урамы буйлап тезелеп киткән бер катлы агач өйләр, чаң тавышына колак салган кебек, оеп утыралар… Алар ниндидер тирән серле әкият тыңлаган төсле, кайбере кыйшая биреп, кайбере алгарак авышып, кайбере артка ташланып утыра…
— Падиша үлгәндә дә шулай кактылар бит, кем, кодагый! Фәйзерахманны тапкан елым иде… Фәйзерахманга инде хәзер ун яшь тула…. Әләксәндер патшаны кемнәрдер аткан хәбәре чыкты… Көн-төн чиркәү суктылар…
— Син алай дисең, нәни апа, өченче елмы, кайчан падишаның тимер юл бозылган җирдә исән калуына да чаң суктылар бит.
Әйе, Газизә апа белеп әйтте. Падишалар үлгәндә дә чаң суктылар, үлемнән калганда да чаң суктылар… Тик тормыш үзгәрмәде, һаман үзенең җелекләрне суыра торган бертөрле төссез агымы белән ага бирде…
Шәһәрдән иң элек, кәләвәләрен сатып бетереп, агачаяк Хәйри кайтып керде.
— Нәрсә булган? Нигә чаң сугалар?
— Әй лә, бер бай үлгән шунда… Щитинкинмы, Ушаковмы…
— Нәрсәдән үлгән?
— Ачлыктан түгел, канишно…
Тыңлаучылар көлешеп куйдылар һәм сугыш чыкмавына иркенләп тын алдылар..
Төгәл һәм җентекле хәбәрне кичкә табарак Сәхип солдат алып кайтты.
— Казанның иң зур заводчысы мануфактур-советник Иван Иванович Алафузов быел август аенда Германиянең Ораниенбаум курортында йөрәк авыруыннан үлгән. Шуны Казанга алып кайтканнар. Бүген Елантау монастыренда шуны күмү булган. Кызыгы шунда ки, байның әле тәне суынып җитмәгән, инде мирасын бүлү турында бик зур гауга чыккан. Аның язып калдырган васыятен хатыны бер төрле, доверенные Чесноков икенче төрле укыганнар. Нотариус васыятьнең төп нөсхәсен сораган, тегеләр бирмәгәннәр… Алафузовның васыять даулаучы әллә никадәр кардәш-ыруы килеп чыккан… Эш судка җиткән. Кыскасы, үлгән аюның тиресен бүлешә алмыйлар, кырылыш бара. Ләкин эш анда түгел… Васыятьне, янәсе, тормышка ашыру йөзеннән, беренче сентябрьдә ике йөз эшчене хезмәттән чыгарганнар., Карт мастеровойлар: «Алафузовның васыятендә андый нәрсә юк»,— дип, тавыш күтәргәннәр. Эштән чыгарылганнар заводның капкасын җимереп, будошникны кыйнап ташлаганнар. Кырыклап кеше кулга алынган. Берничә кеше качып котылган. Хәзерге вакытта аларны эзләү, эзәрлекләү бара…
Бүген Сәхип солдат белән бер ят кеше ияреп кайтканны сиземлерәк кешеләр күреп өлгергән булсалар да, күпчелек белми калды… Кечкенәрәк гәүдәле, кара күзлекле, башына майлана төшкән ак картуз кигән әлеге кеше Сәхипкә керде дә әйтерсең шунда сеңеп калды. Габдулла аның кара күзлеге белән кызыксынып, Сәхипләр ишеге төбендә: «Чыгармы?» — дип көтте, көтте.
Җәй вакыйгаларга никадәр бай булса, кыш шулкадәр тыныч, буш һәм күңелсез узды… Бу бушлык һәм күңелсезлек көзге пычраклар керү белән үк башланды. Көннәр кыскарганнан-кыскара барды. Иртән торып тегендә-монда әйләнгәләгәнче, Яңа бистәне, албасты кебек, караңгылык баса. Җир, яңгыр явып, тоташ сулыкка әйләнде. Катаны югалтмый гына урам аркылы чыгу зур эшкә әйләнде. Бигрәк тә Кече Сембер урамына кереп баткан җигүле атны, арбасыннан туармый торып, алып чыгып булмый, шуңа күрә извозчиклар һәм ломовойлар бу урамга кермиләр. Олы Сембер урамыннан әйләнәләр иде… Берүк инде менә шундый көзге пычракта ут-күз чыга күрмәсен, урамы белән себереп алып китәр! Казаннан килгән пожар атларың белән Яңа бистә эченә керә алмый, карап калырсың!
Габдуллага бераз вакытка урам белән саубуллашырга туры килде. Бер тапкыр гына, анда да әнисе күтәргән хәлдә, Габдулла күршеләргә кереп чыкты. Әнисе йомышын бетергәнче, ул Аннушка белән «биш ташлы» уйнап алырга өлгерде. Аннан тагын өйгә кайтып, тәрәзә янына утырды да, куллары белән иягенә таянып, урамны күзәтте; яңакларын тыны белән кабартып, иреннәреннән ниндидер сагышлы көй кысып чыгарырга тотынды.
— Улым, яңагыңа таянып утырма, якын кешең үләр,— дип кисәтте аны әнисе.
Икенче көнне Вәли абзый базардан авырып кайтты. Газизә апа җитез-җитез генә су кайнатып, өйгә камфара, скипидар исләре чыгарып, Вәли абзыйны дәвалап йөрде. Аның эчен, аркасын сылады, Мәгърүфә әбине чакырып, сөлек салдырып алды, «дүнгән» дип башын җеп белән үлчәделәр һәм аны урынына утыртыр өчен дөнгечләп карадылар. Аннан Мөхетдин суфыйдан өшкертеп, зәгъфран суы белән тәлинкә яздырып алып кайттылар һәм аны чайкап эчерделәр. Берсенең дә файдасы булмады.
«Менә мин иягемә таянып утырган идем бит, мөгаен, үлә инде»,— дип уйлады Габдулла.
Юк, Вәли абзый бирешмәде. Ул терелде һәм эшкә утырды.
— Син, карале,— диде ул Газизә апага,— Әсмабикә авырып тора дидеңме әле син?.. Булмаса, алып чык читекләрне, үзебез генә каербыз…
Кунычларны Әсмадан ярым-йорты эшләнгән көе алып чыгарга туры килде. Газизә апа аларны, кешегә биреп-нитеп тормый, үзе эшләп бетерергә булды. Ул бу арада кәләпүш эшеннән дә бушап тора, аннан соң кешегә түләргә тиеш акча, ни дисәң дә, кесәдә кала бит…
Кич утыру шактый озакка сузылды. Бүген өстәл савыт-сабадан бушатылган, өстенә күн җәеп кисә торган калын такта куелган, такта өстендә төрле төстә сәхтиян өелеп тора. Менә Вәли абзый күн төргәген алып өстәлгә таратып җибәрде. Төргәк кызыл, яшел, күк, ал һәм ак төсләр белән җемелдәп китте. Вәли абзый, сортларынамы, күләмнәренәме карап, аларны өем-өем итеп аера, аерган берсен бармаклары белән аркылыга-буйга үлчәп ала, үзе авыз эченнән әкрен генә көйли иде:
— Күк күгәрчен ояда шул, дөньяда-а-а,
Оялары пыяла шул, вай, дөнья-а-а ..
Аннан соң ул әзер кәгазь өлгеләрне күн өстенә мөмкин кадәр тыгызрак урнаштырырга тырышып тезеп чыкты. Кайрый-кайрый очлаеп калган коточкыч үткен пычагының йөзен өлгеләр читеннән күнгә батырып, кисеп алып китте ул һәм көч бирер өчен кулы өстенә ияге белән ятты.
Пычак яфраклы һәм чәчәкле бизәкләр өлгесе буйлап борылышлар ясый, бер урында, уңга һәм сулга борылгалап, телләр ясап китә, аннан кыйгачлап, кире әйләнә, Вәли абзыйның ияге дә нәкъ шул ук хәрәкәтләрне кабатлый иде… Бу вакыт ул көйләвеннән туктый, аның йөзе намаз укыган чагындагы сыман җитдиләнә, ияге үзенең борылышлары белән әйтерсең, дөньяны әйләндерә һәм андагы эшләргә үзенчә, үзе теләгән юнәлешне бирә иде.
Габдулла юрган астыннан аның ияге йөрешен күзәтеп ятты-ятты да оеп йоклап китте. Төшендә ул Әптелбәрне күрде. Әптелбәр аның күзләренә текәлеп караган хәлдә: «Син беләсеңме, минем әни үлде бит!» — ди, аннан яңадан шуны ук кабатлап: «Үлде бит минем әни!»— ди, тагын һәм тагын кабатлый, үзе еламый, тик аның тавышы Габдулланың колагында әллә ничек әрнүле яңгырый…
Габдулла, нык кына көрсенеп, уянып китте.
Газизә апа, аның янына килеп җитте.
— Чү, чү, улым бисмиллаңны укы тизрәк, сул ягыңа төкер,— диде ул. Вәли абзый да, борчылып, урыныннан торды.
— Әллә авырый башладымы, бала? — дип ул Габдулла янына килде һәм аның башын тотып карады.
Газизә апа ирен битәрләп алды:
— Үзең, үзең!.. Тәрбиясен үз җилкәңә күтәреп алып кайткансың икән борчыла белергә кирәк… Синең көн-төн базар, көн-төн толчок… Бала белән рәтләп сөйләшкәнең дә юк… Кайчаннан бирле читек тегеп бирәм, дип вәгъдәлисең… Ятимнең күңеле сынык… Без тапмый аның күңелен, Нигъмәтҗан белән Әсма кереп тапсынмыни?..
– Шул инде, кире беткере, эш дип күзебез чыга безнең,— диде Вәли абзый, гаепле генә чигәсен кашып…— Әйбер дә бар… тегеп бирим әле, алла боерса! Яшел савырлы итеп… Кунычына менә шундый колаклар каеп… Табанына, примир әйтик, нәстәяшши болгар олтаны салып… биек үкчә куеп, мин сиңайтим… әфисәрләр итеге шикелле гөрс! гөрс! итеп торсын… Әйе… ыммыммм…
Габдулланың сөйләшәсе килеп китте. Ул Вәли абзыйдан нәрсәдер сорарга теләп, авызын да ачты, әмма шул вакыт ишек шакыдылар…
Вәли абзыйга чыгып ишек ачарга туры килде.
— Утыгызны күреп кердек, Вәли абзый. Мәшәкатьләп йөрибез…— диде, ишектән керә-керә, Сәхип солдат.— Мин үзем генә түгел, кунагым белән, әйдә, Григорий Иваныч! Безнең бистәдә бердәнбер башмачный дел мастер Вәли абзый Хөснетдинов менә шушы инде…
Габдулла, юрганын кайтарып, Сәхип белән кергән кешегә әйләнеп карады… Шул үзе… теге чиркәү суккан көнне Сәхип абзый белән кайткан кара күзлекле, ак картузлы… Ни сөйли ул? Көндез керергә вакыты юк… Итегенең артын тегеп аласы… Көз кереп килә… Көзен бу тирә баткакка әйләнә бит… кирәк… Вәли абзыйның эше тыгыз булса, ул үзе дә булдыра… тик аның коралы-мазары юк… Ничек болай татарча һәйбәт сөйлиме? Иске бистәдә татар урамында туып, татар балалары белән уйнап үскән… Атасы хәлле кеше түгел, улын көч-хәл белән генә укыткан…
Үзе бик кызык. Сиңа әйтә торган сүзен башка кешегә карап, тегеңә әйтә торган сүзне сиңа карап сөйли.
Биш минут та узмады, ул инде верстак янында итеген төзәтеп утыра иде. Сүз шәһәр хәлләренә күчте. Григорий Иванович байларны мактарга тотынды:
— Сабитовларга тегәсез икән… бик шәп кеше… әйләндерә белә эшне… Иске фирма, солидный фирма… Лондонда, Парижда выставкаларда катнашкан… Алтын, көмеш медальләре генә әллә нихәтле… Татар сәүдәсе заграницага чыга башлады бит хәзер. Орынбурның Хөсәен бай Истамбулга гына унсигез мең пот куй мае чыгарды үткән ел… Быел Германия белән Франциягә үзе чыгып киткән, дип сөйлиләр.
— Куй мае урынынамы? — диде Сәхип солдат һәм көлеп җибәрде. — Шутник син, Григорий Иваныч!
— Юк, юк, чынлап әйтәм, — диде Григорий Иваныч, мөмкин кадәр җитди булырга тырышып, — балаларына, махсус укытучылар чакыртып, коммерция һәм Европа телләре укыта имеш, дип ишетәбез…
Вәли абзый Григорий Иванычның мөселманнарны мактавын кинәнеп тыңлый.
— Әлхәмделилла, бик һиммәтле байларыбыз бар…
Григорий дәвам итте:
— Ә Мөхәммәтҗан Галиев?.. Чикаго выставкасына бара бит… Чикаго бит ул!., уен эшмени? Ә сез ишеттегезме, Сәгыйтьҗан Сәгыйтов узган атнаны думада, ачларга ярдәм итәргә кирәк дип, речь белән чыккан? Столичный газеталарда яздылар үзен…
— Дипломат! Зур дипломат! Баш бар, — диде Сәхип, мыегын бөтергәләп…
– Шуннан соң үзенә икенче көнне суд була… Сәгыйтовка… Күптән үзенең пыяла заводында эшләүче мастеровойлар биргән була моны судка…
—Я, я, — дип кызыксынды Сәхип…
– Ягъни, безнең һиммәтле баебыз эшчеләргә акча урынына складында күгәреп яткан чәй белән бозылган он бирә… Үтми торган товар монда бик шома гына шул юл белән үтеп китәр, дип уйлый. Инде судта, свидетельләр тегене кыса башлагач, имеш,— юк, мин аны жалуния итеп түгел, ачларга бер ярдәм булмасмы, дип тараттым, ди…
—Ха-ха-ха-ха! «Ачларга ярдәм» дигәне шул икән! — дип кычкырып көлде Сәхип.
Григорий Иванович байларны мактап дигәндәй башлаган сүзен бөтенләй тискәре нәтиҗә белән бетерде… Сәхип мыегын бөтерә-бөтерә көлә, Вәли абзый ни әйтергә белми аптырап утыра иде…
— Булмас, дошман сүзедер ул, кем, Гөргери туган? Югыйсә, бик һиммәтле, бик диндар кеше бит үзе…
— Әйе, әйе, биш вакыт намазын калдырмый, Петербурда мәчет салдыру эшен башлап йөри… Ну бит күгәргән он белән чәй — факт. Яшереп булмый.
– Әтдөнья куласа диген, значит бае да, суды да безне капчык эченә яшереп кала алмаган, төртеп чыккан теге… Югыйсә, бит әнә Крестовниковта машина каешына эләгеп кулын өздергән мастеровойның прошениесе буенча шушы суд управляющийны аклап чыгарды. Ә теге рядовой солдатны кыйнап үтергән полковник Тхоржевский соң? Акларга көченнән килмәгәч, прокурор эшне падишага җибәргән иде бит. Падиша шуңа ярлыкау җибәргән ди. Менә безнең туры һәм гадел суд нинди! Сәгыйтов та взятка биргәндер әле, югыйсә, җиңел генә котылмас иде, шайтан алгыры!
Григорий Вәли абзыйга әйтәсе сүзен Сәхипкә карап әйтте:
— Менә ничек байыйлар! Төн озын менә болай ут яндырып, бөкре чыгарып утыру белән баеп була дисезмени сез?
— Шулай инде, Гөргери туган,— диде авыр гына көрсенеп Вәли абзый,— бәхеткә карый. Бәхетең булмаса, эшләү түгел, җаның чыкса да, шул эт талаган ярлы син…
– «Бәхет юк» дигән сүз дөрес түгел, бар ул, Вәли абзый,— диде Григорий, бу юлы Газизә апага карап,— аны тутый кош итеп алтын читлеккә бикләп куйганнар. Бәхетне, мин әйтәм. (Бу сүзне ишетеп, Габдулла урыныннан ук торып утырды.) Ә читлек Сәгыйтов, Сабитов дигән байлар кулында. Безгә бәхетне алар шуннан процентлап кына биреп торалар. Ачтан үлмәслек кенә. Сәдака итеп. Анда да көенә килсәң генә…
— Менә шул-шул, — диде Сәхип солдат мыекларын бөтерә-бөтерә,— көйләрен табарга тырышабыз без аларның. Алар аның саен өскә менәләр.
— Көенә килми булмый, Гөргери туган,— диде Вәли абзый.— Кемнең кәсепсез каласы, төрмәгә кереп утырасы килә?
Вәли абзый, түземсезләнеп һәм әңгәмәне өзәргә теләп, урыныннан ук торды. Тегеләр дә кузгалдылар.
Чыгар алдыннан Григорий, трубкасына тәмәке тутыра-тутыра, сөйләп алды:
— Булган ди җиде баҗа, Вәли абзый! Һәрберсенең бабай кеше алдында яхшы күренәсе, аның көен табасы килә икән. Кайтып киләләр ди болар бервакыт бабайдан кунактан. Килеп чыкты ди бүре, бәреп екты ди кияүнең берсен. Калганнары һәрберсе үз алдына: ярый әле миңа ябышмады, әйдә, ашый бирсен, дип кызу-кызу китә бирде ди. Бүре берсе белән эшне бетереп, икенчесенә, аннан өченчесенә ябышты, ди. Һәрберсе: әйдә, миңа дисә һәммәсен ашап бетерсен, үзем генә калырмын да, бабай алдында үзем генә хөрмәтле булырмын, дип уйлады, ди. Шулай итеп бүре һәм мәсен ашап бетерде ди…
Григорий чыгып киткәч тә, әле шактый вакыт аның сүзләре бүлмә тынлыгында яңгырап торган төсле тоелды. Җиде баҗа хикәясен ишеткән Габдулланың күзеннән бөтенләй йокы качты.
— Нинди кызык, ә?
Вәли абзыйның гына ни өчендер эшкә кулы бармады.
— Урынны җәй, булмаса, анасы, — диде ул Газизә апага ..
Утны сүндергәч, Вәли абзый мендәре өстендә бераз дәшми ятты-ятты да әйтеп куйды:
— Бик дөрес сүзләр сөйли. Мондый сүзләр өчен хәзер баштан сыйпамыйлар. Судиннар сүзен сөйли бу. Кереп йөрмәве хәерлерәк булыр, мин әйтәм. Сәхипкә читләтебрәк әйтергә кирәк…
— «Дөрес сүзләр сөйли… Алайса, ни өчен аның кереп йөрмәве хәерле?» — дип уйлана Габдулла.
Аны кочаклап яткан әнисе инде күптән йоклый.
Сәкенең теге башында Вәли абзый, нигәдер ыңгырашып, бер ягыннан икенче ягына әйләнә. Йокысызлык белән интегә, ахры, карт… Аннан бераз тынгандай була һәм, әллә уяу, әллә йокы аралаш, мыгырдана:
— Әйе… ыммыммм…
Стенага ябыштырган кәгазь астында тараканнар кыштырдыйлар. Кайдадыр өй чикерткәсе «черрек! черрек!» итеп куя. Еракта эт улый. Шуңа кушылган сыман җил ухылдап куя һәм яңгыр үзенең тамчыларын ачу белән тәрәзәгә китереп бәрә…
Покраудан соң бер ай чамасы һава бер туңдырып, бер эретеп торды-торды да, кинәт суыклар башланды… Аннан соң, бик күп булып, кар төште һәм ул ятып калды. Яңа бистә баткаклыгында җәфа чиккән кешеләрнең каты җиргә аяк басу белән күңелләре күтәрелеп китте. Урамда хәрәкәт башланды. «Барабыз»чылар чана җигеп, Кече Сембер урамы буйлап Казан ягына «Менә без кайчан алдырабыз!» дигән сыман, выжлатып уздылар. Шәһәргә, көрәк күтәреп, кар көрәүчеләр, билбавына балта кыстырып, утын яручылар китте. Бистәнең олысы-кечесе «кышкы кәсеп» белән әвәрә булды…
Ике ай чамасы өйдә утырып зарыккан Габдулла урамга чыкты. Анда урамны һәм бер-берсен сагынышкан балалар инде кар бәрешәләр, егышып бер-берсенең колакларын кар белән уалар, аунашалар иде.
Аннушка белән Фатыйха каяндыр кечкенә утын чанасы өстерәп чыктылар. Шуңа сыйган хәтле төялешеп, балалар Кече Сембер урамыннан күлгә таба тау шуа башладылар. Яңа бистәнең җәйге һәм көзге авыр һавасын алыштырган таза суык балаларның каннарын уйнатып, дәртләрен канатландырып җибәрде.
— Апуш, Апуш, син нәрсә карап торасың, кил тизрәк!
Габдулла авыз ачып сүз әйтергә өлгермәде, Аннушка аны җилтерәтеп алып чанага күтәреп салды. Чана кузгалып китте, үрәчә астыннан ап-ак кар тузаны күзгә, колакларга тулды, йөрәк кысылды… Каршыга менеп килүче малайлар чананы, башыннан эләктереп, борып җибәрделәр, чанада-гылар кар өстенә чәчелделәр… Чыр-чү!..
— «Әптелбәр нигә чыкмый икән?»— дип уйлады Габдулла, аның беренче кар шатлыгын дусы белән тизрәк бүлешәсе килде…
Шул вакыт Фатыйха:
— Карагыз әле, карагыз! — дип кычкырды.
Бар да ул күрсәткән якка карадылар. Олылар сәләмәсен башыннан ук бөркәнгән ниндидер ялан аяк малай, капкадан чыгып, чана шуучыларга нәрсәдер кычкыра, көлә, үзе биегән төсле аякларын алмаш-тилмәш күтәреп сикергәли иде. Бу — Әптелбәр шулай иптәшләре белән беренче кар шатлыгын бүлешә, үзенең кыргый сикеренүләре белән бу кышта аның да хакы барлыгын аңлатырга тырыша иде.
Ләкин ул күп сикерә алмады, балаларга телен чыгарып күрсәтте дә, борылып капкага кереп югалды…
Габдулла аларга кергән чакта Әптелбәр мич башында, каба агачына атланып, кулларын, аякларын тырпайткан, күзләрен йомган хәлдә:
— Юл бирегез! — дип кычкыра һәм таудан чанада төшеп килгән кыяфәт күрсәтеп утыра иде. Габдулла аңардан:
— Син ник тау шуарга чыкмыйсың? —дип сорады.
— Мин шуам, — диде Әптелбәр, тагын аяк-кулларын алга сузып һәм күзләрен йомып, — кит, таптыйм үзеңне!
— Бу чана түгел,— диде Габдулла.
— Ә ул сезнең чанагыздан шәбрәк шуа,— диде Әптелбәр,— ул таудан выжт! итеп кенә кала… вәт!
— Ә нигә шумыйсың?
— Ә минем бишмәт белән ката юк.
— Кайда?
– Бишмәтне әни Нәсимәгә кигезде… Алар икәүләп казна ашы алып кайтырга киттеләр.
— Нигә?
— Нигә булсын, казна ул бай бит, тиле! Ач кешеләр шунда табак күтәреп киләләр дә тары өйрәсе салдырып алып китәләр. Кайсы көнне җитми кала… Шуңа күрә әни белән Нәсимә бүген иртүк торып киттеләр. Мине алып бармакчылар иде, аягыма булмады. Әти кайткач, без анда дүртәүләп барабыз да бер казан өйрә алып кайтабыз. Аннан соң аны бик озак утырып ашыйбыз. Аннан мин туям. Юк, иң элек мин үзем туям, күзем туймый. Аннан соң күзем дә туя, үзем дә туям…
«Кара, нинди кызык сөйли»,— дип уйлады Габдулла һәм иптәшен, гаҗәпләнеп, авызын ача төшеп, тыңлады.
— Аннан соң минем токмач ашыйсы килүем дә бетә… Әни миңа: «Токмач пешереп бирәм, ашыймсың?»— ди. Мин әйтәм: «Юк, минем ашыйсым килми»,— дим… Һи! Токмачны бит! Аны мин бер үзем бер казан ашап бетерә алам… Беләсеңме син, патша гел токмач кына ашап тора бит. Аңа иртән торса да токмач, көндез дә токмач, кич тә токмач, теләсә ул төнлә, йокысыннан уянып, үзенә токмач сорап ала…
Сүзенең шул җирендә тукталып ул өрлеккә үрелде һәм нәрсәнедер куптарып алып авызына капты:
— Нәрсә ул? — дип сорады Габдулла.
— Сагыз. Ашыйсым килсә, мин сагыз чәйним дә, түзеп торам…
Әптелбәр моны мактаныбрак әйтте. Габдулла хәтта моны Әптелбәрнең бик күп егетлекләреннән берсе итеп тапты…
Икенче көнне Габдулла өйдә бер үзе генә калды. Әтисе базарга чыгып киткән, әнисе Габдуллага өйдә утырырга кушып, үзе каядыр күршеләргә йомыш белән чыккан иде.
Аулак өйдән файдаланып, Габдулланың ни булса да эшлисе килде. Әмма нишләргә?
Ул әтисенең эш өстәле янына килде. Югары шүрлектә әтисе аның өчен калыпка тартып куйган читек башы тора. Әтисе инде аны теге вакыттан ук, Григорий белән Сәхип солдат кергәннең икенче көнендә ук тартып куйган иде. Тагын онытты күрәсең, әлеге «кире беткере» кеше эше!.. Менә хәзер шуны алып, әти белән әни кайтканчы, эшләп бетереп куйсаң! Исләре дә китәр иде! Ә аны эшләп бетерү нәрсә? Без белән тишәсе дә җеп очын тыгып, выжт-выжт тартып чыгарасы!..
Габдулла верстак өстенә менеп басты һәм шүрлеккә үрелде. Юк, болай гына буй җитәрлек түгел икән…
Габдулла верстактан төште һәм уйланып торды. Ни эшләргә соң? Аның күзе сахтияннарга текәлде .. Тукта… ул әтисе шикелле хәзер ияге белән «дөньяны әйләндерә» ала бит…
Ул шундук әлеге үткер пычакны алып килде .
Ләкин эш нигәдер әтисенеке шикелле шома бармады, я күн җыерылды, я пычак төртелде, Габдулла аптырап бетте, аның маңгаена тир бөрчекләре чыкты.
Әнисе кайтып керде. Ул өстәл өстендә тәртипсез кискәләнеп беткән күнне күреп башта:
— Ай! — дип аз гына чигенеп куйды, аннан Габдуллага карап:
— Улым, син эшләдеңме моны? — дип сорады.
Габдулла үзенең ярамаган эш эшләвен яңа гына сизеп алды һәм гаепле генә кызарып: «Әйе»,— диде,— әйтмәде, тыны белән кысып чыгарды. Менә, менә хәзер әнисе, Әсма җиңги кебек: «Үзәгемә үттең син минем»,— дип килер дә аны дөмбәсләп алып китәр төсле тоелды аңа. Ләкин андый хәл булмады. Әнисе:
— Әй, ходаем! Әтиеңә мин нәрсә генә әйтермен инде? — дип күнгә карап торды. Аның кыяфәте шундый мескен, әйтерсең күнне Габдулла түгел, ул үзе кискәләгән. Ул мич алдындагы эскәмиягә барып утырды да, яулыгының почмагын кабып, күнгә читтән карап торды. Аннан тиз генә бөтен сахтиянны аслы-өсле салып, өстенә пычакны кадады һәм кулына, нәкъ әтисе шикелле, ияге белән ятты. Аннан тиз торып, күнне төреп куйды, үзе кинәт әллә каян килгән кызулык белән шакмак ярырга, самавыр куярга тотынды.
Вәли абзый кайтты. Ул да, хәлне белеп алгач, берничә тапкыр кызык кына «тса!» — дип тел шартлату белән чикләнде һәм мескен генә Габдуллага борылып карады. Әйтерсең Габдулла алар алдында түгел, бәлки алар Габдулла алдында гаеплеләр… Габдулла авыр вөҗдан газабы кичерә башлады. Әгәр шунда Вәли абзый белән Газизә җиңги аның өстенә ташланып, «үзәгемә үттең!» дип дөмбәсләп ташласалар, бәлкем җиңелрәк булыр иде… Хәзер ул үзен гадәттән тыш ялгыз һәм кызганыч тойды… Аңа бөтенесе чит… Кемгәдер барып иркәләнәсе, сыенасы килде аның. Тик кемгә?
Раштуа суыклары җитте. Кыш суыкларына буйсыну, шуңа көйләнү чоры башланды. Кешеләр, йомраннар кебек, өннәренә кереп йомылдылар. Морҗалардан төп-төз булып төтен баганалары күтәрелде.
Габдулла өйдә. Ул тәрәзә төбенә үк менеп утырган да бозның чатлы-чатлы булып пыялага ябышкан искиткеч бизәкләренә карап соклана. Алар абага яфракларын хәтерләтәләр һәм тыштан төшкән кояшның кызгылт нурларына чагылып, ал, яшел, сары энҗе бөртекләре сыман җемелдиләр.
Габдулла, җылы тыны белән бозны эретеп, бер кечкенә тишек уя да шуннан сыңар күзе белән урамны күзәтә. «Әптелбәр нишли микән хәзер? — дип уйлый ул,— мөгаен, менә шулай, бозны тыны белән җылытып, урамга карап утырадыр әле. Тик менә аларның тәрәзәсеннән кояш күренә микән?»
Тышта өйалды ишегенең авыр гына шыгырдап ачылуы ишетелде.
— Әнә, әтиең дә кайтты бугай, бер нәрсәм әзер түгел, өйне дә җыештыра алмадым,— диде Газизә апа һәм сүрелгән мичен кисәү агачы белән тиз-тиз генә бутый башлады.
Ул арада булмый, ишек ачылды, өйгә куе пар болыты бөркелеп керде.
— Ә, Сәхәп, син икәнсең. Җизнәң кайттымы дип торам.
— Әйдә чишен, түрдән уз!.. Бу нәрсә? — диде Газизә апа, үзенә сузылган төргәкне алып.
Җизни биреп җибәрде… Базарда очраштык та: «Мә, моны апаңа алып кайтып бир — берәр нәрсә хәзерли торсын, без озакламый Җәгъфәр абзыең белән кайтып җитәрбез»,— диде.
Газизә апа өчен бу көтелмәгәнчә килеп чыкты, ахры, ул Сәхәбигә дәшми генә карап торды да кинәт әйләнеп бер дә кирәксезгә эскәмиядәге чүлмәкне бер урыннан икенче урынга күчереп утыртты һәм сукранып алып китте:
— Тапкан кунак чакырыр вакыт, җизнәңне әйтәм! Өем җен оясы кебек. Нәрсә белән кунак итим? Кичә әйтеп куйган булса, бүген ерак базарга барып кайткан булыр идем.
Кибеттә нәрсәгә тотынсаң, шул кыйбат. Базарда онның поты сум илле тиенгә менгән ди. Дәүләте бар кешегә ул берни түгел… Ачлык быелгыдан да яман булачак, дип сөйли ди, хәзрәтләр… Ходай тәгалә үзенең мәрхәмәтеннән генә аера күрмәсен инде берүк…
Ул яулык читен әйләндереп тиз генә күзен сөртеп алды да идәндәге чуенны күтәреп мич алдына тартылган күмер эченә утыртты.
Сәхәби сөннәтле бүреген салып чөйгә элеп куйды һәм, кесәсеннән чыгарып, башына искергән кызыл фәс алып киде. Туңган кулларын мичкә терәгән хәлдә ул, борылып, Габдуллага карады һәм күзләре, колаклары, авызлары белән Габдулланы кызыксындыра торган кызык хәрәкәтләр ясый башлады. Габдулла һәрвакыт аңа бу хәрәкәтләрен ясаттырыр өчен:
— Ә син күзләреңне борын төбенә китерә белмисең,— дип яки:
— Ә син колакларыңны селкетә белмисең! — дип аны кыҗрата, һәм теге, җавап урынына, боларның һәммәсен эшли иде. Габдулла моны бик зур кызыксыну белән тамаша итә, ә тегеңәрдә тамашачыга ошаган артист горурлыгы туа…
Сәхәби — Газизә апаның авылдашы. Ул күл буе мәдрәсәсендә ятып укый. Җәйләрен, ачлыктан куркып, авылга кайтмыйча, Вәли абзыйга читек каерга булышып кала… Менә болар бөтенесе аңа бу йортка килеп йөрү һәм үз кеше булу хокукын бирәләр.
Аның Габдуллага ошамаган килешсез сыйфатлары да бик күп. Ул артык дәрәҗәдә комсыз. Дөрес, табында утырганда, ул кешедән алда бер нәрсәгә дә үрелми һәм бер дә ашыйсы килмәгән кеше төсле тыйнак кына утыра. Әмма Газизә апа табыннан торып бер якка борылдымы, Вәли абзый сүз белән мавыгып икенче якка карадымы, Сәхәби мәче сәләте белән табактан иң симез калҗаны эләктереп ала да авызына йома һәм аны, башкаларга сиздермичә, әкрен генә күши. Бу комсызлыгын ул ни өчендер Габдулладан гына яшерми,— аны берни акламый торган сабыйга саный, күрәсең. Аннан да яманрагы, ул өйдә, Габдулла белән ялгыз калган арада, Газизә апаның каплап киткән бөтен савыт-сабасын ачып, иснәнеп, чемченеп йөри, анда ни генә булмасын, алып авызына каба. Вакыты белән хәтта ул, идән тактасын ачып, базга да төшә, андагы сөт өсте, эремчек кебек әйберләрдән авыз итеп, яланып-ялманып чыга. Аннан соң, берни дә булмаган кебек сәкегә менеп, аякларын бөкләп утыра да, Габдуллага карап, күзләрен кылыйландыра, колакларын селкетә башлый.
— Әйтәм, әйтәм, әниең кайткач әйтәм,— ди ул.
— Нәрсәне? — дип сорый, гаҗәпсенеп, Габдулла.
— Нәрсәне дип сорый тагын? Ә кем савытны ачып бармагы белән сөт өстен элеп капты?.. Ә кая шикәр савытындагы биш шакмак шикәр?
— Син ашадың ич!
— Менә шулай дип әйтеп карале син, шуннан ни булганын күрерсең…
Габдулла, билгеле, моны әнисенә әйтми. Ләкин Габдулланың бәхетенә Газизә апа да, Вәли абзый да Сәхәбинең намуссызлыгын сизәләр, әмма аңа сүз дәшмиләр.
— Ачка интегә инде, мескен,— ди Мөхәммәтвәли абзый,— мәдрәсәдә ятып гыйлем алулары җиңел эш түгел шул. Туклык белән гыйлем бер җиргә сыймый ул, ди торган иде Галимҗан каенага мәрхүм…
Кешеләр язны сагынылган матур төш шикелле итеп каршы алалар. Габдулла капкадан чыга да, башын бер якка салып, яз ихтыярына тапшырылып тора. Каршы капкадан чыгып, шулай ук карап торучы берәү, сәбәпсез-нисез, Габдуллага елмая.
— Бу көнне дә күрдек,— ди инде аның бу елмаюы.
Извозчик Шәяхмәт бүген башка көндәге кебек атына сукмый, тиргәнми, атының ялкау адымына риза булган хәлдә, кузласында изрәп бара. Ябык кына әнчек капка астыннан йөгереп чыга да атка бер тапкыр һаулап ала, аннан соң: «Әй, уза бирсен лә, миңа нәрсә?» — дигән төсле кинәт лып итеп арт санына утыра һәм аягы белән колак артын кашый башлый. Ат үзенең сагышлы күзләрен эткә таба әйләндереп, «юләр син!» дигән сыман аңа дусларча карап куя. Чыпчык капка башында «чиер-чиер!» килеп әйлән-гәли дә, гадәтенә буйсынып, бер-ике рәт чукып куя, аннан томшыгын ике яклап тактага кайрап ала һәм кинәт «фыррр!» итеп өй башына очып куна. Койма өстеннән акрын гына сагалап килгән соры мәче кошчык артыннан: «Юләр, мин синең белән шаярып алырга гына уйлаган идем бит»,— дигән сыман карап кала. Шул вакыт кайдадыр йорт эчендә әтәч кычкырып җибәрә. Еракта һәм якында яңгыраган әтәч тавышлары аңа ялганып китәләр.
Кояш нурлары өй түбәләреннән җиргә түгел, ерганакларга кереп, терекөмеш булып йөгерә, кешеләрнең йөзләрендә, күзләрендә чагыла. Бөтен нәрсә йокыдан уянып сузыла, киерелә. Үлем, бетү, сүнү дигән мәгънәләр кинәт юкка чыга. Бөтен нәрсә үсү, үрчү, тоташу, ишәю омтылышының көчле өермәсе белән кайный…
Аннан соң ташу башлана. Ике бистә арасына Идел бәреп керә…
— Идел кунакка килде,— диләр бистәдә. Кичләрен, картлар мәчеттән чыгып, өйләренә таралгач, су өстенә көймәләр чыга. Бер көймәгә кызлар төялгән, икенче көймә дә егетләр… Скрипкачы Хәсән «Баламишкин»ны сыза, егетләр, кызлар көймәсенә карап, җырлый башлыйлар.
Габдулланы су буеннан әнисе чакырып ала.
— Туңып беткәнсең бит, балакай… Суык тидерә күрмә, әйдә, кайт! Яз ялганчы бит ул…
Габдулла урын өстенә ятканнан соң да әле су өстендәге җыр һәм тавышлар ишетелеп тора. Алар тына, әмма Габдулланың колагында аларның серле һәм дәртле чыңлавы кала… Нинди кызык икән бу Яңа бистәдәге ташу!
— Һи, элекке елларны болай гына була идемени? — ди Газизә апа Вәли абзый белән сөйләшкәндә. Үзенең кыз чакларын сагынып, шул ук вакыт бераз әлеге яшьләрне көнләбрәк әйтә, бугай, ул моны…
— Ач корсакка ядәчеңне бик киерә алмассың шул! — ди Вәли абзый, аңа җавап итеп.
Ләкин Габдуллага бусы да бик җиткән. Шушылай кызык булып башланган яз аңа күп нәрсә вәгъдә итә. Быел Бакалтайга, зиратка, Кабан күленә барулар тагын да кызыграк булыр төсле тоела… Аның тизрәк Нигъмәт абзыйны, зиратчы бабайны, тагын әллә кемнәрне, әллә кемнәрне күрәсе килә… Әптелбәр белән алар бүген ул турыда сөйләшеп тә куйдылар инде. Шуның өстенә әнисе, ике бистә арасы ачыла төшкәч, «Ташаяк»ка алып бармакчы булды. Анысы нәрсә икән тагын?..
Шуннан соң Габдулла өчен бер дә көтелмәгән хәлләр бер-бер артлы тезелеп киттеләр.
Иң элек зиратчы бабайның үлгән хәбәре чыкты. Кайсылары, вабадан, кайсылары, ачлыктан шешенеп үлгән икән, дип сөйләделәр. Аннан соң Нигъмәтҗан абзый больницадан телсез һәм чукрак булып кайтты. Ул хәзер беркайда да эшләми, йортка чыгып көнозын бүрәнә өстендә кояшта кызынып утыра… Сирәк-сирәк Сәхип солдат кайтып аның янына тәмәке тартырга барып утыра да Нигъмәтнең колагына кычкырып сөйли:
— Юләр син. Хуҗаң Садыйкка бар, урыныңны сорап ал, якасына тотын! Ярдәм итәргә тиеш ул сиңа. Иртәгә кер әле минем янга. Без Гөргери белән сиңа прошение язып бирербез. Әтдөнья куляса… Кем белә, бәлкем, барып та чыгар…
Ишетепме, ишетмиме, Нигъмәтҗан зәңгәр күккә караган да елмаеп утыра. Ул берни дәшми… Иртәгә нәрсә булыр, анда аның эше юк, дөресрәге, аны уйлысы килми. Бүгенгесе рәхәт: менә яз, менә кояш! Җылынып, рәхәтләнеп калырга кирәк!..
Степан бабай да йончыган, бөкрәйгән һәм йөргән чакта һәрвакыт, урыныннан чыгып китмәгәе дигән төсле, кулы белән билен һәм ян сөякләрен тотып йөри. Ул инде күптән юл эшләре подрядчигы түгел, элекке һөнәренә — иконалар буяп көн итүгә кайткан…
Брахмистр Шиап та, Папах Хисами да элеккегә караганда картрак, җитдирәк булып киткәннәр…
Йорт артындагы күлгә карап торган иске мунчаның сыңар тәрәзәсе пыялаланган, яңа ишек ясатылган, һәм хәзер анда Григорий яши. Дөресрәге, ул көнозын кайдадыр йөреп, мунчага кунарга гына кайта. Аның калын кәгазь пәрдә белән томаланган тәрәзәсеннән күп вакыт төне буе диярлек ут яктысы сызылып тора. Ни эшли ул анда төннәр буе ут яндырып, алла белсен. Кайберәүләр аны шыпырт кына: «Акча ясый, имеш»,— дип сөйлиләр. Сәхип мирза шундый сүзләрне куертучыларга каршы:
— Я, сөйләп йөрмәгез, пажалста, җыен тузга язмаган әкият. Ул бит чертежник булып эшли. Беләсезме нәрсә ул чертежник? Белмисез шул… Яңа машиналар уйлап чыгара ул чертежник.
Әмма артык дәрәҗәдә кызыксынучы үсмерләрдән берсе төнлә тәрәзә ярыгыннан барып караган, имеш тә, Григорийның зур бер сурәт төшереп утырганын күргән, имеш.
Сүрәте бик матур бер кыз, имеш; күзләре ут кебек янып тора, чәчләре кара болыт кебек актарылып, ташу дулкыннары кебек дулкынланып торалар, имеш… Сөйли инде кеше, — тел сөяксез бит…
Менә нәрсә икән ул Ташаяк!
Газизә апа бүген гадәттәгедән иртәрәк торды. Кичә кич утырып өлгертелгән дүрт пар читекне Вәли абзый Газизә апаның иске кәшимир шәленә төреп алды да:
— Әйдәгез алайса, аллага тапшырдык,— диде.
Ул арада Газизә апа Габдулланы киендереп, аның башына махсус үзе теккән хәтфә кәләпүшне киерткән, Вәли абзыйдан яшереп җыйган берникадәр акчасын аралыктагы әрҗә астыннан яулык төененә күчереп өлгергән, чапанын башыннан ук бөркәнеп алган иде.
Вәли абзыйның юлы Печән базарына кадәр бергә булу сәбәпле, алар (Сәхәби шәкерт тә шунда иде) ташу аркылы бер көймәдә чыгарга булдылар. Көймәче Мостафа аларның җыенысын биш тиен көмешкә Иске бистә ягына чыгарып куйды.
Печән үлчәве янында Вәли абзый:
— Озак мавыкмагыз, мин тиз кайтырмын,— дип кисәтте дә аерылып калды. Газизә апа:
— Күнкәгә дә акча түләр хәлем юк, кая киткән ул хәтле,— дип Габдулла белән Сәхәбине җәяү алып китте.
Аннан соң алар Болак буена чыктылар.
Болак ташу белән күтәрелгән. Иделдән кергән су үзе белән кыялы һәм урманлы ярларның һавасын алып килгән. Болакның ике ягы кешеләр белән тулы, су өстендә көймәләр, чыр-чу, кычкырыш, көлеш, гармун тавышы!.. Су өстендәге һәм тирәсендәге яңгыравыклы шау-шуны Ташаяк ягыннан килә торган җиз оркестр тавышы тагын да тулыландыра.
һәркем яз бәйрәменнән күбрәк файдаланып калырга, аның иркен һавасын күкрәгенә күбрәк тутырып калырга ашыга.
Габдулла өчен бу гомеренең башында күргән иң күңелле һәм иң кызык бәйрәм иде. Ләкин бу бит Ташаякның юлы гына әле. Юлы шундый кызыклы булган Ташаяк үзе нинди икән?
Алар кызыллы-күкле, эреле-ваклы әләмнәр белән бизәлгән зур капкадан кергәндә, ярминкә халык белән кайнап тора иде инде. Матуркай, кил, кулыңны карыйм, бәхетеңне әйтеп бирим,— дип, зур кара күзле сәләмә хатыннар Газизә апаның чапанын тарткалап бетерделәр. Ул алардан ычкынып чапанын рәтләп бөркәнергә дә өлгермәде, җирдә утырган кайсы сукыр, кайсы сыңар аяклы, сыңар куллы кешеләр аны тагын тарткалый башладылар:
— Байбикә, байбикә, авылыбыз янды, сынык кашыгыбыз да калмады, балаларым ачтан үләргә ята, күпме генә булса да…
— Мөселманнар, алла хакы өчен…
— Ради господа христа…
— Җиде су вилаятеннән, зилзилә афәтеннән котылып килгән мөселман кардәшегезгә…
Газизә апа, саилчеләр буасын ерып, эчкә үтәргә ашыкты.
Ләкин өстенә бишбилле сәләмә бишмәт, башына солдатның козырексыз иске фуражкасын кигән агач аяклы кеше янында Газизә апа үзе үк тукталып калды һәм тегенең ниндидер аяныч тавыш белән әйткән бәетен тыңлап бетерми китә алмады.
Бәет 1878 елгы рус-төрек сугышы турында булып, бәетне әйтүче һичшиксез шул сугыштан имгәнеп кайткан карт солдат иде.
Ул дәвам итте:
— Балкан тавы биек икән,
Менә алмыйча ардылар,
Төрекләрнең биш каласын
Сугыш белән алдылар.
Балкан тавын мендек без,
Дунай суын чыктык без,
Алты кадак сохари белән
Унике көн йөрдек без.
Балкан тавын менгәчтин
Хәйран калдык ташына,
Ягмур кебек ядрә ява
Мескен солдат башына.
Биек, биек каралты,
Аның эче караңгы,
Төрек белән сугышканда
Ике күзем кан алды.
Балкан тавы башында
Салкын чишмә бар икән,
Төрекләрнең арасында
Әгелчәннәр бар икән.
Безгә таба очып китте
Сәлам әйтеп бер карга,
Ике-өч йөз кешене
Тутырдылар бер базга.
Төрекләр каладин чыкканда
Зекер әйтеп чыгадыр,
Пулләр килеп кергәчтин,
Сачрап каннар чыгадыр.
Бәетнең сүзләре никадәр беркатлы, никадәр гади булса, аның көе аңардан да беркатлырак һәм зарыктыргыч көй иде. Шулай булуга карамастан, солдат үз тирәсенә шактый кеше җыйган, аларны авызына каратып өлгергән иде инде.
Бәет укылып бетте. Газизә апа, бик әсәрләнеп, яулык почмагыннан чишеп алынган ярты тиенен фуражка эченә салмый китә алмады. Габдуллага да, Сәхәбигә дә бу шактый тәэсир иткән булырга кирәк. Габдулла бәетченең яныннан киткәч тә һаман, каерыла-каерыла, аңа карап барды. Сәхәби, бәетнең сүзләрен отып алырга тырышкансыман, һаман иреннәрен тибрәтте, нидер пышылдады.
Кибетләрнең шүрлекләрендә эреле-ваклы пыяла һәм таш чынаяклар, тирән һәм сай тәлинкәләр, юан корсаклы нечкә билле купшы вазалар… Чәйнекләрнең ниндиләре генә юк монда: бер шүрлектә ал арның зәңгәрләре күк күгәрченнәр кебек, икенчесендә ап-ак озын борынлылары аккошлар кебек тезелеп утыралар…
— Әнә әтиеңнең читек тапшыра торган бае,— дип шыпырт кына төртте Габдуллага әнисе…
Кибет алдында карсаграк буйлы, юан корсаклы, түгәрәк кара сакаллы берәү үзенең чапан бөркәнгән хатыны белән зур-зур путаллы тәлинкәләр сайлый, сатучы сайланганнарын пөхтә итеп төрә дә янәшә торган әрҗәгә сала..
— Әни, нигә алар савытны бик күп сатып алалар аларның балалары күпмени? — дип сорады Габдулла.
— Юк, аларның кунаклары күп, улым! — дип җавап бирде Газизә апа һәм, ни өчендер, көрсенеп куйды.
Аннан алар икенче рәткә барып чыктылар.
— Килегез, килегез, безнең янда йөрегез,— дип кычкырды хуҗамы, приказчикмы, Газизә апаны чакырып.— Үзегезгә сарпин яулыкмы дисез, улыгызга кытат ( кытай ефәге, парча) күлмәклекме дисез, рәхим итегез, төреп бирик… Безнекеннән дә арзанрак, түземлерәк малны, Ташаякны бер итеп эзләсәгез дә таба алмассыз!
— Карале, карале, менә бу шәльяулыкны,— дип эләктереп алып китте икенчесе,— әмма дә мал инде, ефәктән бер дә генә ким түгел, үзе нәгызь, үзе арзан, моны бөркәнеп чыксаң, сөйдергеч догаларың да кирәкми!
Аннан Саратовтан килгән сәрпинкә, Маргеланнан килгән ефәк шарф, Сәмәркандтан килгән чапаннар һәм тукыма ефәкләр рәте китте; монда русча, татарча, үзбәкчә дәшәләр, чакыралар, кызыктыралар…
Йөзем, кипкән өрек, пешкән кавын тау-тау булып актарылып ята торган рәттә тубал хәтле зур бәрән бүрек кигән төрекмәннәр кычкыралар:
— Бире гәләлең!.. Бизмәен вә Баһардин өземнәрен
алалың! Һай сөҗек, һай сөҗек, тәнавел идәлең!
Ташкент сәүдәгәре, русчалы, үзбәкчәле такмаклап, үз товарын мактый:
— Һай, һай, һай, һай! Самарский мука, Ташкәнский липушка, свой огород, һай, подходи, народ!
Аннан соң Габдулла әнисе белән кәмит янына барып чыкты. Яңа такталардан корыштырган зур гына каралты сыман кәмитнең нигезеннән алып түбәсенә кадәр күз камаштыргыч буяулы сурәтләр!.. Монда нәрсә генә юк; биегән төсле арт аякларына басып, ал аякларын күтәреп торган атлар, башына эшләпә кигән, таяк тоткан күзлекле маймыллар, нәзек кенә бау өстеннән зонтик тотып атлап барган нечкә генә аяклы кызлар, ике башлы яшел елан, биниһая киң ыштанын муенына кадәр күтәреп каптырган һәм очлы бүреген кыңгыр салып, битенә бик куе итеп кершән, иннек ягынган кешеләр, тагын әллә ниләр, әллә ниләр…
Габдулла бу кызык сурәтләргә күз йөртеп чыгарга да өлгермәде, эчтән ике кеше чыгып, кәмитнең рәшәткәле чардагына менеп басты…
Нәкъ сурәттәгечә киң ыштанлысы, кәмит алдына җыелган халыкка карап, кыңгыравыклы бүреген салды да, җирән чәчен күрсәтеп, бик түбән иелеп алды һәм шундук кире кереп китәргә уйлады. Ләкин ыспай киенгән икенчесе аның колагыннан эләктереп алды… Тегесе яман ачы тавыш белән кычкырырга тотынды. «Атбакат» киң ыштанлының артына үзенең кечкенә таягы белән шап итеп сукты, бусы кычкырудан туктап, гаҗәпсенгән кыяфәт белән халыкка карап калды. Халык гөр килеп көлеште. Аннан соң хуҗасы аңа рәшәткәгә менәргә кушты. Бусы рәшәткәгә менә алмый, берничә тапкыр егылып төште. Халык тагын көлеште.
Ахырында, жирән кеше рәшәткәгә менеп басты. Кулына таяк белән тәлинкә тотып, ул аларны алмаш-тилмәш чөеп алып китте дә, кинәт, таяк очына эләктереп, тәлинкәне әйләндерә башлады. Шул килеш ул рәшәткә өстеннән йөреп
— Бире килегез! Бизмеин һәм Баһардин йөземнәрен алыгыз!
Габдулла: «Менә, менә хәзер я ул тәлинкәне төшереп җибәрә, я үзе егылып төшә»,— дип куркып торды. Теге рәшәткәнең башына, егылмый-нитми, барып җитте һәм тәлинкәне бик җитез хәрәкәт белән тотып алды да рәшәткәдән сикереп төшеп юк булды. Бер үзе калган «атбакат» кулларын изәп халыкны чакыра башлады.
— Только пятак! Савсим пустяк! Только биш копеек!
Җирәннең һөнәренә Габдулланың исе китте һәм, киресенчә, аны гел кыйнап, тиргәп йөртүче «атбакат»ка җен ачуы кузгалды. Ләкин кешеләрнең: «Җирәне шушы кәмит хуҗасы, ә атбакат аның хезмәтчесе икән»,— дип сөйләшүләрен ишеткәч, Габдулла бөтенләй аптырап калды:
— Ничек инде?!.
Аннан соң алар алтын-көмеш чуклар белән бизәлгән һәм күз камаштыргыч елкылдап әйләнә торган зур бернәрсә алдына килеп туктадылар.
Ташаяк турында Габдулланың күңелендә калган истәлекләрнең иң кызыгы, шуның белән бергә иң үкенечлесе шушы булды.
Әйләнчек эчендә берәү, бик кыландырып, гармун уйный, икенчесе мичкә кебек зур бер нәрсәне «дөң-дөң!» суга. Әйләнү шәбәйгәннән-шәбәя бара, ат һәм арсланнар өстенә менеп атланган үсмерләр Габдуллага әкияттәге искиткеч пәһлеваннар төсле күренәләр. Аннан соң әйләнчек акрын гына туктала. «Искиткеч пәһлеваннар» теләр-теләмәс кенә менгән урыннарыннан төшәләр, һәм алар гап-гади бистә малайлары булып калалар..
Газизә апа Габдулланы җитәкләп әйләнчек яныннан китәргә җыенды, ләкин Габдулланың бу искиткеч кызыктан аерыласы килми, куркып, йөрәгеннән чыгарып:
— Әни, әнкәй! Китмик! — дип кычкырды. Аның еларга җитешкән бу ялвару тавышы Газизә апаның йөрәгенә барып тиде, ул туктап калды һәм, үзенең яулык төенен чишеп, тиз генә акчасын санап алды.
«Кырык өч тиен көмеш… Ташаяк төсе итеп Вәлигә күлмәклек алырмынмы дигән идем, өстендәгесе тетелеп беткән. Иртәгә икмәк изеп куясы бар, шикәр иртәгәлек кенә калды. Вәли дә акчасыз кайтса? Кыска юрган төсле генә шул бу тормыш. Башыңа тартсаң, аягың ачык, аягыңа тартсаң, башың ачык. Әле яңадан күпме акча җитми. И улым, улым, газизем!» — дип уйланып алды Газизә апа һәм акчасын кире төреп бәйләде дә яулыкның икенче почмагы белән күзеннән шул арада сыгылып өлгергән яшь бөртеген сөртеп алды.
Ул арада тупас кына гәүдәле бер малай Габдулланы тибәреп җибәрде һәм, әйләнчеккә килеп, буш калган арслан өстенә менеп атланды. Габдулла, егылыр-егылмас, әнисенең чапан итәгенә тотынып калды.
– Кешеләр өстеннән йөрмәсәң, сиңа юл беткәндер шул, күзең чыккыры! — дип тиргәнде Газизә апа чапан астыннан. Тупас гәүдәле малай аңа карап:
— Әйдә, әйдә, күп җикеренмә, синеке кебек сәләмә малайлар бетмәс монда,— дип җавап кайтарды һәм тешләрен ыржайтып көлде. Аннан соң казаки кесәсеннән шәм шикелле озын конфет тартып чыгарды да, укалы кәгазеннән әрчеп, аны суырырга тотынды.
Әйләнчек тагын кузгалып китте…
Габдулланың, теле белән сорамаса да, күзе белән: «Әнкәй, минем кебек үк малайлар әйләнә бит, нигә мин әйләнмим?» — дигән сыман карашы Газизә апаның йөрәген тырнап, чеметтереп үтте һәм ул, дөньясын, тормышын каһәрләп, тиз генә Ташаяктан чыгып китәргә ашыкты.
Юлда: «Утыртып әйләндерәсе калган. Габдулланы төртеп җибәргән Ибраһим бай малаена үч итеп утыртасы калган»,— дип уйлады һәм Ташаякка кире борылырга омтылып куйды. Ләкин Вәли абзыйның: «Мавыкмагыз, тиз кайтырмын»,— дигән сүзе исенә төшеп, юлын дәвам иттерде.
— Я, улым, Ташаякның әле башы-актыгы түгел, тагын килербез, арсланның иң зәһәренә атланып әйләнерсең, насыйп булса,— дип юатты әнисе Габдулланы…
Газизә апа, Габдулланы Ташаякка тагын алып барып, «туйганчы» кинәндерү теләге белән, артып калган бакыр тиеннәрен әрҗәдәге яулыгының икенче почмагына, аерым төенгә, җыйный башлады. Вәли абзый белән берничә тапкыр тиргәшеп, урыны килгәндә юмалап, ул аны Габдулланың читеген эшләтергә утыртты.
Иртәгә Ташаякка барабыз дигән көнне Вәли абзый верстагы янында Габдулланың кәҗүл читеген тегеп бетерергә тырышып утырды. Габдулла Ташаякны тагын күрү, әйләнчеккә утыру хыялы белән мавыгып, йокларга ятудан баш тартып, әтисенең эшләгәнен күзәтте: иртәгә киеп аласы кәҗүл читекнең барлыкка килүен үз күзең белән күреп утырудан күңеллерәк тагы нәрсә бар? Газизә апа аңа берничә тапкыр:
— Габдулла, күз нурым, урының җәйгән, менеп ят, бәгърем, иртәгә иртәрәк торырбыз,— дип карады. Габдулла эшләнеп бетәргә якынлашкан читегеннән күзен ала алмый:
— Хәзер, әни,— диде, һәм бу сүзне инде ул бу кичне әллә ничәнче тапкыр кабатлый иде; күзләрен угалап, килә торган йокысын качырырга, авызын ачып исни башлау белән шунда ук аны тыярга, йокысы килүен сиздермәскә тырышты. Ул: «читек эшләнеп бетмәс тә, без Ташаякка бара алмый калырбыз», дип курыкты. Утыра торгач ул кинәт калгып китте һәм бүкән өстеннән авып төшә язып калды.
— Йокың килгәнен яшереп утырасың бит син, разбунник, әйдәле,— дип Вәли абзый читекне бер читкә куйды да Габдулланы күтәреп алырга үрелде. Ләкин Габдулла:
— Әти, юк, юк, минем йокым килми, менә! — дип күзләрен әтисенә киереп ачып күрсәтте.
— Туктале, тукта, синең күзләрең нишләгән? — диде, каударланып Вәли абзый.— Анасы, карале, сыңар күзен бөтенләй кан баскан бит улыңнын…
…Икенче көнне иртән Габдулланың сыңар күзе генә ачылган, икенчесе кабак өстендәге зур кызыл шеш белән күпергән хәлдә бөтенләй кысылып тора иде.
Ташаякка бару урынына аны Мөхетдин суфыйга өшкертергә алып киттеләр.
Мөхетдин суфыйның да тыны килешмәде, күз шешенүендә дәвам итте. Мәгърүфә әбинең «Арпам имеш, мә күкеш»,— дип имләүләре, арпаны мәчегә, эткә, бүрегә күчерү ырымнары да ярдәм итмәде. Ниһаять, Габдулланы Кабан күленең теге ягындагы бер күрәзә картка алып бардылар. Карт өшкереп-төкереп, аның күзенә ниндидер тамчылар тамызды.
Шуннан соң Габдулла ике тәүлек, йоклый алмый, аша-мый-эчми үкереп ятты. Өченче көнне Сәхип солдат һәм Григорий үзләре белән кечкенә, ябык кына гәүдәле, зур гына борыны өстенә тимер күзлек кигән берәүне ияртеп алып килделәр. Ул баланы карады да башларын чайкады:
— Харап итә язгансыз бит баланы! Ах безнең караңгылык, ах, безнең артталык,— диде ул сукранып, телләрен шартлатып куйды.
Ул язып калдырган язу белән Сәхип үзе эшләгән больницадан ике дару алып кайтты. Аларның берсен эчереп, икенчесе белән Габдулланың күзен юа торгач, балага хәл кереп китте, аның кызуы сүрелде, ул тамагына ашый башлады.
Беркөнне иртә белән Габдулла авыру күзен кысып кына ачты да әнисеннән:
— Әни, әйләнчеккә барабызмы? — дип сорады. Газизә апа Габдулланың терелә башлавына сөенсә дә, аның бу үкенечле теләгенә ни дип җавап бирергә белми, әрнеп:
— Ташаяк ябылды шул инде, улым! — диде һәм ирексездән атылып чыккан яшен күрсәтмәс өчен читкә борылды.
Габдулла, терелеп, беренче тапкыр урамга чыкты. Аның үз иптәшләрен, бигрәк тә Әптелбәрне күрәсе килә иде.
Урамда брахмистр малае күрше урам малайлары белән ашык уйныйлар. Габдулла башын авырткан күзе ягына авыштырыбрак, дусларча елмайган хәлдә, аларны күзәтергә тотынды. Әмма тегеләр Габдулланы күрү белән:
— Кит, юл өстендә торма, аягыңа җибәрәбез,— дип кычкырдылар. Берсе, ашыкка тидерүдән бигрәк, Габдулланы аягына тидерергә тырышып, төзәп тә җибәрде. Ләкин ашык тими узып китте. Габдулла эшне уенга борып җибәрәсе килеп:
— Тимәде, тимәде,— дип кычкырды.
— Тимәс, менә, мин килеп салып җибәрсәм! Икенче күзеңнән колак какканыңны сизми дә калырсың,— дип кычкырды күрше урам малае…
— Сукыр, сукыр! Кылый күз! — дип үчекләргә тотындылар башкалары.
Күтәренке күңел белән чыккан Габдулла кинәт сүрелде, аның бөтен ачуы белән шул балалар өстенә ташланасы килде. Тик алар күп, ә Габдулла бер үзе генә! Шул вакыт көтелмәгән җирдән Әптелбәр атылып чыкты да Габдулланы үчекләп торучы малайлар өстенә ташланып, аларны уңлы-суллы селтәп ташлады. Малайлар бер минут эчендә, эрегән төсле, бу урамнан юк булдылар.
Әптелбәр брахмистр малаен:
— Күрше урамнар безнекеләргә тия, ә син карап торасың,— дип битәрләде.
— Ул үзе бит башта,— дип брахмистр малае нидер әйтергә теләгән иде, Әптелбәр аның сүзен:
— Кит әле син, чухыр! — дип өзеп куйды. Брахмистр малае авыз эченнән ырылдашып, кырын-кырын капкага китте һәм йорт эченә керү белән башын чыгарып:
— Ә синең әниең чихутка, әтиең телсез,— дип кычкырды. Әптелбәр:
— Ах, әле син шулаймы? — дип аңа ташланды. Брахмистр малае йөгереп өйнең баскычына менеп китте һәм ачы тавыш белән «әти!» дип кычкырды. Әптелбәр килеп өлгергәнче, ул өйалдыңа кереп алды һәм эчтән, ишекне аз гына кысып ачкан көе, телен чыгарып, үчекләшеп торды.
— Чыгарсың әле! — дип янады Әптелбәр.
Бу хәлне ишетеп, үз өйләренең баскычына чыккан Аннушка:
– Әптелбәр, ташла, Мустафа ул нехороший, чебешкә утырган тавык астындагы йомыркаларны ташый,— диде һәм балаларны су буена төшеп уйнарга чакырды. Әптелбәр уйнарга бик теләсә дә, тәкъдимне кире какты. Ул өйдә анасының авырып ятуын һәм балык шулпасы теләвен, әтисенең, эшкә урнаша алмый, өйдә эшсез утыруын һәм, мактаныбрак, үзенең өйдә бердәнбер туйдыручы булып калганын сөйләп бирде.
– Мин хәзер Бакалтайга барып, ике җәен тотып алып кайтам, берсен әнигә пешерәбез, икенчесен Печән базарына чыгарып сатабыз да балык сөзә торган зур ятьмә сатып алабыз. Аннан балыкны күп итеп тота башлыйм да теге үлчәү янындагы балыкчы Хисмәтнеке кебек таш кибет ачып җибәрәм. Аннан соң мин балыкны үзем тотмыйм инде, миңа аны тотып китерәләр. Ә мин кибеттә чут салып кына утырам. Сез балык алырга миңа гына килегез, сезгә мин аны бушлай бирермен, яме?
Балалар моңа чын күңелдән риза булдылар һәм Әптелбәрнең юмартлыгына исләре китте.
Габдулла аны Өчиледә адаштырып, Казанга качып килгән иде. Ә ул «кайда булды минем кечкенә корбаным?» дигән сыман, авылдан-авылга күчеп, чакрымнар артыннан чакрымнар үтеп, Казанга, аннан соң Яңа бистәгә килде һәм мыштым гына Вәли абзый өенә керде:
— Ә, менә кайда икән ул!
— Ачлык кечкенә Апушны, ниһаять, эзләп тапты.
Иң элек Газизә апаның кәләпүш эше тукталды. Аның товар (хәтфә, кәлинкүр, җеп) бирә торган бае вывескасын «компаниягә» алыштырды да мәскәүлеләргә булган бурычыннан, сумына 24 тиен түләп, котылды. Шуннан соң ул сабын сәүдәсенә күчте.
Газизә апа баеның кибетенә килеп: «Ибраһим абзый, алайса, мин башка берәү белән киңәшеп карыйм әле»,— диде. Ибраһимның яхшы кәләпүшчене җибәрәсе килмәве булырга кирәк:
— Ай, оныта ук язганмын, бикәң сине кереп чыксын әле дигән иде бит, йомышы бар шикелле,— диде.
Шул көннән алып Газизә апа байбикәнең өендә аның тегү-чигү эшләрен, туры килгәндә, беррәттән, өй эшләрен дә башкарып йөрде. Моның өчен байбикә аңа әчмүхәләп чәй биреп җибәрә иде:
— Үзебез өчен генә тота торган сәйлүн чәе, йөз дә биш номерлы, эчеп карагыз әле, бик йөрәккә ята торган, бик нәгызь, бик…
Вәли абзыйның да кәсепләре кирегә китте. Беркөн ул базарга алып чыккан читек-кәвешләрен кире алып кайтты да сәкегә күтәреп бәрде.
— Кадалып бетсен базары, асты-өскә килеп бетсен Гайнетдин компанияләре-ниләре белән! Әйе, ыммым… Атна буе бөкрәеп, күкрәк черетеп утыр-утыр да, биргән бәяләре синең товар хакыңны да капларлык булмасын. Кәсепмени бу, майт якасына! Әйе, ээ… Ыммыммм!..
Ул көнне кич утыру булмады. «Бик нәгызь» 105 номерлы сәйлүн чәен каты-коты белән сүзсез генә эчтеләр дә тавыш-тынсыз гына йокларга яттылар.
Икенче көнне Газизә апа Ибраһим байларга Габдулланы да ияртеп алып китте:
— Бүген байларда бик зур аш-су буласы, хәзерләшергә чакырдылар. Габдулланың да бераз тамагы туеп кайтыр бәлкем,— диде ул.
Газизә апа белән Габдулла Иске бистәгә чыгып Захарьевский белән уңга борылдылар да ике катлы зур таш йортның капкасы алдында тукталдылар. Капкага якынаю берьюлы мөмкин булмады: аның тирәсен әллә никадәр теләнче сырып алган, ерып үтәр хәл юк! Җитмәсә, Газизә апа белән Габдулланы күреп, шаулаша башладылар:
— Карале, кара, әле генә килеп, сәдакага бездән элек үрелмәкче була!..
— Байның кайнегәчедер ул. Күрмисезмени, ак шәл астыннан яңа кәшемир яулык бәйләп җибәргән…
— Улының аягындагы читеге кай таба!.. Савырлап каеган өр-яңа читек, ә?
— Шул көе сәдака сорарга килгән. Кеше дигәнең!
— Оялмый да… Чисти оятсыз икән!..
— Тирес бит икән!..
Капка эчтән бикле, шакысаң да ачучы булмас: монда кем шакыганны кем белсен? Газизә апа үзенә каратылган иләмсез сүзләргә әһәмият бирмәскә тырышып, иреннәрен кысты һәм, эчтән берәрсе чыкканны көтеп, читкәрәк барып басарга мәҗбүр булды. Шул вакыт Габдулла кинәт:
— Әптелбәр! — дип кычкырып җибәрде.
— Кайда?
— Менә әле генә шунда иде!.. Әллә кая китте!..
— Габдулла әнисенең кулыннан тартылды.
— Тик тор! Үзенең күренәсе килмидер.
— Нигә күренәсе килми? — дип гаҗәпләнде Габдулла.
Аның дусы Әптелбәрне күрәсе һәм яңалыклар белән бүлешәсе килде.
Капка тоткасы эчтән шалтырап китте. Теләнчеләр капкага ташландылар. Капка ачылмады.
— Йоклый торгандыр әле, байны әйтәм, тормагандыр әле…— диде арадан бер картрагы.
Дәүләтле кешегә иртүк торып янчык табасы юк шул,— диде башына мескен бүрек кигән карчык.
Аның алтыны янчыкта түгел, капчыкта шул, беләсегез килсә…
— Алла дәүләтен мул кылсын берүк! Бик юмарт, бик шәфкатьчел кеше бу Ибраһим бай.
— Мәкәрҗәгә китсә дә, Эрбеттән кайтса да, авырып терелсә дә безне онытмый…
— Безне онытмаганга хак тәгалә аның дәүләтенә бәрәкәт бирә…
— Үткән атнаны, җигеп чыга торган атының аягына су төшкәч, терелсә дип, нәзерен әйткән, диләр. Шуның сәдакасын өләшә микән?
— Компания булып ачкан сәүдәсеннән табыш ясаган ди, белмисез икән әле.
— Кеше сөйләгәннең барысына да ышана китсәң, әнә Мәскәү байларын бик нык утырткан имеш, дип тә сөйлиләр.
— Ээ… шуның сәдакасы инде бу алайса…
— Нигә, аның өчен дә баш кирәк…
— Хәләл белән баеп булмый инде, ничә әйтсәң дә…
Ул арада капкадан биш гөрәңкә сыешлы кечкенә ак капчык күтәреп түгәрәк кара сакаллы ыспай приказчик чыкты. Аны чак кына төртеп екмадылар.
— Утырыгыз тезелеп, барыгызга да җитәр! — дип боерык бирде приказчик.
Этешү-төртешү китте, һәрберсенең алгарак чыгып утырасы килде. Приказчик хәйләкәр кеше икән, ул сәдаканы капка яныннан түгел, артка ук чыгып өләшә башлады. Бар да тынды. Приказчик кулын капчыкка тыккан саен өр-яңа бер тиенлекләр «гөж» килеп шаулап алды. Приказчик аларны бер уч тартып чыгарды да, сузылган кулларга берәм-берәм тамызып чыкты. Бер тиенне алып икенче кулын сузган үсмерләрнең кулына «чалт!» итеп сугып алырга да өлгерде. Акча шылтырау тавышына рәхмәтләр, озак гомер теләүләр ялганып китте.
Габдулла бу кызык тамашаны карап туярга өлгермәде, әнисе аны капкадан эчкә алып кереп китте. Ул арада зур кара эт, чылбырыннан тартылып, болар ягына ыргылды һәм, буыла-буыла, өрергә тотынды. Габдулла әнисенең аякларына ябышты. Газизә апа аңа:
— Курыкма, улым, аның чылбыры өзелерлек түгел…
— Әйдә менә бу яклап,— дип Габдулланы кухняга алып керде.
Аларны күпертмә җилкәле ак алъяпкыч япкан зур һәм таза гәүдәле чибәр генә хатын каршы алды.
— Шушы икән байбикә,— дип уйлады Габдулла.
Ләкин бу байбикә түгел, аның асравы гына иде әле.
Өстәлләрдә һәм шүрлекләрдә нәкъ Ташаяктагы сыман тезелеп торган бакыр, җиз, пыяла савытлардан башканы күрмәгәч, Габдулла гаҗәпсенеп куйды:
— Байларның өе шундый була икән: тәлинкә дә чынаяк.
Байлар ашап кына торалар шул…
Ул ара булмый, юкарак гәүдәле, ыспай гына киенгән зур кара күзле хатын килеп керде һәм Газизә апаны күреп:
— Ә килдеңме, Газизәбану? Бик һәйбәт. Бу кем, синең улың мәллә? — дип сорады.
Байбикә шушы үзе иде.
— Әйе, бер почмакта утырып торыр инде, бикә, сезне борчымас ул,— диде Газизә апа, гафу үтенгәндәй итеп.
– Ярар, бакчага чыгып утырсын, чәчәкләргә генә кагылмасын… Йосыфҗан, Йосыфҗан, кер әле монда, акыллым!
Гадәт һәм кыланышлары белән унике-унөч яшьләр чамасы гына булса да, буйга әрсез үсеп киткән Йосыфҗан килеп керде. Ул телен чыгарып кулындагы зур гына кисәк бәлешнең эчендәге алмасын ялый, үзе бертуктаусыз борын тарта иде.
Габдулла аптырап калды:
— Туктале, тукта, соң бу бит теге кем… Ташаякта моны төртеп ега язган малай?!.
— Бар, улым,— диде малайга иркәләп кенә байбикә.— Менә бу кунак егетне бакчага алып чык. Кара, чәчәкләргә кагылмасын! Бар, мин чакырмый кермә… Кунаклар янында чуалмасаң да ярар, бүген бик олы кешеләр генә киләсе, яме? Сүземне тыңласаң, иртәгә үк үзең сораган теге көмеш йөгәнле, пыяла күзле атны алып кайтырмын…
— Әйдә! — диде малай Габдуллага.
Алар бакчага чыктылар.
Бакча чынлап та матур. Кызыл ком сипкән юлның чит-читеңдә тәбәнәк кенә яшел рәшәткә… Аның эчендә кечкенә-кечкенә таулар — чәчәкләр тавы… Нинди генә чәчәкләр юк монда! Ал, кызыл, ак, сары, сыек зәңгәр, куе зәңгәр… Вак кына күгәрчен күзе хәтлеләреннән алып, олы кешенең йодрыгы зурлыгы чәчәкләр… Уртадагы иң зур чәчәк тавының өстендә колга, аның очында кояшка чагылып, күзнең явын алып тора торган көмеш шар…
Габдулла бакчаны, бик кызыксынып, тамаша итә генә башлаган иде, Йосыфҗан, кызык итепме, әллә комсызлыгыннанмы, тилгән кебек, кулларын җәеп, аның тирәсендә әйләнә башлады. Габдулла кая борылса, ул аның алдына чыга, күзәтергә комачаулый, телләрен чыгара, күзләренең агын әйләндереп карый, авызын кыйшайта…
— Син барыбер безнең Сәхәби кебек итә белмисең,— диде Габдулла.
Җавап урынына теге, Габдулланы үчекләп, аңлаешсыз тавышлар чыгарды.
— Сә сә сә… хә хә хә… би би би… хи хи хи…
Аннан ул Габдуллага кулындагы бәлеш кисәген сузып:
— Мә! — диде.
Ачыккан Габдулла, үзе дә сизмәстән, кулын сузды. Әмма теге шундук бәлешен кире тартып алды да, икенче кулын сузып, Габдуллага күкеш күрсәтте һәм кычкырып көлеп җибәрде. Аннан ул куак төбенә әйләнеп: «Гөлгел! Гөлгел!»— дип кемнедер чакыра һәм кулындагы бәлешен чеметеп-чеметеп валчыкларын шул якка ыргыта башлады. Ул да булмады, куак артыннан… дөнья матурлыгы бер яшел кош канатларын җәеп килеп чыкты! Аның каурыйлары һәм койрыгы, кояшка елкылдап, кырык төс белән балкый. Койрыгындагы күз-күз түгәрәк бизәкләре бик оста сурәтче кулы белән ясап куйган төсле! Башындагы чукмарлы энәләре әллә шундый булып үсеп чыккан, әллә аларны купшылык өчен юри кадап куйганнар!
Габдулла, кызыксынып, кошка таба бер адым атлап уйды, шундук Йосыфҗан аңа аркылы төшеп кычкырды:
— Якын киләсе булма, минем тавис бу!
Габдулла чигенеп куйды.
Ул кинәт үзен бу бакчада очарга гына түгел, талпынырга да ирке булмаган чебеш итеп хис итә башлады. Аның инде кире кухняга йөгереп керәсе һәм әнисенең итәгенә ябышасы килде. Шул вакыт капкалар ачылуы, тарантаслар шалтыравы ишетелде. Йосыфҗан, муенын сузып, йортка карады һәм, кунаклар килә башлавын күреп, Габдуллага:
— Тависка я чәчәкләргә кагылсаң, мин синең муеныңны өзәрмен,— дип, бармагы белән янап алды да чыгып йөгерде.
Габдулла иркенләп бер тын алды һәм кошны күзәтергә тотынды.
Әйе, бу шул үзе! Саҗидә апасы сөйләгән бәхет кошы!
Шуңа күрә Йосыфҗан шундый бәхетле… Теләсә, бәлеш кисәгенең камырын ашый, теләсә, аның алмасын гына ялый. Теләсә, аңа әнкәсе көмеш йөгәнле ат алып кайтып бирә, теләсә, ул Ташаякта туйганчы әйләнчектә әйләнә… Ә аның өендә нихәтле савыт-саба. Теләсә кайсыннан теләсә нәрсә ашый… Менә, әнисе белән бүген монда килмәсә, күрер идемени ул бәхет кошын?.. Саҗидә апасы кайда, нишли микән хәзер? Күрәсе иде хәзер Саҗидә апаны. Сөйләп бирәсе иде. Юк, үзен җитәкләп менә шунда алып киләсе иде. Әптелбәрне дә…
Газизә апа чыгып Габдулланы дәште. Җавап булмагач, ул аны эзли башлады. Ач Габдулла куак төбенә чүгәләгән килеш йоклап утыра, аның тирәсендә «бәхет кошы» әйләнеп йөри иде.
— Улым, бичарам! — дип, Газизә апа Габдуллага ташланды һәм, уятып, аның кулына зур гына бәлеш кисәге тоттырды.
Өенә кайтып мендәренә башын кую һәм күзләрен йому белән Габдулланың күз алдын ал томан каплап алды. Томан җирлегендә нәкъ тавис койрыгындагы төсле аллы-гөлле күзәнәкләр, тамгалар… Алар бер зураялар, бер кечерәяләр, су өстендәге дулкын түгәрәкләре сыман җәелеп китәләр… Аларның уртасыннан кечкенә «бәхет кошлары» килеп чыгалар. Әллә каян Йосыфҗан йөгереп килә һәм Габдуллага бармак яный… Ибраһим бай күзләрен кысып көлә… Аннан кунаклар сөзешә башлыйлар. Аннан соң Әп-телбәр килеп чыга һәм, Габдулланы күреп, шундук юк була. Аннушка күренә һәм:
— Әйдәгез әле, безнең теге кыргый тавык нишләп утыра икән? — ди… Балалар келәт артына китәләр. Кычыткан арасында кыргый тавык утыра… Юк, бу тавык түгел, әлеге бәхет кошы… Аның тирәсендәге чебешләре нәкъ аның төсле аллы-гөлле…
Иртәгесен Газизә апа, 105 номерлы сәйлүн чәе пешереп, өстәлгә байлардан алып кайткан бәлеш катыларын һәм һәркемгә яртышар шакмак шикәр куйды.
Кичәге байлар мәҗлесенең сыек кына шәүләсе булса да, бу бик күңелле бәйрәм чәе төсен алды. Әле эчеп туйгач та алар, бераз урыннарыннан тормый, сөйләшеп утырдылар. Газизә апа белән Вәли абзый үзләренең төшләрен сөйләделәр. Габдулла, төшен сөйләп тормастан, сорау гына бирде:
— Әти, нигә ул бәхет кошы күп итеп йомырка салмый? Тавык сала бит.
— Нинди бәхет кошы, улым?
— Шул инде… әнә теге, мин бакчада күргән…
— Ибраһим байларның бакчасында күргән тависны
әйтә ул, җан кисәгем,— диде Газизә апа. Габдулланың кичә куак төбендә ач кце йоклап утыруы аның күз алдына килеп басты да, кызгану, шәфкать хисләре яңарып китте бугай, ул Габдулланы кысып үбеп алды.
— Аны тавык кебек үрчетеп булмый шул, улым,— диде Вәли абзый.
Аннан соң Габдулланың фикеренә капма-каршы рәвештә:
— Юк, тависка караганда тавык файдалырак кош,— дип куйды.
Габдулланың Әптелбәрне бик, бик күрәсе һәм тавис турында сөйләп бирәсе килде. Сөйләп кенә бирәсе түгел, киңәш итәсе килде: ничек итеп Ибраһим бай малае Йосыфҗанны күндерергә дә ул яраткан берәр нәрсәгә тавис кошын алыштырып алырга? Алыштырып алуга килгәндә, аларның тәҗрибәләре дә бар. Беркөн алар Кабан күле буенда тапкан, башы тишекле көмеш шарга күрше урамның көмешче Дәүли малаеннан пәке алыштырып алдылар…
Тик менә Йосыфҗан нәрсәгә кызыга икән? Ул көмеш йөгәнле, пыяла күзле ат ярата… Аны аңа әнисе алып бирә инде… Тагын нәрсә ярата икән? Алма бәлешенең камырын ашамый, алмасын гына ялый бит ул. Алма ярата… Менә! Әптелбәр, әллә кем бакчаларына кереп, алма өзәргә оста… Бер капчык алма тутырып илтсәң, Йосыфҗанның кирелеге сына… Ни булса да булсын, Йосыфҗаннан тавис кошын алышып алырга кирәк… Аннан соң Әптелбәрнең әнисе дә терелә, әтисе дә эшкә урнаша. Әптелбәрнең дә Апушныкы кебек савырлы читеге була… Савырлы читеге булмаганга ул Габдуллага үпкәләп йөри бит! Беренче тапкыр Габдулланың аягында яңа читекне күрү белән әллә ничек сәерләнеп китте ул. Габдулла аны: «Карале, нинди матур читек!»— дип мактар һәм аның белән бергә куаныр, дип уйлаган иде бит. Ул берни дәшмәде, читеккә сәер генә карап торды да әкрен генә китеп барды.
Икенче көнне Габдулла аңа читеген салып бирде:
— Мә, киеп тор, өйгә кергәндә салып бирерсең…
Әптелбәр читекне алмады. Үзенең чебиләп, тиресе кубып тора торган аякларына боек кына карап торды да:
— Миңа болай да әйбәт… Читекне аны кияүләр генә кия…— диде.
Шуннан соң бер тапкыр Габдулла, Әптелбәрнең күңелен сындырмас өчен, йортка ялан аяк чыкты һәм аягындагы ниндидер бетчәгә күрсәтеп, Әптелбәр алдында мактанып куйды:
— Менә, минем дә аяк чеби чыгара…
Ләкин бу да Әптелбәрнең күңелен күтәрмәде.
Шуннан Әптелбәр белән алар бик озак очрашмадылар.
Габдулла берничә тапкыр Әсма апага кереп, Әптелбәрне сорады. Чирләшкә Әсма апа һаман урын өстендә ята, һаман сузынкы, зәгыйфь тавышы белән: «Әптелбәр өйдә юк шул»,— дигән сүзләрен кабатлый…
— Әптелбәр өйдә юк шул…
Кайда ул? Нишләп йөри?
Беркөн чәй янында Вәли абзый белән Газизә апа сөйләшеп утырдылар:
— Бибиәсма кан йөткерә башлаган икән, бичара…
Нигъмәтҗан һаман эш таба алмый, каңгырып йөри, мәхлук… Балаларын соранырга чыгарып җибәргән, имеш, дөрес микән шул?
— Бик кенә ярдәм итәсе иде дә бит, үз хәлебез хәл, дөньяның асты-өскә килгере…
— Нинди тере, тәгәрәп торган адәмнәр иде бит! Ни көнгә калдылар…
Әптелбәрнең соранып йөрүен Габдулла күз алдына китерә алмый. Теләнче булып? Капчык күтәреп? Өйдән-өйгә кереп: «Алла хакы өчен бер генә тиен сәдакадан рәхим итсәгез лә»,— дип.
Юк, Габдулланың моңа һич ышанасы килми…
Август чыгып бара иде инде. Вәли абзыйларның ишегалдына бер кеше килеп керде. Өстендә кама тоткан искерәк бишмәт, башында камчат бүрек… Ул йорт уртасында тукталып, «кай ишеккә керим икән?» — дигән төсле каранып торды-торды да, Вәли абзыйларның баскычына килеп, таягы белән ишекне шакыды. Вәли абзый баскычка чыкты. Габдулла, аның артыннан Газизә апа тәрәзәгә килделәр…
— Әллә кемне эзли,— диде Газизә,— әтиең Әптелбәргә таба күрсәтә… Нәрсә бар икән, әллә Әптелбәр бу кешенең берәр нәрсәсен сорамый алып китте микән?
Аннан соң камчат бүрекле белән Вәли абзый Нигъмәтҗан фатирына төшеп киттеләр.
Бераздан Вәли абзый кереп һәммәсен аңлатып бирде:
— Бу теге кем бит… Ай, менә әле генә исемдә иде, кем дип йөртәләр соң үзен… Шул балалар җыеп йөри, мәптек ачкан… «Фәкыйрь балалар кирәк миңа», ди… Нигъмәтҗаннарга алып кердем. Бибиәсма гына өйдә, авырып ята.
— «Мин,— ди, бу адәм әйтә,— сезнең улыгызның аягына булмаса, үземнең иске читегемне рәтләп бирермен, миңа мәптеккә генә йөрсен ул»,— ди.
Газизә апа бөтенләй әсәрләнеп, күңеле йомшап китте.
— Я рабби, бар икән изгелекле кешеләр! Шуның исемен дә белмәгәнсең. Менә Габдуллабыз үсеп җитәр, шул кешегә генә тотып бирер идем укытырга… Шуннан соң, я?
— Шуннан шул инде. Малайның аягына китерергә булды. Риза булыштылар. Әсма бик куанды.
Ике көн үтеп, өченче көнне камчат бүрекле кеше, култык астына ниндидер төргәк кыстырып, янә килеп китте.
Шул көнне кичкә таба Габдулла тәрәзәдән Әптелбәрне күрде. Әптелбәр аягына шактый олы, ләкин өр-яңа кебек итеп карага буялган читекләр киеп алган да йортта йөри. Гадәтта бик оста һәм сыгылмалы йөгереп, сикереп йөри торган малай әллә нишләгән: буе үрә каткан, аяклары олы кешенеке төсле салмак кына атлый. Тик ул бу йөрешен тигез башкара алмый, я сөртенеп китә, я үкчәсенә кыйшык басып куя! Үзе, сер бирмәскә тырышып, йөрүендә дәвам итә, шундук күз кырые белән генә бер аякларына, бер Габдулла тәрәзәсенә әледән-әле күз төшереп ала.
Габдулла йортка йөгереп чыга.
— Менә син дә кияү булдың! — ди ул, сөенеченнән чүгә-чүгә көлә.
Алар, читекле ике малай, бистә урамы буйлап атлыйлар. Әптелбәр Габдулланы өйрәтә:
— Син басканда, тезләреңне чүгә төшеп бас. Алай аяк киеме тиз тузмый ул. Аннан соң ышыктан йөрергә тырыш, югыйсә, кунычын җил ашый аның…
Аннан соң Әптелбәр Габдулланы үзенең яңа планнары белән таныштыра:
— Беләсеңме, мин хәзер укый башлыйм бит. Укып бетерәм дә, Гөргери кебек, кәгазьгә машина ясый торган сурәтләр сызам. Аннан байыйм, таш йорт салдырам. Әнигә балык шулпасы ашатам. Әти белән без көне-төне токмач ашыйбыз… Мин Сәхип солдатныкы төсле мыек үстереп җибәрәм. Аннан… берәүгә дә әйтмәсәң, үзеңә генә әйтәм: Аннушкага өйләнәм. Вәт…
Габдулла чын күңеленнән ышанып һәм кызыксынып тыңлый.
— Сине туйга чакырам,— дип өстәп куя Әптелбәр.
Яңа бистә кызы Кәшифә белән извозчик Шәяхмәтнең үткән көзне булып узган шатлыклы туе Габдулланың күз алдына килеп баса. Өметле һәм дәртле уйлар белән кабынган Габдулланың Әптелбәргә тавис турында сөйләргә дә хәтеренә килми…
Бу вакыйгадан соң бер ай чамасы вакыт узды. Беркөнне әлеге камчат бүрекле тагын килеп чыкты. Ул таягына таянган килеш ашыкмый гына, ләкин туп-туры Нигъмәтҗаннарга кереп китте.
Бу вакыт Газизә апа җиңнәрен сызганып һәм терсәгенә тикле кызыл балчыкка буялып, учак өстендәге казанның тирәсен сылый, ә Габдулла иләктән борчак чүпләп утыра иде… Әнисе Габдуллага карап:
— Балам, чүплисеңме? Мин хәзер мичне сылап бетерәм дә, казан астына ягам. Әтиең кайтуына шул борчактан шулпа булса да пешереп алырга кирәк. Оным булса, чумарын да изеп салыр идем, он юк, кире беткересе. Бигрәк әшәке булды безнең бу ел. Ничек кенә кыш чыгарбыз, илаһым! — диде.
Габдулла алдында иләк белән әллә нәрсә: борчаклы солымы, солылы борчакмы? Борчак дигәне дә бөтен түгел, кырыкка яргаланып беткән!
— Чүбен чүпләп бетерә алмассың, улым, борчакларын гына бөртекләп табакка җыя бар син аның…
Шул вакыт йортта ниндидер тавыш чыкты, һәм Нигъмәтҗан абзыйның телсезлегеннән буыла-буыла сүгенүе ишетелде:
— Мин… мин… мин… сине… та… та… та… белән… кит… күз… күз… күз… югал…
Газизә апа һәм аның артыннан Габдулла, йөгерешеп, йортка чыктылар.
Йортта Нигъмәтҗан абзый, акырынып, кулына эләккән көянтә белән камчат бүрекленең өстенә кизәнә, Сәхип солдат, көянтә астына кереп, Нигъмәтҗанны тынычландырырга тырыша иде:
— Нигъмәтҗан, миңа сук, менә мине кыйна, әмма буадәмгә кул якма!.. Кемгә кул күтәрәсең син? Бу бит безнең иң олы кешебез… Мулладан да югары кешебез бит! Каюм хәлфә! Ишеткәнең бармы синең?..
Ул арада Григорий килеп чыкты һәм Нигъмәтне кочаклап, аның кулыннан көянтәсен алып куйды, Нигъмәтҗан утырды, тик ярсуы һаман басылмады.
Каюм хәлфә мәсьәләне аңлатты:
— Аның табигатенә тиярлек бер сүз дә катмадым. Мин тик: «Улың кайда, нигә ул укырга йөрми?»— дип сорадым.
Аларның улларын мин мәктәбемә үз ризалыклары белән алдым. Аягына юк иде, үземнең иске читегемне сипләп бирдем. Ул, читеген киеп, сабакка бер генә көн килде…
Нигъмәт тагын кызып китте һәм, Сәхип белән Григорийга карап, нидер аңлатырга тотынды.
— Чи… чи… чи… тек… юк… алга… алга… алган… юк…
— Я, я, утыр, Нигъмәтҗан, без үзебез аңлашырбыз.
Сәхип аны яңадан урынына утыртты.
— Мин алардан читегемне кайтарып бирүен сорамыйм,— диде Каюм хәлфә,— минем таләбем шул: бала мәктәпкә генә йөрсен, хәреф танысын, күзе ачылсын! Минем башка теләгем юк… юк… Мин фәкыйрь балаларны үз өемә җыеп укытам. Акча сорамыйм. Китап, дәфтәр, каләмне үзем, бушлай бирәм… Биш баланың аякларына юнәтеп бирдем. Мин бай кеше түгел… Китап язып, каләм хакына яшәүче бер фәкыйрь мин үзем… Миңа берни дә кирәкми, сабакка гына йөрсеннәр.
Ул бер якка борылып, күзләрен йомгалап алды.
— Елый,— дип уйлады Габдулла, әмма хәлфә еламады, ул тагын тегеләргә әйләнеп:
— Чорт с ним читеге-ние белән… Минем ярдәмем кирәк булса, тагын эшләрмен. Аңлатып карагыз әле шуны… Әмма…
Шул вакыт Нигъмәтҗанның өйалды ишеге шыгырдап ачылды һәм аннан, ишек яңагына ике кулы белән тотынган хәлдә, эчкә баткан күзләренең тирә-ягы күм-күк булып күгәргән, каны качкан ап-ак чырайлы Бибиәсма күренде.
— Ышанма, хәлфә, аның сүзенә! — диде ул көчкә-көчкә генә.— Сәхип, Гөргери, карагыз әле, бу хәлфә чынлап та минем улыма читек китереп бирде… Менә бу өметсез чыгарып сатып эчте ул читекләрне! (Ул иренә төртеп күрсәтте.) Минем бер аягым хәзер кабер якасында. Ялганлар хәлем юк…
— У-у-у-у! — дип улап, кинәт сикереп торды Нигъмәт һәм ишеккә ташланды. Григорий белән Сәхип аны тагын тотып алдылар, Әсма җиңги җан әрнеткеч ачы тавыш белән кычкырды:
— Үтер, үтер ичмасам котылырмын бу бәлаләрдән, үтер!..
Сәхип Нигъмәтне култыклаган хәлдә, аңа нидер сөйли-сөйли, урамга чыгып китте…
— Гаҗәпләнмәгез, хәлфә,— диде Григорий, Каюм хәлфәгә карап,— бу беренче тапкыр түгел… Беркөн без кереп аера башлагач, шул ук хатын безне:— Китегез, ир белән хатын арасына керү яхшы түгел, ул нишләгәнен үзе белеп эшли,— дип, безне куып чыгарды. Иренең каты кулына күнегеп беткән инде ул, бичара…
— Без гаепле монда,— диде Каюм хәлфә,— күзләрен ача белмибез… Кешеләрнең маңгай күзләре генә бар. Менә аларның күңел күзләрен ачарга кирәк иде, кем, исемегезне белмим!
Габдулла өр-яңа сүз ишетте: күңел күзе. Маңгай күзеннән тыш әле күңел күзе дә була икән. Кайда соң ул?.. Кинәт Габдуллага бу кеше юри генә бер күзле булып йөри, аның әллә кайларда, тагын әллә ничә күзе бардыр сыман тоелды…
Шул вакыт көтелмәгән бер хәл булды: Каюм хәлфә шундук Габдулланы сизеп кинәт әйләнде дә «вст!» дип сызгырып алды, баш бармагы белән аның корсагына төрткәндәй итеп, талпынып куйды.
Менә син аның күңел күзе юк диген!
Бу хәл Габдулланы, әлбәттә, бик нык сискәндерде. Ул, кинәт тайпылып, бөтен көче белән үз өенең баскычына таба чапты… Шул вакыт тегенең әкрен генә кеткелдәп көлүе ишетелде: димәк, ул Габдулланы артыннан куып килми. Габдулла туктады һәм баскычның тоткасына тотынган хәлдә артына борылып карады. Каюм хәлфә белән Григорий аңа карап елмаеп торалар иде. Габдуллага көч кереп китте. Ул арада Каюм хәлфә, бишмәтен ычкындырып, камзул кесәләрен капшана һәм нидер эзләнә башлады.
— Кил әле, бәләкәй, кил, бер нәрсә бирим әле үзеңә,— диде ул, ниһаять, нәрсәдер табып, аны Габдуллага сузды. – Кил, кил, курыкма, мин усал түгел, мин бәләкәйләрне ярата торган адәм… Менә сиңа карәндәш-каләм…
Аңа өстәп Григорий да:
— Кил, Габдулла, кил, менә нәрсә бирә ул сиңа! — дигәч, Габдулла кыяр-кыймас әкрен генә яңадан аларга якынлашты.
Каюм хәлфә аңа юна-юна кечкенә генә булып калган, бер башына кечкенә бакыр кыршау кидереп, аңа ашалып түгәрәкләнгән бер резин кыстырган карандаш кисәге тоттырды.
— Әле аның үзәге күп,— диде ул,— сиңа бөтен хәрефләрне язарга өйрәнеп җитәр өчен төп-төгәл булыр. Хәрефләр язарга өйрәнгәч, сүзләр язарга тотынырсың, сүзләр яза белсәң, китап язарга өйрәнерсең. Инде китап язарга өйрәнсәң, дөньяда иң бәхетле кеше син булырсың.
Каләм белгел, каләм изгегә тартыр,
Каләм белгән кешенең фәһеме артыр,—
диде әнә китап…
— Дөрес әйтә бит бабай, ә? — дип сорады елмаеп Григорий.
Габдулла урынына Каюм хәлфә үзе җавап биреп, тезеп алып китте:
— Давай диген, давай, дөрес әйтә бабай. Эрләргә сүс булсын, сөйләргә сүз булсын. Онны илиләр, сүзне сөйлиләр, батырны үстерәләр, куркакны постыралар, сүз арасына җилем кыстыралар. Сүз сөйләдем, үзем кебек тынычсыз күңелләрне көйләдем, инде сүз белән күңелем тук, башка әйтер сүзем юк…
Каюм хәлфә сүзен тәмам итте, ләкин Габдулла, аның сүзләре белән тәмам сихерләнгән хәлдә, такмазаның дәвамын көтте. Ләкин тегеләр үз әңгәмәләренә күчтеләр.
— Таныш булыйк әле без сезнең белән, Каюм Насыйрович! Минем күптән сезнең белән танышасым килеп йөри. Мине монда Гөргери дип йөртәләр… Чертежниклык минем һөнәр. Эш минем исемдә түгел, әлбәттә, без бәләкәй халык.
— Үзегезнең кәефләрегез ничек соң?
— Менә шул инде, татарны агартыйм дип үзем каралып киләм, күзләрен ачыйм дип, үзем сукырая барам…
— Халыкның күңел күзен ачарга кирәк дисез алайса?
— Монда сез юкка үзегезне гаеплисез, Каюм әфәнде. Менә бит, минем ишетүем буенча, сез беренче татар газетасы чыгарырга рөхсәт сорагансыз?
— Әйе, әйе, әнә, сез бөтенесен беләсез… «Таң йолдызы» дигән газета чыгарасым килде һәм бу юлда күп мәшәкать чиктем, дөрес…
— Ә сезгә аны хөкүмәт рөхсәт итмәде. Димәк, халыкның күзен ачуга каршы килә торган сәбәпләр гомуми тәртипкә бәйләнгән.
Григорий бу турыда озак кына сөйләде, ахырда сүзен болай тәмамлады:
— Авыр, авыр сезнең хезмәт, Каюм әфәнде! Шулай. Сез бит татарның культурасына беренче эз салучылар… Татарның Ломоносовлары бит сез… Авыр хезмәт, әмма тарихта бик зур эз калдыра торган хезмәт инде, мактаулы хезмәт… Менә сез, шагыйрь Некрасов әйтмешли, җиргә «акыл, изгелек һәм яшәү орлыклары» чәчәсез. Шул орлыклар менә нинди бәрәкәтсез туфрак өстенә килеп төшәләр…
— Мең орлыкның берсе тишелеп чыкса, һай, бәхетле санар идек үзебезне, Гөргери туган!
— Нигә алай гына? — диде Григорий һәм боларга карап торучы Габдулланы күреп, аңа сөйләп алып китте: — Туфракны шулай ашларга кирәк, мең орлыкның һәммәсе шытып чыксын. Шуның өчен Рәсәйнең кара туфрагын үткен сабан белән бик тирән актарып сөреп чыгарга кирәк. Аның өчен мәгърифәт кирәк, туган… Мәгърифәт. Шунсыз,— аңлыйсызмы, Каюм әфәнде, шунсыз бер вакытта да мәгърифәтле дә, бәхетле дә була алмас безнең халык…
— Әнә бит, әнә бит сезнең тел төбе кая бара!.. Рәсәйнең Ломоносовлары, Пушкиннары булган кебек, аның Чернышевскийлары, Добролюбовлары да бар бит… Менә кемнәрнең фикерләре белән ашларга кирәк безнең Рәсәй туфрагын… Ни өчен? Бәхетле илдә, мәгърифәтле илдә шул ук Ломоносовларны, Пушкиннарны меңнәр һәм миллионнар укый алсын өчен… Халык эченнән яңа Ломоносовлар, яңа Пушкиннар туып чыксын өчен… ә?
— Төтенең туры йөри, Григорий туган. Менә ачлык диләр… Кешеләр үлә… Мин һәм көн иртә белән торып барометрга карыйм: ул «зур корылыкны» күрсәтә… Бу матди ачлык. Бик куркыныч!.. Әмма кешеләрне тагын да куркынычрак ачлык баскан. Рухи ачлык. Кешеләрнең җаннарын сугарырга, йөрәкләрен тукландырырга кирәк. Менә шуны без кешеләрнең мәгърифәтендә дип беләбез инде.
— Икенче төрле аңларга без картлар инде, картлар… Мең еллар буе яңгыр күрми коргаксыган җир өстенә чыгып, мең орлыкның берсе тишелеп чыкканны көтеп торабыз инде без…
– Яңгыр килә, Каюм әфәнде: аны безгә капитализм тудырган яңа сыйныф алып килә… Эшчеләр сыйныфы…
Григорий, сөйли-сөйли, Каюм хәлфәне озатып капкадан чыкты.
Табигать үз карамагында калган бөтен юмартлыгын кырып-себереп бирергә ашыга, ахры, кояш үзенен бөтен тулылыгы белән балкый; моңарчы беленми утырган берән-сәрән каеннар үзләренең сап-сары яфрак челтәрләрен бөркәнгән хәлдә, купшыланып чайкалалар; урамны һәм күл тирәсен коелган сары тәңкәләр сыман яфраклар чуарлый. Салкынча зәңгәр күкнең тантаналы тынлыгын ара-тирә соңга калып узган казлар, чәүкәләр төркеме генә боза…
Габдулланың кошларга кычкырасы, җырлап җибәрәсе, әллә нишлисе килә… Ул йортка сыймый, урамга йөгереп чыга.
— Әптелбәр! — дип кычкыра ул, ниһаять, үзенең шаулау теләгенә ирек биреп. Шәһәр ягыннан бистәгә менеп килә торган Әптелбәр аның ашкынуын тагын да күтәреп җибәрә. Габдулланың хәзер аның каршысына йөгереп барасы, аның өстенә ташланып, көрмәкләшәсе, аның белән сары яфрак тәңкәләре өстендә ауныйсы килә… Шуның өстенә беркөнге читек вакыйгасыннан бирле күргәне юк бит әле ул аны… Сөйлисе сүзләр, бүлешәсе кызыклар нихәтле!..
Бу ни бу? Әптелбәр Габдулланы ишетү белән урамның икенче ягына борылды. Ул Габдулланы читләтеп узмакчы була, үзе кулындагы нәрсәнедер артына яшерә… Ләкин Габдулла аны барыбер күреп алды: капчык. Бер урыны алача белән ямалган гап-гади керле киндер капчык! Әмма аның эчендә нәрсә? Габдулла төшенеп алды: икмәк сыныклары. Әптелбәр соранып, икмәк сыныклары җыеп кайтып килә икән!
Әйе, Әптелбәр үзенең бу хурлыгын Габдуллага күрсәтергә теләми йөрде һәм күрсәтмәде. Әмма бүген ул тотылды. «Мин теләнче түгел», дип әйтә алмый инде ул хәзер…
Олы кеше булса, моны, ничек тә, сизмәмешкә салышып, сүзне икенчегә борып җибәрер иде, шуның белән мәсьәлә шома гына үтеп китәр иде, бәлки. Әмма эчкерсез Габдулла андый шомартуларны белми, киресенчә, ул Әптелбәр артына яшерелгән капчыкка әһәмият бирә. Аның өчен хәтта Әптелбәр яшергән әйберне табу, белү һәм аны тоту — гади уенга, кызыкка әйләнеп китә.
— Ә мин беләм капчыгыңда нәрсә! — ди ул мактаныбрак Әптелбәргә. Аның алдында инде Әптелбәрнең гаебе юк, бу гади бер мәсьәлә. Аңа хәзер Әптелбәр белән уйнап китәргә бер сылтау гына кирәк. Әмма Әптелбәрнең йөрәгенә бу сүзләр әрнеткеч килеп кадалалар. Ул ни әйтергә, үзеннән кечкенә Габдулла алдында оятын кая куярга белми, йөгереп капкага кереп китә. Габдулла — аның артыннан!.. Ишеге янына җитү белән Әптелбәр кинәт нидер исенә төшкән кебек тукталып кала һәм Габдуллага әйләнә. Габдулла, ул нәрсә әйтер икән, дип кызыксынып тып-тын кала. Әптелбәр аңа: «Менә хәзер капчыгымны кертеп куям да уйнарга чыгам»,— дип әйтер шикелле тоела. Ләкин Әптелбәрнең күзләрендә ниндидер мыскыллы елмаю чагыла. Ул һәрбер сүзенә ачыклык һәм салмаклык бирергә тырышып:
— Ә синең әтиең ю-у-ук! — дип кычкыра.
Зәңгәр күк кинәт караңгыланып, Габдулланың өстендә тәбәнәк, караңгы түшәм шикелле генә булып кала. Аның күз алдында бик зур кара күләгәләр чайкалып китә. Кояш яктырып торган җиреннән кинәт, мае беткән филтә шикелле, кызыл күмер булып яна башлый… Габдулла ни әйтергә, ни эшләргә белми, ихтыярсыз өенә борыла, баскычтан ничек менгәнен һәм ишекне ничек ачканын хәтерләми, өйгә керә. Шуннан соң гына ул, нишләргә кирәклекне аңлаган шикелле, үксеп елап җибәрә.
— Габдулла, улым, нәрсә булды сиңа? — ди Газизә апа, аңа ташланып.
Габдулла бик озак үзенең кайгысын әйтә алмый, үкси. Әнисе аны кулларына күтәрә, битләреннән, күзләреннән үбә:
— Әллә авырыйсыңмы, әйт! Кай җирең авырта? — ди.
Габдулла аның саен үкси. Әнисенең назы аның кайгысын сүндерми, дөрләтә генә…
— Әптелбәр… иһиэ… иһиэ… синең… синең… ә… ә… әтиең юк, диде миңа! — дип көчкә генә әйтеп чыга Габдулла, һәм күз яшьләре аны әүвәлгедән дә ныграк буалар…
Кем әйтте бит? Моны брахмистр малае Мостафа, я күрше урам малайларының берәрсе әйткән булса, исе китәр идемени аның?.. Алар аны болай да гел әйтәләр, Габдулла инде моңа өйрәнеп беткән… Бу бит Әптелбәр, җан кебек күргән дусы, бердәнбер аны аңлый торган сердәш дусы Әптелбәр!..
Ут алганда гына ул бераз тынычлана, ләкин ашамый-эчми, сәкегә менеп бөгәрләнеп ята; күзләре ачык, берәүгә дә дәшми, сөйләшми. Газизә апа һәм Вәли абзый икесе дә, борчылып, сәке өстенә утыралар һәм сүзсез генә уфылдыйлар.
— Бабасына хат язып салыйк микән әллә,— ди бераздан Вәли абзый.— Юньләп тәрбияли дә алмыйбыз… Ничә әйтсәң дә үз авылы, үз туган-тумачасы. Сагына, сагышлана да торгандыр, бала бит…
— Анда кайтып ачка үлсен, дисеңме? Таптың сүз син дә. Үзебез исән чакта бер генә баланы ничек тә тырыштырырбыз әле… Җибәрәмме соң!
— Аптыраганнан әйтәм инде. Карале, улым! Ул-ы-ым,— ди Вәли абзый, дәшмичә бөгәрләнеп яткан Габдулланың аякларына кулы белән кагылып.— Нәрсә ашыйсың килә, әйт! Берәр тәмле нәрсә ашыйсың киләдер әле синең, разбунник… Әгәр дә мәгәр мин сиңа базардан тәти әйбер алып кайтсам, калай әтәчме, кургаш сыбызгымы, примир әйтик?..
Габдулла дәшми, «кирәкми» дип башын гына селки. Өйдә эчпошыргыч тынлык…
Кичен Газизә апа үзе белән Мәгърүфә карчыкны алып керә.
— Күз тигәндер, имләп карарга кирәк,— ди Мәгърүфә карчык.
Габдулланың карчыкны күрәсе дә килми, ул тиз генә борылып, йөзе белән стенага әйләнеп ята. Аңа хәзер һәр карчык Мәһдия әби булып күренә. Карчык якынлаша калса дип, аны тибеп җибәрергә ул аягын ук хәзерләп куя.
— Күз генә тигәндер. Бик матур бала иде бит. Күзе дә исән булса…
Габдулланың йөрәгенә бу «әтисе дә булса» дигән кебек килеп кадала. «Бу карчык күзле булып нишли инде?»— дип уйлый, һәм түзмичә, кычкыра:
— Ә синең күңел күзең булса, нишләр идең?
Карчык ни әйтергә белми, иреннәрен кыймылдата, ахырда тизрәк чыгып китү ягын карый.
Моның өчен Газизә апа Габдулланы битәрләп ала, әмма карчык чыгып китүгә ул түзмичә көлеп җибәрә:
— Улым, каян уйлап таптың ул сүзне?
Вәли абзый бик озак тынычлана алмый.
— Ничек, ничек дидең әле син? Күңел күзең булса, нишләриең дидеңме? Ах си-и-ин! Кай арада уйлап табуын әйт әле син аның!
Иртән Габдулла урыныннан бөтенләй яңа фикер белән кузгалды..
— Әптелбәрнең әтисе бар шул, ул бәхетле, әтисе булган кеше соранып йөрсә дә бәхетле.
Иптәшенең үз бәхетен үзе менә шулай аңлавын һәм аның белән мактануын Габдулла хаклы тапты. Ул бит үзе аның бәхетле булуын тели. Әптелбәр читекле булгач, ул нинди куанган иде! Алайса, нигә үпкәли соң ул аңа?.. Юк, юк, аның Әптелбәрне күрәсе һәм аның «әтиле» булуына бергә-бергә куанасы килә хәзер…
Ул тагын йортка чыга, Әптелбәрне «чыкмасмы?» дип көтә. Әптелбәр чыкмый. Юк, юк, бүген булмаса, ул иртәгә, берсекөнгә чыгар, ләкин ул барыбер Әптелбәр белән килешер. Һичшиксез!
Газизә апа да, Мөхәммәтвәли абзый да бүген Габдуллага бөтен булган җылылыкларын бирергә, аңа чын ата һәм ана булырга тырыштылар. Газизә апа яулык почмагына җыйган акчасын чишеп кибеттән бармак шикелле озынча прәннек һәм үтә күренә торган кызыл лампаси алып кайтты. Вәли абзый да базардан кайтып керде һәм, авызына капкан калай әтәчне сызгыртып:
— Карале мин сиңа нәрсә алып кайттым, улым! Нәстәяши әтәч! Күрше малайларының күзләре яна инде моны күргәч. Карале син аның кикрикләрен,— диде.
Аннан соң ул куен кесәсеннән әллә нинди ялтыравыклы кәгазьләр, чәй пичәтләре һәм төймәләр чыгарды.
— Менә Җәгъфәр абзыең биреп җибәрде боларны… Карале менә бу пичәтне… Сәмәрканд дигән шәһәрнең мәчете… Манаралары кай таба, мин сиңайтим, әләләлә!
Габдулланың бүгенге күтәренке күңелен алар икесе дә үзләренчә аңлап, «Баланы юаттык»,— дип уйладылар һәм куанып утырдылар.
Шул вакыт кечкенә Фатыйха йөгереп керде. Аның арттан үрелгән кыска гына чәч толымнары мәзәк кенә тырпаеп торалар иде.
Ул бик шатлыклы эш булган кебек:
— Газизәттәй, сине әни чакырткан иде. Бибиәсма апа үлә,— дип хәбәр итте.
Яңа бистәдә быелгы көз шикелле авыр көзне картлар да бик аз хәтерлиләр. Әйтерсең бу көз ачлык елларның бөтен авырлыгын, кешеләрнең бөтен михнәт һәм сагышын «булганы һәм буласы шушы булсын» дигән кебек үзенә җыйган.
Октябрьдә генә берсе артлы берсе ике үлем һәм бистә көзендә беренче тапкыр ике янгын булды.
Нигъмәтҗан, хатыны Бибиәсма үлгәннән соң, бер төн, бер көн өеннән чыкмый, берәүне дә өенә кертми, ашамый-эчми, кайгысына буылып ятты. Аның ыңгырашуы һәм үксүе әледән-әле тышка ишетелеп торды.
Бу үзәк өзгеч зарлы иңрәү кешеләргә генә түгел, җанварга да тәэсир итте булса кирәк, оясында яткан Актырнак уларга тотынды… Аның улавы бистәнең бер очыннан икенче очына ишетелеп торды… Әйтерсең ул Нигъмәтҗанның каһәрле каргышын ерак почмакларга ишеттерергә тели. Кешеләр бу улауга чынлап шомланалар. Тәрәзәләрдә кабынып торган утлар сүнәләр. Сүнгән утлар яңадан кабыналар… Балалар елашып уяналар…
Ләкин шунда көтелмәгән бер хәл моңа чик куйды.
Этнең улавы Нигъмәтҗанның колагына килеп керү белән ул, әрнүдән һәм ыңгырашудан туктап, бераз тынып ятты. Аннан кинәт сикереп торды да, кулына әлеге көянтәне эләктереп, өйдән чыгып китте. Бер-ике секундан эт зәгыйфь тавыш белән бер тапкыр гына «ыррр» дип куйды һәм тынды. Иртән җансыз Актырнакны чылбыры янында элеккечә үк дөньяга йомылыр-йомылмас күзләре белән карап кырын яткан хәлдә күрделәр.
Нигъмәтҗан эчә башлады Утын ярып егерме тиен алды, аны эчте; мещанның әйберен базардан өенә илтеп биш тиен алды, аны кабакка илтеп бирде. Эш булмаса, кабак алдына барып, тамчылап, соранып эчте. Әптелбәр инде үзенең теләнчелеген берәүдән дә яшерми, ачыктан-ачык соранып йөри башлады. Тормыш инде аның белән Габдулла арасындагы күләгәне жуеп ташлаган иде. Әнисе үлгәннән соң Әптелбәр Габдуллага тагын да якынрак, тагын да туганрак тоела башлады.
Яңа бистәнең атаклы көзге пычраклары башланды… Беркөнне кичкә таба Олы Сембер урамының аргы очында кызыл ялкын күтәрелде. Тавыш, шау-шу купты.
— Янабыз! Янабыз!..
Брахмистр Шиап сәке өстендә яткан җиреннән сикереп торды. Ул өстенә брезент тужуркасын, башына каскасын киеп алды да стенадагы каешка кыстырып куйган балтасына үрелде. Әмма аның кулы балтага барып җитә алмады, ул, кинәт хәлсезләнеп, идәнгә ауды. Янгын турында әйтергә кергән Вәли абзый белән Папах Хисами аны күтәреп сәкегә салдылар… Сәхип солдат соңыннан Шиапның бу кинәт үлемен «башына кан йөгерүдән булган» дип аңлатты…
Янгын бик тиз куркыныч төскә керде. Бөтен йорт аякка басты. Хәтта исереп кайтып егылган Нигъмәтҗан да ялан баш, ялан өс атылып урамга чыкты. Ут ялкыннары аның йөзендә уйнады. Бу ут, нәрсә беләндер, аңа килеп кагыла, аның йөрәгенә килеп тия кебек тоелды.
Бәлки ул шул минутта үзенең яшьлегендә булып алган бер янгынны һәм анда, бернигә карамый, лапас башына менеп, бер үзе утка ташлануын һәм утны җиңүен, аннан аларның Бибиәсма белән мәхәббәтләре шул янгын сыман кабынып китүен хәтерләп алгандыр. Бәлки бу ут аның кая куярга белми йөргән йөрәк ярсуын, әллә кемнәргә, әллә кемнәргә саклап килгән каһәрле ачуын ерып җибәрергә юл ачкандыр. Күп уйлап тормыйча ул, аяк астындагы баткакны да исәпкә алмый, турыдан юл ерып янгынга ташланды.
Икенче көнне бөтен бистә, исе китеп, Нигъмәт турында сөйләде.
— И, кичә Нигъмәтне күрсәңие!.. Уттан бигрәк Нигъмәт үзе коточкыч иде!
— Бер үзе түбәгә менеп такталарны әллә кая каерып алып бәрде. Уңга! Сулга! Җен шикелле!..
— Каян бу кадәр көч, каян бу кадәр ярсу?
— Без инде, үзе харап була бу, дип котыбыз очып торды. Ә ул, юк… Исән-сау чыкты. Йортның яртысын саклап алып калды бит!…
— Йортны дисең, бистәне саклап алып калды, бистәне!
— Мәүлихәттәй, тол карчык, кышка каршы урамда калса нишләр иде?.. Әмма рәхмәт Нигъмәтҗанга!
Габдулла Нигъмәтҗан абзый өчен, шулай ук Әптелбәр өчен чиктән тыш шат һәм горурлы!..
Сәхип солдат берничә карт белән Нигъмәтҗанга керде һәм аңа тәкъдим ясады:
— Нигъмәтҗан, карале, без картлар белән киңәшеп, сине брахмистр ясап куярга уйлыйбыз, шуңа син ни дисең? Моңа синнән дә сәләтлерәк кеше юк инде… Риза булсаң, хәзер үк прошение язып, управага мендерәбез.
Нигъмәтҗан кулларын тырпайта, якын да килми. Аңлаешсыз тавышлар белән ул: «Бу минем эшем түгел»,— димәкче була…
Аның бу тәкъдимне кире кагуы теләмәүдән түгел, бәлки, аны санга сугып, үтенеп килгән кешеләр алдында оялудан, әлбәттә. Сәхип тә, картлар да моны аңлыйлар һәм Нигъмәтне күнәргә кыстыйлар.
Ниһаять, Нигъмәтҗан риза…
Шул көннән башлап, Нигъмәтҗан танымаслык булып үзгәрде. Эчүен ташлады, Әптелбәрне соранып йөрүдән туктатты. Өенең тәрәзәләрен, ишекләрен ныгытты, утын хәзерләде. Беркөнне ул янган өйгә барып сәләтле куллары белән Мәүлихә әбинең исән калган ярты өен тәмам торырлык хәлгә китерде. Өр-яңадан мич чыгарып бирде.Управада Сәхип солдатның Яна бистә гражданнары исеменнән язган үтенечен кабул иттеләр һәм Нигъмәтҗанга брахмистр Шиаптан калган җиз касканы тапшырдылар.
Беренче тапкыр касканы башына киеп урамга чыккан Нигъмәтҗан Габдуллага әкияттәгечә таҗ киеп алган патша шикелле булып күренде…
Габдулла хәзер ана ниндидер яшерен курку катыш соклану белән карый. Әмма Нигъмәтҗан эреләнергә ояла, киресенчә, ул тагын да кече күңеллерәк булып китә. Телле чакта Габдуллага бер сүз катмаган кеше, инде телсез көе аның белән сөйләшергә чамалый, Габдулланы күтәреп ала, аны башыннан сыйпый…
Габдулла үзен җиденче кат күктә итеп тоя.
Бу көз Вәли абзыйны тәмам чирләшкәгә әйләндерде. Газизә апа тагын канфаралар кайнатып, эскәпидәр исләре чыгарып. Вәли абзыйны дәвалый. Карчыклар килеп им-том ясыйлар. Көзге пычраклар белән тышкы дөньядан аерылган Габдулла өчен күңелсез көннәр, алардан күңелсезрәк кичләр башлана…
Шундый кичләрнең берендә бик нык ишек шакыйлар. Габдулла сәке өстендә тезен кочаклап утырган җиреннән кузгалып, җанланып куя. Менә хәзер ниндидер бер вакыйга булырга һәм ул бу эчпошыргыч төннең ямьсезлеген таратып җибәрергә тиеш!
Өйгә бер-бер артлы дүрт кылычлы килеп керә. Берсенең кулында зур гына, кенәгә кебек әйбер.
— Григорий Иванович монда торамы?
— Юк, бездә андый кеше юк,— ди Газизә апа. Кенәгә тотканы кылычлыларга ымлый. Тегеләр төрлесе-төрле якка ташлана: берсе мич башына менеп китә, берсе сәке астына керә, берсе сәкедә яткан Вәли абзыйның өстеннән тунын тартып алып ташлый.
— Бу минем ирем… Муж… хварайт,— ди Газизә апа, белер-белмәс русча сукалап.
— Ә кайда тора Григорий Иванович?
— Без андый кешене белмибез. Монда мөселманнар тора.
Кылычлылар кергән җитезлек белән үк чыгып та китәләр.
— Гөргерине эзлиләр түгелме, атасы?
— Шаулама инде! Дөрес әйттең, белмибез и бульше ничава… ыммыммм… примир әйтик… Аслары-өскә килгерләре!.. Төн уртасында кеше бимазалап…
— Нигә эзлиләр икән Гөргерине?
— Сиңа бервакыт әйткән идем бит, кереп йөрмәве хәерле булыр дип. Менә күрдеңме?
— Әле дә ярый, беләм, дип әйтмәдем…
— Ә нигә, белеп тә, әйтмәдегез дип яңадан килеп сорасалар, примир әйтик?
— Сорасын! Ул миннән Гөргери дип аерым ачык сораса икән. Исемен дә әйтә белми бит, авызларын кыйшайтып, әллә ничек Гир-гир диме шунда… Гир-гир дигән кешене белмәвем дөрес түгелмени?
— Сезне хәйләгә өйрәтәсе юк инде, примир, иблис токымы бит сез, хатын-кыз,— ди Вәли абзый һәм канәгать кенә көлә.
Икенче көнне Газизә апа барысын да белеп керә. Хәер, Гөргерине тапканнармы, юкмы, анысын анык кына берәү дә белми, әмма Сәхипне алып киткәннәр… Гөргери торган мунчаның йозагы каерылган, эчтә бөтен булган әйберенең асты-өскә килгән… Сәхипне алып киткән чакта, башына каскасын киеп, балтасын тотып, Нигъмәтҗан килеп чыккан, Сәхипне тегеләрдән аралап алырга теләгән. Чтапан абзый әйтә: «Котым очты, Нигъмәтҗан котырып китте, биленнән балтасын суырып чыгара башлады»,— ди. Әмма шул вакыт Сәхип:
— Нигъмәтҗан, акылсызлык эшләмә! Миңа берни дә булмас, барырмын да кайтырмын,— дип әйтте ди. Шуннан соң гына тынычланган теге…
Григорий вакыйгасы бөтен бистәгә тарала.
— Патшага каршы барган икән…
— Базыннан кырык пот дары тапканнар.
— Алафузов эшчеләрен бастуфка ясарга өндәгән икән…
— Палисәмистергә аткан икән…
— Торган җирен управага Садыйк бай барып әйткән икән.
Ике-өч көн дә узмады, нәкъ шул сүзләрне дөресләгән сыман, Садыйк бай заводында ут чыкты.
Быелгы көзне бер ай эчендә икенче ут!
Әмма бусы элеккесеннән көчлерәк һәм куркынычлырак булды. Янгынның шәүләсе Казанга күренде. Аннан, атлар җигеп, пожарный команда белән бергә полицмейстер үзе килеп җитте. Нигъмәтҗан каскасын кигән хәлдә аларны каршыларга чыкты һәм, кайсы урамнан кереп китәргә белми, аптырап торган обоз алдында тукталды.
Обоз ялкынга барып җитә алмады. Ул Олы Сембер урамыннан менеп китү урынына, Нигъмәтҗан күрсәтүе буенча, Кече Сембер урамына кереп батты. Завод һәм аның
янындагы йорт иртәнгә кадәр кешеләрнең күз алдында, шәм шикелле янып, күмергә һәм көлгә әйләнде. Кешеләр көч-хәл белән тирә-як йортларны саклап алып калдылар. Шунысы гаҗәп: берәү дә янгында яңа брахмистр Нигъмәтҗанны күрмәде. Ат белән килгән пожарныйларның өлкәне:
— Ул злодей. Безне юл адаштырып, Кече Сембер урамына кертеп батырды. Югыйсә, без заводны саклап калган була идек,— дип сүгенде.
— Кайда ул? Тотарга! Арестовать итәргә үзен! — дип кычкырды полицмейстер, Нигъмәтне эзләп табарга кушты.
Нигъмәт Яна бистәдән, җиргә сеңгән кебек, юк булды.
Сәхип солдат ике ай төрмәдә утырып, аннан соң шәһәрдән беркая чыкмаска полициягә язу биреп, Яңа бистәгә кайтты.
Үзенең төрмәгә ни өчен эләгүен сораган кешеләргә ул, элеккечә:
– Әтдөнья куляса, әйләнә дә бер баса,— дип кенә җавап бирде. Гөргерине сорагач кына ул җанланып китте һәм:
— Дәшмәгез инде, ай күргән, кояш алган үзен, тоттырмаган,— диде, хәйләкәр генә күз кысып, мыекларын бөтереп куйды.
Күңелләрдә шактый серле урын биләп өлгергән Григорийны сорап, яшьләр һәм үсмерләр Сәхипкә әледән-әле мөрәҗәгать иттеләр:
— Сәхип абзый, әйт әле син безгә, Гөргери төннәрен ут яндырып, кеше ышанмаслык матур бер кыз сурәте ясый, дип сөйлиләр иде… Имеш, чәчләре кара төн сыман, күзләре йөрәккә кисеп керә торган… Шул сурәте кайда булды икән аның?..
— Эзләп карагыз, бәлки табарсыз…
Моны туры мәгънәсе белән аңлаган беркатлырак яшьләр:
— Без инде аның өен бер итеп эзләдек, базларына төшеп карадык… Сурәтнең эзе дә юк,— диделәр.
— Их, егетләр… Гөргери үзе матур кеше ул… Монда чакта тиешенчә кадерен генә белмәдек без аның,— диде Сәхип һәм, мыекларын бөтерә-бөтерә, уйга талды.
Күршеләр Нигъмәтҗанның балалары турында озак киңәштеләр. «Юнусовлар приютына» урнаштырып булмасмы дип, Сәхип солдат анда да барып кайтты. Аннан аны: «Ваба авыруы бар, карантин бара, балалар кабул итмибез»,— дип кайтардылар. Эш, Степан йортыннан чыгып, Яңа бистә хәстәренә калды. Картлар җыелышып:
— Нигә безгә моны Сәгыйтьҗан байга барып әйтмәскә? Нигъмәт белән Әсма аның һөнәрчеләре бит.
Менә, күрсәтсен инде мөселманлыгын үзенең,— диештеләр һәм, берничә кеше җыелып, Сәгыйтовка киттеләр.
Быелгы кыш Яңа бистә өстенә бураннар алып килде. Көн-төн кар яуды. Көрт тәрәзә һәм ишек алларын күмеп китте.
— Бу ел кар күп булды. Алдагы җәй игеннәр уңуга булсын,— диештеләр картлар…
Шундый иртәләрнең берсендә, Яңа бистәне каплап киткән яңа кар өстеннән беренче эз төшереп, үрәчәле чанага җигелгән ат Степан йорты алдына килеп туктады. Олаучы чанадан сикереп гөште дә, чыбыркысын тотып, йортка керде:
— Ятимнәр кайда тора монда?
Тәрәзәләрен кар күмгән караңгы һәм суык өйдә Әптелбәр белән Нәсимә, бер-берсен тыннары белән җылытып, сәләмә юрган астында яталар иде. Аларны өйдә булган бөтен чүпрәк-чапракка төрделәр дә чанага чыгарып утырттылар Бөтен йорт — олысы, кечесе — Әптелбәр белән Нәсимәне озатырга чыкты.
Барысы да чананы тирәләп алган, тик Габдулла гына ни өчендер, боегып, читтәрәк тора иде.
Әптелбәр киткәч, мин кем белән уйнармын? — дип уйлый иде ул, һәм бу аның өчен бик катлаулы мәсьәлә иде…
— Апуш! — дип кычкырды чүпрәкләр арасыннан Әптелбәр.
— Габдулла, якынрак кил, иптәшеңнең саубуллашасы килә, ә син әллә кайда читтә турсаеп торасың,— диде әнисе.
Габдулла чана янына килде…
— Яз булгач, Болак буена кил, мин дә төшәрмен. Тегермән әйләндерербез,— дип кычкырды Әптелбәр.
Габдулла аңа җавап бирергә дә өлгермәде, чана дәррәү кузгалып китеп барды. Әптелбәр иптәшенә соңгы сәламе итеп йөзләрен бик мәзәк чытыкландырды һәм телен чыгарып күрсәтте.
Габдулла инде берничә тапкыр әтисе белән әнисеннән: — Әптелбәр кайда? — дип сорашты. Әмма аларның җаваплары аны канәгатьләндермәде. Вәли абзый белән Газизә апа үзләре аларның кайда һәм ничек яшәүләре турында тәгаен генә ишеткәннәре юк. Кешеләрнең кайсы: «Сәгыйтьҗан бай аларны Юнусовлар приютына урнаштырган икән»,— дип, кайсы: «Авылга үзенең фабригына озаткан икән»,— дип сөйлиләр… Габдулла, көн озын тәрәзә төбенә таянып утырган килеш, нидер уйлана, вакыт-вакыт борын эченнән нидер көйләп ала. Газизә апа да, Вәли абзый да аның көннән-көн ябыгуын сизәләр. Шуның өстенә быел кыш буе Вәли абзыйның үз башы авырудан чыкмый. Өйдә бердәнбер тупылдап йөрүче Газизә апа гына кала. Аңа көннекен көнгә җиткерер өчен әллә ниләр уйлап табарга, тормышны хәйләләргә туры килә. Ул хәзер байлардан алып кайтып потлап-потлап кер юа, якын авылларга кечкенә чана белән барып, имән чикләвеге кушып тарткан он алып кайта, үзе утынын таба, керосинын булдыра.
Әмма тормыш аны да җиңә, ул, суык тидереп, түшәккә егыла.
Тормыш соң дәрәҗәдә кыенлаша…
Беркөнне боларга карт бер теләнче: «Алла хакы өчен бер генә телем икмәк»,— дип соранып керде. Боларның хәлен күреп, бик кызганды һәм, капчыгыннан алып, өстәлгә бер телем икмәк куеп чыгып китте.
Шул көнне кич Вәли абзый «Йосыф вә Зөләйха» китабы эченнән язылмаган бер битне ертып алды да, бик озак итеп, язган бер сүзен әллә ничә тапкыр авыз эченнән тапкырлый-тапкырлый, хат язды.
Хәл белергә дип кергән Сәхип солдат, авылдан килүчеләрне эзләп табарга өстенә алып, хатны куен кесәсенә тыкты һәм яңа хәбәрләр сөйләп алып китте:
— Сәгыйтьҗан байны очратып Нигъмәтҗанның ятимнәрен сораштым,— диде ул.— Башта сөйләшәсе килми ык-мык итеп торды. Сөйләттем. Әптелбәрен Акком астындагы бер йортка барып таптым. Сәгыйтьҗан байның иске йорты икән. Шунда кырыклап ятим бала яши… Әптелбәр үз сәләмәсеннән бик әз генә чыккан, тамакларына ашаганнары ачтан үлмәслек кенә икән. «Нишлисез монда, укыталармы сезне?»— дип сораштым. «Укырга вакытыбыз юк, Сәгыйтьҗан байның чәй төрү заводында яшьнекләр ташыйбыз, кәнүшнә тазартабыз, йомышка йөгерәбез»,— диде. Нәсимәсенең хәлен дә белешим дигән идем, адресын бирмәде Сәгыйтьҗан бай. «Тыныч булыгыз, мин аны шактый хәлле һәм бик диндар бер карчыкка тегү-чигү һөнәре өйрәтергә бирдем»,— ди. Ничава, анысын да табарбыз. Ул Сәгыйтьҗан жуликны карап кына торырга кирәк. Аңа юл бирсәң, ул әллә ниләр эшләр… Кешеләрнең ачлыкларыннан файдаланалар бит ул каруннар. Әле сез ишеттегезме, безнең Садыйк бай янган йортына бик зур страховой алган бит. «Язга чыгу белән заводымны ике өлеш зурайтып салдырып җибәрәм»,— дип әйтә ди. Икмәксез калган авыл хәзер юк бәягә мал-туарын сата башлаган. Менә дигән атларны авылдан алтышар сумнан җыеп алып кайткан бит Садыйк. Менә нишлиләр алар… Ничава, озак күбенә алмаслар, җыйган маллары бер көн бугазларына утырыр… Әтдөнья куляса ул… Алафузовта әнә эшчеләр забастовка ясаганнар. Атлы полиция килеп берни эшли алмаган. Шуннан соң администрация эш хакын арттырмый, завод кибетләрендәге икмәкне арзанайтмый нишләсен! Халык — ут бит ул. Ут белән уйнарга ярыймы соң? Их, Гөргери кайда микән хәзер?..
Апрель ахырларында арба юлы төшү белән, Вәли абзыйларга Өчиледән әлеге чыптачы килеп төште.
Ул әле һаман шахтага китә алмаган, әмма барыбер китәчәк. Әле ул өметен жуймый. Өчиледә хәлләр җиңелдән түгел, ләкин картлар үз тәҗрибәләре белән, быел туклык булыр, дип өмет итәләр. Бирсен инде ходай, фәрештәнең «амин!» дигән чагына туры килсен!..
Вәли абзый да, Газизә апа да чыптачының кинәт төшүенә аптырап калалар. Алар анде авыруларыннан терелгәннәр, язның җылысы белән, туклык турындагы яхшы хәбәрләр белән күтәрелеп, җанланып киткәннәр. Кайчандыр кышның караңгы күзендә сукыр лампа яктысында зур мәшәкать белән Габдулланың бабасына язылган хат исләреннән үк чыккан… Хат барып җиткән, күрәсең, менә Габдулланы алырга килгәннәр… Бирми җибәрсәләр дә яхшы түгел, мәшәкатен чыгарып кеше җибәргән Зиннәтулла хәзрәтне алдау була…
Алардан бигрәк Габдулла өчен бу көтелмәгән хәл. Яңадан үги әбисе кулына, зур семьялы ач өйгә, алты күгәрчен арасына җиденче чәүкә булып кайту аны шатландырмый; яңадан Ташаякны күрү, Әптелбәр белән очрашып әйләнчектә әйләнү хыяллары бөтенесе юкка чыга…
Шул ук вакыт иң кара көннәрендә аның күңелен яктырткан Саҗидә апасының якты шәүләсе гүя ерактан елмаеп карый һәм: «Кайт, Габдулла, мин сине бик, бик сагындым шул, кайт»,— дигән төсле була.
Ниһаять, ул чыкты. Яулыгын күзләренә төшереп һәм аның почмагын тешләп, ул башын түбән игән хәлдә, Габдуллага маңгай аша карап торды. Аннан соң өзеп-өзеп:
— Габдулла… Газизем… онытма безне… мин бит сине…— диде дә тавышы кинәт сынды, һәм ул, Габдулла өстенә ташланып, яшьләренә тулы ирек бирде. Габдулла ни әйтергә белми аптырап калды…
Вәли абзый:
— Я, ярар, анасы, җитте… Кузгалсыннар. Хәерле юл. Ие… ыммым,— диде, күрергә комачаулаган яшен таратып җибәрер өчен күзен нык кына кыскалап алды.
Аннушка йөгереп чыкты һәм кәгазьгә төргән юл күчтәнәчен китереп Габдуллага сузды.
— Прощай, Абдулка,— диде ул…
Ат кузгалды. Габдулла әтисен, әнисен, Аннушканы, күршеләрне, бөтен йортны — һәммәсен үзе белән алып китәргә теләгән кебек, гәүдәсе белән артка каерылды — әйтерсең әллә никадәр ычкынмаган җепләр аны кире тарттылар…
Ат, язгы ташуны урап, Яңа бистәнең арткы урамнарыннан чыгып бара иде инде. Шунда гына Габдулла аерылуның нәрсә икәнен төшенде булса кирәк, аның кечкенә күкрәге авырттырып кысылып куйды, күзе әллә каян килгән яшь белән томаланды, яшь аркылы дөнья кырыкка сынга-ланып китте, урам, ташу, кешеләр, агачлар салават күпере сыман аллы-гөлле төсләргә күмелделәр…
{mospagebreak}
КЫРЛАЙ
Быелгы кыш карга юмарт булды. Февраль буена бертуктаусыз диярлек яуган кар чокыр һәм уйсу җирләрне тигезләп чыкты. Басуга калын кар катлавы ятты. Шуның өстенә март җылы бураннар алып килде.
Кар апрель җылылары белән эш башлады. Уйсу җирләрдә күлләр җәелде. Биниһая күп ерганаклар акты. Дөнья шау килде!
Торналар, кыр казларының ишле төркемнәре, югары күтәрелми, түбән генә очып кайта башладылар.
Боларның һәммәсен Өчиле картлары быелгы җәйнең явымлы буласына юрадылар.
Ике еллык ачлык җәфасы белән сынган күңелләр күтәрелеп китте. Шуның өстенә «казнадан быел әҗәткә орлык бирәләр икән» дигән хәбәр таралды.
Авылның ихтыяҗын сөйләп, приговор җыеп, волостька җибәрделәр.
Апрельнең бишләре иде микән, халыкны каравыл өенә чакырдылар. Староста Хуҗаәхмәт җыйналган халыкка әйтте:
— Вулыс безнең недоимкаларыбызны тикшереп чыкты. Биш елга хәтле түләмәгәннәребез бар икән. Иманасыннан тыш страховой белән зимский бурычы бик күп җыелган. Бурыч өстенә бурыч җибәреп торырга безнең монда Әндри казнасы юк, дип кенә куялар. Ягъни элек бурычларыгызны түләгез, аннан гозер сорап килерсез…
Нишләсеннәр, халыкның хәллерәк өлеше тагын Тыңламас алпавытына барып баш салырга, хәлсезләре яңадан орчык кыру, көянтә бөгү эшенә утырырга мәҗбүр булдылар.
Табигать ымсындырды, тормыш авыздан тартып алды.
Латифа остабикә сәдәкадан килгән сарык йоны белән каз мамыгын Кырлайда кибет тотучы Юан Сәхипҗамалдан ун гөрәңкә ярган борчакка алыштырып алып кайтты.
Җомга көн иде. «Хәзрәтем мәчеттән кайтуга берәр талымлы аш булсын»,— дип ул, чумар пешермичә, талкан болгатты. Сәкедәге киез өстенә киҗеле ашъяулыкны җәйде һәм табын тирәли сигез кашык тезеп чыкты.
Зиннәтулла кайтып керде.
Балалар кабаланып табын тирәсенә утырыштылар, һәм һәркайсы кашыгын кулына тотты.
Кызлар тыйнак кына утырсалар да, малайлар, түземсезләнеп, бер-берсенә терсәкләре белән төртештеләр, кашыклары белән шыкылдашып алдылар.
— Менә мин сезне! — дип кычкырды, казан болгат
кан җиреннән уклавын күрсәтеп, әниләре.— Тыйнак кына
утырмасагыз, кудым чыгардым булыр. Әнә, Хәмәтша малай
лары кебек, борчакны кырга чыгып чүпләрсез!
Табын янына Зиннәтулла килеп утырды һәм, балаларга дәшми калган өчен хатынының гадәттәгечә: «Син дә ата булып шуларга бер сүз дәшмисең»,— дип әйтәсен алдан сизеп:
— Әдәпле генә утырыгыз, балалар! Тату гына утырыгыз. Талашлы табынга шайтан килер, шайтан килсә, табынның бәрәкәте очар, дигән китап,— диде.
Өстәлгә, буланып һәм күкерт исе кебек төче исләр чыгарып, борчак талканы килеп утырды. Балалар, кашыкларын кулларына тагы да ныграк кыса төшеп, күзләрен талканлы табакка төбәделәр һәм әтиләренең «бисмилла!» дип кашык сузуын гына көтеп калдылар. Ниһаять, әтиләре, бисмилласын әйтеп, кашыгын табакка сузды. Команданы гына көтеп торган солдатлар кебек, алты кашык берьюлы табак белән авыз арасында уйный башлады. Малайларныкы башкаларныкыннан җитезрәк уйный башлавын күреп, әниләре:
— Суынганын көтегез! Ничек авызыгыз пешми? —
дип карады. Ләкин кашыкларның җитезлеге кимемәде,
«эһ» дигәнче, шактый зур агач табак белән куелган талкан яртыга калды. Шул вакыт ишегалды баскычы шыгырдап китте. Шуның артыннан ук ишек ачылды һәм анда
күрше Саттар абзый улы Мөхәммәтсафа күренде.
— Сөенче! — дип кычкырды ул.— Теге ни…
Әле генә таудан йөгереп менгән булырга кирәк, малайның сулышы кысылды һәм ул беравык, сүзен әйтә алмый, еш-еш сулап торды.
Шул арада һәркем үзенчә уйлап алды:
— Нинди сөенче булыр икән?
— Габдулла кайтмады микән?..— дип шундук уйлап алды кызларның өлкәне Саҗидә.
Ул арада, олыракларның «сөенче хәбәр» белән мавыгып китүеннән файдаланып, кечкенә Мөнир белән Кәшфинур үзара ызгыш чыгардылар. Кәшфинур, ни өчендер, энесенең кашыгын тартып алган булырга кирәк, Мөнир кычкырып елап җибәрде. Латифа күтәрелеп малайларның икесен дә дөмбәсләп алды, тегеләр шып туктадылар. Шунда гына Мөхәммәтсафа:
— Мәмдүдә апаның улы кайтты,— дип башлаган хәбәрен әйтеп бетерде.
— Габдулламы? — дип кычкырды берничә тавыш.
— Габдулламы? — дип тапкырлап сорады Саҗидә һәм, җавабын да көтми, тиз генә битен сыйпап алды да, урыныннан торып, капкага йөгереп чыкты.
Инеш күпереннән чыгып, болай таба алҗыган ат акрын гына үр менеп килә, арбада чыптачы Хөсәен белән алты-җиде яшьлек малай утыра — әйе, бу чынлап та Габдулла иде.
2
Габдулланың кайтып төшүе өйгә һәм өйдәгеләрнең үзара мөнәсәбәтенә икенче төс кертте.
Балалар өчен бу шактый зур яңалык булды. Алар аңардан каланы сораштылар. Габдулла аларга алтын тимгелле яшел бәхет кошы турында, Әптелбәрнең күлгә чумып, аның төбеннән тәңкә алып чыгуы турында, сукыр хәлфәнең күңел күзе һәм башкалар турында сөйләде.
Аннан алар, чыгып, инештә бакаларга таш атып уйнап йөрделәр. Кояш баегач, мәчетнең идән астына колакларын куеп, анда «мөселман җеннәренең намаз укыганнарын» тыңладылар. Берни ишетмәсә дә Габдулла балаларның сүзенә ышанды.
Икенче көнне алар, җуа чыкмаган микән дип, урманга менделәр, ләкин буш кайттылар. Габдулла аңа да күнде. Аңа боларның һәммәсе яңа һәм тансык иде.
Сүзләр сөйләнеп, уеннар уйналып, йөрисе җирләр йөрелеп бетте. Балалар Габдулла белән инде кызыксынмый башладылар. Алар аналарының Габдуллага тискәре каравында сизеп алганнар иде инде.
Беркөнне балалар, өйдә үзләре генә калгач, Габдулланы «кала карачкысы», «килмешәк» дип үртәргә тотындылар.
Кәшфинур Габдулланың кулын тотып:
— Кетәнме, бүзме? — дип сорады.
— Кетән,— диде Габдулла.
— Бер чеметәм дә китәм,— диде Кәшфинур һәм Габдулланың кулын бик нык чеметеп китеп барды. Габдулланың күзеннән яшьләре чыга язды, тик ул сер бирмәскә
тырышып:
— Юк, кетән түгел, бүз,— дип үчләште.
Кәшфинур яңадан килеп:
— Алайса, мин чеметәм, син түз! — дип Габдулланың кулын тагы да ныграк чеметеп алды. Балалар, рәхәтләнешеп, бик озак көлделәр. Габдулла, кулының авыртуына чыдый алмый, почмакка барып утырды һәм, чеметелгән җирен авызына кабып, еларга тотынды. Балалар аны «елак, елкы колак» дип үчекләделәр. Әле дә ярый, сабагыннан Саҗидә кайтып керде. Ул Габдулланың яшен сөртте, юатты һәм үзенең энеләрен бик нык битәрләп алды. Шул көннән алып, ул Габдулланы кемнең генә булса да җәбереннән сакларга, һәрвакыт аны үз янында тотарга тырышты.
Бабасы Габдулланың кайтуына кинәнмәде дә, көймәде дә… Ул аның өчен алла тарафыннан җибәрелгән кечкенә әманәт, һәм карт үзен аның өчен алла каршында җаваплы саный иде. Шуның өстенә, ул аның өчен сөйгән кызы Мәмдүдәнең шәүләсе иде бит!
Тик Латифа өчен генә Габдулланың кайтып килүе чүп өстенә чүмәлә булды. Өйдә тагын бер тамак артты. Өстәлгә тагын бер кашык куярга һәм сигез кешегә пешкән ашны инде тугызга бүләргә кирәк булды. Шуның ачуыннан ул өйдә тегесен төртеп, монысын аударып йөри торган булып китте. Зиннәтулла моның өчен күңеленнән рәнҗесә дә, тора-бара хатынын аклап: «Нишләсен соң инде, бичара, бөтен тормышны ул алып бара бит. Дөнья үземә генә калса,— ходай күрсәтмәсен берүк,— менә бу итәк тулы бала белән мин нишли белер идем»,— дип уйлады. Шуңа күрә ул беркөн хатынының Габдулланы күпсенеп:
— Сораучы булса, бүген үк тотып биреп җибәрер идем дә, синең кебек булдыксыз, артык тамак кемгә тангык соң? — дип Габдулланы битәрләп торуын ишеткәч, бер сүз әйтмәде.
Габдулланы кире шәһәргә җибәрү юлы беткән иде инде. Ләкин Латифа өметен өзмәде. Шәһәргә булмаса, тирә-як авылларның берәрсенә озатып булмасмы дип, ул Өчилегә килеп-китеп йөрүчеләрдән сораша торды, хәтта шул эш белән күрше Чиканаска барып кайтты.
Ниһаять, ерактан эзләгән якын гына булып чыкты.
Беркөнне янәшә тыкрыктагы Гаделшаның Кырлайга кияүгә киткән кызы Нәфисә кунак булып кайтты һәм, Латифаның ниятен ишетеп, аңа үзе килде.
Ул Кырлайда торучы Бикҗан Сәгъдиенең яхшырак атадан калган берәр үксезне уллыкка алырга уйлавын сөйләп бирде. Габдулланың мулла малае икәнен белгәч, ул:
— Риза булыр, дүрт куллап риза булыр. Үзе мәхдүм дә булгач, изге рухларның догасы белән яши торган бала инде бу, алайса, аягы бәрәкәтле булыр. Теләсәгез, тотам да Сәгъди абзыйга кайтып әйтәм,— диде.
Шунда Габдулла беренче тапкыр әбисе авызыннан үзе турында бер дә көтелмәгән сүзләр ишетте:
— Бик ипле, бик тәүфыйклы бала. Яткан-торган урынына күз төшереп йөри, әйткәнгә колак сала, үзе би-и-ик зирәк булырга охшый…
Моңарчы үзенә гел кырыс килеп торган әбисенең бу сүзләрен ишетү Габдулла өчен гаҗәп, тә, рәхәт тә тоелды. Гаҗәп, чөнки әбисе авызыннан ул моңарчы һәрвакыт тәмсез сүз генә ишетеп килде. Рәхәт, чөнки әбисе аны шулай күккә күтәреп мактаганнан соң нигә җибәрсен?
Монда никадәр авыр булса да, аның инде яңадан башка җиргә күчү теләге юк, кулдан-кулга күчеп йөрүдән ул тәмам бизгән иде. Аннан соң, ни дисәң дә, бу үз анасының истәлеген саклап килгән авыл бит! Монда аның, үз анасы булмаса, үз бабасы бар, аны үз итүче Саҗидә апасы бар. Бер уйлаганда, әби дә начар кеше түгел, әнә ул аның турында нинди әйбәт сүзләр сөйли…
Ләкин әби Нәфисә белән булган сүзен болай дип бетерде:
— Дөньяларыбыз авыраеп китмәгән булса, бер дә генә үземнән җибәрмәс идем дә бит, нишләмәк кирәк?..
Менә сиңа кирәк булса! Мактады-мактады да, инде җибәрергә риза! Дөньяларыбыз авырайды, имеш! Дөнья авыр була инде ул, җиңел булгач, ул дөнья буламыни? Авыр булса ни, ул — риза!
Нәфисә, саубулашып чыгып китте. Габдулланың аңында бер генә нәрсә утырып калды: димәк, ул тагын каядыр китәргә, кемгәдер тапшырылырга тиеш…
Шул көннән алып, ул көн саен үзен алырга килүләрен көтте. Басудан авылга таба килүче олауны күрсә, йөрәге кысылды. Беркөнне Әзәк ягыннан бер олау килеп, инеш аша боларның авылына керде һәм, таудан менеп, нәкъ болар өенең чатына туктады. Габдулла шундук өй артына, аннан лапаска йөгерде һәм, андагы кечкенә тишектән үтеп, ындырга чыгып китте. Анда, узган еллардан калып, тирес белән бергә черегән салам өеме тора иде. Габдулла барып шуның артына чүгәләде һәм кичкә кадәр шунда качып утырды. Кояш баер алдыннан ул үзен эзләп йөрүчеләрнең тавышын ишетте. Әбисенең тавышына ул бөтенләй җавап бирергә теләмәде. Бабасының тавышына дәшәргә һәм аңардан беркая да җибәрмәвен сорарга теләгән иде, тагын куркып калды. Аннан соң ул Саҗидәнең йомшак кына тавышы белән:
— Габдулла, җаным, кайда син? — дип дәшүенә елап җибәрде…
Аны алып кайттылар. Гаҗәпләнүенә каршы, аңа берәү дә ачуланмады. Бая килеп туктаган ат бөтенләй башка берәүгә, башка бер йомыш белән килгән ат булып чыкты.
3
Кырлайның Сәгъди абзый килеп кергәнне Габдулла сизми дә калды. Ул хәтта аны үзен алырга килүче дип тә уйламады. Сәгъди абзый кереп сәлам бирде дә сәкегә килеп утырды һәм дога кылып алды. Аннан соң исәнлек-саулык сорашырга тотынды, ә үзе һаман күз кырые белән Габдуллага карады. Күз кырыйларыннан колакларына таба тармакланып киткән ягымлы җыерчыклары аны һәрвакыт елмаеп торган кебек күрсәтәләр иде.
Бераз утырганнан соң ул Габдуллага таба бөтен гәүдәсе белән борылды да:
— Я, мәхдүм, минем улым буласың киләме? — дип сорады. Бу вакыт аның күксел-соры күзләрендә әллә никадәр изгелек белән бергә, ниндидер кызгандыра торган ялынычлы моң күренеп тора иде. Әйтерсең Габдулла аның ярдәменә түгел, ул Габдулланың ярдәменә мохтаҗ!
Габдуллага бу кечелекле караш тәэсир иттеме, әллә ул: «бу әйбәт кешегә хәзер үк риза булмасам, барыбер берәр начар кешегә тап булырмын»,— дип курыктымы, үзе дә сизмәстән:
— Килә! — дип куйды…
Җыену озакка сузылмады. Кунакны кыстап утыртырлык сый-мазар булмагач, чәй эчеп тормадылар. Аннан, куллар күтәреп, кыска гына дога кылу булды, һәм барысы да йортка чыктылар. Анда туры кашканы нәзек кенә дуга белән җиккән иске читән арба тора иде.
Шунда гына Габдулла үзенең бу йорттан чынлап һәм мәңгегә аерыласын төшенде булса кирәк, борчылып як-ягы-на каранды: Саҗидә апа кайда?
Саҗидә өй почмагына яшеренебрәк капкага, Габдулланың китәсе юлына моңсу гына төбәлеп, карап тора иде. Әйтерсең әле ул Габдулланы җибәрергәме, юкмы икәнлеген хәл итеп бетермәгән! Габдулла шундук апасы янына йөгереп килде һәм аңа сыеныбрак, шыпырт кына дәште:
— Апа, җибәрмә мине, җиб…
Тамагына кинәт килеп тыгылган ниндидер төер аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде. Саҗидәнең дә күзенә яшь килеп тыгылган, ан;а сөйләве авыр иде. Шулай да аның Габдулладан олырак буласы килде, ул, үзенә кирәк көчне туплап, Габдулла өчен шушы минутта иң кирәк юату һәм тынычландыру сүзләре тапты:
— Син кайгырма, Габдулла, Кырлай ул якын гына. Менә җир башына чыктыңмы, аның тегермәне күренеп кенә тора. Күп булса өч чакрымлык юл. Без синең белән, кирәк булганда, гел күрешеп торырбыз..
Сәгъди абзый Габдулланы арбага мендереп утыртты да, дилбегәне алып, телен шартлатты. Ат кузгалу белән үзе дә кырын гына арбага сикереп менеп утырды. Капкадан чыгу белән арба артына ике малай асылынмакчы булган иде. Сәгъди абзый әйләнеп, ачуланган сыман:
— Ай, рәхмәт төшкерләре! — дип кычкыруга, тегеләр коелып калдылар. Габдулла өчен бу кызык кына килеп чыкты, һәм шуның белән әлеге аерылышу кайгысы да таралып киткәндәй булды.
Авылдан чыгып үр менгәнче аларны вак ташлар өстеннән талгын аккан инешнең җай тавышы озата барды. Чика-нас юлына чыгу белән куерып үскән туйралык шаулавы, яз кошларының шатлыклы тавышы аларны каршы алды. Сәгъди абзый, тирә-ягына каранып:
— Һай, матурланып килә сәхралар,— дип тойгыларына бирелеп алды һәм дәртләнеп: — На, малкай! — дип куйды. Бу тавышка ат бераз юыртып китте һәм тагын акрынлады.
— На, карале! — дип гаҗәпләнгән сыман, Сәгъди абзый дилбегәне селкетеп куйды. Аның гаҗәпләнгән сыман «на, карале!» дип дәшүе, юл буе берничә кат тапкырланды, һәм бу Габдуллага бик кызык һәм бик ягымлы тоелды.
Аның сөйләшәсе килеп:
— Ташаякта атлар арт аякларына басып торалар, аннан соң алар кәнфит ашыйлар,— диде.
— И-и-и, кара инде син. Кәнфит ашыйлар диген, ә? — дип әллә чынлап, әллә юри генә гаҗәпсенде Сәгъди абзый.— Каланың атлары да кәнфит ашый инде аның,— шуңа күрә кала инде ул, сала түгел. Ипекәйгә тук булса, шуның белән бик канәгать инде сала халкы, шулай инде, на, карале!
Сәгъди абзый дилбегәне атның сыртына йомшак кына суктырып алды. Ат моңа игътибар итми, салмак кына атлавында дәвам итте, ләкин Сәгъди абзый инде аны яңадан борчып тормады, үз җаена куйды. Бераз ул күзләрен уйчан гына алдагы юлга текәп барды-барды да:
— Кайгырма, кәнфите булмаса булмас, әмма ипекәй белән катык бар әле, әлхәмделилла! Бездә ач булмассың, улым, инша алла! — диде.
Шуннан икмәк белән катык инде юл буе Габдулланың күңеленнән чыкмады. Аның тизрәк Кырлайга барып җитәсе килде.
Сәгать тә үтмәгәндер, алар яшь кенә бер агачлык алдына килеп чыктылар.
— Менә шул туйралык артында инде Кырлай,— дип чыбыркы сабы белән төртеп күрсәтте Сәгъди абзый.— Бу менә безнең зират инде…
Алар зиратны уңда калдырып, авыл урамына килеп керделәр һәм, уңга борылып, өч-дүрт өй аша иске генә читән коймалы, җил капкалы салам белән япкан кечкенә өй алдына туктадылар.
Сәгъди абзый арбадан төшеп өлгергәнче, өйдән, баскыч такталарын шыгырдатып, таза гәүдәле бер хатын ашыгып төште дә капканы ачты.
Сәгъди абзый атын авызлыгыннан тотып капкадан алып кереп китте. Зур гәүдәле хатын арба янына килеп:
— Төкле аягың белән генә килә күр! — диде һәм Габдулланы көчле кулларына күтәреп алды да өйгә юнәлде.
Беркөнне Өчилегә килеп киткән Нәфисә апа баскычта елмаеп каршылады:
— Әйдүк, төкле аягың, мул ризыгың белән!..
4
Төп йортта энесе Сәйфетдинне калдырып, бүленеп чыкканнан соң, Сәгъди абзыйның кара-каршы ике өй салып керергә хәленнән килә иде. Әмма ул иң әүвәле атасы Шәмсетдин карттан казнага һәм аерым кешеләргә калган бурычларны түләп бетерергә ашыкты. Ул: «Яңа нигезгә бурычлы көе керсәм, гомер буе башым бурычтан чыкмас»,— дип шомланды. Шуңа күрә шушы җиде аршынлы өй һәм аңа терәп салган өч стеналы кечкенә келәт белән канәгатьләнде. «Еллар җиңеләя төшкәч, такта белән ябармын әле»,— дип, өен һәм келәтен вакытлыча гына салам белән каплады. Читән койма белән җилкапка да «еллар җиңеләя төшүне» көтеп калдылар. Еллар үтте. Аларның җиңеләйгән чагы булдымы, юкмы, әмма йортны төзәтергә һаман кул тимәде, кул тисә, байлыгы җитмәде, имананы арттырырга һаман җай чыкмады. Иманалы булыр өчен Сәгъди абзый ир бала көтте. Хатыны бер-бер артлы ике кыз тапты. Алар да, буйга җитеп, юньле-башлы кул астына керә алмадылар, чирләшкә булып үстеләр.
Соңгы елларны гына бер ир бала дөньяга килде. «Ир бала туса» дип әйткән нәзерен үтәп, Сәгъди абзый зиратның ауган ихатасын торгызды, багана утыртып, яңа киртә тотып чыкты һәм моның өчен халыктан берни алмады. Хатыны Зөһрә апа да бик шатланды. Малайның исемен, Сәгъдетдингә охшатып, Садретдин куйдылар. Бик тере, акыллы булып үсеп киләдер иде. Узган ел, урак өстендә, эч авыруы белән биш кенә көн ятты һәм үлеп китте. Бик авыр булды Сәгъди абзый белән Зөһрә апага, бик! Икесе дә, шул бала хәсрәте белән булса кирәк, бик бетеренделәр. Аеруча Сәгъди абзый тиз картаеп китте, чәч белән сакалга яртылаш чал инде, үзе йөргәндә аягын өстерәбрәк, билен тотыбрак йөри башлады.
Йорт-җирне кулында тота белә торганрак хатынга тап килмәсә, Сәгъди абзый үз сәләте белән әллә кая бара да алмас иде, бәлкем. Әмма ярлы йорттан килен булып төшкән Зөһрә апа кайгыны йота белде, нужага сыгылмады. Мөмкин булган һәр эштә иренә булышты. Азык-төлекне келәтендә бөртекләп, валчыклап дигәндәй, җыеп саклады. Шалкан чәчте, бәрәңге утыртты, шуның өстәвенә ул Иябаш урманыннан җиләк, шомырт, Шәбәрде урманыннан чикләвек, балан алып кайтты. Төеп куйган шомырт оннары, койган балан һәм миләш каклары аның келәтендә бервакытта да өзелмәде. Тоташ ике ел булып алган ачлык Зөһрә апаны үз хуҗалыгын тагын да ныграк кысып тотарга өйрәтте. Бу келәткә әйбер нихәтле тиз керсә, аннан шулкадәр озак чыкты.
Шуңа күрә алар күрер күзгә элен-салын гына яшәсәләр дә, кеше күзенә карап яшәмәделәр.
Габдулла менә шул йортка килеп төште. Аны алып кайту, әлбәттә, Зөһрә апа белән Сәгъди абзыйның үлгән уллары Садриның хәсрәтен җиңеләйтү белән дә, алдагы җир бүлүдә имана алу белән дә, шулай ук яхшы ел буласын сизенү белән дә бәйләнгән иде.
Габдулла өйгә керү белән өч олы кеше аның тирәсендә йөгереп дигәндәй йөрделәр. Зөһрә апа баздан салкын катык алып керде, каерып икмәк кисте. Нәфисә апа Габдулланы юындырып табынга утыртты. Сәгъди абзый аны, кыстый-кыстый, сыйлады.
Габдулла катыкны туйганчы ашады. Хәтта ярты телем икмәк белән җамаяк төбендә ике-өч кашыктай катыгы артып та калды. Ул ашыгып кына битен сыйпап алды да, бистәдәге гадәтенчә, калган сыныгын алып, тышка чыгып китмәкче булды. Ләкин аны кире урынына утырттылар.
– Сыныгыңны урынында ашап бетер, улым, аннан чыгарсың,— дип кисәтте аны Зөһрә апа.
— Басып ашап йөрергә ярамый, Габдулла, гөнаһ була,— диде ягымлы гына итеп Нәфисә апа.
Сәгъди абзый да икмәкне хөрмәт итәргә кирәклекне аңлатты һәм шул турыда гыйбрәтле бер хикәя дә сөйләп бирде:
— Менә мин сиңа сөйлим әле, син тыңлап тор! Әнә теге Зирекле башына өй салып утырган Күтәрмә Хәйберахман асылда Кырлай кешесе түгел. Ул монда Ябынчыдан килеп утырган. Аның бабасы Урәзмәт карт череп чыккан бай булган. Кинәт баеп кигкән бу. Аны болай сөйлиләр:
– Бервакыт Урәзмәт җиргә икмәк валчыгын төшергән дә шуны эзләп-эзләп тә табалмагач, валчык тапталмасын дип, шул җирне киртәләп тора икән — ап-ак сакаллы бер карт килеп сәлам биргән. «Улым, нишлисең?»— дип сораган бу. Теге сөйләп биргән. Шуннан теге карт: «Ай, рәхмәт, улым, икмәк бу хәтле кадерли белгәнең өчен, бай булырсың син»,— дигән дә күздән югалган. Хозыр Ильяс үзе булган, күрәсең. Шуннан , син күр дә мин күр, Урәзмәт кинәт баеп киткән. Байлыгы җиде буынга җиткән. Без Хәйберахманнан сорыйбыз, кая соң ягъни, синең ата-бабадан калган дәүләтең? — Без ата-бабабыздан калган байлыкның кадерен белмәдек, ди Хәйберахман,— икмәкне исраф иттек,— ди,— шуңа күрә хактәгалә безнең кулдан дәүләтне тартып алды,— ди. Менә терә сиңа! Күрдеңме?
Зөһрә апа өстәп куйды:
— Син, улым, кала җире белән үлчәмә. Анда икмәкнең кадере юк. Ашаган белми, тураган белә аны,— диде.
Бу — Габдулланың Кырлайда алган беренче сабагы булды.
5
Аннан соң ул урамга чыкты. Зөһрә апа аның артыннан:
— Габдулла, улым, ерак китмә, капка алдында гына йөр. Озакламый апаларын кайтыр, хәзер бәрәңге салам,— дип калды.
Капкадан чыгу белән Габдулла тирә-якка күз йөртеп алды. Каршыда яшь агачлык эчендә утыра торган әлеге зират. Сул якта җил тегермәне канатлары белән тырпаеп тора. Бу авылның чите. Авылның эчен күрер өчен, әлбәттә, уңга китәргә кирәк.
Габдулла базмый гына атлап, акрын гына уңга китте. Чатка хәтле ул барып та җитә алмады, аннан шаулашып эреле-ваклы малайлар төркеме чабышып чыкты.
— Әнә, әнә үзе! — дип кычкырды араларыннан берсе, Габдуллага күрсәтеп. Әйтерсең алар очтан-очка йөгереп көн озын аны гына эзләп йөргәннәр!
Шундук төркем Габдуллага таба борылды һәм «эһ!» дигәнче аны сырып алды.
Сүзсез генә күзәтешү китте…
Малайлар, күреп бетерә алмастай булып, башыннан аягына кадәр Габдулланы күзләре белән үлчиләр. Әйтерсең дөньяда хәзер алар өчен Габдулладан башка берни юк. Хәтта үзләре дә…
Ләкин һәрберсенең күзәтүе үзенчә… Менә зур күк ямау салган алача ыштанлысы… Ул Габдулланың корама хәтфә түбәтәен шулкадәр бирелеп күзәтә, әйтерсең күзенең бөтен нуры түбәтәйгә күчеп беткән дә, аның күзләре күгелҗем төймә булып кына калган!
Аның янәшәсендә торган зур борынлы юантык малай, киресенчә, исе китмәгәндәй киерелеп тора. Аның кара күзләре әйтерсең Габдулланың башындагы кәләпүшкә ышанмый, аны мыскыл итебрәк карыйлар. Әгәр бу малайдан хәзер аның кәләпүштән алган тәэсирен сөйләтсәң, ул һичшиксез: «Юк, бу кәләпүш түгел. Кәләпүш булса да, ул матур чигелгән түгел. Матур чигелгән булса да, бу малайның башында түгел»,— дип әйтер төсле.
Өченчесе, калку маңгайлы малай, башын бераз кырын салган да Габдулланың кәзәкиен күзәтә. Ул, кәзәки тәэсиренә бирелеп, үзе дә сизмәстән, кулы белән үз өстен капшый. Әмма аның кулы күлмәгенең нәкъ корсак турындагы ертыгына туры килә дә, ул айнып китә һәм ертыкны Габдулладан яшерергә тырыша…
Нәзек кенә озын буйлы малай башына солдатның козырексыз фуражкасын киеп алган. Фуражка инде уңып, керләнеп үз төсен югалткан, үзе зур, малайның колакларына төшеп тора. Ләкин малай төп-төз баскан да, Габдулланың күзләренә карап, аның үзенә күз төшерүен көтә — янәсе:
— Кара, мин дә ул хәтле бик простойлардан түгел. Күрмисеңме, минем башта нәстә?
Күзәтешү тәмам булды. Малайлар, килгән юлларына борылып, кире төшеп киттеләр. Киткәндә, зур борынлы юантык малай белән фуражкалы нәзек малай: «Әй, кала малаегызны да күрдек, әллә нәрсәсе юк»,— дигән сыман, исләре китмәгәнгә салыштылар. Төймә күзлесе белән ертык күлмәклесе, атлаган саен борылып, Габдуллага карадылар һәм шуның аркасында берничә тапкыр абынып егыла да яздылар. Габдулла белән очрашу аларда шактый нык кызыксыну тудырды һәм алар үзләренең кызыксынуларын, тегеләр кебек, яшерүне кирәк тапмадылар…
Габдулла аларны күзләре белән озатып калды. Алар төшеп күпер аркылы теге якка чыктылар һәм өскә, мәчет урамына, менеп киттеләр. Габдулла күпергә төшеп инешне карамакчы иде, аны Зөһрә апа чыгып чакырып алды.
Ул кайтып кергәндә, өйдә бая күренмәгән ике җиткән кыз сәкедә табын янында утыралар иде. Берсе таза гәүдәле, икенчесе ябык кына, сары гына, янында култык таягы да бар — димәк, аксак…
— Әйдә, улым, бәрәңге ашарга утыр,— диде Зөһрә апа.— Менә болар синең апаларың булыр, килеп күреш!
Габдулла килеп апалары белән күреште һәм алар, ни өчендер, аңарда бернинди тәэсир калдырмадылар.
Әтиләр, әниләр, абыйлар, апалар… Әле аңа гомерендә тагы нихәле абый һәм апаларны күрергә һәм очратырга туры килер!..
6
Икенче көнне өйдән чыкканда, Габдулланы инде малайлар капкадан һәм читән өстеннән күзәтеп көтеп торалар иде.
Габдулла урамга чыккач, аны кичәге шикелле үк сырып алдылар һәм шундый ук кызыксыну белән күзәтергә тотындылар. Ләкин бу кичәгедәй озакка бармады. Малайларның берсе үзенә үк ят, сәер тавыш белән:
— Син ни атлы? — дип сорады.
Алар һәммәсе аның исемен белеп алганнар, тик бу сүз башлау өчен генә кирәкле сорау иде. Шуны сизде булырга кирәк, Габдулла теләр-теләмәс кенә исемен әйтте.— Юк, мин каладагыча сызгыра беләм,— диде Габдулла.
— Ә син «әште-пеште» уйный беләсенме?
Барысы да «псык-псык» көлешеп куйдылар.
һәм ул ике бармагын авызына кабып, сызгырып күрсәтте. Малайлар, кызыксынып, аныңча эшләргә тырышып карадылар, ләкин барып чыкмады.
— Сез урычча беләсезме? Мин урычча беләм,— диде Габдулла һәм тезеп алып китте:— нужек, хлип, ыспайт…
Малайлар бөтенләй гаҗәпкә калдылар. Кайсы башын, кайсы аягы белән аягын кашып куйды.
— Безнең дә кулсыз Гайнулла урычча белә,— диде малайларның олырагы.
— Нинди кулсыз?
— Шундый… Солдаттан кайткан…
— Безнең дә бистәдә солдаттан кайткан Сәхип бар…
Аның мыеклары менә болай, пуф итеп торалар… Ул аларны гел бөтереп йөри. Үзе бик кызык сүзләр белә… «Дөнья күләсә, әйләнә дә баса», ди.
Балалар көлешеп куйдылар. Аннан алар аны инеш буена алып төштеләр һәм, чишенеп, һәркайсы үзенең суга сикерүен һәм йөзүен күрсәтергә ашыкты. Габдулла, су керми генә, аларны карап торды. Әхтәри дигәне, әлеге юантык малай, бака булып, аякларын бер җәеп, бер сузып йөзеп күрсәтте һәм балаларны да, Габдулланы да бик көлдерде.
Аннан алар, судан чыгып, яр буенда кызынып утырдылар.
— Каланың инеше зурмы? — дип сорады Сафуш исемле зур гына гәүдәле малай.
Габдулла, инеш дигәч, Кабан күлен күз алдына китереп, мактаныбрак:
— Зур. Аның бер читеннән икенче чите күренми,— диде,
Габдулла хыялына тулы ирек бирде һәм, шаккатыргач инде, малайларны чынлап шаккатырырга булды. Ләкин аның бу теләге җитди генә бер тоткарлыкка очрады. Әхтәри Габдуллага каршы төште:
— Алай булгач, ул инеш булмый инде, диңгез була. Әнә кулсыз Гайнулла бит солдаттан шул диңгез ягында хезмәт итеп, төрек сугышында кулын өздереп кайткан. Менә ул сөйли! Диңгез артында кешеләр тормый, дию пәриләре генә тора, ди.
Габдулла бирешмәскә тырышты һәм Сәхәбидән ишеткән әкиятен искә төшереп сөйләп алып китте:
— Кабан күле артында да убырлы карчык тора… Ул ел саен бер кызны бистәдән урлап алып китә. Аннан соң ул аларны суеп ашый…
Малайлар аны тагын кызыксынып тыңлый башладылар. Кечерәкләре, тезләрен күлмәкләре эченә яшергән хәлдә кочаклап, Габдулла янынарак елыштылар.
— Казанда мең завод бар, беләсеңме,— диде Габдулла.— Аларның берсе-берсе менә бу авыл хәтле бар. Морҗасы биш чакрым, төтене йөз…
Габдулла үзенең хыялына үзе үк ышанып дәвам итте:
— Беләсезме, аларның хуҗалары кәрлә бит. Үзе бер карыш, сакалы мең карыш.
Балалар кызыксынып көлешеп куйдылар.
— Ә анда эшләүчеләрнең гәүдәләре зу-у-ур! Куллары менә мондый! (Ул үзе утырган бүрәнәне тотып күрсәтте.) Теге алтын чылбыр таккан кәрлә нәрсә куша, болар шуны җан-фәрман тыңлый…
— Тыңламаса нишли?
— Тыңламаса, теге кәрлә моның җилкәсенә сикереп менә дә тукмый.
Бу «җилкәсенә сикереп менү» турындагы уйдырма Габдулланың үзенә үк бик ошап куйды һәм моның әкият кебек кызык килеп чыгуына үзе үк гаҗәпләнде.
Иң актыктан ул аларга Ибраһим байларның бакчасында күргән «бәхет кошы» турында сөйләде. Балаларга бу бөтенесеннән күбрәк ошады.
Тик аларны тавык кебек үрчетеп булмый, алар йомырка салмыйлар,— диде Габдулла.
— Ә ничек үрчиләр соң?
– Үрчеми, ул дөньяда өчәү-дүртәү генә. Аны сатып алып та булмый. Ул бәхетле кешеләрнең бакчасына үзе төшеп куна…
7
— «Урак җитте, җәй бетте!»— ди крестьян. Җәй моның белән генә бетми, әлбәттә! Ул үзенең матурлыгы белән крестьянның күзенә күренми башлый, крестьянны авыр эш баса — ул шуны әйтә.
Сәгъди абзый бөтен өй эче белән, хәтта култык таяклы Саҗидәне дә ияртеп, уракка китте.
Кечкенә дип, Габдулланы уракка алмадылар. Аның Кырлайдагы шактый иркен башланган тормышы тагын да иркенәя төште.
Көнозын аны хәзер урамнан өйгә дәшеп алучы юк, теләсәң кайда гиз, теләсәң нәрсә эшлә! Йөри-йөри карыны ачкач кына ул йөгереп кайта да, анын өчен генә бикләнми калдырылган тәрәзә аша кереп, үзе өчен ябып калдырылган җамаяктагы бәрәңгене һәм икмәкне ашап тамак ялгап чыга. Өй белән ике арадагы бәйләнеш шуның белән хәл ителә. Калган көн иртәдән алып кичкә кадәр — аныкы!
Авыл буш, тын..
Ара-тирә инеш буенда казлар каңгылдап куя. Карчыклар бакчага кергән кәҗәләрне куып, йомшак кына карганалар:
– Һай, сез, алланың рәхмәтенә юлыккырлары! Һай, сез, аяклы казалар!..
— Әйдәгез суган йолкабыз! — ди Әхтери.
— Кемгә? — дип сорый төймә сыман күгелҗем күзле Тимри.
Әнә, Гаҗби әби казларны ындырдан гына куып чыгарсын, аңа күп кирәкми, ул хәзер алҗып кереп ята…
Чыннан да, Гаҗби әби казларны куганнан соң, көчкә-көчкә генә атлап, өенә таба юнәлә. Түземсез малайлар,— алар дүртәү: Сафуш, Әхтәри, Тимри, Габдулла,— карчыкның өенә кереп киткәнен дә көтмәстән, читән аша сикереп, бакчага тәгәрәшәләр. Ләкин күп тә үтми, Гаҗбинең күршесе Мәүлихә әби аларны күреп ала да барлы-юклы тавышы белән сөрән салырга тотына:
— Гаҗби, чык тизрәк, суганыңны йолкып бетерәләр!
Малайлар, әлбәттә, Гаҗби әбинең чыкканын көтеп тора алмыйлар, дәррәү үзләрен читәннең теге ягына ыргыталар. Габдулланың әле читән аша сикерү тәҗрибәсе юк, шуңа күрә ул ыштанының төбен читән казыгына эләктереп ерта. Әмма аның белән мавыгып торырга вакыт юк: Гаҗби әби, табагачын тотып, баскычына чыккан!
Ул әле бакчада кем барын аңлап та бетермәгән:
— Көш, рәхмәт төшкерләре, кәҗҗә! — дип кычкыра ул. Аның бу бердәнбер эндәше казларны да, кәҗәләрне дә, бала-чаганы да куып җибәрү хезмәтен үти.
Габдулла чаба, ыштанының ертыгыннан аның ачык тәне ялтырап-ялтырап кала. Малайлар инеш чокырына томырылып төшәләр. Карчыкның күзеннән югалуларына тәмам ышангач кына, малайлар инеш чокырыннан башларын күтәрәләр һәм иркенләп тын алалар: арттан килүче юк… Аннан соң алар табышны барларга тотыналар.
— Минеке күбрәк,— ди Сафуш кулындагы кыякларны саный-саный, мактаныбрак,— өч, дүрт, биш, алты…
— Юк, минеке күбрәк,— ди Әхтәри,— минеке тугыз…
— Тугыз булса, синеке бәпкә суган,— ди Тимри,— минекеләр баш чыгарып киләләр, кара, нинди озыннар…
Габдулла әле аларның берсе белән дә ярыша алмый. Ул өчме, дүртме кыяк кына йолкып өлгерде, әмма аларын да, ыштанының ертыгы белән мавыгып, юлда коеп калдырды. Ләкин ул канәгать: эш сугандамыни? Эш гадәттән тыш бер нәрсә эшләп, шуның кызыгын башкалар белән бүлешүдә…
Гаҗби әби, әлбәттә, түтәл янына барып җитә һәм суган рәтләрен барлап чыга.
— Кара инде,— ди ул, үз алдына сукранып,— умырып алганнар бит, ә? Өлгергәнен генә йолыксалар ни булган? Юк бит, япь-яшь кыякларны ботарлап чыгарга кирәк! Аяклы казалар, алланың рәхмәтенә юлыккырлары!
Ул арада малайлар суганнарын ашап бетергәннәр, күлмәк-ыштаннарын яр буенда калдырып, суга төшкәннәр…
Көн кызганнан кыза. Инеш өстендәге биек тирәк, әлсерәп, ботакларын су өстенә асылындырган. Су өстен каз, үрдәк төркемнәре чуарлый. Йөзә белми торган тавыклар да хәтта, инеш буена төшеп, шунда тибенеп йөриләр. Кызыл бозау инеш читендә, үз шәүләсенә үзе исе китеп, суга карап тора…
Бу вакытта малайларның ата-аналары, эсседән әлсерәп, кырда урак уралар. Аларның чүмәлә ышыгына утырып хәл алырга да вакытлары юк. Ах, хәзер инеш буена барып бит-кулны чылатасы, салкынча яр буенда утырып бераз ял итеп аласы иде!
Бу — малайларның исләрендә дә юк. Алар, дөньяларын онытып, күлмәк-ыштаннары белән вак балык сөзәләр.
— Тимә, тимә! Теге якка чык, качырасың! Менә үзләре! Сөзеп ал тизрәк! Күтәр!
Су буена башка урамнардан җыелалар. Мәннәпләр тыкрыгыннан, дүрт-биш малай ияртеп, кулсыз Гайнулланың Бәхтие килеп чыга. Бу — теге, башына иске солдат фуражкасы киеп йөри торган, нәзек озын малай.
Китә су керү! Малайлар авызларына кергән суны пошкырып бөркә-бөркә йөзәләр, чумалар, су чәчрәтешәләр. Моннан бер генә сзгать элек төбе ялт итеп күренеп яткан Ия суы, ләм белән болганып, көрән төскә керә. Әмма аннан балалар чабаклар сыман тап-таза, ап-ак булып килеп чыгалар һәм, тешләрен тешкә суга-суга, киенәләр. Җылынгач һәм кибенгәч, алар карт тирәк ышыгына кереп утыралар да төрле кызыклар сөйләргә тотыналар. Монда тегермән буасына батып үлгән ялчы Рамазан өрәге дә, морҗадан ут тубалы булып очып чыга торган Имай бичурасы да, албасты, убыр, җен һәм шүрәлеләр — берсе дә калмый. Хыялый хикәяләр реаль вакыйгалар белән аралаша. Кем каян сол-даттан кайткан, кайчан кем белән сугышкан, быел кайсы авылда кем сабан туенда батыр чыккан? Көрәштә батыр чыгар өчен нинди үләннең чәчәген җиде төн уртасында барып өзәргә, нинди үләннең тамырын төеп икмәккә ягып ашарга һәм тагын әллә ниләр…
Ниһаять, кояш карт тирәкнең икенче ягына чыгып балаларны аннан да куа. Алар Иягә килеп төшә торган Кырлыган елгачыгы буйлап якын урманга китәләр. Кырлай урманы аларны үзенең бөтен җәйге матурлыгы һәм тулылыгы белән каршы ала. Ләкин балалар, эчкәре кермичә, урман кырындагы шомыртлыкта тукталу белән чикләнәләр. Ник дисәң, эчкәре керүнең вакыты алдарак әле: җиләк белән чикләвек өлгергәч…
Шомырт агачларын шактый нык селкеткәннән соң, малайлар, шомырт ашап каралган тешләрен күрсәтеп көлешә-көлешә, авылга кайталар.
Урманнан чыгуга аларны баеп килә торган кояшның бөтен төсләрен чагылдырган киң күк чатыры каршы ала.
— Карагыз әле, карагыз болытларны! — дип кычкыра
арадан берсе. Бар да болытларга карыйлар.
Ак һәм күгелҗем болытлар, баеп бара торган кояшның нурлары белән чолганып, кырык төскә кергән. Әнә алтын күбекләр күпереп-күпереп күкнең бер очыннан икенче очына таба менеп киткәннәр! Аларның чит-читләрендә куе кызыл һәм җиңел генә алсу болытчыклар бер оешып, бер сирпелеп торалар…
— Әнә, әнә уң яктагысы мәче башлы ябалак,— ди бер малай.
— Аның янәшәсендә ат. Әнә арбасы да бар, карагыз әле,— дип кычкыра икенчесе.
Малайлар болытларны кеше башларына, эткә, поши мөгезләренә охшаталар һәм аларны үзара бүлешеп бетерәләр:
— Ат минеке, минеке!
— Юк, әтәч синеке, ат минеке!
— Мин элек әйттем…
— Юк, мин элек әйттем…
Ул арада болытлар әкрен генә үзләренең рәвешләрен үзгәртәләр, бәхес бер дә булмаган кебек тына.
Кояш бата. Аның баткан урыны бик озак янган күмер кебек көйрәп тора. Күмер суына, суына һәм офыкның ерак эңгерендә агачлар белән тегермән генә чекрәеп кала.
Зирексәр иңкүлегендәге басу өстенә сирень төсле күкселлек иңә. Ул һаман куера, куера… Көне буе алтын кебек саргаеп утырган иген кырлары хәзер әкияттәге кебек шәмәхә томанга күмелә баралар. Тик уртада Симетбаш юлының көрәнләнеп торган юл сызыгы ярылып кала… Юлдан, соры тузан томаны күтәреп, көтү кайта. Алда сәрви куаклары, шомырт, миләш агачлары эченә күмелеп утырган Кырлай!.. Матур да, соклангыч та соң Кырлай! Җире белән дә, күге белән дә!..
8
Яңа бистәдә Габдулланың үз тормышы, олы кешеләрнең аңа мөнәсәбәте әйбәт, әмма бистәнең табигате аңа үги иде. Өчиленең табигате матур, әмма кешеләре кырыс иде. Кыскасы, моңарчы Габдулла кешеләр белән килешсә, табигать белән килешә алмыйча һәм, киресенчә, табигать белән килешсә, кешеләр белән тыныша алмый яшәде.
Кырлайда ул икесен дә тапты. Өйдән чыкса, матур һәм юмарт табигать кочагы, өйгә кайтса, ягымлы чырай, җылы сүз.
Олы кеше дә бәхетсезлекне тиз оныта һәм яңа уңай шартларны «шулай булырга тиеш гади хәл» итеп күрә башлый. Бала бигрәк тә…
Габдулла да яңа әти белән әнисенә бик тиз ияләште. Башта бик тансык күренгән семья җылысы аның өчен табигый бер хәл булып әверелде.
Ләкин тормыш теге я бу вакыйга белән аңа үзен сиздерә торды һәм артык онытылып китәргә ирек бирмәде.
Чикләвек вакыты иде. Габдулла иптәшләре белән чикләвекнең оясына — Шәбәрде урманына китте.
Урман балаларны үзенең җәйге мәһабәте белән бик кунакчыл каршы алды.
Кунакларны каршыларга хуҗадан алда йортның тышына ук аның балалары йөгереп чыга бит,— нәкъ шуның кебек, кечкенә кунакларны урман алдында үсеп утырган яшь миләш агачлары һәм сәрви куаклары каршы алды. Куаклык белән бераз баргач, аларны төз нарат егетләре белән оялчан каен кызлары бөгелә-сыгыла сәламләделәр. Аннан соң балалар алдына карагай катыш каенлык килеп басты. Ләкин әле бу да урман-хуҗа үзе түгел, аның тирәсендәге «кардәш-ыруы» гына иде.
Эчкә кергән саен, һава дымсу-салкынчага әйләнде, яфрак челтәрләре аша төшкән кояш шәүләләре сирәгәя барды. Ниһаять, алар кечкенә ачыклыкка чыктылар һәм күз алларына биек, калын, тәкәббер сынлы имәннәр, наратлар һәм чыршылар килеп басты. Андагы караңгылык үзенең серле тынлыгы белән Габдулланың кечкенә йөрәген кысып алды, шул ук вакыт аны үзенә тартты.
Кечкенә кунаклар урманньщ түренә керер алдыннан түгәрәк аланлыкның келәм булып җәелгән гаҗәп тигез яшел үлән хәтфәсе өстеннән киттеләр.
Габдулла урман куелыгына башта каушап кына керде. Ләкин тора-бара ияләште һәм бик тиз үзен иркен тота башлады. Урманның агач һәм яфрак черекләреннән туган дымлы, салкынча исенә күнекте. Очраган бер гөмбә үзенең сәерлеге яки матурлыгы белән аны кызыксындырды. Ул тау-тау булып өелгән кырмыска өемнәре янына тукталды гомерендә беренче тапкыр ул бик эре сары кырмыскалар күрде.
— Тиен! Тиен! — дип кычкырды һәммәсенә караганда үткенрәк күзле Әхтәри.
Һәммәсе өскә, Әхтәри күрсәткән якка карадылар. Габдулла агач кайрысы белән бертөсле үк тиенне берьюлы гына аера алмады. Балалар җирдән нарат күркәләре алып тиенгә ыргыттылар. Тиен кинәт янәшә агачка сикерде. Шунда гына Габдулла аны күреп алды һәм шатлык катыш кызыксыну белән, үзе дә сизмәстән:
— Тот, тот! Җибәрмә! — дип кычкырды. Малайлар көлешеп куйдылар.
Ниһаять, алар чикләвеклеккә җиттеләр.
9
Менә кайда кинәнделәр малайлар чикләвеккә! Йодрык-йодрык булып укмашкан чикләвекләрне берәмләп тә, ботаклары белән дә өзделәр. Туйганчы ярганнар һәм ашаганнан соң, буш кул белән кайтмас өчен, итәкләрен бөрмәләренә кыстырып, чикләвекне күлмәк эченә тутырдылар.
— Эчкә кермибез инде, җитте,— дигән тәкъдим ясады Сафуш.— Аннан чыга алмый, адашып йөрербез…
Малайлар кайтырга борылдылар. Сафуш дөрес әйткән икән, урманнан берьюлы гына чыгу җиңел булмады. Алар, кояшка карый-карый, башта дөрес кенә бардылар. Әмма бер вакыйга аларның юлын чуалтып ташлады.
— Каравылчы! — дип кычкырды кинәт Тимри. Бар да тынып калдылар. Урман эчендә коры чыбыклар сынгалаганы ишетелде, ул тынды, аннан тагын нидер кыштырдады…
Балалар куркуга төштеләр: каравылчы сагалап тормыймы? Тотып алса, ул аларнын бөтен җыйганнарын бушатып алып калачак һәм, өстәвенә, исемнәрен сораячак. Шуннан соң бервакыт алпавыт урманында чикләвек ашап йөргән өчен авылга штраф килеп төшәчәк! Авыл малае мондый вакытта атасы кебек уйлый һәм штрафка ул җаны-тәне белән дошман.
Әхтәри кинәт пышылдады:
— Дәшмәгез! Каравылчы түгел, бу — поши… Әнә күрәсезме? Олы имәннән уң якта, чикләвек белән миләш арасында…
Балалар Әхтәри күрсәткән якка карадылар. Анда чынлап та сыер шикелле зур гәүдәле һәм көрән йонлы, агач ботагыдай тармакланып торган зур мөгезле поши үзенең матур һәм моңсу күзләре белән балаларга карап тора, аның бу каравы: «Сез нигә минем юлымны кистегез әле?»— дигән шикелле тоела иде.
Әмма балалар туйганчы карап, сокланып өлгермәделәр, поши: «Ягез, инде сез мине тотыгыз!» дигән сыман, шаян гына сикереш ясап кире борылды һәм урман куелыгы эчендә юк булды…
Габдулла, урманга баруыннан бик-бик канәгать булып, өенә кайтты.
10
Өй эчендәгеләр аның җыйган чикләвеген күреп, һичшиксез: «Каян таптың бу кадәр чикләвек? — дип кызыксынырлар, җентекләп сорашырлар, мин аларга тиен һәм поши вакыйгаларын сөйләрмен»,— дип уйлаган иде Габдулла Алай булып чыкмады. Йортка килеп керү белән үк ул өйдә ниндидер күңелсез бер хәл барлыгын сизеп алды. Өйалдына күрше хатыннар җыелганнар, йөзләрендә ниндидер борчылу катыш кызыксыну. Өй эчендә әрнүле үкерү һәм: «Тот, тот, чыгарма, сәкегә сал! Кызым, кызым!»— дигән тавышлар ишетелә.
Габдулла ишекне ачып өйгә керде. Шунда аны сәкедән сикереп ишеккә атылган Сабира апасы чак кына бәреп екмады. Сәгъди абзый белән Зөһрә апа килеп таза гәүдәле Сабираны тотып алдылар һәм көч-хәл белән аны кире сәкегә китереп яткырдылар Ләкин ул, тыпырчынып, яңадан сикереп торырга теләде. Аның аяк-кулларын тотып, аларны сәкегә терәп торыр өчен шактый көч кирәк булды. Бераз тыпырчынганнан соң, Сабира хәлсезләнеп тынды һәм йөрәкләргә шом сала торган әрнү тавышы белән ыңгырашырга тотынды.
Габдулланың күзе апасының йөзенә төште. Сабираның күзләре чытырдап йомылган, кипшенгән иреннәре ачылган, тешләре кысылган, борын турыннан, маңгаен аркылы
кисеп, ике тирән җыерчык ярылып менгән, үзе һава җитмәгән сыман авыр һәм еш-еш, интегеп сулый иде.
Олыларның сөйләшүеннән Габдулла шуны белде: басуда Сабираның кишәрлеге җир уртасына, урманнан ерак урынга, туры килгән икән. Ул «үз өлешемне бетерим» дип, ял итми, эссе кояш астында сусыз, күләгәсез урган да урган. Ләкин эшен барыбер бетерә алмаган, «әллә нигә башым бик чатный»,— дип чүмәлә янына барып яткан. Шуннан башы тагын ныграк сызлый башлаган. Авыртуына чыдый алмый иңрәгән, кычкырган. Иреннәрен чәйни-чәйни, урынында ята алмый, куркыныч тавышлар чыгарып, кыр буйлап йөгереп киткән бу. Аны көч-хәл белән авылга, өйгә алып кайтканнар. Күршеләре бу хәлне:
Җиргә бисмилла әйтми яткан.
Зәхмәт кагылган.
Җен суккан…— дип аңлатканнар.
Бу төн Сәгъди абзый өендә йокламадылар. Габдулланың кайтып керүенә берәү дә игътибар итмәде, аның белән берәү дә кызыксынмады. Шуңардан файдаланып, Габдулла йортка чыкты да печәнле арба өстенә менеп ятты һәм рәхәт йокыга талды.
Иртә белән иртүк Зөһрә апа аны йокысыннан уятты:
— Нишләп ятасың, тор, Сабира апаң вафат булды,— диде.
Шул көнне Сабираны каршыдагы зиратка җирләделәр.
Шуннан берничә көн үтте. Беркөнне өйдә иртә белән Габдулла уяныр-уянмас ята иде, колагына Зөһрә апаның тавышы керде Зөһрә апа сукранган тавыш белән Сәгъди абзыйгамы, Саҗидәгәме сөйли иде:
— Менә шул инде. Үксез бозау асрасаң, авызың-борының май итәр, үксез бала асрасаң, авызың-борының кан итәр, дигәннәр. Сабираның үлеме шуның шомлыгыннан гына булды, шуның шомлыгыннан гына…
Габдулла сүзнең үзе турында икәнлеген төшенеп алды. Күзеннән йокысы качты. Кинәт ул үзен бик-бик гаепле, шуңа күрә бик-бик бәхетсез тойды.
Зөһрә апа сүзенә җавап булып төшә торган: «Ятимнең авызы ашка тисә, борыны каный»,— дигән мәкальне ул, әлбәттә, белми иде әле. Аңа бары алты гына яшь иде.
11
Шомланучан Зөһрә апаның Габдуллага булган җылысы кимегәннән-кими барды. Моңарчы ул Габдулланы үз улы кебек сөеп, күршеләре алдында:
— Зур үсте инде минем улым, йомышка йөри башлады инде,— дип мактана торган иде. Хәзер әлеге «ятим бозау» турындагы мәкальне еш кына кабатлану өстенә, кергән бер кешегә:
— Булмас йортка бөкре туган шулдыр инде. Берәр йомышыңа яраса икән! — дип сукранды һәм Габдулланың кечкенә күңеленә кагыла торды.
Күңеле сынык чакларда Габдулла өйдәгеләрдән Нәфисә апага килеп сыена торган иде. Нәфисә апа үзе дә, йортсыз-җирсез дигәндәй, кеше өстендә үскән кыз булгангамы, әллә аның үлгән әнисенең якын дусты булгангамы, Габдуллага һәрвакыт бертигез җылы булды. Ниһаять, аның ире Фәйзерахман авыл читеннән бер мунча сатып алып, шуны вакытлыча гына рәтләп, Нәфисә белән күчеп китте. Бу өйдә Габдулланың бердәнбер үз кешесе булып Сәгъди абзый гына калды.
Сәгъди абзый Габдуллага булган карашын кызы үлгәннән соң да үзгәртмәде. Хатыны Габдулланы битәрләгәндә, ул Габдулланы яклап чыкты. Әмма күп вакыт ул ике якны килештерергә, аларны бер-берсенә яхшы итеп күрсәтергә тырышты, Шул ният белән үк ул икесен берьюлы тотып орышкалады да. Аның орышуы болайрак булып чыга торган иде:
— Я инде, син дә, хатын, юкка чәпчемә, сабыйның кулыннан килә торган эшмени ул? Кар базының капкачын мин булып мин ике куллап күтәрәм… Ә син, малай актыгы, бер дә юкка мышкылдама!.. Олы кеше әйткәнгә түзә белергә кирәк: синең башыңда бер кайгы, олы кешедә — мең кайгы… Әнәтерә ничек ул!..
Ә бервакыт болай булды. Габдулланың Яңа бистәдән киеп кайткан күлмәге белән кәзәкиенең тәмам тузганын күреп, Сәгъди абзый сандыгын ачты да үлгән улы Садри-ның күк киндер күлмәге белән бишмәтен алып Габдуллага киертергә теләде. Шунда Зөһрә апа киемнәргә килеп тотынды.
Кит, кит, бирәмме соң?! Үз улымның төсе итеп саклыйм-саклыйм да, тотып кешегә бирим, имеш! — дип ире белән тарткалашты ул. Сәгъди абзый аңа:
— Я, хатынлыгыңны куй әле, зинһар. Үзеңнән тумаган бала дип аны шыр ялангач йөртер идеңме әллә? — диде һәм киемнәрне, көчләп диярлек, Габдуллага алып кидертте.
Зөһрә апа мич алдына барып, ярсуыннан табак-савытларны гадәттәгедән ныграк шалтыратты һәм «балавыз сыгып» алды. Габдулланы киендереп торган җиреннән Сәгъди абзый эшне төзәтер өчен кызып киткәндәй итте:
— Ә син, малай актыгы, әниеңнең сүзен тыңламыйсың, вәт нәрсә. Ул сиңа моны киемне кызганудан әйтми, сүз тыңлатудан гаҗиз булып әйтә. Аның да кырыкмаса кырык эш белән башы әйләнгән бит, бичараның!
Үзенә каратылган мондый кайгыртучан сүзләрне ишетеп, Зөһрә апаның ярсуы берьюлы басылды, ул шактый йомшап:
— Ягез, утырыгыз табынга, сиңайтәм! Утыр, Габдулла, улым, карыннарыгыз ачкандыр,— дип дәште. Сәгъди абзый шул вакыт, хатынына сиздерми генә, Габдуллага карап хәйләкәр генә күз кысып алды,— янәсе моның белән ул: «Сиздеңме сөйләшә белүнең хикмәтен?»— димәкче булды инде…
Шуннан соң Габдулла үзе дә әнисенең кәефен мөмкин кадәр бозмаска, аның күңелен табарга тырышты һәм йомышка ул хәзер күндәмрәк йөгерде.
Ул арада урак та бетте. Кешеләр бакчага бәрәңге казырга чыктылар. Өй эче җәмәгате белән бергә Габдулла да чыкты. Аңа казылган бәрәңгеләрне чүпләп капчыкларга тутырырга куштылар.
Иртәләрен кыраулар төшә башлады. Габдуллага ялан аяк көе капчык янында кыраулы туфрак өстендә утырырга туры килде Туңмасыннар өчен ул аякларын балчык эченә күмеп утырды.
Беркөн иртә белән Габдулла бакчада, аякларын гадәттәгечә туфракка күмеп, бәрәңге чүпли иде. Көрәге белән казый-казый, аның янына Бибисаҗидә килеп җитте.
Элекке көзләрне таза беләкле Сабира бу эшне, сеңелесе-нә бирми, үзе эшли, ә Бибисаҗидә менә хәзер Габдулла үтәгән хезмәтне генә үти иде. Апасының үлүе аңа авырга килде. Авырткан аяклары белән ул хәзер бәрәңге казырга тиеш — җиңел эш түгел…
Ул кинәт, кулын көрәктән бушатып, яулык чите белән күзен сөртеп алды. Апасы үлгәч, ул бөтенләй елакка әверелде. Ләкин ул үзенең яшен кешегә күрсәтергә гарьсенә иде. Шуңа күрә аны сизеп алган Габдуллага йөрәгеннән чыгарып, әмма тыенкы тавыш белән ул:
— Алдыңа карап чүплә, кешедә эшең булмасын! — диде һәм, ачуланып, көрәгенә тотынды. Көрәкнең туфракка шомарып кайралган йөзе Габдулланың аяк тирәсендә ялтырады.
— Алла! — дип кинәт кычкырып җибәрде Габдулла һәм бөгәрләнеп төште. Саҗидә апасы, көрәген ыргытып, Габдуллага ташланды һәм, аның каны аккан аягын күреп, нишләргә белми аптырап калды.
Икенче очтан Сәгъди абзый йөгереп килде һәм яра өстенә йомшак туфрак сипте. Ләкин кан туфрак эченнән бәреп чыкты.
— Син, бар пәрәвез алып чык тизрәк! — дип кычкырды
Сәгъди абзый Зөһрә апага.
Габдулланың ярасы өстенә пәрәвез яптылар. Кан бераз тукталгандай булды .
Ул көн Габдулла авырткан аягы белән урын өстендә ятты.
Кичен Зөһрә апа тагын ни өчендер сукранып, тегесен төртеп, монысын ыргытып йөрде. Габдулла моны үз хисабына кабул итте һәм уйлады: «Әни бер үзе җитешә алмый шул. Саҗидә апа аның кул астына керә алмый, аягы юк. Шуның өстәвенә мин аяксыз ятам…»
Шуңа күрә ул, Яңа бистәдәге әнисе өйрәткәнчә, теләк тели башлады:
— Иртәгә терелсәм иде, иртәгә терелсәм иде, иртәгә терелсәм иде…
Ятим ярасының ямавы да өстендә. Габдулла чынлап та икенче көн аягына басты. Әнисенә аксавын сиздермәскә тырышып, ул тагын бәрәңге чүпләргә чыкты.
Бүген алар төшкә кадәр генә эшләделәр. Төштән соң, Габдулла ярасы бәйләнгән аягы белән аксап, Нәфисә апаларына барды.
— Нишләдең, җаным? — дип каршы алды аны йомшак күңелле Нәфисә апа. Габдулланың әйтергә теләгән сүзе тамагына утырып калды. Өйдә күрсәтергә курыккан яшен ул инде монда тыймады…
12
Нәфисә әнисе янына Өчилегә барып кайтты. Анда ул, Габдулланың бабасына кереп, Габдулланың көрәк белән яралануын һәм, гомумән, Зөһрәнең аны үгәйсетүен сөйләп бирде. Шул уңай белән Зиннәтулла Кырлайга килеп чыкты.
— Тәрбиясе бик авыр күренерлек булса, алып китим,— диде ул Сәгъди абзыйга. Сәгъди абзыйның Габдулланы, әлбәттә, җибәрәсе килми, шул ук вакытта бу балага хатынының мөнәсәбәтен дә бик яхшы белә иде.
Ул нинди карарга килергә белми аптырап торганда, көтелмәгән бер хәл мәсьәләне чиште.
Зөһрә апа чыбылдык артыннан сүз катты — Габдулланы кире бирүгә теше-тырнагы белән каршы төште:
— Хатын-кыз ирләр сүзенә тыкшына дип гаеп итмә, хәзрәт! Габдуллага өйрәнеп, күнегеп беткән идек. Алып китсәгез, безнең өчен үкенече зур булыр. Минем аңа тырнак белән генә чирткәнем булса, әнә үзе әйтсен,— диде һәм, яшенә буылып, тынып калды. Ул арада чыбылдык артыннан ап-ак таза күлмәк кигән, бите-башы юылган Габдулла, кулына шактый зур шикәр кисәге тотып, килеп чыкты.
Бабасының: «Кайтасыңмы безгә, улым?»&mdmdash; дип соравына ул: «Юк»,— дип кырт кисте.
Шуннан соң Зөһрә апа Габдулла белән бик тату яши башлады. Үз баласы итеп, җитәкләп, ул Габдулланы быел «мәптеккә» илтеп бирде.
Бу болай булды.
Беркөнне кич белән Габдуллага иртәрәк ятарга куштылар.
— Иртәгәдән алып, абыстайга сабакка йөри башларсың,— диделәр аңа. Зөһрә апа Бикҗан әбидән калган иске кызыл камзулны утырып юнәтеп алды. Бибисаҗидә үзенең абыстайга йөргән чагындагы букчасын табып алып, аның эченә читләре кимерелгән һәм битләре коелган «Иман шарты»н салып куйды.
Иртән иртүк, караңгыдан торып, ашык-пошык кына чәй эчтеләр. Габдулла Бикҗан әбинең юнәтелгән камзулын киеп, бокчаны муеныннан аркылы асып алды. Зөһрә апа ашъяулыкка ике бөтен икмәк төреп бәйләде һәм мич кырыннан зур бакыр бер тиенне алып учына кысты. Төенчекне тотып, Габдулланы җитәкләде дә ул, «бисмилла» укып, ишектән чыкты. Сәгъди абзый алар артыннан:
— Аллага тапшырдык,— дип калды.
Зөһрә апа белән Габдулла, капкадан, чыгып, уңга борылдылар һәм ике йорт узып, мулла абзый йортына барып керделәр.
«Мептек» дигәннәре шушы йортның түрендә тәбәнәк кенә агач өй. Анда инде ут алынган, малайларның гөж килеп сабак укулары ишетелеп тора. Габдулланың гаҗәпләнүенә каршы Зөһрә апа, анда кермәстән, аны мулла абзыйның үз өенә алып кереп китте. Алар алты почмаклы өйнең аш-су хәзерли торган ягындагы киң сәкеле зур гына бүлмәгә керделәр. Алар кергәндә, сәке өстендә абыстай кулына озын чыбык тотып утыра, аның тирә-ягында эреле-ваклы кызлар һәм бер-ике кечкенә малай, алларына салынган китапка карап, бертуктаусыз, иелә-иелә кычкырып, һәрберсе бер үк сүзне кабатлыйлар иде:
Кәлимәтен таибәтен, лә илаһә иллаллаһ!
Әлефсен ә, бисен би, бигә сәкен…
Кәлимәтен таибәтен…
Зөһрә апа белән Габдулланы күреп, һәммәсе аларга төбәлде, һәм тавышлар тынды.
— Сабакка китердеңме, Бибизөһрә? — дип сорады, көчкә генә борылып, калын гына тавышы белән остабикә.
Юанлыгына һәм авыр кузгалышына карап, Габдулла аны ташып утыра торган апара чиләгенә охшатты.
— Шулай дигән идек, абыстай,— диде бераз каушабрак
— Зөһрә апа,— кабул күрсәгез…
— Бу шул Өчиле хәзрәте кызының улымы инде? Бик кечкенә түгелме соң?
— Быел язын алтысы тулып җиденчегә чыкты инде.
Аның буе гына кечкенә… Аннан соң ир балалар белән укытырга иртә икән, шунда, сезнең янга, кызлар янына йөри торсын дидек инде…
Шул арада Зөһрә апа, ашъяулыкны чишеп, икмәкләрне алды да:
— Менә сәдакасы итеп алып килгән идем, абыстай,— диде.
Икмәкләрне абыстай кушуы буенча киштәгә илтеп куйганнан соң, Зөһрә апа әлеге бер тиенне абыстайның кулына илтеп төртте. Абыстай догага кул күтәрде, аның артыннан Зөһрә апа һәм сәкедә тезелеп утырган бөтен кызлар кулларын күтәрделәр.
— Аллаһеәкбәр! — диде сузып кына һәм куллары белән битен сыйпап, сабак абыстае.— Ярар, алла разый булсын. Атнага бер тапкыр ике пүлән утын, бер шешә кәрәчин китерер, калганын тагын үзегез белеп бирерсез…
Әнисе чыгып китте. Габдулла «мәптек»тә калды…
Баланың тормыш китабында өр-яңа бит ачылды: Габдулла — шәкерт!
13
Әнисяе артыннан ишек ябылу белән, Габдулланы абыстай үз янына чакырып алды.
— Кая, китабың бармы? — дип сорады ул. Габдулла бокчасыннан әлеге битләре коелган «Иман шарты»н алып күрсәтте. Абыстай үзенең баш тирәли җеп белән әйләндереп бәйләнгән күзлеген маңгаеннан күзләренә төшереп куйды да китапны кулына алды, башын артка ук чөеп, китапны киресе белән тотмаганмы икәнен аерырга тырышты. Берничә тапкыр әйләндергәләгәннән соң ул, ниһаять китапның «бисмилла»сен табып, чама белән шуның астындагы юлларның берсенә бармагы белән төртте дә:
— Менә монда кара, күрәсеңме? — дип сорады. Габдулла аның төртеп күрсәткән җиренә карады. Бармак кәкре-бөкре ниндидер билгеләрдән торган юлларга түгел, бәлки бөтенләй буш урынга күрсәтеп тора иде. Шуңа күрә Габдулла табигый рәвештә:
— Юк, күрмим,— дип җавап бирде.
— Нәрсәне күрмисең? Күзеңне ачыбрак кара,— диде тавышын күтәребрәк абыстай, аннан тагын, тынычлана төшеп, дәвам итте:— Укып бар минем арттан, я: әлеф, би, ти, си, җем, хи…
Габдулла, каушабрак, акрын гына тавыш белән абыстай әйткәнне үзенчә кабатлый барды:
— Әлпи, тиси, җөмкый…
Ул арада кызлар, абыстайның Габдулла белән мавыгуын күреп, үзара нидер чып-пыш сөйләшә һәм көлешә башладылар. Абыстай кинәт аларга әйләнеп:
— Кайсы шунда? Бибимәфтуха, мин сине тегеләй! — дип кычкырды, һәм аның озын чыбыгы кызлар өстендә бер-ике тапкыр чыжлап алды. Кызлар яңадан китаплары өстенә иелделәр һәм сабакларын такмаклап алып киттеләр.
Абыстай Габдуллага «әлефби»не баштанаяк ике тапкыр, үз артыннан ияртеп, әйттереп чыкты. Габдулла башта чынлап та аның бармагы артыннан иярергә тырышып караса да, мәгънә чыкмады. Аның күзе китап өстендәге кәкре-бөкре сызыклардан ихтыярсыз рәвештә абыстайның юантык имән бармагына кидерелгән калын көмеш йөзеккә төште һәм ул аны күзәтергә тотынды. Йөзекнең кашы төшкән, кашны тотып торган тырнаклар эчкә яньчелеп кергәннәр, балдагының күп урында көмеше кырылып, астыннан бакыры чыгып килә иде.
Ләкин абыстай аңа йөзек белән озак мавыгырга ирек бирмәде.
– Мөнәввәрә, менә бу егетне яныңа утырт та сабагын өйрәт,— дип, ул Габдулланы унбер-унике яшьләр чамасындагы бер кызга тапшырды. Мөнәввәрә дигән кыз, бик канәгатьләнеп, Габдулланың өйрәтүчесе булырга риза булды һәм аны янына утыртып, китапка карар-карамас, «өйрәтеп» алып китте:
— Әлппи, тиси, җөмкый, ыхызал…
Гаҗәп! Габдулла бу кызны тизрәк төшенде һәм аның артыннан бик иркен ияреп китте:
— Ыхызал, дәл, рәзи, сеншен, сатзат, фикап…
Тик ул бер нәрсәне генә аңламады: ни өчен бу сүзләрне әйткәндә китапка карарга кирәк? Китапка карамый гына әйтү җиңелрәк бит?
Шулай итеп Габдулла «гыйлем дөньясына» аяк басты.
14
Унике битлек нәни генә «Иман шарты» Габдуллага кыш буена җитте. Иң элек балалар «әлпи-тиси»не ике-өч атна чамасы такмакладылар. Аннан соң тагын бер ай узды. Балалар «әсен ә, бигә сәкен би…» дип ике юллык әбҗәтне һәм иман кәлимәләрен шактый йөгерек һәм шома иҗекли башладылар. Ләкин күбесе такмаклаган чагында китапны ни өчен күз алдында тотып торырга кирәклекнең мәгънәсен һаман төшенмәде һәм төшенүнең кирәген дә тапмады. Китап һәм аның эчендәге кәкре кара билгеләрнең сере һаман сер булып кала бирде.
Әмма берничә бала, шулар эчендә Габдулла, такмаклана торган сабак белән китаптагы кара билгеләр арасында ниндидер бәйләнеш барлыгын сизеп алдылар. Тора-бара бу аларга тавышны шушы кара билгеләргә каратып үзгәртергә һәм алар арасындагы аерманы белә башлауга, ягъни «хәреф аерырга» ярдәм итте. Ләкин моның серенә балалар үз акыллары белән ирештеләр һәм абыстайның монда бернинди катнашы булмады. Ник дисәң, язу-сызуны абыстай үзе үк белми иде. Ул үзе шундый ук мәктәптә укыган, һәм иман кәлимәләре белән намаз укый торган догаларны ятлап алганнан соң, аны укудан туктатканнар:
— Җитте. Шуннан артыгының кызлар өчен кирәге юк. Кызларны уку-язуга өйрәтсәң, егетләргә хат яза башлыйлар алар. Китап тану һәм яза белү — ул фәкать мулла булырга җыенган галимнәр өлеше…
Инде язарга өйрәнүгә килгәндә, аның кирәклеге турында балаларның да, олыларның да хәбәре юк иде. Шуңа күрә Габдулланы берәү дә язарга өйрәтмәде. Аның иләп куйган он өстенә бармагы белән язган беренче язуы үз-үзеннән килеп чыкты. Анысы болай булды.
15
Беркөнне сабакның иң кызу вакытында абыстайны ашыгыч рәвештә өшкерергә чакырдылар.
— Сабакларыгызны укый утырыгыз, мин хәзер кайтырмын,— дип, ул чыгып китте.
Үзләре генә калган кызлар, китапларын бер якка куеп, утырган җирләреннән «арка сугыш» уйнарга керештеләр. Әмма бер нәнирәк кызның, аркасы авыртуына чыдый алмый, елап җибәрүе бу уенның шундук киселүенә һәм икенче уенга күчүгә сәбәп булды. Фәйрүзә исемле ундүрт яшьлек усал гына кыз абыстай урынына барып утырды һәм яулыгын нәкъ абыстайча майгаена төшереп бәйләде дә, кулына аның чыбыгын тотып, тавышын аныңча калынайтып, сабак тыңлатырга кереште. Гомуми көлеш астында икенче кыз аңа сабагын тыңлатты:
— Кәлимәтеи таибәтен, безнең әни бай хатын, изүе тулы тәңкә, борыны тулы…
Сәкедәге кызлар һәм малайлар егыла-егыла көлештеләп.
Кызык моның белән генә бетмәде әле. Ике кыз Габдулланы мич ягына алып кереп аңа корым белән мыек сыздылар, башына, сөлгедән урап, чалма кидерделәр, кулына комган тоттырдылар да, үзләре тиз генә кереп:
— Мулла абзый кереп килә! — дип сәкегә менеп утырдылар. Бу хәйләне сизгәне дә, сизмәгәне дә һәммәсе китапларын кулларына алып укыганга салыштылар һәм куркынган сыман күз кырыйлары белән генә ишеккә төбәлделәр. Мич артыннан мулла абзыйча, ләкин нәзек кенә тавыш белән кемдер тамак кырды. Шуның артыннан ук аралыктан, комган күтәреп, зүр чалма кигән кечкенә гәүдәле, корым белән мыеклар сызган Габдулла килеп чыкты. Сәкедәгеләрнең алданганнары да, алданмаганнары да шаркылдап көлә башладылар. Габдулла комганын куеп, нәкъ хәзрәтчә «әш-һәде»сен укый-укый, җиңнәрен сызганды да абыстай булып утырган кызга карап:
— Карале, син, комганга җылы су тутырып бирче, тәһарәтемне яңартып алыем,— диде. Тыелгысыз көлеш астында комганга су салынды. Аннан соң кызлар:
— Хәзрәт, хәзрәт, акылың бармы әзрәк? — дип аның киеменнән һәм чалма койрыгыннан тарткаларга тотындылар. Габдулла бүлмә буйлап аларны куып йөрде, чәч толымнарыннан эләктереп тартты. Уен тагын белмим нинди төсләргә кергән булыр иде, әмма шунда абыстай кайтып керде, һәммәсе «эһ!» дигәнче сәкегә менеп утырдылар һәм, берни дә булмаган төсле, иелә-иелә, сабакларын такмаклый башладылар. Габдулла, әлбәттә, үзенең кыяфәтен алыштырып өлгерә алмады. Ул абыстайны башындагы сөлге чалмасы һәм кап-кара мыеклары белән каршылады.
— Бу нәрсә бу? — дип кычкырып җибәрде абыстай һәм ачулы күзләре белән кызларга карады. Кызлар Габдулланы яңа гына күргәнгә һәм берни дә белмәгәнгә салыштылар. Нәтиҗәдә бөтенесе өчен Габдулла үзенең колагы белән җавап бирде.
— Икенче тапкыр борып кына калмам, өзегг чыгарырмын колагыңны! — дип кисәтте абыстай. Ләкин борган хәтлесе дә Габдуллага артыгы белән җитте. Ул колагының әрнүенә түзә алмый, үртәнеп, өенә китте һәм юл буе абыстайны үзенчә каргап кайтты:
— Апара, апара, апара…
Әмма бу ут булып кызып торган колак белән ничек өйгә кайтып керергә? «Кем борды?» дип сорарлар, кем икәнен әйткәч, ни өчен икәнен әйтеп бирергә туры килер. Шуңа күрә ул, колагының кызуы бераз суына төшсен өчен, озаклатып, ындыр артыннан уратып кайтты.
Ләкин бу саклыкның кирәге булмады. Ул, ишекне акрын гына ачып, өйгә килеп кергәндә, анда беркем дә юк, әнисе, куна өстенә иләп куйган онын сәкедә калдырып, үзе каядыр чыгып киткән иде.
Габдулла бокчасын элеп куйды да ни өчендер куна янына килде. Иләнгән онның чит-чите тип-тигез булып, такта өстенә җәелә төшеп тора иде. Габдулланың шул тигезлек өстенә бармагы белән сызасы килде, һәм ул үзенең теләген шундук җиренә дә җиткерде. Ул сызган сызы: ына бераз карап торды да аның өстенә очып барган кош сыман бер кечкенә сызык сызып куйды. Бу «Иман шарты»нда күрсәтелгән калын әлифкә охшап чыкты. Юл буе кабатлап кайткан сүзнең баш хәрефе шушы бит инде. Аннан соң Габдуллага «п» хәрефе кирәк булды, ул уйланып калды. Китапта андый хәреф юк иде. Ниһаять, Габдулла аны «ф» хәрефе белән алыштырды, «р» һәм «а» хәрефләре үз-үзләреннән язылдылар. «Афра» дигән сүз килеп чыкты. Зөһрә апа килеп керде. Ул он өстенә язылган язуны күреп:
— Бу нәрсә? Ни яздың болай? — дип сорады.
— Апара,— дип җавап кайтарды Габдулла.
16
Беркөнне Габдулланы мәктәптән кайтуына өйгә кертмәделәр. Ишекне ачуга эчтән күрше Җаббар хатыны Миңлебикә йөгереп килде дә аны җиңел генә күкрәгеннән этереп:
— Габдулла, күгәрченем, бар әле син безгә кереп тор, монда керергә ярамый,— диде һәм ишекне ябып, хәтта бикләп куйды.
— Әллә Сабира апаның җене әйләнеп кайтты микән? — дип курыкты Габдулла һәм тиз-тиз Җаббар абзыйларга йөгерде.
Җаббар, Сәгъди абзый йорты белән янәшә генә, үзенең җир идәнле кечкенә алачыгында хатыны һәм берсеннән-берсе вак биш баласы белән бик ярлы көн күрүче кызык кына холыклы кеше иде. Саргылт җирән мыегына һәм кашларына карап, аны авылда «Сары Җаббар» дип йөрттеләр. Гомер буена ул җирсезлек һәм атсызлык белән интекте. Шулай да Иябашның Әсәт бай ялчылыкка чакыргач, ул бармады.
— Чакыруыңа рәхмәт, Әсәдулла абзый, әмма бара алмыйм, әти картның васыятен тотам,— дип җавап кайтарды ул тегенең тәкъдименә.
Җаббар ялкау булмаган. Ул чабатасын да тукыган, чана табанын да бөккән, көянтәсен дә… Тик һаман да дөньясына җиткерә алмаган.
Беркөн моның өенә атасы белән бертуган тутасы, кибет тотучы Сәхипҗамал (авылда аны «юан Сәхип» дип йөртәләр), килеп чыккан.
Моңарчы туган итеп бер килеп карамаган Сәхипнең кинәт килеп чыгуына Җаббар һәм аның хатыны аптырап калганнар. Тутасы белән энесе арасында шундый әңгәмә булып алган:
— Я, ярар, белмәгәнгә салышып, бозау кебек, мөгрәп утырма! Киявең мине өеннән куып чыгарды. Ярар, хәерле булсын, әллә ни үпкәм юк. Үземнең дә катымша белән тору тәкатем калмаган иде. Менә бүген, менә иртәгә китәм, дип тора идем. Эш анда түгел. Эш менә нәрсәдә, туганкай: миңа үз башыма бер оя корып, кереп утырырга кирәк.
– Шулай инде, тутакай, шулай…
— Син быел иманаңның яртысын Хафизга уҗым көе саткансың дип ишеттем…
— Саттым шул, анысы дөрес!..
— Нигә саттың? Нәрсә ашарсың?
— Менә шул, ашарыма булмаганга саттым.
— Ашарына булмаган кеше җир сатамыни?
— Сезнең кебек акчалы, икмәкле кешеләр сатмый шул.
— Җир бит ул!
— Күк түгел инде… Мин әле, яраса, җирем өстендәге күкне дә сатар идем.
— Әнә син ниләр сөйлисең!
— Сөйләрсең шул, башыңа төшкәч… Нигә сиңа минем җирем кирәк булды әле?
— Син тәкәббер инде. Авылда сине бер дә юкка «Ярлы тәкәббер» дип атамаганнар.
— Ярлы шул. Тәкәббер шул.
— Ярар, мин синең белән талашырга килмәдем, Җаббар!
— Мин сиңа агай-эне итеп, яхшы ният белән килдем…
— Килгәнсең икән, төкле аягың белән..
— Җаббар, карале, игенең, мал-туарың булмагач, сиңа ындыр белән абзар-каралты нигә?
— Ә ул сиңа нигә кирәк?
— Сат миңа ярты урыныңны каралтылары-ниләре белән. Күпме сорыйсың?
— Хак ярым хак, пот ярым борчак. Үзеңнең чама ничек?
— Мин болай уйладым, Җаббар: ун сум акча, малайларың ыштансыз йөри, шуларны бөтәйтеп бирим, хатыныңа шәлъяулык, үзеңә биш гөрәңкә шикәр, бер такта чәй. Булдымы? Алдын-артын уйламый, күп әйтеп ташладым, ахры…
Шушы урында Җаббарның хатыны Миңлебикә, түземсезләнеп, сүзгә катыша:
— Юк, юк, сатаммы соң, шулар өстенә яңадан биш пот он кушып бирсәң дә сатасым юк. Җирдән дә колак как, инде килеп йортыңны пран-заран китер, ул ни дигән сүз? — Кит, тузга язмаганны!
Шул сөйләшүдән, килешә алмый, Сәхип чыгып китә һәм, табакка аслы-өсле ике кат кәрәзле бал салып, староста хатынына бара.
— Ирең әйдә юк икәнне белеп килдем, Миңлекамал! Әйдәле, аулак өй итеп бер чәй эчеп алыйк.— ди ул. Бер табак балны күргәч, Миңкамал йөгерә-йөгерә самавыр куеп йөри.
Чәй янында бар да хәл кылына. Староста волостьтан кайткач, беренче эше итеп, Җаббарга килә һәм аңа түләнми калган имана акчасы белән страховойны иртәгә үк китереп түләү шартын куя. Югыйсә, эшнең волостька җитү ихтималы бар, эшең шәптән булмас, арка тиреңне суеп алырлар,— ди ул.
Җаббар тегендә йөгерә, монда йөгерә, Сәхипкә барып җитә, каралтыларын сатарга була. Әмма Сәхип инде «кире уйлаган». Көч-хәл белән Сәхипнең бер көн биргән бәясенең яртысына төшеп, Җаббарның нигезендәге ярты урыны абзар-каралтылары белән сатыла. Җаббар көч-хәл белән бурычтан котыла.
— Елама, хатын,— ди ул, Миңлебикәне юатып,— сер бирмә! Баш исән булса, мал табылыр. Шуларның чыбыгы астына ятаммы соң, аллам сакласын!
Каралтысыннан колак каккан Җаббар кәҗәсе белән кош-кортны да өенә кертә:
— Менә хәзер бөтен хуҗалык күз алдында,— дип, ул хәтта бу хәлне үзенчә аклап та куя.
Кырлайның мәзәкчесе Заһит Җаббарның өен күреп:
— Җаббар күрше, әйт әле син миңа: бу кош-корт синең өеңдә яшиме, әллә син аларның кетәклегендә яшисеңме? — дип сорый.
—Тәкъдирең шул булса, тавык кетәклегендә дә яшәрсең,— ди Җаббар,— ярый әле патша хәзрәтләренең мәрхәмәте киң,— менә бу көн нурына имана түләргә боерык чыгармый, нишләрсең? Әнә кала җирендә суны сатып ала башлаганнар ди инде…
17
Өе тар булса да, күңеле киң Җаббарның. Балалар белән сер бүлешүгә хәтле кече күңелле ул! Авылның бер-бер баласы аның өенә килеп кердеме, ул аны чәй эчерми җибәрми. Габдулланың да аңа кереп бер-ике тапкыр чәй эчеп чыкканы бар.
Бу юлы да ул Габдулланы күптән көтеп алган кунагы шикелле итеп каршылады:
— Ә, Әптелкәрим, нихәл, әйдүк, түрдән уз,— диде ул.
— Ул Әптелкәрим түгел, Габдулла,— дип төзәтте аны улы Тимри һәм көлеп җибәрде. Тимринең сеңлесе Әсма белән энесе Гыйлемхан өчен дә бу кызык булды. Алар Габдуллага юри: «Әптелкәрим, кара әле!», «Әптелкәрим, кил әле!» дип берничә тапкыр дәштеләр һәм, үз сүзләреннән үзләре кызык табып, көлештеләр. Аларга кушылып, Габдулла да елмайды.
— Әйе ләбаса, Габдулла,— диде, таркау гына елмаеп, Җаббар. Аның мәзәк якларыннан берсе, кешеләрнең, бигрәк тә бала-чаганың исемен бутавы иде. Заһит мәзәк итеп сөйлиме, чынлапмы, Җаббар абзый үзенең кызына Тимерхан дип, улына Әсмабикә дип, балаларының исемнәрен ялгыштырып дәшә, имеш!
Кечкенә кунагын түргә менгереп утырткач, Җаббар абзый, Габдулланың исемен шундук онытып, сорау бирде:
— Я, Әптелкәрим, кем синең туган — малаймы, кызмы?
Габдулла үзенә төбәлгән сорауны төшенмичә, Җаббар абзыйга карады.
— Ә, әле син белмисеңмени? Менә син өеңә кайтуга, әниең сиңа энекәшме, сеңелкәшме әзерләп куя инде,— диде Җаббар һәм, хәйләкәр генә елмаеп, күзен кысып куйды. Аннан соң җитди генә итеп нәтиҗә ясады:
— Энекәш булсын инде, шулай булсын! — Ир бала анасы — губернатор, кыз бала анасы — посып ятыр, дип белми әйтмәгәннәр.
— Кайда посып? Нигә? — дип кинәт кызыксынып куйды Габдулла.
– Посып ятыр, дип әйткән сүз ул, ягъни, кыз бала җирсез калыр, нигә дисәң, хатын-кызга закон буенча җир бүленми, алар ирләрнең сул кабыргаларыннан яратылганнар, сугышка бармыйлар, янәсе. Менә ничек бит ул. Син инде, бәлкем, ни өчен кызларга җир чыкмый, алар ашамый торамыни, дип сорарсың. Бусына инде мин сиңа берни әйтә алмыйм. Моны сиңа шул законны чыгарган патша хәзрәтләре дә әйтә алмый. Шулай, улым! Яле, менә бу чәйне эчеп җибәр!..
Габдулла өенә кайтып кергәндә, чыннан да, түр башына кабык бишек асылган, аның эчендә Габдулланың энекәше «үә! үә!» дип, авызы белән ияген бер итеп, елап ята иде…
18
Ниһаять, кыш та үтте, укулар да бетте. Үзенең матур килүе белән күп нәрсә вәгъдә иткән яз кешеләрнең күңелләрен күтәреп җибәрде. Алар сабан туена әзерләнә башладылар.
Иң элек быел наборга керәсе никрутлар, өй саен бүләк җыеп, сабан туе өчен махсус ачытылган балны эчеп, күңел ачып йөрделәр. Иртәгә сабан туе дигән көнне кичкә таба малайлар Миркәйләр тыкрыгы ягындагы бүрәнәләр янына җыелып, йөгерешеп һәм көрәшеп карадылар. Монда яшьтәшләре Әһли, Тимри, Гариф белән бергә Габдулла да катнашты. Ул җиңнәрен сызганып, нечкә генә беләкләрен малайларга күрсәтеп мактанды:
— Минеме? Моның белән суксаммы? Теләсә кемнең җенен өзәм! Йөгерешсәм, сезне бер чакрым артта калдырам…
Көрәштә дә, йөгерештә дә ул, әлбәттә, иң артта булмады булуын, әмма шул ук вакыт берәүнең җенен өзә алмады һәм берәүне дә бер чакрым артта ташлап килмәде. Ләкин шулай да малайлар Габдулланың мактануыннан көлмәделәр. Алар аның уены-чыны бер, мәзәкчел, шуның белән бергә акыллы малай икәнен беләләр һәм аңа ниндидер эчке мәхәббәт саклыйлар иде.
Сабан туе дигән көнне әнисе Габдулланы гадәттәгедән иртәрәк уятты.
— Улым, әнә малайлар сабан туе котлап чыкканнар инде, син дә чык! — дип, ул Габдуллага авызын бөрмәләндереп бау белән тарттырган кечкенә капчык тоттырды.
Габдулла «күкәй җыюны» тегермән янындагы урамнан башлады. Иң элек ул яңа гына башка чыгып, кечкенә өй салып кереп утырган Бикчәнтәй Миргалименең коймасыз өенә керде. Кыяр-кыймас кына баскычка якынлашкан Габдулланы Миргалимнең яшь кенә хатыны өй эченә чакырып алды. Өй эчендә җиһаз әле юк дәрәҗәсендә аз, әмма булган кадәресе — кечкенә калай самавыр, җиз комган белән ләгән һәм киштәдәге бер-ике савыт-саба бик якты итеп тазартылган, ике тәрәзәнең берсе өстенә башы чуптарлы бирнә сөлгесе атландырып эленгән иде. Әлеге хатын, күптән таныш кешеләр сыман, ягымлы чырай белән Габдулланы сәкедә киез өстендә аяк бөкләп чәй эчеп утыручы ире Миргалим янына табынга чакырды. Габдулланың тартынып, утырырга теләмәвен күреп, аны артык кыстамады, киштәдәге буяп куйган берничә күкәйнең берсен алып Габдуллага китереп тоттырды.
— Башка көннәрне дә кил. Сыебыз булмаса, ачык чыраебыз булыр, дип килен кеше һәм аның артыннан Миргалим Габдуллага елмаеп карадылар. Бу карауда яңа гына бергә яши башлаган ике яшьнең Габдулла кебек кечкенә, матур гына ул булдыру теләге чагылып тора иде. Габдулла анысын аңламады, әмма аларның якты чырае йомырка җыярга беренче ел гына чыккан Габдуллага кыюлык бирде.
Икенче йортка инде ул батыррак керде…
Дөрес, бөтен өйләрдә дә буялган йомырка булмады. Кайберсе бармак сыман озынча кызыл билле прәннек, кайберсе, сәдака итеп, ярты тиен яки бер тиен бакыр тоттыргалап чыгардылар. Әмма бөтенесеннән бигрәк Габдулланы кергән бер өйнең үзенә башкалыгы, аның төрле-төрле кешеләре һәм аларның бәйрәмгә мөнәсәбәтләре кызыксындырды. Күп кенә өйләрдә бүген җанлылык, күтәренкелек күзгә чагыла, кешеләр гадәттәгедән кычкырыбрак, көлешебрәк сөйләшәләр, бер-берсенә җор сүзләр әйтешәләр, өйләрдә шаулап утырган самавыр белән мичтәге коймакның таба өстендә майга кызып четердәү тавышлары бергә кушылалар. Кайбер өйләрдә башка авыллардан килгән кунаклар, сәке тутырып, чәй эчеп утыралар. Ирләр сабан туе өчен махсус ачытылган балдан авыз итеп куйганнар да кызарышып та өлгергәннәр.
Ләкин бу бар өйдә дә түгел.
Үткән көзне юл сала торган җиргә эшкә киткән Хәйрулланың өендә анасы карчык кына калган… Ул улыннан килгән азмы-күпме акча белән авылда шактый авыр гомер кичерә. Сабан туе шатлыгы аның өенә килеп җитми — нәрсә аңа сабан туе?
Габдулла аның хәлен белмичәрәк килеп керде. Карчык аның ни өчен килгәнен дә аңламады. Күзенең зәгыйфьлеге өстенә ул колакка да катырак иде.
— Ни дисең, улым? — дип каршылады ул әле берни дә дәшәргә өлгермәгән Габдулланы.— Әниең җибәрдеме? Бирәсе тозым бар иде шул. Теге чүпрәк җыючы килеп чыкса дип, җыеп куйган чүпрәкләрем бар инде барлыкка. Шуларны сатсам, тозлык кына булыр иде. Әниеңә шулай дип әйтерсең инде, яме? Ачуланмасын…
Нишләсен? Габдулла «я» дип башын селекте дә карчык өеннән чыгып китте. Аннан ул хуҗалары каядыр читкә эшкә чыгып киткән һәм тәрәзә-ишекләре бөтенләй кадакланган берничә өй яныннан узды.
Авылның яңа бае Белмим Хафиз йортына килеп җиткәндә, Габдулла иптәше Әһлине очратты. Әһли шулай ук күкәй җыярга чыккан һәм, Хафиз өе янында тукталып, керергәме, юкмы дигән сыман, аптырап тора иде. Габдулланы күргәч, ул шатланып китте һәм аның икеләнүе дә бетте.
— Әйдә, керәбез,— диде ул,— үткән ел ул безгә бал ашатып чыгарган иде. Былтыргы балы бетмәгәндер әле аның…
Ике иптәш Белмим Хафиз йортына кереп киттеләр…
19
Белгән нәрсәсен дә «белмим» дип әйтергә яратучан, йомык табигатьле булганга, яшьтән үк аны «Белмим Хафиз» дип атаганнар. Хафиз ачлык еллары алдыннан гына Казанга китеп, Печән базарында таш кибет тотучы бер байга хезмәтче булып кергән. Аның ярарга тырышып эшләвен күреп, бай аны приказчик итеп куйган. Ачлык елларны аны шәһәр белән Кырлай арасында бик еш күргәннәр. Ул хуҗасы кушуы буенча ике арада тегене-моны әвеш-түеш китереп, ачыккан авыл халкының мал-туарын юк бәясенә җыеп йөрүче булган. Туклык еллар башлану белән ул йөрүеннән тукталган, хәтта бәйрәмнәргә һәм сабан туйларына да кайтмаган. Аны йөргән юлларының берсендә гаип булган дип тә сөйләгәннәр. Әмма үткән елны ул авылга кинәт кенә, төялеп, кайтып кергән һәм ихатасында калган иске йортны сүтеп, менә бу кара каршы өйне салдырып җибәргән, мал-туар җыя башлаган, умарта сатып алган, һәм Иябашның Әсәт бай белән алар Кырлай тегермәнен бергә били башлаганнар.
Ничек баеп киткән? Аны төрле кеше төрлечә сөйли. Бае ярдәм иткән, йөргән юлында казна тапкан, ачлык елны җыеп йөргән мал-туарның бәясен хуҗасына ике өлеш кыйммәт күрсәткән, теге дә бу…
Дөресе болай булган. Аңа бае дә ярдәм итмәгән, ул казна да тапмаган. Ачлык елны җыеп йөргән мал-туардан кесәгә шактый гына акча калган булса да, ул әле үз башына эш башларлык дәрәҗәдә булмаган. Әмма хәзерге чорда кешенең көче фәкать акчада гына икәнне белеп алган Хафиз, үзенең бөтен сәләтен шул акчаны табуга юнәлткән. Баеп китәргә аңа үз бае Хәсәнша түгел, бәлки Хәсәншаның дус бае, шул ук вакыт аның конкуренты Сәгыйтьҗан Сәгыйтов ярдәм иткән. Әлбәттә, тикмәгә түгел, бәлки ярдәм бәрабәренә ярдәм таләп итеп…
Сәгыйтьҗан Сәгыйтовка үзенең дус бае Хәсәншаны юлдан алып ташларга кирәк булган. Шуннан соң ул, Хәсәншаның ышанычын казанып өлгергән приказча Хафизны аулакка чакырып, аның белән бик озак сөйләшкән. Озак та үтмәгән, Хәсәншаның сәүдә складында коточкыч янгын чыгып, бик күп нәрсә янган. Малның күпмесе янып, күпмесе исән калганын байның ышанычлысы, склад ачкычларын биләүче Хафиздан башка берәү дә рәтләп белмәгән, һәрхәлдә, складта күп нәрсә янмаган, янгынга хәтле үк йөк-йөк пустау һәм мануфактура Сәгыйтьҗан ярдәме белән Хафизның авылына озатылган.
Соңыннан полиция һәм прокурор бу караңгы эшнең эзенә төшәргә маташып караганнар һәм төп шаһитлардан берсе итеп Хафиз да чакырылган. Әмма ул «белмим»нән башка бернәрсә дә «әйтә алмаган».
Әлеге мәзәкне Заһит көлеп сөйлиме, чынлапмы, Казандагы янгын турында сорау алган чакта «исемең ничек?» дип бирелгән беренче сорауга ук Хафиз ашыгып «белмим» дип җавап биргән, имеш!
20
Ниһаять, Габдулла авылның халык телендә иң күп тапкырлана торган кешесе Белмим Хафиз йортында…
Хафизның йорты, чынлап та, башка йортларга караганда, иркенрәк, мал-туар белән тулы, биек нигезле кара-каршы ике өй, бакча, аның эчендә ак мунча, өйләре дә, мунчасы да таза, эре бүрәнәләрдән салынган, келәтләре дә шулай ук. Келәт ишекләрендә икешәр бик, икешәр йозак. Йозаклары да ниндирәк: һәрберсе яртышар потлы гер ташлары кебек асылынып торалар…
— Ләкин шул гынамы?
— Казанның Ибраһим бай йортын һәм аның бакчасын күргән Габдулла өчен бу аз. Бәлки Хафизның шаккатырырлык байлыгы ындыр артындагы бакчасында һәм умарталыгындадыр?
Габдулла моны уйлап бетерергә өлгермәде, келәтнең лапаска караган ишеге янында кемнәрдер шаулашып алдылар.
— Сала төш, сала төш, Хафиз абзый.
— Булды, булды. Менә киртләчтән дә узып китте.
— Капчык исәбенә дә бераз.
— Ун ярым гөрәңкә. Китер капчыгыңны!
Балалар тавыш ягына борылдылар. Келәтнең ачык ишеге алдында, зур гына бизмән янында бит-куллары онга буялып беткән берничә кеше он үлчиләр иде. Арадан ак яулык бөркәнеп, аның өстеннән киез эшләпә кигән карт кына хатын, сукранган сыман:
— Ярар, Хафиз, алла разый булсын, тарттыру белән китереп тапшырырбыз, көттермәбез, алла насыйп итсә. Әҗере белән бергә…— диде дә капчыкны тотып капкадан чыгып китте. Битенә һәм борынына он буялган, шуның аркасында мәзәк сыйфатка кергән Хафиз бай, карчыкның рәхмәтенә җавап биреп тормастан, икенче бер кара сакаллы кеше белән он үлчәргә тотынды. Шуңа күрә аның Габдулла һәм Әһли белән мавыгырга вакыты булмады.
Габдулла иптәшенә карап алды, ягъни: нишлибез? Әһли аның җиңеннән тотып ак өй баскычына тартты. Ләкин ул арада бер хатын (хезмәтче хатын булса кирәк), ялт итеп торган җиз ләгән күтәреп, баскычтан ашыгып төште дә, аны-моны күрмәстән, юл өстендә торган Әһлигә килеп бәрелде.
— Йөрмәгез әле монда комачаулап,— дип ул җитез генә сукранып алды һәм, балаларны бер якка тибәреп, келәткә таба узып китте.
Габдулла белән Әһлигә бер генә нәрсә калды: чыгып китү. һәм алар капкага таба борылдылар. Ләкин шунда бер хәл аларны, кызыксынып, тукталып калырга мәҗбүр итте. Келәт белән капка арасындагы койма ышыгыннан кемдер, тәкәрлек тавышына охшатып, шыпырт кына: «тррр-тррр!» дип куйды. Балалар борылып карадылар. Анда койма күләгәсенә кертеп туарылган һәм керт-керт печән ашап торган ат, аның янында зур гына тарантас. Тарантас эчендә кырын яткан килеш егерме яшьләр чамасында бер таза гына егет малайларга карап көлеп тора…
Егетнең хәйләкәр генә елмаеп кысылган, шул ук вакыт яхшы ниятле күзләре балаларны берьюлы үзенә тартты. Габдулла белән Әһли бер-берсенә карашып куйдылар, ягъни: бу кешегә без нинди мөнәсәбәттә булырга тиеш? Ул арада егет, бармагы белән изәп, тегеләрне үз янына дәште. Малайлар тарантаска якынлаштылар. Егет кесәсеннән бер уч чикләвек алып аны малайларның учларына салып чыкты.
— Сез бүген Хафиз абзый тирәсендә йөрмәгез,— диде ул шыпырт кына,— аның бүген күзенә ак-кара күренми. Ник дисәң, ул берьюлы әллә ничә төрле эш алып бара. Йорт тулы кунак, аларны хөрмәт итәсе, сыйлыйсы бар, монда алыш-биреш, сәүдә, җитмәсә, ак өйдә зимләмир белән урман караучы утыра. Әнә никадәр эш әйләндерә Хафиз абзагыз, уен эшмени?
Аннан соң ул, бөтен әйткәнен мәзәккә әйләндереп, тагын бер тапкыр тәкәрлек тавышы чыгарып куйды.
Егет Габдулланың тәмам күңеленә ятты, һәм ул ихтыярсыз:
— Абый син кем? — дип сорады.
— Минме? — диде егет һәм рәхәтләнеп бер көлеп алды.— Мин шундый бер кирәкле кишер яфрагы…
Алар өчәүләп көлештеләр. Аннан егет чынын әйтеп бирде:
— Казанның Сәгыйтьҗан байны ишеткәнегез бармы? Булса — менә шул. Мин аның кучере идем. Үз авылыма каралырга дип кайттым менә. Аннан соң монда Сөнгать дигән шәкертне алып килдем. Сәгыйтьҗан байның якын кешесе ул. Бик укымышлы кеше, югыйсә. Бай мәдрәсә салдыра. Бу инде шуның хәлфәсе. Хәзер ул авыл саен йөреп шәкертләр җыя. Шәкерт булырга теләсәгез, пажалыста, ул сезне утырта да алып китә. һи, ул аңа сабан туеннан да җиңел! Менә мине дә алар бер тапкыр шулай, шәкерт итәбез дип, алып киткәннәр иде…
— Иттеләрме соң?
— Иттеләр! Кызларга хат язарлык та укып булмады!
— Укытмадылармы!
— Кай-я!..
— Аннан соң алар, тагын бер тапкыр очрашырга булып, аерылыштылар.
21
Габдулланың капчыгы күкәйләр белән тулган, аннан, Хафиз бай йортыннан соң, аның башка йортларга кереп йөрү теләге дә сүнгән иде. Ул чатта дусы Әһлидән аерылды да инеш буйлап өенә таба юнәлде һәм, үз урамнарына чыгу өчен, Җаббарлар тыкрыгыннан борылып менеп китте. Юл буе ул үзенең Сәгыйтьҗан бай кучере белән очрашуын һәм аның әйткәннәрен уйлап кайтты. Сөнгать шәкерт? Кем икән ул? Шәкерт булгач, ул инде, мөгаен, безнең теге Сәхә-би төсле күзләрен йомып, бәет укый беләдер? Тик менә аның кебек күзләрен борын төбенә китерә яки колакларын селкетә белә микән? Сәгыйтьҗан бай? Туктале, тукта… теге кышны Әптелбәрне сеңлесе белән чанага утыртып алып киткән кеше дә Сәгыйтьҗан бай иде бит? Юк, Сәгыйтьҗан бай түгел, аның күчере иде. Кучере? Әллә шушы абыймы? Юк, Габдулла аны хәтерләми, дөресрәге, ул аңа анда әһәмият бирмәгән, дусы Әптелбәр белән аерылышу кайгысына тарган иде ул анда…
— Туктале, кем, Әптелкәрим бит әле син? — дип дәште шул вакыт кемдер.
Габдулла уйларыннан айнып китте һәм тавышка таба әйләнде. Үзенең капкасы төбендә бишмәтен иңенә салган, башындагы кәнәтилле иске кәләпүшен кырынайтып кигән Җаббар басып тора һәм сөйләнә иде:
— Әгәр дә мәгәр минем өйгә дә кагылып китсәң, Җаббар абзыеңның сиңа биреп чыгарырлык күчтәнәче булмас идемени? Ярамый алай, бер дә ярамый! Үзең мәхзүм кеше. Әйдә әле!
Габдуллага керергә туры килде. Өйдәгеләр кайсы кая таралып беткән, әмма өйдә бер җан иясе дә калмаган дип әйтеп булмый, ябык кына, хәйләкәр һәм усал күзле кәҗә бәтие мич башында алгы аякларын ике якка аерып баскан да керүчеләргә карап тора иде.
— Һайт сине! Кая мендең анда? — дип кычкырды аны күрүгә Җаббар. Бәти шундук тиз генә кире борылып, мич артына төшеп китте һәм, әледән-әле кабыргасына төшкәли торган каен таякны чамалап булса кирәк, ябык кына сыртын җыера төшеп, чыгып качты.
— Син минем турыда алай начар уйлама, кем Әптелкәрим,— дип сүз башлады Җаббар.— Әйтик, Әсәт байныкы яисә Белмим Хафизныкы хәтле дәүләтем юк минем. Анысы дөрес. Әмма ләкин мин байларның бәхетен көнләмим. Нигә дисәң, байның үз карунлыгы үзен ашый бит. Аждаһаның эчкән саен сусыны кабара ди әнә. Бай бит ул, бирән йоткан кебек, ашаган саен ашыйсы, эчкән саен эчәсе килеп азап чигә. Мин алай интекмим бит, Әптелкәрим!
Ул рәхәтләнеп бер көлеп алды һәм өстәп куйды:
— Дәшмә инде, әйдә, шым бул, теләсә нишләсеннәр үзләре!..
Җаббар мич алдына тезелгән биш күкәйнең икесен алып Габдуллага сузды.
— Ал менә бу күкәйләрне! Җиңгәң, үзе ашамый, тозга алыштырыйм дип җыйган күкәйләр бу. Ләкин, мин әйтәм, Миңлебикә, пешереп куй әле син аларны миңа. Ә тозны нәрсәгә алыйм, ди бу. Мин әйтәм, бераз гына тозсыз да түзәр без, әмма сабан туе көнне малайларны сөендермәгәч, мин әйтәм, бу нәрсәгә ярый? Ягъни, Хафиз байдан минем кайсы җирем ким? Ярлы тәкәббер син, ди миңа җәмәгатем. Юк, мин әйтәм, бу тәкәбберлек түгел. Мин тегеләр төсле капкорсак түгел, менә шул гына!..
22
Габдулла, капчыгын күкәйләр һәм прәннекләр белән тутырып, кайтып кергәндә, әнисе мич алдында чыш-пыш коймак пешерә, әтисе сәкедә аягын бөкләп утырган килеш, көзге ватыгыннан карап, иякләрен күтәргән хәлдә эскәк белән сакалындагы озын төкләрне йолкып, спайланып утыра иде. Габдулланың тиз арада шул кадәр әйбер җыеп кайтып керүенә Зөһрә апа шатланган да, гаҗәпләнгән дә сыман:
— Кул-аягың җиңел булгыры, кай арада капчыгыңны тутырып өлгердең әле син? — диде һәм капчыкны бушата-бушата, Сәгъди абзыйга карап, мактанып алды:
— Атасы, карале улыңны!
Сәгъди абзый бу эшкә хатыны кебек үк кинәнсә дә, сер бирәсе килмәде:
— Өлгерер шул, нигә өлгермәсен, уңмаган егетмени безнең Габдулла? Аннан соң ул, ни әйтсәң дә, мәхзүм бит!
Ул бушатылган күкәйләр янына килде һәм шулар арасыннан икесен алып Габдулланың үзенә тоттырды.
Габдулла күкәйләрне тотып чыгып йөгермәкче булган иде, әнисе аны җибәрмәде.
— Ашамый-эчми кая чыгып югалырга торасың, өлгерерсең әле, сабан туе качмас,— диде һәм, табын әзерләп, Сәгъди абзый белән Габдулланы чәй эчәргә утыртты. Габдулла әдәп йөзеннән бер-ике коймак ашап, чынаяк астына ясалган чәйне бер-ике генә йотым чүмереп алды да, ашык-пошык кына битен сыйпап, урамга чыгып йөгерде.
Ул чыкканда кояш инде күк читеннән сөнге буе күтәрелгән, күк йөзе чалт иткән аяз иде. Кешеләрнең, бигрәк тә яшьләрнең бәйрәмчә үзгәрешләре Габдулланың игътибарын берьюлы үзенә тартты. Егетләр һәм кызлар ак оекларын мөмкин кадәр шомартып, җыерчык калдырмаска тырышып кигәннәр, өсләрендәге киемнәре гадәттәгедән пөхтәрәк, кайберәүләрнең бөтенләй яңа кием иде. Кешеләргә генә түгел, йортларга һәм капкаларга, хәтта зиратта үсеп утыра торган агачларга да бәйрәм төсе иңгән!
Габдулла шундук үзенең иптәшләре белән очрашты. Олыраклардан Сафуш та, Әхтәри дә, кечерәкләрдән Әһли дә, Гариф та, Габдулла кебек үк, берәр я икешәр күкәй тотып чыкканнар иде. Габдулланы күрү белән алар аны, үзләре белән ияртеп, Миркәйләр тыкрыгындагы әлеге бүрәнәләр янына алып килделәр, һәм биредә «күкәй сугыштыру» башланды. Хәрәмләшүсез булмады. Әхтәри Габдулла куйган күкәйне сугып алу белән малайлар, Габдулланы яклап, тавыш чыгардылар:
— Очлы башы белән сукты, очлы башы белән, әһә, хәйләкәр икән!
Үзенең һәрвакыт хәрәмләшүе белән дан чыгарган Әхтәри төрлечә акланырга тотынды һәм, үз сүзен бирми, күкәйне кесәсенә салып куйды. Габдулла икенче күкәен дә куймакчы булган иде, әмма урам башыннан атка атланган сөрәнчеләр килеп чыкты… Алгы атка атланган сөрәнченең кулында шактый озын колга, аның башында яшелле-күкле яулык бәйләнгән һәм ул җилгә очынып, җилфердәп тора иде. Габдулла һәм аның иптәшләре, күкәй дәгъвасын шундук онытып, сөрәнчеләр артыннан иярделәр. Сөрәнче капка саен туктап:
—Апалар, сеңелләр, чыгарасы бүләкләрегезне чыгарыгыз, көттермәгез, хәзер мәйданны башлыйбыз! — дип кычкырды. Килен төшергән йортлар алдында сөрәнчеләр озаграк туктадылар һәм анда сатулашулар да булгалап алды.
Миркәйләрнең Ташкичүдән төшкән киленнәре Камәрбану кечкенә сөлге чыгаргач, бүләк җыючы аны алып:
—Килен, ярамады бу, син барлы-юклы йорттан түгел, аллага шөкер, бик дәүләтле, бик бәрәкәтле йорттан килен булып төшкән кеше. Сынатма. Бу синең сыңар канатыңны капларга да җитми, икенче канатыңа да бернәрсә чыгар! — диде.
Килен, яулыгының очын тешләгән хәлдә, кызарыныбрак тыңлап торды-торды да, җавапсыз каласы килмичә, басынкы гына тавышы белән әйтә куйды:
— Чыккан йортым дәүләтле булса, килеп төшкән җиремдә хәерче түгел! Әлхәмделилла! Биргәннең битенә карама дигәндәй, безнең үзебездә сорап алу гадәте юк иде югын…
Шулай да килен җитез генә өенә кереп аннан зуррак һәм купшырак сөлге алып чыгып бирде. Бүләк җыючы аны рәхмәт укып алды да колганың очына, яшел яулык белән бергә бәйләп куйды һәм ары китте.
Алдагы йортлардан һәркем үз хәленә карап, төрлесе төрле нәрсә чыгарды. Заһидулла хатыны үзе тукыган киҗеле ашъяулык, Миңсылу — сөлге башы, Гаҗби әби килене бизәге уңган, әмма бик чиста юылган сәрпинкә яулык, Хафизныкылар кара кытат өстенә сары белән чуптарлап чиккән намазлык чыгарып бирделәр. Җаббар да калышасы килмәде, аның хатыны акча салырга да, тәмәкегә дә ярый торган янчык чыгарды. Бүләк җыючы:
— Бу да ярар, йөгерешә торган малай-салайның берәрсенә бирербез,— дип, аны сәрпинкә яулыкның почмагына бавыннан бәйләп куйды.
Аннан соң Габдулла белән Әһли, башка малайлар белән бергә сөрәнчеләргә кушылып, мәйдан буласы урынга, кәзүнни урман читендәге зур аланлыкка юнәлделәр.
23
Алар мәйданга якынлашканда, ул халык белән тулып килә, шау-шу, җыр, гармун тавышы белән гөрләп кайнап тора, тик бер читтә хатын-кызлар гына, үз башларына бер чуар төркем булып, тын гына диярлек басып торалар иде.
Халык артындарак бер читтә Кырлайның үзеннән һәм күрше авыллардан арбалар, тарантаслар тезелгән, алар белән янәшә сәүдә рәте тезелеп киткән, Кырлайның үзенекеннән тыш Арча һәм Ашыт сәүдәгәрләре арба өстендә яки җиргә чыпта җәеп көнбагыш, чикләвек, кәнфит, прәннек, кипкән өрек, кәҗә мөгезе кебек әйберләрен күрсәтеп куйганнар, алар янында бик кызу сәүдә бара иде.
— Кемнәр күкәйгә йөгерә? — дип кычкырды шунда десятник Шәвәли. Ике дистәгә якын малай аны шундук сырып алды. Габдулла белән Әһли дә шулар эчендә иде. Ләкин десятник аларны: «Сез әле кечкенә» дип, аерып калдырды. Болар ризасызлык белдерү теләге белән авызларын ачканнар иде ачуын, әмма, Шәвәли абзыйның йөзендәге гаять эшлекле җитдилекне һәм аяусызлыкны күреп, авызларын кире яптылар.
— Улым, Габдулла! — дип дәште Сәгъди абзый, Габдулланы табып, һәм аны сәүдә рәте буйлап алып китте.
— Күрәсеңме? — диде ул, Габдулланың игътибарын сәүдә рәтенә юнәлдереп.— Нихәтле мал диген! Әтнә базары хәтле бар бу. Акчаны җыеп алып китәләр инде болар…
Аның акчага кагылган соңгы сүзләре Габдуллага ни өчендер сыкранып чыккан сыман тоелды һәм ул әтисенең сабан туе күчтәнәче алып бирүеннән өметен үк өзеп куйды. Ләкин Сәгъди абзый табигате белән саран түгел, шуның өстенә ул бала җанлы иде. Тик күпме-азмы акча чыгар алдыннан бераз гына сыкранып алу аның икенче табигатеннән — крестьянлык табигатеннән килеп туган бер гадәт иде. Габдулланың шатлыгына каршы Сәгъди абзый шундук аңардан:
— Я, нәрсә алып бирим үзеңә? — дип сорады, һәм бу юлы Габдулла аның тавышында үзенә карата иркәли торган җылылык сизде.
— Чуклы кәнфит,— диде Габдулла күп уйлап тормастан. Бу аның Казанда Ташаяк ярминкәсендә күргән, ашый алмый калган кәнфите иде бит!
— Чуклы кәнфит, димсең? — дип кайтарып сооамый булдыра алмады Сәгъди абзый, чөнки, ни дисәң дә, кәнфитнең чуксызы яки кызыл билле прәннек тегеңәрдән арзанрак иде. Шулай да ул бер генә төймәсенә каптырылган тунын (бу аның бердәнбер яхшы киеме булганга, ул аны язгы һәм хәтта җәйге бәйрәмнәрдә дә кия торган иде) ычкындырып җибәрде дә муенына бөти шикелле итеп тагылган күк янчыгын изүеннән тартып чыгарды һәм ике ягын чукландырып укалы кәгазьгә төргән шәм сыман озынча кәнфитне сатып алып Габдуллага тоттырды. Аннан соң, булган булсын дигәндер инде, ярты гөрәңкә эрбет чикләвеге төрдереп алды да шуннан бер учны Габдулланың түбәтәенә салды. Кинәт төрле җирдә таркалышып торган кешеләр хәрәкәткә килделәр һәм мәйдан буласы урталыкка елыштылар. Анда көрәш башланган икән. Сәгъди абзый Габдулланы мәйдан янына алып килде дә, аны өелешеп баскан кешеләр аша, мәйдан эченә, балалар тезелешеп утырган җиргә кертеп җибәрде.
— Бар, тик мине күздән югалтма, таптала-нитә күрмә! — дип калды ул аның артыннан.
Габдулла тезелешеп утырган балалар эченнән Әһли белән Гарифны күреп алды һәм алар янына барып чүгәләде. Түбәтәе белән чикләвекне уртага куеп, ул иптәшләрен сыйлады, әмма кәнфитне сүтмәде, аны матур итеп төргән укалы кәгазе белән тотып утырасы килде.
Мәйданда Габдулладан аз гына калку ике малай яулыклар белән бер-берсенең билләреннән алышканнар да олы кешеләр сыман ашыкмый гына йөрешәләр иде.
— Әхтәри белән Тимри бит, кара әле! — дип гаҗәпләнеп алды Габдулла.
— Әй, Әхтәри ул көрәшә дә белми! — дип моңа бәя чыгарып куйды Әһли.
— Яулык өчен генә көрәшә ул! — дип өстәде Гариф.
Габдулланың бая Әхтәригә оттырган күкәе исенә килеп төште.
— Ул гел хәрәмләшә,— дип куйды ул.
Ул арада көрәшүче малайлар кызып киттеләр. Тирә-якта тавыш купты:
— Аяк чалма, аяк чалма!
— Хәрәмләшмә алай!
Кемдер акрынрак тавыш белән өстәп куйды:
— Би-и-и-к! Староста малаемын дигәч тә…
Бу сүзләр Әхтәригә юнәлтелгәннәр иде.
Көрәшүчеләр кинәт икесе берьюлы егылдылар һәм, берсен-берсе өстерәп, җирдә бер-ике тапкыр әйләнеп алдылар. Әхтәри белән көрәшүче ябык, әмма сыгылмалы Тимри, тегене җирдә калдырып, үзе сикереп торды. Аның артыннан Әхтәри дә сикереп торды һәм тегенең өстенә яңадан таш-ланмакчы булган иде, тирә-яктан кычкыра башладылар:
— Бер егылгач, җитте! Кая әтәчләнәсең?
— Екты, екты! Җаббар малае екты!
Бүләкләр биреп торучы колгадан кечкенә бер яулыкны алып Тимригә сузды. Әмма Әхтәри алдан өлгереп, кыргый бер сикереш белән яулыкны эләктереп өлгерде. Тагын тавыш купты:
— Нишли ул?
— Бир яулыкны!
— Ник бирдегез?
Бүләк бирүче Әхтәридән яулыкны ала алмады, шуңа күрә ул Тимригә аның анасыннан алган янчыкны чишеп алып бирде.
Тимри малайлар янына килеп утырды. Аның күлмәге шыбыр тиргә баткан, үзеннән җылы пар бәреп тора. Ул кулындагы янчыкны әйпәндергәли, аның күзләре сөенеп карамыйлар, «безгә инде шушыннан артыгы тимәс…» дигән сыман үгәйсетеп карыйлар.
— Тимри, мә! — дип үзенең чуклы конфетын сузуын Габдулла юньле-башлы искәреп тә өлгермәде.
— Рәхмәт, кирәкми,— дип тартынды Тимри.
— Биргәч ал инде,— дип кыстадылар малайлар. Тимри кыяр-кыймас кына конфетны сузылып алды. Габдуллага конфеттан аерылу кинәт бик кызганыч тоелды. Ни дисәң дә бу ике-өч ел буе ашыйсы килеп, хыялланып йөргән әйбер иде бит! Ләкин Тимринең йөзендә балкыган балаларча шатлык Габдуллага да тәэсир итте. Шуның өстенә малайлар да хуплап тордылар.
— Кара, кызганмады, әй!
— Юмарт икән!..
Конфетны кызгану хисе бер дә булмагандай җуелды. Аның урынын Тимрине сөендерүдән туган шатлык хисе биләп алды.
24
Кемдер:
— Йөгерешчеләр килә! — дип кычкырды.
Кешеләр аланлыкның читенә авыштылар. Габдулла шулай ук, әтисенең «мине күздән югалтма» дигән сүзен онытып, чикләвекле түбәтәен күтәргән килеш, иптәшләре белән аланлыкка йөгерде.
Мәйданга иң элек «күкәйгә йөгергән» малайлар чабышып килеп керделәр. Габдулланың шатлыгына, узучыларның берсе аның өлкән иптәшләреннән Сафуш булды. Са-фуш аңардан ике яшькә өлкән булуга карамастан, үз ишем түгел, дими, аңа дуслык күрсәтә һәм тиешле очракта һәрвакыт аны яклап чыга иде. Бу юлы да үзенең җиңү шатлыгын ачың иң элек Габдулла белән бүлешәсе килде. Өлкән йөгерешчеләр килгәнне көгмәстән, ул Габдулланы сәүдә рәтенә алып китте. Анда ул җиңеп алган бүләген көнбагышка алыштырып аны түбәтәенә салдырып алды да яртысын иптәшенә тәкъдим итте. Әмма Габдулланың түбәтәендә әтисе биргән эрбет чикләвеге бетмәгән иде әле. Шуңа күрә ул чикләвекне иң элек көнбагышка кушарга, аннан бүлешергә киңәш итте, һәм бу шулай эшләнде дә…
Җиңү белән күңеле үсеп киткән Сафушның, һичшиксез, көрәшкә дә катнашып җиңәсе килде һәм алар көрәш барган мәйданга юнәлделәр.
— Син ничек җиңәсең? Берәр догасын беләсең, иеме? — дип сорады Габдулла өлкән иптәшеннән.
Сафуш андый доганың барлыгын да белми, әмма сер бирәсе килмәү аркасында: «Беләм»,— дип җавап кайтарды. Габдулла аңа ябышкак кебек ябышты:
— Миңа да өйрәт, миңа да!..
Ул Сафуштан бервакыт «эт куркыту» догасы өйрәнеп алган һәм шуннан соң, эт аның үзен инде берничә тапкыр куркыткан булуга карамастан, доганың файдасы булуына өметен өзмәгән иде әле. Аннан соң көчле булу аңа староста малае Әхтәрине егып салу өчен һәм аның хаксызлык белән алган яулыгын кире алып Тимригә бирү өчен кирәк — менә нинди уй белән янып, кабынып киткән иде Габдулла!
Ләкин Сафуш Габдуллага җиңү догасын өйрәтә алмады, шулай да үзенең андый доганы белмәвен сиздермәс өчен болай диде:
— Аны берәүгә дә әйтергә ярамый шул…
— Нигә?
— Ул күчеп йөри бит. Минем көч сиңа күчә дә, үземдә калмый…
Бу бөтенесен җиңә торган әфсүнле дога Габдулланы шулкадәр кызыктырды, ул ничек кенә булмасын, аның серенә төшәргә булды. Казандагы Ибраһим бай бакчасында яшәүче бәхет кошы аны бай малаеннан бер капчык алмага алышып алу планы аның исенә килеп төште.
— Сафуш, кара әле,— диде Габдулла,— миндә каладан алып кайткан пәке бар, сөягендә шундый кызыллы-яшелле сәдәп әй матур, күрсәң исең китәр, әйдә, алышабыз!
— Нәрсәгә?
— Мин сиңа шул пәкене бирәм, син миңа көчеңне…
— Юк, ярамый…
Әңгәмә ни белән очланган булыр иде, анысы билгеле түгел, әмма көрәш мәйданына җитеп, анда ике олы көрәшченең бик нык тотынышуын күреп алган ике дус шым булдылар һәм түгәрәк эченә кереп чүгәләделәр дә көрәшне күзәтергә тотындылар. Көрәшүчеләрнең берсе Хафиз йортында күргән әлеге кучер егет булуы Габдулланы бигрәк тә кызыксындырды.
Аларның урыннары хатын-кыз төркеме алдына туры килгәнгә, хатын-кызның тыйнак һәм шыпырт сөйләшүе аларга аерым ачык ишетелеп торды:
— Алла! Үтерде! Бигрәк югары күтәреп ыргытты!
— Ай-һай көч үзендә!
— Быел каралырга керә, диме үзе!
— Шулай ди, әнисе бик көеп тора иде.
— Әнисе бер хәл. Гөләнвәре ничек икән?
— Көзгә туйлары буласы, дигән сүз кызның аталары чыгарган имеш-мимеш кенә икән…
— Белмим тагы… Гөләнвәрдә моның каладан язган сәлам хатлары бар ди түгелме?
— Аны кем күргән дә кем укыган…
Бу сүзләр Габдулланың әлеге танышы, Хәдичә апаның олы улы Фазыл турында бара иде. Ул Казанда Сәгыйтовта кучер булып хезмәт итә, ел саен бер-ике көнгә сабан туйларына кайта иде. Көрәшләрдә катнашып, бу авылда гына түгел, тирә-як авылларда да атаклы көрәшче булып танылган егет иде үзе. Ул хәзер дә менә таза-таза ике көрәшчене күтәреп алып салган, инде, тыйнак кына елмаеп, үзенә каршы чыгучыны көтеп тора иде. Ул арада мәйданның бер ягында ниндидер ыгы-зыгы купты һәм култыгына гармунын кыстырган бик таза бер егетне мәйдан уртасына этәреп чыгардылар. Хатын-кыз тагын чыш-пыш килде:
Әсәт Галимҗанын чыгардылар…
— Көрәшәсе килми бит!
— Көрәшәсе килер иде, курка…
— Көрәштә ул Фазылдан кайтыш түгел инде, югыйсә…
— Таза нәрсә инде… Коточкыч!..
Ул арада этәреп чыгарылган егет култыгындагы гармунын иптәшләренә тапшырды да өстендәге кәзәкиен сала башлады.
— Чыга, билләһи чыга!
— Чыкмас иде, Гөләнвәр чыгарта.
— Әйе, Фазыл белән шул турыда сүзгә килешкән ләбаса!
Я Гөләнвәр минеке була, я исемем Әсәт бай малае Галимҗан булмасын! — дип әйткән ди бит…
25
Ике таза егет мәйдан уртасында әллә ничек, ятсыныбрак, Фазыл тегеңә карап кыюсыз гына елмайган килеш, Галимҗан моңа хәтере калгандай турсаебрак, очраштылар. Көрәшчеләр буй һәм сын ягыннан тигез түгел, Галимҗан Фазылга караганда киңрәк җилкәле һәм буйга да бер-ике илле артыграк иде. Сөлгеләр белән эләктерешеп алганнан соң алар, бер-берсен сынашып, озак кына әйләнделәр. Тегесе дә, бусы да берәр тапкыр, бер-берсенең биленнән алырга теләп, сөлгене тартып куйды, әмма билләрнең берсе дә берьюлы гына бирешергә теләмәде.
Ниһаять, көрәш үзенең хәлиткеч минутларына килеп җитте. Галимҗан, бу егетне гади генә рәвештә күтәреп алып салу мөмкин булмавын төшенгәч, эшне хәйләгә борды. Ул Фазылны кысып алырга теләп сөлгене тартты. Фазыл, сынын катырып, билен бирмәде. Ләкин куркыныч үтү белән ул шундук сеңерләрен үз җаена куйды. Галимҗанга шул гына кирәк иде: ул көтелмәстән билне яңадан эләктереп алды һәм, аны кинәт тартып, Фазылны күкрәге өстенә күтәрде. Фазылның аяклары җирдән аерылдылар һәм шундук ул зур гәүдәле Галимҗан кулында үз ихтыярыннан мәхрүм көчсез бер әйбергә әверелде. Ләкин менә аны Галимҗан бөтен көче белән җиргә атып бәрде, Фазыл, сөлгесен тегеңәрдән ычкындырмый, аны да үзе белән бергә ияртеп алып китте. Ике коточкыч таза гәүдә гөрс! итеп җиргә ауды һәм бер-ике тапкыр җир өстендә тәгәрәп алганнан соң, икесе дә берьюлы җиргә торып басты. Мәйдан ике егетнең көченә һәм сәләтенә сокланып булса кирәк, бер күкрәктән ихтыярсыз: «һай!» — дип куйды. Хатын-кыз үзенең нәтиҗәсен чыгарып өлгерде:
— Җан-тиргә төшсә төште, кызны тегеңә бирмәде!
— Егет икән!
Чынлап та, Фазылның йөзеннән шыбырдап тир ага, ул аны киндер күлмәгенең җиңнәре белән алмаш-тилмәш сөртә, әмма сөрткән саен тир атылып чыга тора, егетнең күлмәк аркасы манма су! Ләкин ярсыган Галимҗан камзулын сала, ул Фазыл белән алышны дәвам иттерергә тели.
— Җитте, җитте! — дип кычкыралар кешеләр.— Шәл Фазылга тиеш!..
Галимҗан староста янына килеп, кулларын бутый-бутый, аңа нәрсәдер төшендерергә тырыша. Мәйдан читендә аның гармунын һәм киемнәрен тотып торган иптәшләре:
— Алышсын, алышсын!
— Ике якның берсе җиңсен!
— Малышту! — дип аңа куәт биреп торалар.
Габдулланың Галимҗанга бер үче дә юк. Хәтта ул аның урамнан гармун уйнап узганын тыңлап калырга ярата. Ләкин шәлне аның Фазылга бирдерәсе килә. Шулай булмый ни, Фазыл көрәште-көрәште дә бүләксез калды, бу ничек? Бу нәкъ теге Тимринең Әхтәрине егып, яулыксыз калуы төсле була түгелме?
Ул арада халык «гөж» килеп алды. Бер як, кулларын бутый-бутый, көрәштермәүне, икенче як көрәштерүне куәтләделәр. Староста нидер ымлады, көрәшчеләр яңадан мәйдан уртасына атладылар.
Алыш яңадан башланды.
Галимҗан тагын әлеге билдән алу хәйләсен сынап карады, ләкин бу юлы Фазыл үзен алдатмады. Шактый гына әйләнеп йөргәннән соң кинәт ике көрәшче арасында кискен-кискен генә хәрәкәтләр булып алды, һәм Фазыл, җиргә тезләнеп алганнан соң, чәчрәп сикереп торды. Мәйдан гөж килде:
— Галимҗан аяк чалды!
— Чалды!
— Чалмады!
— Яңадан!
— Җитте!
Тавышлар кинәт тынды. Фазыл әллә каян килгән көч һәм ярсу белән Галимҗанны эләктереп алды да ачу белән җиргә күтәреп бәрде. Галимҗан бөтен буена җиргә әйләнеп төште һәм тынсыз калды.
Бу шулкадәр көтелмәгәнчә килеп чыкты, тирә-яктагы халык моңа нинди бәя бирергә белми, аптырап бераз тын калып торды.
Аннан кешеләр килеп җирдән Галимҗанны тартып торгыздылар һәм аны җитәкләп алып китмәкче булдылар. Ләкин ул җитәкләүчеләрне бер якка этеп җибәрде дә, аксый-аксый, бер үзе китте.
Куштан Гыймади, старостадан алып, Фазылның башына зәңгәр шәлне китереп каплады, мәйдан шау килде:
— Егет икән!
— Рәхмәт!
— Сынатмады!
Шыпырт кына сөйләштеләр:
— Акылга утыртты Әсәт бай малаен!
— Нибучь!
Гөләнвәре күрми калды.
— Кайда ул?
— Күрше авылда кунакта.
— Күрмәсә, ишетер!
Галимҗанның деңгелдәп төшкәне күрше авылга гына түгел, Казанга ишетелгәндер!..
Фазылның җиңүе Габдулла өчен әйтеп бетергесез шатлык булды. Фазыл бүләкне иңсәсенә салып, бөтен халыкның соклану карашлары астында мәйданнан чыгып китте. Шул ук вакыт аның масаюны белми торган простойлыгы Габдулланың күңелендә тыйнак батырлыкның соклангыч шәүләсе булып сеңеп калды.
26
— Атлар килә! — дип кычкырды кемдер. Бар да уйсулык буена карадылар. Шау-шу яңадан күтәрелде.
— Кем алда?
— Фәсхеттиннең кола биясе түгелме?
— Шул үзе. Тимер кашка белән ярыша, һайт, бирешмә!
— Селтә бер тапкыр, малай актыгы!
— Юл бирмә!
— Алдыра бит кашка, алдыра бит!
— Әлләлләлләллә!..
Атларга юл биреп, мәйдан икегә аерылды.
Башына әләм кебек итеп чуптарлы зур сөлге таккан колга янына, иң беренче булып, тимер кашка, аның артыннан кола бия килеп җитте. Шундук беренчесе өстенә гөлчәчәк бизәкле күк йон шәлъяулык, икенчесе өстенә зур асыл сөлге ташладылар. Атлар, туктамастан, колганы ярты җир буе чамасы узып киттеләр. Шунда гына ияләре йөгереп җитеп, атланган малайларны, кочаклап, җиргә төшерделәр һәм үзләре, йөгәннәреннән тотып, атларын, чәчәмәсен дип, игөйдан тирәли йөртә башладылар.
Арттан килгән атларга карата да кешеләр күңелләре кырылмасын дип, бер-ике җылы сүз әйтеп алдылар:
— Бәкәле кыскарак, югыйсә, күкрәк ягыннан бу ат боларга сынатмас иде.
— Юк, бу атның малае яшьрәк булды, югыйсә…
— Малае егет икән! Бу ат ел саен берәр малайны екмый калмый иде бит…
Ул арада авылга кайту алдыннан бераз тукталып торган кашка янына бер төркем кешеләр җыйналган һәм һәркайсы ат турында, үзенең хөкемен чыгарып, сөйләшеп тора иде:
— Нәселле ат шул бу мәхлук!.. Моның атасы алпавыт айгыры бит!
Былтыр Сәрдә чабышкасы белән янәшә килгән иде.
Киләсе елга баш килер, дип юраган идек, тәки килде…
Ул арада ат янына уртача буйлы, шактый юан корсаклы, чал төшкән түгәрәк сары сакаллы, каракүл бүрекле берәү белән озын чәчләре тирәли кырт киселгән, бөрмәле кафтан кигән бер кара чандыр кеше якынлашты.
— Ишморат бай белән Мәзекәү алпавыты! — дип пышылдашып алды халык.
— Күз тимәсен, күз тимәсен! Менә дигән бахбай бу! — диде юан корсаклы һәм, килеп, атның тамак астын капшап карадаы:— Чү, чү, акыллым!..
Атны тотып торучы иясе Сираҗи кинәнеп куйды:
— Сезнең завод айгыры белән очрашкан биянең токымы бу, Садыйк абзый!
Кафтанлы, Сираҗига әйләнеп, уйнапмы, чынлапмы, әйтеп салды:
— Знаком күпме сорый бу күк бөркетенә?
— Үзебездән артмый шул,— диде шулай ук, уенын-чынын бергә кушып, атның иясе. Ул артык сүз озайтасы килмиме, әллә атын туктатып торырга ярамагангамы йомшак кына: «Малкай!» дип дәште дә атын, җитәкләп авылга таба алып китте. Кешеләр шыпырт кына сөйләшеп алдылар:
— Дөрес әйтте Сираҗи, егет икән…
— Авызын каплады…
— Ыы… Монда ат базары дип белделәр микәнни?
27
Гадәттә ут алмастан йокларга ята торган авылның тәрәзәләрендә бүген кичен озак кына утлар елтырап торды. Егетләр урам буйлап гармун тартып уздылар, һәр ел сабан туе кичләрендәге кебек авылның өстендә яңадан Фазылның иркен күкрәктән чыккан көчле моңы яңгырап үтте:
— Алтын мыскал ефәк алдым
Ялауларымны җөйләргә,
Син җанкайга төшкән гыйшкымны
Мөмкин түгел сөйләргә
Беләзекләрен, бөгелмә,
Бөгелмәдән килгән түгелмә
Сөямен, дип син әйтәсең,
Сөюләрең хәйлә түгелмә
Фазыл җырлый,— дип авылның яше-карты тынып калды, җырланган җырлар тукталды, өйләрдәге хатын-кыз тәрәзәләргә колаклары белән яттылар. Хуҗалар чит авылдан килгән кунакларга Фазылның нинди егет икәнлеген сөйләп мактанып алдылар:
— Югары Орыдагы комач сугучы Шәйхаттар байда эшләгән җырчы Габдулланы ишетеп беләсеңме? Моның бабасы бит…
— Шулмыни у-ул? Әйтәм җирле! Җырчы Габдулланы Шәйхаттар бай моңы өчен генә үзеннән җибәрми асраган ди бит.
— Аның җырын ишетергә йөзәр чакрымнан килделәр, дип сөйли торган иде безнең бабай.
Хатын-кыз пышылдашып алды:
— Гөләнвәрен күрергә өзелеп кайткан инде, бичара…
— Кыз өйдә юк шул, менә нәрсәгә өзелә ул…
— Өзелде ди, өзелми ни! Ул үзе әллә кемнәрнең үзәген өзәр әле…
Фазыллар төркеменең тавышы тыну белән инеш буеннан икенче төркемнең җырлап килүе ишетелде:
— Өй алдыма бөркет килгән,
Куркытадыр казларны,
Кызыл билле ак прәннек
Кызыктыра кызларны
Сачеңне биштин үрмәсләр,
Сәни миңа бирмәсләр,
Бирмәсәләр дә бирмәсләр,
Сандыкка бикләмәсләр
Боларга инде кешеләр колак салып тормадылар, тик ара-тирә генә шундый сүз булып алды:
Иябашлар кайтып баралар.
Әсәтнекеләр эчеп йөри…
Галимҗанның эче сыза бүген…
Бу вакыт Габдулла малайлар белән кулсыз Гайнулла өенең алдында тора һәм алар белән ачык тәрәзә аша өй эчендә сөйләшеп һәм җырлашып утыручыларны күзәтә иде. Малайларны монда мәҗлеснең бераз гадәтчә булмавы, татарча һәм русча сүзләрнең, шулай ук җырларның кызык аралашуы тарткан, алар бер-берсенә төртешеп шыпырт кына сөйләшәләр иде:
— Шабра килгән бит, әй!
— Шул инде. Ул Тыңламас алпавытында эшли бит.
Беләм инде, алар кулсыз Гайнулла белән солдатта бергә йөргәннәр.
— Гайнулла шунда кулын өздереп кайткан бит. Сугышта.
— Өздермәгән шул, аның кулын пычкы белән кискәннәр.
– Мин дә кискәннәр, дим бит. Югыйсә, ул егерме биш ел хезмәт итәргә тиеш булган.
— Болай да ул егерме дүрт ел иткән, белмисең икән әле…
Кулсыз Гайнулланың кунагы чынлап та Кырлайдан дүрт чакрымдагы Тыңламас алпавыты җирендә торучы Ефим Кузьмич иде. Ул җае чыккан арада һәрвакыт шулай кулсыз Гайнуллага килеп чыга, ә кайчагында, менә бүгенге кебек, Гайнулла аны үзе чакырып ала иде. «Патша хезмәтендә» ул Гайнулла белән бергә булган һәм анда «мал докторы» булып торган. Хәзер дә аны тирә-як авыллардан мал авыруын карарга яки кешеләр үзләренә сөлек салдырырга чакырып алалар. Озын гына буйлы, чандыр гәүдәле, чал кергән җирән сакаллы, ягымлы соры күзле Ефим Кузьмич тирә-як татарлар белән күп катнашуы аркасында бөтенләй үз кеше булып беткән. Юлда күрсә дә, зур базарларның берсендә очраса да, ул үз янындагы авылларның татарларын һәммәсен диярлек танып белә һәм һәрвакыт аларга «нихәл, шабра!» дип бүреген салып ала. Шул сүзе өчен аның үзен татарлар, исеме белән атамый, «Шабра» дип атаганнар.
Менә бүген ул дусы Гайнуллага сабан туй мәҗлесенә килгән, һәм алар икәүләп үткәннәрне, Балкан сугышында ярты кадак сохари белән атналар буе Шипка карларын ерып йөрүләрен, төрекләргә каршы атакага баруларын, яралануларын искә төшерәләр… Икәү бергә очрашканда аларның шаярып җырлый торган җырлары да бар. Менә әле дә алар, берсе башлаганны икенчесе ялгап, җырлап утыралар:
Ай, Дунай, вай, Дунай!
Ташкент город весёлай!
Шул Дунайның буйларында
Бер кулым калды, бугай .
Габдулла Миркәйләр тыкрыгында иптәшләреннән аерылып өйгә кайтып кергәндә, сәке өстенә табын әзерләнгән һәм җиделе лампа яктысында бик күңелле мәҗлес бара иде. Сәгъди абзый әлеге сабан туенда аты алдан чыккан Сираҗи һәм түбән очның көмешчесе Рәҗәп абзый белән бал эчеп утыралар, Рәҗәп абзый кулына бал белән җамъякны тоткан килеш, дусларына карап, авызын кәгазь сыярлык кына ачып, җырлый иде:
Басуларга җибәр акбуз атын
Курпы башкайларын чүпләргә, Дип
әйт син аны, Сәгъди код
Дөньяларда булсын җан дусларың
Әйткән сүзләреңне җүпләргә, Дип
әйтеп куй, Сираҗи күрше!..
Бу көн Габдулланың күңелендә аеруча бер эз калдырды. Соңыннан ул үз гомерендә бик күп сабан туйлары һәм җыеннар күрде. Бүгенгедән зурраклары һәм кызыграклары булды. Әмма бу гомерендә беренче тапкыр күргән сабан туеның гади генә кызыклары кечкенә Апушның аңында әкияттәгечә бер үзенчәлек белән балкып, салават күпере сыман янып калдылар. Көрәшче Фазыл аның күңелендә тау хәтле дию пәриен җиңгән Алып батыр булып, томырылып килүче чабышкы атлары канатлы дөлдөлләр булып, аларның ялларына ябышып яткан малайлар искиткеч кыю һәм батыр егетләр булып гәүдәләнеп калдылар.
28
Габдулла быелгы җәйне дә нәкъ үткән елгы кебек кызык итеп, алай гына да түгел, тагы да кызыграк итеп уздыру өмете белән алдан ук куанып йөрде.
Эш уйлаганча барып чыкмады.
Иске дини әкиятләрдәге атлар.
Зөһрә апа быел уракка чыкканда, бала карарга дип, Габдулланы да алып китте.
Зурлар, уракларын тотып, урман кырыендагы җирнең башыннан төшеп ура башладылар. Габдулла урман читендәге бер агач күләгәсендә кечкенә кабык арба эченә салынган энесе Садретдинне карарга калды.
Башта бу Габдулла өчен бер дә ул хәтле авыр эш сыман тоелмады. Биек булып уңып күтәрелгән арышның талгын гына дулкынлануына сокланып, ул башакларның бер-берсенә иркә генә кагылуларыннан туган зыңлауга колак салып торды. Күкрәп үскән игеннең ашлы, туклыклы исе аның борынын кытыклады, сулышын рәхәтләндерде.
Әнисе үз кишәрлеген урып кереп киткән җиреннән бөтенләй арыш эченә күмелде. Әтисе белән апасы гына башта, көен таба алмагандай, эшләрен үрчетә алмый тордылар. Ләкин тора-бара алар да күренмәс булдылар. Тик учмаларны урак белән алып көлтәгә китереп салганда күтәрелгән куллары гына эш урыннарының тәңгәлен билгеләп күрсәтеп торды.
Габдулла үзен ялгыз тоймады. Арбасы эчендә икмәк чәйнәп салган чүпрәген суырып ятучы кечкенә Садри үзе бер җан иясе иде. Аннан соң тирә-як басу бер күтәрелеп, бер төшеп җәһәт-җәһәт очучы тургайларның куанычлы җыры белән, күзгә күренмәс кыр чикерткәләренең коры камыш кырыккан сыман бердәм тавышы белән яңгырап, аллы-гөлле күбәләкләр, инә караклары белән чуарланып яши, хәрәкәтләнә һәм сулыш ала иде бит. Бу җанлылык Габдулланың үзен дә бик тиз үз эченә бөтереп алды. Хәрәкәтсез генә шаһит булып торган җиреннән ул кузгалып куйды һәм үзе ышыклаган агач тирәсендә елкылдап әйләнеп йөри торган кипкән колмак сыман аксыл-сары канатлы күбәләккә түбәтәе белән җибәрде. Түбәтәй күбәләккә тимәде. Күбәләк, бу кинәт һөҗүмнең куркынычын сизеп булса кирәк, агачтан ерагайды. Габдулла түбәтәен тиз генә җирдән алып, күбәләк артыннан китте һәм аның җиргә якыная төшүен сагаларга тотынды. Әмма шул вакыт кабык арба эчендә Садри «үә! үә!» дип кычкырып җибәрде.
Габдулла, күбәләкне күздән ычкындырырга теләмичә, артына карый-карый Садри янына килде һәм аның авызыннан төшкән имезлеген яңадан каптырды. Садри тагын тынды. Габдулла янә, түбәтәен кулында тоткан хәлдә, күбәләк ягына борылды. Тик инде күбәләк югары ук күтәрелгән һәм агачлык эченә таба очып кереп бара иде. Габдулланың аңа исе китмәде, якын гына черелтәп куйган чикерткә аның игътибарын үзенә тартты. Чикерткә тотуның узган елгы тәҗрибәсен исенә төшереп, ул түбәтәен чикерткә тавышы килгән якка ыргытты. Моңарчы камыл эчендә күренми яткан чикерткә бер якка сикерде, һәм Габдулла аның кая барып төшкәнен күреп калды. Инде әкрен генә сагалап барасы да, чикерткә өстенә егылып, аны түбәтәй белән каплыйсы гына калды. Габдулла шулай итте дә. Аннан соң ул түбәтәйне сак кына күтәрә башлады һәм чикерткәнең аягымы, мыегымы күренү белән аны җәһәт кенә тотып алырга әзерләнде. Түбәтәй һаман күтәрелде, ләкин аның астында чикерткәгә охшаган әйбер һаман күренмәде. Ниһаять, Габдулла түбәтәйне бөтенләй күтәрде һәм, гаҗәпләнүенә каршы, түбәтәй астыннан котылып тураеп куйган камыллардан башка берни күрмәде. «Ау»ның уңышсыз чыгуына эче пошып, ул җиргә төкерде һәм нәкъ Сәгъди абзыйча җиңел генә сүгенеп куйды:
— Авызын корт чакчыры, ә!..
Габдулланың ымсынып каласы килмәде, чикерткә урынына ул бер зур гына инә карагын куып тотып алды. Бу уңышын кем белән генә булса да бүлешергә теләп, ул инә карагын Садрига китереп күрсәтте:
— Менә кара! Күрәсеңме, абзаң нәрсә тотты, һи!
Садри, эсседән кызарып сергәкләгән күз кабакларын күтәреп, күзләрен инә карагына төбәргә тырышып карады. Әмма кызыксынуы җитенкерәмәдеме, әллә төбәлеп җиткерә алмадымы, күзләрен Габдулланың җиңендәге бер дә кызыгы булмаган сүтегенә күчерде һәм нигәдер «эһеһе!» дип көрсенеп куйды.
— Һи, син нәрсә беләсең соң, аңгыра бүкән! — диде Габдулла, сабак абыстасы шикелле ачуланып.
Шулай да аның Садрига аңлатып бирәсе килде.
— Бу, беләсеңме, нәрсә? Бу шундый, әйтимме нәрсә? Сәмрәү кош бу, һи! Менә хәзер мин аны синең арбага җигәм. Аннан соң ул, беләсеңме, сине кая алып китә? Теләсәң, өстерәп Каф тавы артына, теләсәң, очырып җиде кат күк өстенә…
Габдулла түбәтәенең чигешеннән җеп сүтеп алды да инә карагын арбаның көймәсенә, Садриның нәкъ башы турысына биленнән бәйләп куйды һәм ычкынырга теләп төрле якка сугылучы бөҗәккә карап кычкырды:
— Тукта, тукта, очмый тор әле, кучер менеп утырмаган!..
Һәм ул тиз генә арба тоткасына килеп атланды да ат куалаган сыман телен шартлатты. Аннан соң арбаның кузгалып китмәвенә гаҗәпләнгән сыман Сәгъди абзыйча иттереп:
— На, малкай, на, дим, карале! — дип куйды.
29
Габдулла бу кечкенә кабык арбаны, әлбәттә, үзенең хыялында туган сәмрәү кошка җигеп җибәрә алмады. Киресенчә, аның үзенә җәй буе шул арбага җигелеп тартырга туры килде.
Урман янындагы җирне урып бетергәннән соң, Сәгъди абзыйлар Тыңламас алпавыты белән янәшә уйсулыкка күчтеләр һәм алпавыт белән уртак чәчкән җирне урырга керештеләр. Тирә-як крестьяннарның «Тыңламас алпавыты» дип йөрткән кешесе Фон Глен дигән немец булып, ул үз җирен крестьяннардан эшләттерә һәм хезмәт хакы итеп, җыеп алынган игеннең яртысын крестьянга бирә дә, шул җиргә чәчелергә тиешле орлыкны чигереп алып кала иде.
Алпавыт җире Кырлайдан шактый ерак булганга, аннан соң бояр болыныннан бераз печән салып кайту нияте белән, Сәгъди абзый монда ат җигеп килде. Кыр уртасында атны туарып, ул арбаның тәртәләрен бастырып куйды да, арбадагы элен-салыннан әмәлләп, күләгә ясады. Габдулла белән Садрины шул күләгәдә калдырып, олылар урак урырга керештеләр.
Менә кайда Габдулла челләнең нәрсә икәнен тәмам төшенде.
Кояш кыздырганнан кыздыра барды. Чикерткәләрнең черелдәүләре берән-сәрән генә ишетелә башлады. Тора-бара ул да тынды. Габдулла арба күләгәсенә елышты һәм тирә-якка колак салды. Тынлык… Тик иксез-чиксез басу кызу сулышы белән авыр гына тын алган төсле… Еракта, күк читендә, җемел-җемел килеп рәшә уйный. Тирә-якта бер җан иясе юк дияр идең, әнә бер ак сыртлы кызыл бозау, украга чыдаша алмый, койрыгын чәнчеп инеш ягына чаба…
Габдулланың исенә кылт итеп инеш буе килеп төшә:
— Анда хәзер Әһлиләр су керәләрдер инде!
Аның хәзер инешнең күпер төбендәге комлыгына барып чишенәсе һәм туйганчы суда йөзәсе килә. Ул ихтыярсыз үзенең күләгәсенә күз төшерә: күләгә әле бик-бик кыска. Габдулла белә: өйгә кайтканчы аның күләгәсе ике, өч, биш, ун өлеш озынаерга, ниһаять, кичке эңгер күләгәсендә бөтенләй бер дә булмаган кебек юкка чыгарга тиеш. Һи-и-и әле аңарчы-ы-ы!
Габдулла бүген өенә кайтканда, аның башы әллә ничек диңкеп авыртырга тотынды. Ул моны берәүгә дә әйтмәде. Сәкедәге үз почмагына әкрен генә менеп ятты да уйларга тотынды.
— Сабира апаның да җенләнүе менә тулай башына эссе кабудан башланган бит. Аның кебек котырып китсә, нишләр? Бервакыт әнисе иртүк әтисен: «Син, тор әле, Габдуллабыз вафат булды бит!»— дип уятса? Әти кинәт сикереп торса һәм: «И, бичара, ятим бала, гомерле була алмады шул, мескен!»— дип күзләрен сөртеп куйса? Аңа кушылып әни дә балавыз сыгып алса һәм күзләрен алъяпкычы белән сөртеп: «Юкка гына үзен кырга өстерәп йөрдек, былтыргы кебек өйдә генә калдырасы калган, тик уйнап йөрсен иде, бичара!»— дисә?
Әнисенең шушылай кызганып алу ихтималы Габдулланы кинәт рәхәт кенә юатып куя, әмма шундук бик ачы бер тойгы йөрәкне кисеп үтә: ул үлгән ләбаса инде. Әнисенең бу тикле үрсәләнүен ул барыбер күрми дә, ишетми дә бит инде! Аның керфекләре ихтыярсыз килеп тулган яшь бөртекләре белән дымлана, аннан соң кинәт аңарда үлемгә каршы ачу, нәфрәт, дошманлык тойгысы кузгала. Юк, юк! Аның үләсе килми, килми, килми! Ул иртәгә тагын әти-әнисе белән бергә торып, сау-сәламәт көе басуга китәргә, челләгә-нигә карамый, Садрины кабык арбасында тартып йөрергә риза, риза!!
…Кичке шәфәкъ күк читендә һаман нечкәрә, нечкәрә, әмма ул өзелеп өлгерми, икенче яктан нәзек кенә булып җәйге таң шәфәгы сызыла башлый һәм авыл тагын аякка баса.
— Габдулла, тор, улым, соңга калабыз,— ди Зөһрә апа тавышы. Габдулла уяна, аның башы авыртмый. Ул исән-сау. Яшәү шатлыгы аның йокысын җиңә. Габдулла сикереп тора.
Бүген кырда кабык арба тарткан тагын бер малай аңа иш була: Тимри. Аның атасы, Җаббар абзый, Иябашның Әсәт байга уракка ялланып, аның ура торган җире Сәгъди абзый эшләгән җир белән янәшә туры килә. Малайлар бергә калалар һәм узган елгы су керүләрне, чикләвеккә баруларны искә төшерәләр.
— Ә мин синнән шәбрәк йөзәм,— дип Габдулла сүзне бәхәскә кертеп җибәрә,— исеңдәме, мин сине былтыр узып китттем…
— Уздың ди, узмый тор,— дип каршы төшә Тимри, Әхтәри су астыннан минем аякны тотып алмаган булса, мин…
Ә мин иң биек нарат башына эһ тә итми менеп китәм, ә син…
Мендең ди, менми тор, ә менә мин…
Әңгәмә бәхәсле булган саен кызыграк. Бу аларның дуслыгына инә очы хәтле дә зыян китерми, тора-бара алар үзләре үк уртак фикергә киләләр һәм киләсе җәйне ничек уздыру турында сүз куешалар…
Ул арада, янып-пешеп, әниләре килеп җитә. Казып куйган чокырдан тар авызлы чүлмәкне алып, алар җиргә чүгәлиләр һәм бисмиллаларын укып алганнан соң, чүлмәкне авызларына китереп, туймастай булып, әйрән эчәргә тотыналар. Йотлыгып-йотлыгып, күзләрен йомып, бөтен дөньяларын онытып эчәләр алар. Зөһрә апаның маңгае өстеннән чәч толымы төшеп күзен каплый, әмма Зөһрә апа аны күтәреп куймый, аның кайгысымыни әле монда!
Эчеп бетергәч, алар сусыннары басылуга ышанмаган сыман, чүлмәкләрен тоткан хәлдә бераз тынып калалар. Ниһаять, кузгалып, арбадагы балаларын кулларына алалар һәм аларны имезергә утыралар.
— Әни, әнә без теге уйсулыкка гына барып киликче! — дип сорый Тимри үзенең әнисеннән. Аңа әнисе түгел, Зөһрә апа җавап бирә:
— Барыгыз, тик озак юанмагыз, без менә имезеп бетерәбез дә китәбез…
Шуны гына көтеп торган сыман, ике яшьтәш, дәррәү кузгалып, уйсулыкка таба чабалар. Аяклар күз иярмәслек кызу эшли. Үзләре ихтыярына бирелгән аз гына вакытны балаларның юлга әрәм итәселәре килми, күрәсең…
Уйсулык — бу кипкән инештән калган урын. Аның уртасында элекке инеш эзе чокыр булып сузылып ята. Аның сазлыклы төбендә бакалар яши. Ике кордаш аларны куркытырга тотыналар. Тирә-якта таш-мазар тапмагач, алар җирне куптарып, чокыр төбенә каткан туфрак ыргыталар.
— Әнә сикерде, күрдеңме? — дип кычкыра Тимри.
— Күрми ни! Әнә, таш өстенә менеп утырды,— ди Габдулла һәм ул кинәт серле тавыш белән әйтеп куя:
— Әнә шул ташның асты казна бит…
Тимри Габдуллага күтәрелеп карый: «Уйнап әйтәме?» Юк, Габдулланың күзләре җитди. Шуннан соң Тимри үзе үк ышанып:
— Бу бака түгел бит, иеме? — дип куя.
— Әйе,— ди Габдулла, мәсьәләне тәмам хәл итеп, һәм ике бала үз хыялларына үзләре үк гаҗәпләнеп, бакага карап, тынып торалар.
Габдулла бакага ишеттермәскә тырышып, шыпырт кына:
— Бу бит безнен, күзгә генә бака белән таш булып күренә. Аларны кемдер сихерләп киткән,— ди.
Тимри шулай ук шыпырт кына:
— Ә нәрсә соң ул? — дип сорый.
— Беләсеңме,— ди Габдулла,— таш ул патша сараеның капкасы бит… Син аны ача алмыйсың, бака капканың сакчысы булып тора… Аларны үз төсләренә кайтара торган әпсен (сихер, дога) бар бит.
— Син беләсеңме?
— Тиле, аны безнең мулла абзый да белми. Ул әпсенне белер өчен Әбугалисина булырга кирәк.
— Каян беләсең?
— Сәхәби әйтә. Ул Казанда Күл буе мәдрәсәсендә укый. Әпсенне белер өчен Әбугалисина кебек бер ел тау тишегенә бикләнеп укып ятырга кирәк.
— Шуннан?
– Шуннан, кем дә кем шулай укып, әлеге әпсенне өйрәнеп чыга, аннан соң аның күзен берәү дә буа алмый.
— Мин ул әпсеннең бер-ике сүзен беләм…
— Я, я!
— Әпсен, төпсен, бүрәнә батсын, күзе чыксын, тончыксын!..
— Кара, кара, җир упсын, әй!
— Нәрсә?
— Син укыганда бака селкенеп сикереп куйды.
— Әйттем бит. Бу бит әле аның башы гына…
— Әйдә, төшеп ташны күтәреп карыйбыз. Казна тапсак, уртак, яме?
— Я!
— Син әпсенне укый-укый төш, әйдә!
— Әйдә! Әпсен, төпсен…
— Габдулла! — дип кычкыра ул арада арба ягыннан Зөһрә апа. Балалар чокырга төшеп барган җирләреннән кире борылалар һәм арба ягына йөгерәләр.
— Әни чакырмаган булса, билләһи табадыр идек бит! — дип куя Габдулла.
Алар янә кыр уртасында арба саклап икәүдән-икәү калалар.
30
Быел болын мәсьәләсе кузгалды. Моның янына урман мәсьәләсе дә килеп кушылды. Урман буендагы болыннан чабылган печән өчен авылга волостьтан штраф килеп төште. Аннан соң киселгән агачын арбасына салып, аны печән белән каплаштырып, Шәбәрде урманыннан чыгып килгән Фәхрине стрелок тотты. Крестьян тагын шаулап карады. Әмма бу, ерак күкрәү сыман, саңгырау гына күкрәп куйды да тынды. Крестьянның күбесе, ярлысы һәм урта хәллесе, теге я бу рәвештә байга йомышлы һәм бурычлы булып өлгергән иде инде. Әүхәди үтечкә дип Әсәт байдан чәчү орлыгы алган; Рәҗәп абзый Учып белән уртак җир чәчкән; Сәгъди абзый Ишморатовның болыныннан заводына аты белән печән ташырга ялланган; Заһидулла тунын Хафизга илтеп заклад салган, тегесе тегеләй, бусы болай иткән… Байлар хезмәткә яллау, бурыч бирү, заклад алу юллары белән авыл кешеләрен акча пәрәвезенә эләктереп, чолгап бетергәннәр. Шуннан соң, бар, җәдәчеңне киереп, кычкырып, даулашып кара!
Әсәт бай: «Габдерахман бай белән бергә без бу болынны сатып алдык. Менә купчий өстенә кара кош сурәтле патша пичәте сугылган. Сез бу пичәткә каршы икән, моны волостька барып әйтегез, нигә миңа киләсез?»— диде. Староста да аны куәтләде.
— Анысы шулай инде, сатып алган кешене гаепләп булмый,— дип, картлар бу хәлгә күнәргә өндәделәр.
Югыйсә, чынлап та, кара кош сурәте төшерелгән патша пичәтенә каршы килеп карале син!
Болын хуҗасы Әсәт бай да, урман хуҗасы Учып та авылга «җиңеллек» ясадылар. Печән белән тотылган Сәгъди абзый, Җаббар, Гарәфи, агач белән тотылган Фәхри һәм башка крестьяннар штраф урынына болын һәм урман хуҗаларының күпмедер печәнен һәм утынын ташып бирергә тиеш булдылар. Моңа кайберәүләр бөтенләй каршы килмәделәр, хәтта шграф акчасының янга калуы аларны сөендереп тә алды. Әмма Гарәфиләр төркеме үзенекен ярып барды:
— Бу нәрсә бу? Алпавыт китте, инде үз кешеләребез алпавыт кебек өскә атлана башладылар! Үз җиребездән печән чабып алган өчен байга барып битең белән җир сөр имеш! Бусы булмас инде!
Староста аларга кычкырды:
—Я, бугазыгызны киермәгез юкка! Алпавыт булса, юкә өздегез дип, каеш түләтер иде. Ярый әле штраудан котылдык. Каян алып түләрмен? Менә үз мөселманың булгач!
Ниһаять, мәсьәлә бәхәссез дә чишелде.
Инешнең теге ягында ут чыгып, алты йортны себереп алып китте… Башка йортларны көч-хәл белән саклап алып калдылар. Ут ярлысын да, хәллесен дә кызганмады һәм авыл өстенә зур гына афәт булып төште.
Янгын Гарәфи өеннән башланды. Бу башта Мәннән агай кебек хәллерәк крестьяннарның Гарәфигә каныгуына сәбәп булды:
— Гарәфи юри төрткән!
— Страховой алыр өчен эшләгән! Тиресенә сыеша алмый йөридер иде шул! Кайда үзе? Үрәтниккә тотып бирергә кирәк! Үзен тотып утка ыргытырга кирәк!
Мәннаннәр төркеменең бу котырынуы бәлки аянычлы нәтиҗәләргә сәбәп булган булыр иде. Әмма шунда ук Гарәфинең инде өч көн өйдә булмавы, Мәзекәү урманына Учыпка урман төпләргә китүе мәгълүм булды. Шунысы гаҗәп: Гарәфинең балалары да ут чыкканда инеш буенда су кергәннәр, әбиләре алар янында кер чайкау белән мәшгуль булган. Учакта да, мунчада да утның онытылып калу ихтималы булмаган. Шуннан соң Кырлай кешеләре арасында фикер бөтенләй киресенчә үзгәреп, төрле сүзләр китте:
— Гарәфигә ут төрткәннәр…
— Дошманнары бар…
— Теле бик озын шул…
– Кем төрткән? Мәннәннәр төркеме дисәң, аның кайнатасы да янды бит…
Тикшерә торгач, тагын мәгълүм булды. Гарәфи өе яна башлаганда җил булмаган. Җил янгын башлангач кына чыгып, утны авыл өстенә аудара башлаган. Димәк, ут төртүче өчен җил күтәрелү көтелмәгән хәл булып чыккан. Менә бит!
Ни генә булмасын, Гарәфи Мәскәүдән кайтып үз өенең көлен генә тапты. Өендә калган карчыкны һәм балаларны Җаббар үзенең болай да тыгыз куышына алган икән, Гарәфи шунда килде һәм Җаббар белән әңгәмәсендә болай диде:
— Хәерле каза булсын! Чәчкән хәтле икмәгем белән ничек тә кыш чыгып, язын кала җиренә эш эзләп китәргә иде
исәп. Болай булгач инде, язны көтеп булмас. Кемдер ашыктырды эшне. Әмма бер кайтмасак, бер кайтырбыз. Кайберәүләрнең исләренә төшерербез әле без моны!..
Аның кесәсендә урман төпләп алган аз-маз акчасы бар иде. Шуның өстенә ул янгыннан котылып калган сарыгы белән кәҗәсен сатып, бераз акча ясады да, анасы карчыкны һәм ике баласын алып, Казанга китеп барды.
31
Бикташ суфый янгынны бөтенләй икенче төрле сәбәпләр белән аңлатты:
— Беренче тапкырмыни? Ел саен ни булса да янмый калмый. Болай урам белән яну минем гомеремдә өченче тапкыр инде. Әти мәрхүм бу янгыннар гөнаһларыбыз шомлыгы булып, алла тарафыннан җибәрелгән афәт, ди торган иде. Карт хәзрәтебез мәрхүм әйтә торган иде: Кырлай җиде тәмуг өстенә утырган, янгыннарның хикмәте шунда, гыйбадәтебезне күбрәк кылып, бирәсе сәдакаларны ешрак бирергә кирәк, ди торган иде…
Хәзрәт җомгада сөйләде:
— Җәмәгать! Гөнаһларыбыз һичшиксез күп. Шайтан сөендереп, мөселман мөселман белән ызгышуның юлын гына эзләп йөри. Дөнья кууыбыз хәттән ашты. Китап әйтә: «Дөнья ул бер үләксәдер, аны эстәүче эттер»,— ди әнә! Аллаһе тәгалә без бәндәләренә тәкъдиргә буйсыну белән боера Шөкер итә белгән кешегә шатланырлык хәлләребез дә күп. Өлкән кешеләребез һәм түрәләребез шәфкать һәм мәрхәмәт йөзеннән безгә «Тал-намазны» кайтардылар, ата-бабаларыбыздан кала килгән йолаларыбызны яңартырга мөмкинлек бирделәр. Без авылның картлары һәм мәчет әһелләре белән киңәшеп, иртәгә «Тал-намаз»га чыгарга, шунда нәфел намазы укып гөнаһларыбызның кичерелүен сорарга мәслихәт кылыштык…
Ашлыклар сугылып ындырга кертелгән иде инде. Сәгъди абзый бөтен өй эче белән җыйналып кешеләр белән бергә «Тал-намаз»га китте.
«Тал-намаз» дип аталган җиргә, Александровканың түбән ягындагы су буена, тирә-яктан биш авыл җыйналды. Ирләр намаз укыдылар. Байлар «нәфел корбаны» дип бер сарык чалдылар. Кырлай мулласы ил өстендәге «гөнаһларның» йолынуын сорап, бик озын итеп дога кылды. Хатын-кыз үзенә башка бер читтә басып торды, карчыклар елаштылар. Олыларның, эшләреннән һәм ниятләреннән хәбәрсез балалар бер читтә, нәкъ сабан туендагы кебек, йөгерештеләр, көрмәкләштеләр, кычкырыштылар, хәтта бер-икесе тукмаклашып та алды.
Габдулланың күңелендә бу никтер җыелышып намаз уку түгел, бәлки тиле Ваһап белән очрашу истәлеге булып калды.
Тиле Ваһап Кырлайның Әүхәди исемле кешесенә бертуган абый тиешле була. Ашарга таза булып та, эшләргә сәләте булмаган дивананы асрап яткырырга теләмичә, энесе аны өеннән куып чыгара. Шуннан соң ул, энесенә түгел, ни өчендер бөтен Кырлайга ачуланып, Өчилегә күчеп китә һәм шунда үзенең ярлы гына кыз кардәше йортында урнашып кала. Аның бөтен эше авылдан-авылга йөреп сәдака җыю була. Дөресрәге, ул җыймый, сорамый, кешеләр аңа дивана итеп, аны аллага якын кеше санап һәм кызганып, үзләре бирәләр. Аның Кырлайдан китүенә инде биш ел. Шулай да ул анда бары бер генә тапкыр кайта. Анда да ул энесе Әүхәди янына бармый, Кырлайларның берсенә дә сәдака сорап керми, бары, ни өчендер, авылның Миңкамал дигән тол хатын янына кереп:
— Миңкамал, сиңа кунак килде, ха-ха! Өчиле әле һаман урынында басып тора, ха-ха! — дип, бер-ике сүз генә әйтә дә, куркынган Миңкамалны тәмам аптырауда калдырып, чыгып йөгерә.
Кырлайлар аның яшь чагында Миңкамалны өметсез рәвештә яратып йөргәнен сөйлиләр…
Менә бүген ул халык белән бергә Өчиледән «Тал-намаз»га килгән. Ул кырык биш яшьләр чамасындагы таза гына, кара сакаллы кеше. Өстендә тезенә кадәр төшеп тора торган киндер күлмәк, ул ялан аяк, башында берсе иске, берсе яңа аслы-өсле ике түбәтәй. (Кемдер аның тузган түбәтәен күреп, үзенең әз генә киелгән яңа түбәтәен сәдака итеп биргән икән. Әмма бу аңа карап искесен ташларга теләмәгән.) Аның янында — аңардан бервакытта да аерылмый торган бердәнбер дусы — зур гына, сары йонлы маэмай.
Хәзрәтнең озын догасыннан соң, күңелләр нечкәреп, бөтен кеше тантаналы рәвештә кулларын күтәрүе булды, тиле Ваһап тезеп алып китте бит:
— Аллаһеммә атина, мулла кызы Фатыйма, и илаһи бир, бир, дәүләтлегә дәүләт бир, дәүләтсезгә күлмәк бир,Әүхәдинең кызыл бозавы мөгрәмәсен төн буе, ашлыкны боз сукмасын, авылда ут чыкмасын, авызымда утыз теш, исән булсын, төшмәсен, кырылмасын, пешмәсен, эш, пеш! Чыш, чыш! Мине Кырлайдан куганнар игелек күрмәсеннәр, чыш! пеш! чыш! чыш!
Кемдер пыскылдап көлеп җибәрде, кемдер кычкырды:
— Алып китегез үзен! Кем алып килде? Нәрсә сөйләндереп тотасыз?
Берәү аны яклап төште:
— Дивана бит ул, нигә тиясез?
Тавыш купты:
— Өчилеләр, нәрсә карап торасыз?
— Ваһаби Өчиленеке түгел, Кырлайныкы!
— Тел тидермәгез изге диванага!
Ваһабины малайлар сырып алды:
— Ваһаби, этеңне бүре ашаган, — дип кычкырды аларның берсе. Ваһаби, каударланып, әйләнгәләп куйды һәм этне күреп алып:
— Ашамаган бит, ник рәнҗетәсез, ә? — диде һәм «Маһ! Маһ!» дип этне чакырып алды. Аның күзләрендә чын яшь елтырады. Эте аның янына килеп сыенды һәм аның аякларын, кулларын яларга тотынды.
Иябашның бер карчыгы килеп Ваһабига юача тоттырды һәм малайларны куып:
— Китегез, китегез! Алла диванасын рәнҗетмәгез, гөнаһ булыр үзегезгә! — диде. Ваһаби юачаны алып аны икегә бүлде һәм бер яртысын үзе кабып, икенчесен этенә ташлады. Аннан соң карчыкка карап, чын күңеленнән:
— Рәхмәт, абыстай, алла рази булсын! Ходай тәгалә үзеңә яшь кенә, матур гына, тәүфыйклы гына кияү насыйп итсен, ха-ха! — диде. Тирә-яктагылар тагын кычкырып көлделәр…
Ваһаби, шулай итеп, «Тал-намаз»га килгән халыкның игътибарын үзенә биләп алды. «Тал-намаз» аның аркасында уен-көлкегә әйләнде. Әмма моның өчен Ваһабига берәү дә ачуланмады.
32
Авыл баласы шәһәр баласына караганда олылар тормышына иртәрәк катнаша башлый, аның тормыш акылы иртәрәк җитлегә. Җиде-сигез яшьлек малай инде авылның уртак кайгысы белән кайгыра, уртак шатлыгы белән шатлана. Башка малайлар белән бергә Габдулла да авыл кичергәнне кичерде. Көзге наборлар башлангач, җырчы Фазылның солдатка каралу хәбәрен Габдулла бөтенесеннән ныграк, әрнүлерәк тойгы белән каршы алды.Менә инде Фазыл китәр. Җәйге кичләрне яшьләр уенга җыела торган Какылы алан буеннан аның скрипкага кушылып җырлаган көчле моңы инде яңгырамас. Урамнарда очраганда сиңа карап елмаеп үтүче, олыга, кечегә һаман бертөрле кече күңелле, җор сүзле Фазыл булмас… Ә алдагы язның сабан туе Фазылсыз бик-бик күңелсез булыр. Алтмышар чакрымнан аның көрәшен карарга килүчеләр инде быел булмаслар. Кемнәрдер аны сагынып, көрсенеп куярлар… Аның исемен үзенең моңлы җырларына кушып тын гына җырлый торган Гөләнвәр нишләр инде, нишләр?..
Габдулланың күңелендәге ямансулыкка ярсу килеп кушыла. Беләсезме, каралып кайткан никрутлар ни сөйлиләр? Юк, моны Фазыл сөйләми, һәрвакыттагыча кызлар кебек тыйнак ул үзе, сыңар кулы белән сугып таза атны аягыннан егарлык егет! Фазыл өчен әрнүчеләр сөйли моны:
— Гаделсезлек белән кырдылар Фазылны. Әсәт малае Галимҗаннар китәргә тиеш иде, юк, алар волость писаре белән чыш-пыш килеп, әллә кемнәргә акча төртеп, әллә кемнәрне эчереп, беләсеңме, нишләгәннәр? Алдан ук җиңнәренә әзер жирәбә яшереп кергәннәр. Менә бит явызлар! Менә бит акча нишләтә, ә? Көчле — көчле түгел, акчалы — көчле!
Димәк, сабан туенда аяк чалуы бер хәл, монда да Фазылга аяк чалган Әсәт бай малае! Габдулланың кечкенә йөрәгендә зуп-зур Галимҗанга каршы әйтеп бетергесез ачу кабына.
Әнә, Галимҗан солдаттан калган башка егетләр белән Кырлай урамыннан гармун тартып узып бара. Уйнау һәм җырлавының рәвеше үк әйтеп тора: егетнең кәефе шәп, күңел күтәренке, ә тәкәббер тавышында ниндидер мактану, янәсе: —«Күрдегезме, кемнәрнеңдер борынына чиерттекме?» Нигә үз авылында йөрми, нигә Кырлайга килеп урамга сыймый йөри ул? Билгеле, нигә: Гөләнвәр Кырлай кызы бит!
Менә алар зират урамыннан борылып, тыкрык белән уңга төшеп киттеләр. Анда Гөләнвәр тора. Галимҗанга, әлбәттә, аны күрү насыйп булмас (кыз аңа күренәме соң!), әмма ул барыбер үзенең тавышын ишеттереп, кызның тәрәзәсе алдыннан гармун тартып узар!..
Гармун тавышы тынды. Ачуыннан тыны кысылып, алар-ның тизрәк узып китүен көтеп утырган Габдулла иркенләп сулыш алды. Гаҗәп, узган елны ул Галимҗанның гармун уйнаганын шундый ләззәт белән тыңлый иде! Шәп гармунчы бит ул үзе Галимҗан! Әмма менә быел, менә хәзер аның гармун тавышын ишетмәс өчен Габдулла колакларын томаларга әзер! Шулкадәр ят, чит һәм хәтта чиркәнеч хәзер ул тавышлар!
Ниһаять, Фазылның авылдагы санаулы көннәре дә узып китте һәм китәр көннәр килеп җитте. Иртәгә китәбез дигән көнне ул иптәшләре белән, авылны бер итеп, гармун һәм скрипка белән җырлап әйләнде. Бер-берсенең җилкәләренә тотынышып ясалган ике тыгыз саф, бер-берсенә каршы баскан хәлдә, инешнең теге һәм бу як урамнарыннан җырлап үттеләр. Егетләрнең Гөләнвәр торган тыкрык күпереннән узмый, югары күпердән узулары Рәҗәп абзыйларның күршеләрен бераз гаҗәпләндерде:
— Әллә үпкәләштеләр микән?
— Булса да &nnbsp; булыр, Галимҗан дошманлыктан берәр сүз чыгаргандыр.
Аларның аралары Галимҗан бозарлык кына түгел шул…
Әмма Фазылның югары урамнан узганда авыл өстендә яңгырап үткән һәм бик күп йөрәкләрне иңрәтеп алган җыры күп нәрсәне әйтеп бирде. Болай дип җырлады ул:
Күләвәй дә күлмәк, бурлат кештәк,
Ак укадан үргән бәйләвеч,
Урамнардан килсәм, кеше күрә,
Яр астыннан килсәм, әйләнеч.
Олы юлкайларның, ай, такыры,
Өзәнгекәйләрнең бакыры,
Аерылмабыз диеп йөргән идек,
Аерылабыз инде, ахыры. .
— Егете лә егете!—дип әрнеп куйдылар аның җырын ишеткән кешеләр. Хатын-кыз, ир-аттан яшереп кенә, «балавыз сыгып» алды.
Икенче көнне Зөһрә апа мич ягында камыр баса, Бибисаҗидә каба алдында, орчыгын шыңгыратып, җеп эрли, Габдулла бишек янында Садрины тирбәтеп, әкрен генә эчке тавыш белән «әлли-бәлли»не көйләп утыра иде. Капка келәсе шалтырады. Йортта арба тәгәрмәчләрен майлап йөргән җиреннән Сәгъди абзый: «Әйдүк, Фазыл туган, хуш киләсең!»— дип Фазылны каршы алды һәм аны өйгә алып керде.
— Бүгенме сәфәр? — дип сорады ул алъяпкычы белән кулларын сөртә-сөртә.
— Бүген, Сәгъди абзый! Менә күрешеп чыгыйм дип кердем. Әйтеп калдырасы сүзләр дә бар иде…
— Рәхмәт инде, әйдә чишен, түрдән уз!
Зөһрә апа да ягымлы гына итеп өстәп куйды:
— Утыр, Фазыл, әзер камырым бар, кабартма ясап бирим, абзыегыз белән чәй эчәрсез.
Бибисаҗидә, кабаларын бер почмакка этәреп, орчыктагы җебен йомгакка чорнарга тотынды.
Габдулланың үкенеченә каршы, Фазыл чишенмәде һәм иркенләп утырырга җыенмады:
— Рәхмәт, кодача апа! (ул хатын-кызның һәммәсенә дә, яшенә карап, я кодача, я кодача апа дил дәшә иде) — диде ул.— Озак утырып тора алмам, олау әзерли калдылар, әле тагын дәү апайлар белән күрешеп чыгасым бар…
— Алай килешми инде ул,— дип аңа каршы төште Зөһрә апа.— Күрше була торып болай да кайтканнан бирле бер кереп чыктың. Иркелләп, теш елтыратып, сөйләшеп тә булмады. Рәҗәп кодалар да, без дә очрашкан саек сине иң якын туганыбыз кебек күреп сөйлибез. Әле менә бөтенләй кардәш булырбыз дип тора идек…
— Анысы насыйп булмады, күрәсең, кодача апа!
— Ник алай дисең, Фазыл, кайтмаска китмисең бит.
— Ризыгың шушында булса, кайтмый кая барырсың?
— Кайтуын да кайтырсың, туфрагың тартып, әмма соң булыр…
— Бервакытта да соң булмас, юкны сөйләмә! Үзең генә анда, туган җирне, үз кешеләреңне онытып, читкә китеп барма. Рәҗәп кода да, кодагый да, Гөләнвәр үзе дә, син дип, өзелеп торалар, юкны сөйләмә! Агай-эне, дус-иш бар, кодача апа, әлхәмделилла, әмма, дус игез, дошман сигез дигәндәй, Әсәт байныкылар әнә чебеш сагалаган тилгән кебек әйләнәләр бит!..
– Кайгырма, Гөләнвәр чебеш түгел, Рәҗәп абзый ачык авыз түгел, әле аның тирә-ягындагы кешеләр, менә без нихәтле!..
— Анысы дөрес,— дип сүзгә катышты Сәгъди абзый,— дошманнар да күп, әмма авызың тулы кан булса да, дошман алдында төкермә, дигән сүз дә бар бит, Фазыл туган!
– Син борчылма, менә, алла боерса, кайтып килерсең, дөбердәтеп туй ясап җибәрербез, менә булыр безнең урамда да бәйрәм!
Ул үз сүзенә ышанган хәлдә, бик күңелле генә көлеп куйды. Аның өметле сүзләре Фазылга да йогынты ясады бугай, ул да, шатлыгын яшерә алмый, ихтыярсыз елмайды.
— Авызыңа бал да май, Сәгъди абзый,— диде ул,— сөенчесе туйда булыр! Кодача апа, шулай, күз-колак булып торсагыз ла!
Ул, кузгалып, өй эчендәге кешеләрнең барысы белән дә күрешеп чыкты. Габдуллага килеп җиткәч, аңа аеруча елмаеп дәште:
— Я, хуш, Габдулла дус! Без синең белән кемнәр әле? Кирәкле кишер яфраклары бит, шулаймы? Онытма, хат яз!..
Һәм ул китте.
Олауны озатырга бөтен урам чыкты. Ирләр олауга якынлаштылар, хатын-кыз, яулыкларын тешләп, капка яннарында басып калды. Малайлар арбалар тирәсендә чәүкәләр күк кайнаштылар. Габдулланың кәефе иптәш малайларыныкыннан бөтенләй башка булганга күрә ул, йөрәгенә якын кешене бимазаламыйм дипме, оялыпмы, тыйнак кына бер читтә басып торды.
Хәдичә апа, улы менеп утырган арбаның кузгалып китүеннән курыккан сыман, аның читенә тотыныр-тотынмас тора, үзе һаман улының йөзенә күреп бетерә алмастай булып карый. Бу һәрбер кечкенә тамырына хәтле үтә таныш, йөрәккә якын йөз һәм тыйнак кына матур күзләр хәзерге минутта дөнья бәясеннән кыйммәт! Менә хәзер арба кузгалыр да, бу йөз белән бу күзләр ераклашырлар һәм, ниһаять, бөтенләй күздән югалырлар. Кем белә, яңадан күрерме ул үзенең улын, әллә юкмы? Насыйп булып, бәлки, кайтып та килер улы, әмма менә үзе бик картайды бит, йөрәге начарайды, бәлки бу аның улының күзләренә соңгы мәртәбә карап торуыдыр? Карчык еламый, әйтерсең, ул үзен баскан гаять зур кайгыны оныткан, хәтта ул үзе юк, бәлки дөньяда аның бердәнбер улы гына…
Улым, изүеңне каптыр, бүген бик яман кырау төшкән көн, бияләеңне ник салдың, карале! — ди карчык һәм улының оекларын, киндерә бәйләүләрен тагын бер кат кулы белән капшап, тикшереп чыга.
— Я, егетләр, кузгалдык алайса, аллага тапшырып,— диде юлаучыларча ак алъяпкыч бәйләп алган, кулына чыбыркы тоткан Рәҗәп абзый.
Атлар кузгалды. Алгы арбада Фазыл белән янәшә утырган иптәше Сәет гармун тартып җибәрде. Калган олаулардагы никрутлар аны җыр белән күтәреп алдылар.
Бу вакыт кече күпер тыкрыгында Рәҗәп абзыйлар болдырында Гөләнвәр басып тора иде. Ул озатыр өчен олы урамга менәргә кыймады. Аннан соң бу озату аның өчен бик авыр иде.
Күрмәсә дә, озатуны ишетеп, тыңлап каласы килеп, ул урамга чыкты. Никрутларны алып китәсе атлар, тыкрык белән менеп уңга борылгач та, каравыл өе янында иде. Шуңа күрә китүчеләр һәм озатучыларның тавышы Гөләнвәргә шактый ачык ишетелеп торды. Шулар арасында ул Фазылның тавышын аерырга тырышты. Бер генә һәм соңгы тапкыр Гөләнвәрнең аңа күзен тутырып карыйсы һәм җылы гына озату сүзе әйтәсе килде.
Тормышта бик аз очраштылар бит алар! Быел Фазыл кайтканнан соң алар ике тапкыр гына күрештеләр. Берсе кырда, урак өстендә, икенчесе өмәдә… Анда да күзләр белән генә очраштылар алар һәм бер-ике сүз генә алышып өлгерделәр. «Нихәл, Гөләнвәр?»,— «Бик күңелле, Фазыл абый, үзегез нихәл?»— кебек гади генә, тыйнак кына әйтелгән сүзләр иде алар, ләкин, шулай булуга караматсан, ул сүзләр икесен дә ут кебек көйдереп алды!
Кыңгыраулар шылтырап, атлар кузгалуы Гөләнвәргә күп уйланып торырга ирек бирмәде. Йөрәгенең иң кыйммәт кисәген өзеп алып киткәндәй булды бу.
Гармун һәм җыр тавышы ераклашканнан ераклашты. Гөләнвәр йөрәген буган кайгыны сулышы белән кысып чыгарасы, кайгысын һавага кычкырасы килде. Ләкин шундук, үз-үзен тыеп, шәл чугын авызына капты һәм тешләрен кысты. Нинди авыр, нинди авыр икән бу яшьне эчкә йоту!
Малайлар олау артыннан авылны чыгып тегермәнгә хәтле бардылар. Габдулла бармады. Олау кузгалу белән ул ни өчендер капка артына яшеренде һәм китүчеләрне койма ярыгыннан күзләре белән озатты. Олау күздән югалгач, дөнья аңа ничектер буш һәм төссез булып калды.
Озак та үтми, мәктәп тормышы Габдулланы үз эченә бөтереп алып кереп китте.
Быел аны абыстайга түгел, мәдрәсәгә бирделәр. «Мәдрәсә» дигәне шул ук мулла йортының ишегалдында инешкә төшә торган сөзәк яр өстенә нәзек кенә бүрәнәдән салган бер катлы иске өй иде. Монда әфтияк иҗеге белән сүрәсен, «Бәдәвам» һәм «Кисекбаш» китапларын Хәбри хәлфә укыта, әфтияктән узып коръәнгә күчкән шәкертләргә дәресне мулла абзый үзе бирә иде.
Габдулла Хәбри хәлфәгә утырды.
Әфтиякнең иҗеген һәм сүрәсен тизрәк үтеп, Габдулланың олырак шәкертләр, Сафушлар, Әхтәриләр янына утырасы, «Бәдәвам» белән «Кисекбаш»ка тизрәк күчәсе килде. Ул китапларда аңлаешлы, кызыклы сүзләр бар, иҗек белән сүрә шикелле ялыктыргыч та түгел. Ай ярым эчендә ул, сабакташларын артта калдырып, әфтиякне иҗекләре-ниләре белән укып бетерде. Хәлфә аның зирәклегенә бәя бирде
һәм, сабакташлары белән тигезләнгәнче тик утырмасын дип, мәдрәсәгә яңа кергән берничә малайның сабакларын өйрәтүне аңа тапшырды, ә кайвакыт хәтта аны мәктәптә үз урынына калдырып чыккалады. Менә шунда Габдулла һәм бигрәк тә аның «шәкертләре» өчен кызык минутлар туа иде. Ярым чынлап, ярым шаярып «шәкертләр» «хәлфә»ләренә төрле сораулар бирәләр.
— Алай бик тиз белә торган булгач, ул сабак та булмый. Бераз укыгыз әле — ди Габдулла һәм Хәбри хәлфә кебек эре генә тамак кырып куя.
Малайлар егылып көләләр. Габдулла малайларның сабан туенда күкәй сугыштырып йөргән үз ишләренә, Сәгъди малае Апушка әйләнә.
— Әйдәгез әкият сөйлибез! — дигән тәкъдим ясый ул иптәшләренә. Ишекләр бикләнә. Тәрәзә янына хәлфә килүен күзәтеп торучы куела. Китә әкият сөйләү!..
…Кышкы суыклар башланды. Габдулла Сафушлар янына күчеп «Бәдәвам» белән «Кисекбаш» укырга тотынды. Болар инде иҗеге белән сүрәсе эт эчәгесе шикелле озын «әфтияк» түгел. Монда сүзләрне баш ватып, тырышып уйлап табасы юк, сүзләр китаптан үзләре кычкырып, «менә мин» дип торалар:
Туфраклары зәгъфыран,
Ташлары энҗү, мәрҗән,
Нигъмәтләре әлвән-әлвән,
Алла дигел бәдэвам
Яки менә:
Җылы туннар киярләр,
Иракларга менәрләр,
Хур кызлары кочарлар
Дөрес, монда «прак», «бәдэвам» кебек әбҗәттәгечә аңлаешсыз сүзләр дә бар, әмма алар аңлаешлы сүзләр арасында сизелми үтә бирәләр…
«Кисекбаш!»
Менә бусы һәммәсеннән дә шәп! Габдулла бу кызык хикәяне мәдрәсәгә хәтле үк өлкән малайлардан ишеткәне бар. Галибатыр мең диюне кырып сала да җир асты төрмәсендә утырган ничәмә йөз мөселманны, Кисекбашның сөйгән хатыны белән баласын коткарып ала. Искиткеч! Әмма тагын да искиткечрәк: дию белән көрәшергә баргач, Гали аны йоклап яткан вакытында үтерүдән баш тарта. «Йоклаган диюне үтереп, минем адәм көлкесе буласым килми», ди Гали батыр һәм, уяу дию белән генә көрәшәсе килеп, аны уята. Гали көч белән генә түгел, намус белән дә дошманнан өстен, сиздеңме? Менә, ичмасам, батыр!
33
Озак та үтми, мәктәп тормышы Габдулланы үз эченә бөтереп алып кереп китте.
Быел аны абыстайга түгел, мәдрәсәгә бирделәр. «Мәдрәсә» дигәне шул ук мулла йортының ишегалдында инешкә төшә торган сөзәк яр өстенә нәзек кенә бүрәнәдән салган бер катлы иске өй иде. Монда әфтияк иҗеге белән сүрәсен, «Бәдәвам» һәм «Кисекбаш» китапларын Хәбри хәлфә укыта, әфтияктән узып коръәнгә күчкән шәкертләргә дәресне мулла абзый үзе бирә иде.
Габдулла Хәбри хәлфәгә утырды.
Әфтиякнең иҗеген һәм сүрәсен тизрәк үтеп, Габдулланың олырак шәкертләр, Сафушлар, Әхтәриләр янына утырасы, «Бәдәвам» белән «Кисекбаш»ка тизрәк күчәсе килде. Ул китапларда аңлаешлы, кызыклы сүзләр бар, иҗек белән сүрә шикелле ялыктыргыч та түгел. Ай ярым эчендә ул, сабакташларын артта калдырып, әфтиякне иҗекләрениләре белән укып бетерде. Хәлфә аның зирәклегенә бәя бирде.
34
Ул арада Габдулла мәдрәсәгә ятып укучы булып килде. «Ягып» яки «кунып» уку бу — мәдрәсәдәге «гыйлемнең» югарырак баскычына аяк басу дигән сүз иде.
Ятып уку шартларына Габдулла берьюлы гына өйрәнеп китә алмады. Иң элек мәдрәсәгә яңа килгән шәкертләр үтәргә тиеш сынауларны татып карарга кирәк иде. Берсеннән-берсе тозсыз, мәгънәсез маҗаралар беренче көннән үк башланды. Хәлфәсе Габдуллага, таныш мулласының улы итеп, түр урынны күрсәтеп киткән иде. Габдуллага анда ятарга туры килмәде, бөтенесе җәмәгать сәкесенә йокларга ятып, утлар сүнү белән кемдер кинәт Габдулланың баш астыннан аның мендәрен тартып алды. Габдулланың башы «шак!» итеп каты тактага бәрелде. Бу күпләр өчен көтелмәгән хәл түгел, шуңа күрә моңа берәү дә гаҗәпләнмәде, тик юрган астында «псык-псык» көлү тавышлары гына ишетелде. Кемдер тавышын үзгәртеп дәште:
— Яңа шәкерт, мендәрең комганнар янында тәһарәт ала. Син аның өстенә барып ятмасаң, ул синең астыңа килеп ятмас!
Габдуллага идәндә яткан шәкертләрнең дә бер читенә, комганнар янына, әчелектәге агач башмакларның бозлары эреп, сулары агып торган җиргә барып ятарга туры килде. Ул түр сәкедә кемнәрнеңдер ярым кычкырып, ярым шыпырт сөйләнә торган әдәпсез сүзләрен ишетмәс өчен юрган эченә томаланып, ишектән бәреп торган суыкка туңын һәм калтыранып ятты-ятты да соң гына йоклап китте. Шуңа күрә, иртәнге караңгыда ут алынып, бөтен мәдрәсә аякка басканда, ул әле, бәген дөньясын онытып, йоклап ята иде. Хәлфә юкта мәдрәсәне үз кулына алып, ни теләсә шуны эшләп йөрүче тупас, олы гәүдәле Вазих (Габдулла сабан туенда ук аның десятник малае икәнен белеп алган иде) янәшә генә торган сулы комганнарның берсен алды да, юрганны күтәреп, Габдулланың астына су җибәрде. Габдулла уянып китте һәм үзенең чиркәнчек салкын һәм лачма су эчендә ятуын күреп, аптыраган хәлдә сикереп торды. Ул арада малайлар аны түгәрәкләп алганнар һәм эчләре катып көлешеп торалар иде. Бары теге Вазих дигән малай гына көлми, Габдулланы ашардай булып, ажгырып торды-торды да:
— Әһә, синең шундый гадәтең бармыни әле? Хәзрәткә әйтеп, бәдрәф тазарттырырга кирәк үзеннән! — дип кычкырды.
Эшне аңлап җитмәгән Габдулла, оятыннан кызарып, нишләргә белми аптырап калды. Сафуш аңа эшне төшендереп бирде һәм шундый нәтиҗә ясады:
— Без дә мәдрәсәгә шулай кердек, ансыз ярамый. Кыен ашамасаң, гыйлем булып булмый…
Беркөнне әлеге Вазих түбән очның яңа килгән бер малайны тотып:
— Бәхәсме? Син күзләреңне йомасың, мин шуны өреачам…— диде.
— Булмый,— диде тегесе.
— Ачалмыйммы?
— Мә, ачып кара,— диде яңа малай, үчегеп һәм чытырдатып күзләрен йомды. Йомуы булды, Вазихның әйләндереп тегенең яңагына чабып җибәрүе булды. Теге, әлбәттә,
сискәнеп шундук күзләрен ачты һәм елап җибәрде.
Габдулла мәдрәсәдә олылар тормышындагы көчлеләр һәм көчсезләр бүленешенең кечкенә булса да чагылышын тапты.
35
Ниһаять, дәресләрнең зарыктыргыч бертөрлелеге шәкертләрне дә, Габдулланы да тәмам ялыктырды. Малайлар иртә дә, кич тә мулла һәм хәлфә күзеннән бераз ычкынып торган арада, нинди генә юл белән булса да, берәр кызык уйлап табу һәм күңел ачу юлы карадылар.
Менә алар, беразга гына булса да, үзләре генә калалар…
Малайлар! «Очты-очты!»— дип кычкыра берсе. Башлана «очты-очты!» уены. Бөтенесе имән бармакларын уртага куйганнан соң, арадан берсе:
— Очты, очты, каз очты! — дип үз бармагын югары күтәрә. Аның артыннан һәммәсе күтәрәләр. Аннан теге:
— Очты, очты, сыер очты! — дип бармагын күтәрә. Малайлар бармакларын күтәрми калалар, әмма бер малай ялгыш күтәреп өлгерә. Аңа ябырылалар:
— Сыер очамыни? Әһә! Ят әле, без синең аркага бер кайнар пәрәмәчне салып алыйк!
— Мин бит сыерчык дип әйтәсең дип торам! — дип карулаша теге.
— Торам! Менә элек ят син, аннан торырсың!
Ай-ваена карамастан, малайның башын идереп, аркасына ишкән сөлге белән сугалар.
Уен «кем сукты?»га күчә. Ләкин бу уенга, әлбәттә, үзе теләп башлап ятучы табылмый. Шуңа күрә малайлар я сөлге белән тотам тоталар, я саныйлар:
Алат-болат,
Тәңкә югалт,
Сарылы янчык,
Син кал, бу — чык.
Бу уеннар тора-бара мендәр сугышына әйләнеп китә. Бүлмәдә мамык, йон бураны уйный. Куп вакыт бу мулла я хәлфә килеп керү белән һәм шәкертләрне суктыру белән бетә. Вазих белән Әхтәри, тагын берәр хәйлә табып я башкаларны әләкләп, суктырудан котылып калалар.
Габдулла гына соңгы вакыт бу мәсьәләдә олы шәкертләр рәтенә кертелә. Хәзер инде Вазих та, Әхтәри дә аңа турыдан-туры сүз әйтергә куркалар.
36
Уеннар да уйналып бетә, сөйләнәсе әкиятләр дә сөйләнеп тәмам була, әйтелмәгән такмак, табылмаган табышмак калмый. Балаларның кызыкка сусаган шук йөрәкләре яңа азык сорый. Менә шундый кичләрнең берсендә Габдулла иптәшләренә карап:
— Малайлар, әйдәгез Фәскыйныкы төсле скрипка ясыйбыз,— ди. Малайлар гөр килеп моны эләктереп алалар:
— «Ясыйбыз!» да «ясыйбыз!» Әмма ничек?
Скрипканың төзелеше, аңа ниләр кирәклеге уртак киңәш белән хәл ителә. Берәү такта алып килә, икенче берәү үткер пәке таба, өченчесе ат кылы китерә, ә ясау эшен Габдулла белән Сафуш үз өсләренә алалар.
Ул көнне кич ишеккә каравыл куела һәм ике «оста» утны тәрәзә турыннан җәмәгать сәкесе өстендәге почмакка күчереп, эшкә тотыналар. Тирәләй тезелгән утыз-кырык күз эшне күзәтәләр, киңәшләр бирәләр, вакыт-вакыт мәдрәсә тын була, тик күзәтү белән артык мавыгу аркасында йомшап киткән борыннар гына «черт! черт!» итеп «чикерткә сайратып» куялар.
Скрипка ясый башлаган кичне, мендәр өстендә Габдулланың күзләренә йокы керми. Скрипканың булачак формасы, аның нәзегәеп килгән билләре, каз муены сыман озын муеннары, тырпаеп торган колаклары аның күз алдына килеп басалар. Аның күңелендә булачак скрипканың моңнары, әле уйналмаган көйләре сызылалар… Тышкы кыяфәте белән Фәскый скрипкасына җитеп бетмәсә дә, эчке моңы белән аиыкыннан шәбрәк яңгырар шикелле тоела ул.
Ниһаять, юнылган, пыяла кисәге белән шомартылган, чит-читләре кыйгачлап киселгән скрипканың башына тишек тишеп, өч колак тыгыла, буйдан-буйга өч саплам ат кылы тартыла, кыллар «алаша» дигән агач киерге белән киертелә, нәзек таяк итеп юнылган икенче агачка шундый ук ат кылы тартылып «сызгыч» ясала һәм… скрипканы тотып уйныйсы гына кала.
Сызгычны тотып беренче тапкыр сызу Габдуллага тапшырыла. Габдулла скрипканы нәкъ Фәскый кебек итеп күкрәгенә тери дә сызгычны кыллар өстенә салып, сызып җибәрә һәм… уен коралы бернинди тавыш чыгармый…
Габдулла тагын һәм тагын сыза. Тавыш юк. Балалар аптырауга калалар. Вазих белән Әхтәри усал шатлык белән кычкырып көләләр:
— Менә, әйттек бит без, берни дә чыкмас, дип. Менә чыкмады, һи!
Габдулла чынлап уйга кала. Дөрес, скрипка тышкы кыяфәте белән Фәскыйныкына җитәргә ерак. Аның аслы-өсле ике такта, эче куыш… Бу — бер генә такта, аннан соң буялмаган да… әмма хикмәт андамыни? Хикмәт кылларда бит?!
— Ә! — ди кинәт, нидер исенә төшеп, Сафуш.— Белдем, белдем!
Ул скрипкачы Фәскый тирәсендә күбрәк әйләнүче бит. Хәтта аның чын скрипканы бер-ике тапкыр тотып караганы бар.
— Белдем! — ди Сафуш.— Сагызы юк бит шайтанның!
Сагыз эзләү башлана. Табылмый. Кемдер иртәгә сагыз алып килергә вәгъдә итә һәм малайлар бүген Сафушның Фәскыйдан ишеткән хикәясен тыңлау белән канәгатьләнәләр.
—Булган ди бер оста,— дип башлый хикәясен Сафуш,— җитмеш төрле һөнәр белгән ди бу… Җитмеш беренче һөнәрем булсын, дип сызгыч белән сызып тавыш чыгара торган уен коралы ясаган ди. Скрипка дигән нәрсә дөньяда ук булмаган ди әле ул заманны. Шуннан, ярар. Ясаган да ди бу, шундый коралны, сызып җибәргән икән, менә нәкъ безнең скрипканыкы шикелле, тавышы чыкмаган моның. Нишләргә? Уйлап-уйлап торган да, уйлап табалмагач, тоткан да шайтанны эзләп киткән ди бу. Нигә дисәң, шайтанның белмәгән нәрсәсе юк, алдап-юлдап тегеңәрдән сызгычның серен белеп булмасмы? Ярар. Бүрегенең тискәре ягын әйләндереп киеп барып кергән ди бу шайтанга. Шулай итмәсәң, шайтан үзеңне алдый икән!
— Нигә килдең син миңа, и адәми улы! — дип сораган ди моңардан шайтан галәйһи әлләгънә!
— Сиңа сөенеч бар, Иблис әлгыязе билла! — дип әйткән ди бу. Мин сызгыч белән сызып уйный торган искиткеч бер уен коралы ясадым!
— Я, я, шуннан? — дип әйткән ди иблис галәйһи,— шәп сызамы соң?
— Иллә дә шәп сыза соң, исләрең, акылың китәр,— дип алдаган ди оста.
— Ах, син, хәйләкәр адәми баласы! — дип кычкырып җибәргән ди шайтан,— сызгычны сызгырта торган хәйләне мин генә беләм, дип йөри идем, аны син дә белеп алгансың икән! Син аны сагызлагансыңдыр, явыз!
Остага шул гына кирәк! Тоткан да чыгып йөгергән, кайткан да сагызлап алган ди бу сызгычны! Шуннан соң бервакыт скрипкасын алып сызып җибәргән икән, тавышына бөтен дөнья хәйран калган!
37
Икенче көнне балалар кичен, тәрәзәне томалап, ишеккә каравыл куеп, скрипка тыңларга җыендылар. Скрипканың да, сызгычның да кыллары бик нык сагызланды. Габдулла скрипканы алып күкрәгенә куйды, сызгычны кыллар өстенә салды. Балалар бу гаҗәп музыканы ишетми калудан курыккан сыман, тын да алмый, кайберәүләре ачылган авызларын ябарга ук онытып, тыңларга хәзерләнделәр.
Шул вакыт кинәт ишек ачылып китте. Мәдрәсәгә калын таягын тоткан карт хәзрәт, аның артыннан Вазих белән Әхтәри килеп керделәр.
— Кайсыгыз уйлап тапты бу иблис коралын? Кем бу вәсвәсәле әйберне догалы мәдрәсәгә алып керде, фәрештәләрне качырып, шайтан сөендереп? — дип кычкырды карт хәзрәт һәм скрипканы Габдулла кулыннан тартып алды да идәнгә күтәреп бәрде.
Калын тактадан корыштырган скрипка моңа гына бирешмәде. Тик аның бер колагы һәм алашасы чәчрәп читкә очып китте, өзелгән кыл зәгыйфь тавыш белән кызганыч кына иңрәп куйды. Хәзрәт Вазихка һәм Әхтәригә балта алып скрипканы туракларга һәм мичкә ыргытырга кушты. Вазих һәм Әхтәри бу боерыкны хәзрәтнең күз алдында җиренә җиткерделәр.
Габдуллада һәм аның иптәшләрендә бу вакыйга нинди авыр кичереш тудырганны сөйләп тә торасы юк инде. Әхтәри, алдан ук эшнең ничек буласын сизенеп, хәзрәт белән чыгып китте.
Малайлар Вазихка ташландылар: — Әләкче!
— Шымчы!
— Астан чагучы!
— Юха!
Вазих, малайлардан селтәнеп, сәкегә менде һәм акланырга тырышты:
— Китегез әле, валлаһи мин әйтмәдем, Әхтәри әйтте.
— Дөрнә сугабыз! — дип кычкырдылар малайлар.
Бу, мәдрәсә гадәтенчә, Вазихны аяк-кулларыннан тотып арты белән стенага бәрү дигән сүз иде. Вазих чынлап куркуга төште:
— Китегез әле! Мин әтигә әйтсәм, ул үрәтникне чакырып беләсезме сезне нишләтер?
Үзе алай да саклык өчен өстенә калын сырмасын киеп алды һәм юрган эченә кереп йомылды.
— Малайлар, беләсезме нәрсә? — диде Сафуш.— Чынлап та кагылмыйк, сасысы чыгар.
Бар да көлештеләр.
— Юк,— диде скрипка өчен бөтенесеннән ныграк әрнүче Габдулла,— бу эшне болай калдырырга ярамый. Ул юрган астында хәзер бездән көлеп ята, беләсезме шуны?
Малайлар тагын ярсып киттеләр. Ләкин Габдулла аларның алдына басып:
— Туктагыз! Күп кешенең берәүгә ябырылуы бу егетлек түгел. Кисекбашта әнә Гали батыр бер түгел, мең диюгә каршы бер үзе бара. Бу бәләкәй диюгә каршы мин үзем дә җиткән, кая минем гөрзи? — диде ул һәм, нәзек кенә беләкләрен чыгарып, җиңнәрен сызгана башлады. Малайларның ярсуы шундук шатлыклы шау-шуга һәм көлешкә күчте.
— Менә синең гөрзи! — дип Габдуллага күмер соскысы китереп тоттырдылар.
Вазих юрган астында җыерыла төште.
— Нигә сез миңа бары биш батманлы гөрзине китерәсез?
— Китерегез миңа ун батманлысын! — дип гайрәтләнде Апуш.
— Менә сиңа ун батманлысы! — дип аңа бер малай кисәү агачы китереп бирде.
Вазих юрган астында һаман тынгысызланды һәм куырылды. Ул үз өстенә ниндидер авыр бер нәрсәнең килеп төшүеннән курка иде, ахры!
Габдулла Кисекбаштагыча:
— Я мин үләм, я дию башын кисәм,
Хак гыйнаять кылыр ирсә, мин басам,— дип укынды да диюне уятырга боерык бирде:
— Йоклаган дию белән көрәшеп, кеше көлдерер хәлем юк, уятыгыз үзен!
Малайлар шундук Вазихка ябырылып аның өстеннән юрганын алып ыргыттылар һәм, төрле яктан тотып, сырмасын салдырып ташладылар. Габдулла да, малайлар да шуннан соң Вазихны ни эшләтергә икәнен уйлап җиткермәгәннәр, алар булган хәтлесе белән дә бик канәгатьләр иде. Ләкин, качып киткән Әхтәригә ачу итепме, күпчелек ягына авышырга теләпме, әллә турыдан-туры кыйналудан куркыпмы, Вазих кычкырып җибәрде:
— Малайлар, тимәгез, валлаһи башка эшләмәм бу эшне, Әхтәри котыртты мине, явыз!
— Әтиеңә дә әйтмәссеңме? — дип сорады аңардан Сафуш.
— Валлаһи әйтмәм! — дип ялынды Вазих, еларга җитешеп.
Балалар шундук Вазихның хыянәтен кичерделәр.
Ләкин «бәләкәй диюләр» дигән кушамат Вазих белән Әхтәри өстендә калды. Балалар арасында таралган «бәләкәй дию», «өлкән дию» кушаматлары, хәтта сизелмәстән генә олылар арасына күчте һәм Хафизлар, Әсәтләр, староста белән урядниклар, дәрәҗәләренә карап, авылда «олы дию», «бәләкәй дию»гә әверелделәр.
38
Бибисаҗидәнең авыруы көчәйгәннән-көчәйде.
— Апа ни белән авырый? — дип соравына каршы Габдуллага:
— Үпкә авыруы белән. Синең әтине дөньядан алып киткән авыру,— дип җавап бирделәр.
Аннан соң Бибисаҗидә бөтенләй аягына баса алмас булды. Мунчага да аны әтисе күтәреп алып барды, күтәреп алып кайтты. Ниһаять, ул язгы кар сулары белән бергә дигәндәй дөньядан ук китеп барды.
Кызының авыруы һәм үлеме белән артык дәрәҗәдә борчылуы да булгандыр инде, катлаулана барган тормыш мәшәкәтьләре дә карт сөяккә җитә калгандыр, бу язны Сәгъди абзый үзе дә түшәккә егылды. Беркөн эштән кайтып лапаста ат туарып торганда, аягына әллә нәрсә булды. Көч-хәл белән кереп сәкегә егылды. «Ат җене кагылган» диделәр. «Йолдыз суккан» диючеләр дә булды. Әмма сөяк утыртучы Нәгыймнең дә, им-томчыларның да файдасы булмады. Өйдә тупылдап йөрүче Зөһрә апа бер үзе калды.
Ул: «Шабраны чакырып сөлек салдырып карыйкмы әллә?» — дигәч, Сәгъди абзый каршы төште:
— Ат тезеннән пычрак, батарсың, йөрмә, инешнең дә котырган чагы,— диде ул. Аннан ул үзе әкрен генә хәл ала башлады.
Габдулла мәдрәсәдә быелгы укуын төгәлләп баштанаяк өй эшләренә чумды: караңгыдан торып морҗа ачты, мич сүрелгәч, аны менеп япты, мичкә ягар өчен кечкенә салам көлтәләре бәйләде, туры алашаны инешкә сугарырга алып төште, сыерны көтүгә чыгарды, каршы алды…
Боларның бөтенесен ул авырсынмыйча, хәтта үзенең зурлар эшен үти башлавы белән бераз горурланып, ялгыз калган әнисенә ярдәм итә алуына кинәнеп эшләде. Аннан соң бу аңа үзен өйдә һәр бәхетсезлекнең сәбәпчесе итеп каралудан, битәрләнүдән саклау өчен кирәк иде. Сабира апасы үлгәч ишеткән һәр шелтә Саҗидә үлгәч тә һичшиксез кабатланачагын ул ятим йөрәге белән алдан сизеп торды.
Урын өстеннән торып аксый-аксый йөри һәм эшләштергәли башлаган Сәгъди абзый Габдулланың йорт эшләрендәге сәләтен, аның шактый уңганлыгын күреп бик кинәнде. Беркөн ул Сабирҗан малае Сафушны чакыртып алды да, аңардан Габдулланы үзе белән кырга алып чыгуын һәм тырмага өйрәтүен сорады. Сафуш үзенең дусы белән бергә кырга чыгарга бик канәгатьләнеп риза булды. Габдулла да шатланды, һәм аның «эшкә ярау» горурлыгы тагы да үсә төште.
Ул Сәфуш белән тырмага чыкты. Иртә салкынча һәм томанлы иде. Ак мамык шикелле бу, җиргә сылашып, ятып торганга, Иябаш белән Кырлай җирен аерган межаны эзләп табу берьюлы гына мөмкин булмады. Сафушларның җире шул межадан кереп, урман култыгында иде. Ул арада Сафушлар күршесе Заһидулла аты белән боларны куып җитте һәм Габдулланы күреп:
— Ә, Габдулла энем, нихәл? Тырмаларга чыктыңмы? Булмады инде болай булгач, алайса, без синең белән бүген кырны айкап, актарып ташлыйбыз икән! — дип көлдерде.
Аннан соң Сафушка эндәшеп:
— Җиреңне югалттыңмы? Әйдә, күрсәтәм,— диде һәм, малайларны үз артыннан ияртеп, ызанга кереп китте.
Сафуш үз җирләрен эзләп тапты. Ул арада томан күтәрелә төште һәм тирә-як ачылганнан ачыла барды. Малайлар тырмалап җир башына барып чыкканчы, томан аша гаять зур кызыл шар булып кояш күтәрелде һәм ул дөньяны каплаган нечкә генә томан пәрдәсен әйтерсең җиңел генә элеп алып ташлады. Малайлар алдында иксез-чиксез кыр җәелеп китте. Сөрелгән җир шакмаклары һәм яшел уҗым дүрткелләре корамаларга охшап, еракта зәңгәрәеп торган урман сызыклары һәм чокырга кереп югала торган уйсулыклар шул юрганның җөйләре һәм җыерчыклары булып күренеп ята; тегендә яки монда елтыраган чык бөртекләре шул юрган өстенә ялгыш чәчелгән энҗе бөртекләре кебек җемелдиләр…
Кышның тыгыз кочагыннан, мәдрәсәнең тар һәм сасы почмагыннан котылган малайларны кырның бу иркенлеге һәм матурлыгы, һаваның искиткеч сафлыгы һәм керсезлеге исертә куйды. Алар, сихерләнгән күк, бераз телсез һәм хәрәкәтсез тордылар. Кинәт межадан пырхылдап күтәрелгән һәм боларның баш очыннан гына зур канатлары белән җилпенеп узган ниндидер ят кош малайларны сискәнергә һәм урманга таба очып баручы кошка күзләре белән текәлергә мәҗбүр итте.
— Көртлек бу, валааһи-и-и!—дип сузып куйды, кош тәмам күздән югалганнан соң, Сафуш.— Их, мылтык булган булса!
Сафуш, әлбәттә, моны чынлап та көртлек атасы килүдән түгел, шундый вакытны: «Их, шулай итәсе калган, болай итәсе калган»,— дип, крестьянча файдасыз үкенү гадәте буенча гына әйтте. Югыйсә, аның мылтыкны кулына тоту гына түгел, якыннан күргәне дә юк, ник дисәң, авыл тирәсендә бердәнбер мылтык йөртүче урман каравылчысын күрү белән үк авыл малае, шүрәледән качкан кебек, кача торган иде. Шулай да Габдулла аның бу үкенечле эндәшен аның өлкәнлегенә һәм үзенә караганда тәҗрибәлерәк булуына сылтады.
39
Сафушлар җирен тырмалап бетерү өчен ике көн җитте генә түгел, артып калды. Соңга таба Габдулла Сафуштан дилбегәне сорап алып, атны бер үзе йөртте. Туры җирән башта, Габдулланы сансынмый, ялкау гына китте һәм йөртүчесеннән көлгән сыман күзләрен Габдулла ягына әйләндергәләп һәм колакларын алмаш-тилмәш яткызгалап барды. Габдулла, тавышын калынайтып, атка олыларча каты гына бер сүз әйтте һәм, дилбегәне селтәп, атның сыртына суктырып куйды. Ат җитезли төште. Сөрелгән һәм өсте көлләнеп, кабыкланып ката язган туфрак тырма астында таркала һәм җәелеп төшә барды. Кара каргалар көтү-көтү булып бер алга, бер артка чыктылар, тырмаланган туфрак өстенә ябырылдылар. Баш очында гына бер күтәрелеп, бер төшеп тургай сайрап узды. Габдулла үзен чын мужик итеп, җирнең хуҗасы итеп тойды. Аның кинәт, балалыктан чыгып, хуҗаларча сөйләшәсе килеп китте. Җир башына җиткәч, ул атны туктатты да, кулына бер уч туфрак алып, аны уалый-уалый, әтисеннән ишеткәнен әйтеп куйды:
— Тирес аз булган, ахры, көлләнеп тора…
Туфрак чынлап та борчак оны катыштырып пешергән карабодай күмәче төсле сорылы-аклы булып катлауланып тора һәм уалаган чакта бармаклар арсыннан комланып коела иде.
— Начар безнең җирләр,— диде Сафуш, ул да олылардан ишеткән сүзен әйтте.— Ә менә тау ягында Идел буйлап, беләсеңме, май кебек изелеп торган кара туфрак ди, билләһи!
Габдулла да җир белемендә аңардан калышасы килмәде:
– Минем әтинең бер туганы Сәйфетдин абзый әйтә: башкорт якларында менә шундый син әйткән уңышлы җир, беләсеңме, йөзәр дисәтинәләп бөтенләй игелми әрәм булып ята ди. Җир бар, игүче юк, менә! Исең китәр! Күрдеңме? Ә безнең монда таяклап бүләләр җирне, ул да җитми… Кишетләр әнә арканлап бүләләр ди! Шуңа күрә алар бай… Имеш анда җирнең дисәтинәсен бер такта чәйгә сатып алып була…
— Кишеттәме?
— Нишләп Кишеттә булсын, башкортта…
Сафуш көрсенеп куйды:
— Агыйделнең аръягында бер инәгә бер сыер, барып карасаң, берни дә юк ди, беләсеңме?
Малайлар атны кире бордылар.
Габдулла, үзенең бай җир турындагы хыялыннан айнып, Сафуш фикеренә кушылды.
— Кеше ышанмас сүзне чын булса да сөйләмә, иеме? На, аткай!
…Икенче көнне «тырмачылар» Сәгъди абзый җиренә күчтеләр. Җир өстенә ябырылган урман күгәрченнәре малайларның игътибарын үзенә тартмаган булса, тырмалау бәлки көн ярымда беткән булыр иде. Сәгъди абзый чәчүен туктатып болар янына килде.
— Төшкә хәтле бетерерсез, инша алла! — диде ул малайларга,— мин кайтып атны арбага үзем җигәрмен. Тубал белән капчыкны алып китмәсеннәр, арба өстендә калдырам, карый торыгыз!
Үзе йомыш белән Иябашка китеп барды. Тырмалавы да күп калмаган иде калуын, Сафушның башына бер фикер төште:
— Әйдә, күгәрчен тотып алып кайтабыз.
— Ничек тотабыз соң?
— Тубал белән. Ул бик җиңел һәм Сафуш үзенең былтыр ничек күгәрчен тотуларын сөйләп бирде. Габдулла шундук кабынып китте.
— Әйдә!
Алар атны җир башында калдырып арба янына килделәр һәм аннан тубалны алып, арбадан бер читкәрәк җиргә капладылар. Аннан соң арбадагы иске чыптадан берничә мунчала суырып, аларны бер-берсенә бәйләделәр дә, аның бер очын сөям ярым озынлыгындагы таякка бәйләп, тубалның бер читен шул таяк белән терәтеп куйдылар Аннан таякка бәйләнгән мунчала бауның икенче очыннан тотып, аны арба астына сузып китерделәр. Хәзер эш күгәрченнәрне тубал астына алдап китерүдә генә калды. Моның өчен алар капчыктан бер уч орлык алып тубал астына сиптеләр, ә кошларны анда китерер өчен тубалдан алып кошлар төркеменә хәтле булган арага орлыкны берәмтекләп сибеп чыктылар. Аннан соң үзләре тиз генә арба астына барып яшеренделәр дә, әлеге мунчала бауның очыннан тотып, тубал эченә күгәрчен кергәнне көтеп калдылар. Кошларның берничәсе чынлап та, муен һәм канатларындагы аллы-гөлле төсләр белән елкылдап, тубал янына якынлаштылар, аннан чүпләнеп тагын бер читкә киттеләр, тагын якынайдылар, әмма тубал астына кермәделәр. Малайлар, өметләрен өзми, менә керә, менә керә дип, тыннары кысылган хәлдә, көтеп ята-ята төш җиткәнне дә сизми калдылар! Сәгъди абзый кайтып дәшкәч кенә, малайлар, ниндидер көтелмәгән хәл алдында калган сыман гаҗәпсенеп, арба астьшан чыктылар, һәм җир башында калдырып киткән атлары аларның исенә килеп төште.
— Мин тагын эшләрен бетергәннәрдер болар дип,
бүләккә маэмай малайлары алып кайтып киләм,— диде Сәгъди абзый һәм кулындагы бүрекне күрсәтте. Анда икеседә көрән, әмма түбәләренә сөт түгелгән шикелле берсе ак маңгайлы, икенчесе ак колаклы яңа гына күзләре ачылган ике көчек, борыннарын көнгә күтәреп, әкрен генә чиныйлар иде.
— Кире илтеп куярга туры килә инде болай булгач,— диде Сәгъди абзый, мыек астыннан елмаеп.
— Әти, без хәзер тырмалап бетерәбез, кире илтеп куйма берүк! — дип Габдулла ат янына йөгерде. Әмма Сәгъди абзый аны туктатып кире кайтарды һәм, бүрекне балаларга тоттырып, үзе тырма янына китте.
Эш озакка бармады. Сәгъди абзый эшен бетереп арба янына килгәндә, малайлар, күгәрченнәрне онытып, әлеге көчекләр янында уйнап утыралар иде.
Кояш кинәт сүрәнләнгән кебек булып китте. Бар да күккә карадылар. Ашытбаш ягыннан күгәреп болыт күтәрелеп килә иде.
— Яңгыр килә, җыеныгыз тизрәк, балалар! Тубалны китереп салыгыз! — диде Сәгъди абзый, атны тәртә арасына кертеп. Ул арада әлеге болыт ягыннан җиңел генә дөбердәп күк күкрәп куйды.
— Ишеттегезме, балалар, күк күкрәде бит? — диде Сәгъди абзый.
— Беренче күкрәү! Беренче күкрәү! — диделәр куанышып балалар һәм, йола буенча җиргә егылып, аунарга тотындылар.
Сәгъди абзый балаларга көлеп карап торды-торды да, түзмәде ахры, кинәт үзе дә җиргә ятты һәм рәхәтләнеп аунарга кереште. Аннан соң:
— Бәрәкәте белән килсен бу җәй’ Бәрәкәте белән генә килә күрсен берүк! — дип аягына басты…
40
Ләкин җәй барыбер бәрәкәте белән килмәде. Уҗымнар тигезсез чыкты. Шуның өстенә орлык юклык аркасында чәчми калучылар саны быел тагы да артты. Кырлайга өяздән комиссия килеп төште һәм тикшерергә тотынды: нигә чәчмиләр, авылның недоимкасы болай да коточкыч булып үсеп бара бит?
Иң әүвәле кешеләрне үз йортларында, үз хуҗалыкларында күрер өчен комиссия йорттан йортка йөреп китте. Исемлек буенча беренче йортта алар хуҗаларны өйдә очрата алмадылар. Икенче йорт Гарәфинеке иде. Ул янган булып чыкты. Аннан соң комиссия Җаббар йортына килеп керде. Ике тәрәзәсеннән берсе, кыш өчен булса кирәк, такта белән кадакланганга күрә Жаббарның өе сыңар күзле сукыр кебек булып калган, бер якка кыйшайган, түбәсендәге саламы җил һәм яңгыр белән тузгып өзгәләнгән, лапас кебек нәрсәсенең такталары суырылган, ул сирәк тарак шикелле үтәдән-үтә күренеп тора иде.
Урядник кылычы белән баскычка сукты. Ишектән чәчрәп Җаббар килеп чыкты. Урядник аңа нәрсәдер әйтте, Җаббар ашыгып, чәчәп:
— Маяныкы урычча низнайт. Чулак Гайнулла знайт! — диде.
Комиссия артык сөйләшеп тормады, икенче йортка китте. Йортларны карап бетереп старостага кайткач, хуҗаларын берәм-берәм чакырып сорадылар. Старостаның русчасы артык чамалы булганга, тылмачлыкка кулсыз Гайнулланы чакырырга туры килде. Җаббар аңа үзенең чәчә алмавын болай аңлатып бирде:
— Гайнулла абзый, карале, мин нием белән чәчим? Күз алдыңда бит, Хафиз байга мин ат урынына җигелдем, кыш буе азап чигеп чыктым. Күпме олау йөрттем, солысын, печәнен, утынын күпме ташыдым — һәммәсен язын аякка басмаммы, бай ярдәм итмәсме дип эшләдем бит? Шуңа ышанып, кышын чәчүгә дигән ашлыкны ашап бетердек. Хәзер инде: «Минем сиңа бирәсем юк!» дип кырт кисә.
— Ничек инде ул күренеп торган хезмәт өчен бирәсе юк?
— Теге көзне зәкәтеннән китереп аударткан чи утыны белән иске җиләнен исәпкә тыга. Син әле аларның хакын кайтарып бетергәнең юк, ди. Менә нәрсә ди бит! Аптырагач, әйтәм, анысы өчен алла разый булсын, Мөхәммәтхафиз агай, бер дә булмаса үтечкә биреп тор бер подаука гына орлык! «Артык орлыгым юк, әнә мегәҗи келәтеннән ал», ди бу миңа. Мегәҗиенә дә сугылдым, ике ел түләмәгән алты сумың бар, мегәҗи сиңа берни эшли алмый, дип кенә җибәрәләр. Инде миңа нишләргә кала шуннан соң? Тагын киләм: ичмасам бер киңәш бир, мин әйтәм, Хафиз абзый!
— Җиреңнең дисәтинәсен 80 тиеннән әриндегә алам, үзең минем мунчала сала торган күлдә эшләрсең быел, сиңа хезмәт булгач барыбер бит,— ди, менә! Күнсәң күн, күнмәсәң чәнчелеп кит! Шул кирәк миңа! Атай картның васыятен тотмадым, байга башымны иеп, гозер сорап бардым.
— Менә шул тотты мине! Нужа харап итте, нужа!..
Комиссиянең бик күп аркылы сызыкларга бүленгән сораулар дәфтәрендә «чәчми калуның сәбәбе» дигән сорау үзе өчкә бүленгән иде: орлык юклыктанмы, туфрак начарлыктанмы, хуҗаның гамьсезлегеннәнме? Бу сорауларның кайсын сайларга дип баш ватып торырга теләмәстән, комиссия авыл ярлылары, шулар эчендә Җаббар турында «әйе» дип соңгы сорауның астына сызды, һәм, шуның белән үз бурычын төгәлләнгән санап, кайтып та китте.
Җаббар һәм аның кебек кимсетелгән берничә крестьян «шәригать» сорап хәзрәткә бардылар.
Иң элек түбән очның бер кешесе зарланды:
— Хәзрәт, менә Хафиз бай үтечкә бер пот итеп биргән солысын ике потт итеп, ягъни 60 тиеннән исәпләп биргән солысын, 30 тиен исәбеннән кайтарып ала. Шәригатьтә бу ничек?
— Шәригатьтә моның фәтвасы бар,— диде хәзрәт,— ул бер потка ике пот алмый, 60 тиеннән сатып бирә, фаразан, 30 тиеннән сатып ала, сәүдәдә файда ясауны, фаразан,
китап дөрес таба…
Җаббарны тыңлаганнан соң ул хәтта көйсезләнеп үк куйды:
— Чүлмәкче колакны каян теләсә шуннан чыгарыр, үзегезнеке булмаган дәүләткә кызыгып, дөнья артыннан куып йөрмәгез. Дөнья сөю, тәкъдирдән зарлану — гөнаһ эш ул!
Бәрәкәтсезлек ярлылар белән беррәттән урта хәллеләрнең дә кайберен эләктереп алды. Сәгъди абзый, дөньясына җиткерим дип, әнә Габдерахман байга йөк ташыганда аягына көч китерде һәм гомер буена аксап калды. Аннан соң Рәҗәп абзыйны Әсәт бай җир белән китереп кысты.
Сәгъди абзый, эче пошып, бер көн кодасы Рәҗәпкә керде һәм аннан кәефе тагын да ныграк бозылып кайтты. Моны сизеп, Зөһрә апа шикләнебрәк сорады:
— Син, кодалар нишләп ята?
— Зар елап, зар елап,— диде Сәгъди абзый,— кодагый сиңа бөтенләй үпкәләгән, шундый вакытны кереп хәл белүче дә юк, ди.
— Ни бар, берәр хәл булганмы әллә, ходаем! — диде, кинәт шомланып, Зөһрә апа.
— Булган шул, булмаса… Теге Әсәт Галимҗаны тилгәндәй юкка сагалай йөрмәгән икән Гөләнвәрне! Яучы килгән. Рәҗәп кода «Фазылны көтәбез»,— дип аны кире җибәргән. Әсәт моны җир белән китереп кыскан, Рәҗәп коданың җирен, Убрук (Кырлай янындагы кечкенә бер елга исеме Хәзер кипкән Оброк дигән сүздән алынган. Ул елга өстендәге җирләрне үз заманында крестьяннар боярга оброк хисабына эшләп бирә торган булганнар) өстендәге ярым өлешне: «Мин бу җирне урман белән бергә сатып алдым»,— дип, зимнәмирдән кәгазь ясаттырып алган да, менә сиңа аллаһе әкбәр!
— Я рабби, ярты җире — ярты гомере дигәндәй, шул иде бит инде коданың, инде нишләр?
— Әсәт белән кода булыр. Җирдәшлек — кардәшлек.
— Әллә син үзең шул киңәшне биреп кайттыңмы?
— Киңәшне без бирмибез, дөнья бирә. Бар, син аңа каршы килеп кара. Фазыл әллә кайта, әллә юк дигәндәй, крестьянга дөнья көтәргә кирәк, һавадагы торнаны көтеп, кулындагы чыпчыкны ычкындырсынмыни?
— Җиләк кебек кызның гомерен эткә ташлау — шулмы дөнья көтү? Әйтерием кодага да. Фазыл кебек акылысыны белән килгән сөлектәй егетне куй да, акчалы дигән булып, Әсәтнең ни җитте малаена менә дигән кызны әрәм ит! Юк, иртәгә үк кодагыйларга кереп әйтим әле, берүк кызны харап итеп ташламасыннар. Аннан соң Фазыл киткән чакта үзеңә кереп үтенеп сорады: күз-колак булсагызчы, Зөһрә апа, Сәгъди абзый, дип өзелеп сорады лабаса! Син дә сөйләп утырасың…
Сәгъди абзый моңа каршы ни әйтергә дә белмәде, ул» сакалын сыйпап уйланып утырды-утырды да, нидер исенә төшкән кебек тирән генә сулап:
— Әлеге бер шаукым лабаса! — дип куйды.
41
Беркөнне Габдулла, өенә кайтып кергәч, аптырап китте. Гомеренә бу йортка аяк басмаган Хафиз түрдә, алдына тастымал салып, чәй эчеп утыра. Сәгъди абзый аны өтәләнә-өтәләнә кыстый. Мич ягында Зөһрә апа чыш-пыш ниндидер таба ашы пешерә…
— Әнә, шәкерт тә кайтты! — дип сөенгән сыман кычкырып алды Хафиз һәм кулына тоткан чынаяк астын өстәлгә куйды. Сәгъди абзый бик коры тотарга тырышып:
— Сәлам биреп кер! Шәкерт кеше бит син! Күрмисеңмени, кунак бар. Бик кадерле, бик хөрмәтле кунак, ие… Хафиз абзыең,— диде.
Габдулла сәлам бирде һәм ни өчендер бу якта каласы килмәде, әнисе ягына кереп китте. Әнисе аңа пышылдап: —«Морҗа тазарттыңмы әллә? Кайдан болай каралып кайттың, кунак алдында оят»,— дип, чылатылган чүпрәк белән аның битен, муенын, колакларын авырттырганчы ышкып алды.
Монда да ягымсыз каршы алынуын күргәч, Габдулланың бөтенләй чыгып китәсе килде һәм ул җәһәт кенә ишеккә юнәлде.
Әтисе аны туктатты:
— Кил әле, улым, сиңа сүзем бар.
Габдулла гаҗәпсенебрәк, бер әтисенә, бер Хафизга карап алды һәм теләр-теләмәс кенә әтисе янына килде.
— Менә сиңа күчтәнәч! — диде Хафиз, Габдуллага өстәлдән өсте кып-кызыл итеп буялган прәннек алып биреп.
Үзе бер дә сәбәпсезгә кеткелдәп көлеп куйды.
— Әнә Хафиз абзыең сине ничек үз итә,— диде Сәгъди абзый,— ә син юньсез малай әллә нинди тозга язмаган сүзләр сөйләп йөрисең икән.
— Әти, мин берни сөйләмәдем ич!
— Тик тор олылар сөйләгәндә… Син мин сораганга гына җавап бир. Ерак болынга ат белән кунарга барганда ниләр сөйләдегез?
— Төрлесе төрлене. Әүхәди Әптерие бик кызык сөйләде…
— Нәрсә?
Борын-борын заманда бар иде ди, юк иде ди ач та түгел, тук та түгел бер кеше, аның карчыгы таштан тары, боздан бодай чәчкәндә үк, аларны балталар белән урганда ук, орлыкны кашыклар белән җилгәргәндә үк үлгән иде ди…
— Миңа синең Әптериең кирәк түгел… «Еланнар» дип кем сөйләде?..
— Нинди еланнар, әти? Ә, аны әйтәсең. Ул бит еланнар түгел… юхалар дипме? Елан мең ел яшәсә, аждаһага әйләнеп, кешеләрне, терлекләрне йота, аждаһа меңгә җиттеме — юхага әйләнә, юхага әйләндеме — ул теләсә нинди сурәткә кереп, адәмиләрнең канын эчә башлый… Әти, ул бит безнең арада ук йөри ди: ул мәче, ат, кеше, бай, хәерче төсенә кереп әллә ниләр эшли ди… Чын, чын, Әптери шулай сөйли…
Хафиз кинәт сорап куйды:
— Хафиз бай адәм сурәтенә кергән юха түгел микән? — дип кем әйтте. Я, я! Яшермә, яхшы түгел, әйтсәң тагын бер прәннек сиңа!
Сәгъди абзый да кыстады:
— Нинди юньсезе әйтте бу тозга язмаган сүзне, я!
Әти, алай түгел. Берәү дә Хафиз бай адәми сурәтенә кергән юха дип әйтмәде. Аны мин сорадым…
— Нәрсә дип сорадың? Я!
— Мин әйттем, елан мең ел яшәгәч, аждаһага, аждаһа мең ел яшәгәч, юхага әйләнә. Ә менә юха мең ел яшәгәч кемгә әйләнә? — дидем…
— Я, я!
— Шуны берәү әйтте: Хафиз байга әйләнә, диде.
— Кем әйтте шул акылсыз сүзне, я! — дип кычкырды Сәгъди абзый.
— Әти, нигә ул акылсыз булсын: «ай акыллы әйттең» дип, бөтенесе кычкырып көлде әле. Берәү әле өстәп тә куйды: безнең Хафиз бай булдыра ул: «Җаббарны йорты-җире белән кабып йотты бит»,— диде…
Хафиз бик нык тамак кырып куйды һәм алдына салган сөлге белән маңгаендагы тирне сөртеп алды. Аннан соң, сөлгене бер якка ташлап, урыныннан торды да янындагы кама читле бүреген алып, башына кия-кия, сөйләнде:
— Ярар, күрше, мин китим әле, намазга соңга калам. Тәүфыйксыз малай үстерәсең. Мәчеттә сирәк күренәсең шул. Ярамый болай, күрше! — диде.
Һәм ул авыз эченнән тагын нидер мыгырданып, җәһәт кенә чыгып китте.
Сәгъди абзый Хафизның капкадан чыгып китүен тәрәзәдән карап торды һәм аның өйдән шактый ераклашканлыгына тәмам ышангач, анда да шыпырт кына, шәпләнеп алды:
— Алдыңнан артың хәерле! Бик узынып йөрмә әле монда, әллә кем булып!.. Ие!..
Габдулланы да сүзсез калдыруны килештермәде, ахры:
— Син дә, малай актыгы, кем белән сөйләшкәнеңне белеп, артыңны чамалап сөйләшергә кирәк. Бай кешенең морҗасы кыек булса да, төтене туры йөри… Ә синең белән минем нәрсә… И, сиңа кая әле аны аңларга… башың яшь әле синең…
Габдулланың яшьтәш малайлар белән капма-каршы җырлашуда өстен чыгуы, күп уйлап тормый, теге я бул хәлгә карата җырмы, такмакмы әйтеп алуы кешеләрне сокландырды да, сискәндерде дә… Хафизның Сәгъди абзыйга килеп чыгуы бу сөм тоймас кешенең дә үткен сүзгә каршы тора алмавын, туры гына әйткәндә, җиңелүен күрсәтте.
Тора-бара авылда чыккан һәрбер тапкыр сүзне, җырны, такмакны Габдуллага сылтый башладылар.
42
Хат язу осталыгына килгәндә, Габдулла авылда беренче булып китте. «Әссәламәгаләйкем, вәгаләмән ләдикем, сезки гыйззәтлү вә хөрмәтлү улып торгучы…» дип башланган хатларында кемнәрдән, кемнәрдән сәлам тезеп китүне Габдулла, хат яздыручылардан сорап тормый, үзе язып чыга; әгәр дә бу «сәлам хагы» гына булса, хат шуның белән төгәлләнә; әгәр дә анда берәр хәбәр, я берәр сорау кыстырырга кирәк булса, Габдулла аны мөмкин кадәр «китап теленә» охшатып, җентекләп язып бирергә тырыша иде.
Әүхәди аңа килеп хат яздырганда: «Шунда бер җиренә сыерыбыз бозаулаганны да кыстырып куй»,— дигәч, Габдулла аны:
«Вә кенә ул да мәгълүм булсын, изге гашура бәйрәме көнне үзегезгә мәгълүм ала сыерымыз бер бик матур һәм сәламәт теше бозау дөньяга китерде. Без һәммәбез, бигрәк тә балалар, Мәфтүхә илә Вәлиәхмәт, бик сөенделәр. Бәрәкәте белән туган мал булып, сөте мул булса иде, дәүләтебезнең артуына сәбәп булса иде, дию бик зур теләктә калабыз. Амин!» дип «китапча» матурлап язып бирде һәм Әүхәдинең исен китәрде.
Тимер юл эшләренә китеп олаккан Хәйрулланың әлеге колакка каты анасы, улыннан бернинди җавап ала алмагач, инде өченче тапкыр хат яздырырга килде. Ул хатына үз иманаларын сатуны кыстырып язарга кушкан иде, Габдулла аны:
«…Соңгы елларыбызда җир ягыннан күп кысынкылыклар күрмәктәбез, чәчәргә орлыгыбыз юк вә һәм дә имана түләргә хәлебездән килмиенчә, Бүре чокыры янындагы җиребезне күршебез Хәбибуллага саттык, ахыры хәерле булсын»,— дип язды һәм җир сатуының сәбәпләрен үзе дә әле төбеннән аңлап җиткермәгән карчык, язганны тыңлагач, аптырап калды.
Хат язуның остасы булып китүе һәм олы кешеләрнең бу мәсьәләдә үзенә мохтаҗлыгы, әлбәттә, Габдулланың аз булса да горурлыгын китерми булмады. Шул ук вакыт бу аңа кайчандыр Фазылның, Гөләнвәргә хат яздырмакчы булып, мөрәҗәгать итүен, үзенең әле ул вакытта яза белмәвен исенә төшерде һәм бу аны үкендереп, ачындырып куйды. Ләкин тора-бара Габдулла моның да үкенечен калдырмады. Гөләнвәр аңардан Фазылга хат яздырып алды. Бу болай булды…
Корбан гаете көнне Гөләнвәр Сәгъди абзыйларга керде һәм, мич ягында Зөһрә апа белән нидер чыш-пыш сөйләшкәннән соң, Габдулланы үзләренә алып чыгып китте.
Рәҗәп абзый белән Хөбәйбә апа башка авылга кунакка киткәннәр икән, Гөләнвәр өйдә бер үзе генә калган. Ул килеп керү белән, Габдулланы, олы кунакны утырткан кебек, түргә үк менгезеп утыртты һәм аның алдына бәйрәм юача лары куйды.
— Ашый утыр, Габдулла җаным, үз өеңдәге кебек утыр, тартынма, мнн хәзер…— диде ул һәм тиз генә сандыкны ачып, аннан яңа күлмәкләр, яулыклар, эре гәрәбәдән тезгән муен төймәсе, яңа резин галош, бер кисәк исле сабын һәм бер-ике кечкенә тартма чыгарды. Сабынны алып ул комган янына килде һәм, каядыр ашыккан сыман, тиз-тиз сабынлап юынырга кереште. Юынып сөртенгәннән соң, ул сандыктан чыгарылган киемнәренә барып тотынды һәм шулай ук ашыгып берсен сала, берсен кия башлады. Гөләнвәр киенеп, ясанып, җиңел генә кершән һәм иннек ягып, миң тэртеп, өстәл алдына килеп утырды:
— Габдулла җаным,— диде ул,— язып бирче миңа бик матур итеп, бик матур сүзләр табып, өзелеп сагындырырлык хат… —Беләсеңме, ничек дип яз…
Бер минутка ул иренен тешләп бер ноктага караган хәлдә әллә нинди көчле уйга талды. Габдулла шунда гына аңа керфекләрен күтәреп карарга кыйды. Аның күз алдында гадәттә чабата киеп уракка йөри торган, я көянтәсен асып суга бара торган Гөләнвәр түгел, җырларда:
— Кашларың нечкә әйләнгән
Казаннарда бөккән дугадай,
Йөзең күркәм, буең зифа
Банкаларда үскән кынадай —
дип җырлана торган матур һәм ят бер кыз утыра… Юк, ят түгел, үзе… Гөләнвәр үзе утыра… Ләкин нигә Габдулла аны моңарчы менә шундый итеп күрмәгән?! Күрә белмәгән?!
Габдулланың кинәт Фазыл өчен йөрәге чеметеп, күңеле әрнеп куйды: китте бит, кайтырмы, кайтып өлгерерме, әллә Әсәт тилгәне бу матур кызны тибеп алырмы?
Шуннан соң… Хат язылып беткәч, аны укыган чагында һәм укып беткәннән соң Габдулла үзенә үзе аптырап торды: карале, ничек язылган болар? Ничек яза алган ул болай? Каян мондый сүзләр аның каләм очыннан түгелгәннәр?..
Ул бит хатны кемгә язарга, ниләр язарга дип сорап та тормады. Тотты да баштанаяк үзе язып чыкты, ә язган чакта аның кечкенә йөрәге и типте, и типте!.. Аннан ул аны укып бирде. «Тирәбездә кара тилгәннәр оча, таң атканнарын көткән кебек, исән-сау йөреп кайтуларыңны көтәбез»,— дип бетерде ул хатын һәм соңыннан бер җыр язып куйды:
—Туп-туп итеп баскан туры атның Тубыклары яшел тут икән, Беребез генә анда, беребез монда, Сагыну түгел, сүнмәс ут икән.
Гөләнвәр хат укылып чыгу белән бераз исенә килә алмый тып-тын утырды. Аннан соң ул иреннәрен бик нык тешләгән хәлдә күкрәген буган яшьләрен тыярга тырышты, тавыш чыгармаска тырышып, тешләрен кысты, калын чәч толымы белән авызын каплады. Яшь һәм елау тавышын тыярга теләгән саен, күкрәгенең эченнән нәрсәдер ныграк басты, тышка атылып чыгуны сорады… Аны чыгармый, күк рәктә тыеп калдыру авыр, бик авыр иде. Әмма Гөләнвәр аны җиңде. Күзләрендәге яшьне ашыгып сөртте һәм Габдулланы кочагына кысып бик нык үбеп алды.
— Рәхмәт, Габдулла җаным! — диде ул аңа. Аз гына җылы сүз ишетергә мохтаҗ Габдулла өчен бу рәхмәт бик, бик кыйммәт, бик, бик кадерле иде.
Габдулланы озатканда ул болай диде: «Акыллым, мин хәзер киемнәремне салып куям, битемдәге кершәнне сөртеп ташлыйм, син минем киенгәнемне, исле сабын белән юынып, кершән ягынганымны берәүгә дә әйтмә, җаным, әтиләргә ишетелсә, яхшы түгел, яме?»
Кырлай кызларының сабан туеннан кайтканда инешкә төшеп кершәннәрен юып төшерүләре, калфакларын кесәләренә яшерүләре Габдулланың исенә килеп төште. Бу монда борынгыдан хатын-кызның кешеләр, бигрәк тә ирләр алдында матур күренергә хаклары юклыкны билгели торган табигый хәл иде. Әмма сабан туенда я утырмада кызлар бер-берсенә бизәнеп, ясанып күренүдән тартынмыйлар иде бит. Ә бу: «Берәү дә белмәсен, сизмәсен»,— имеш! Алайса нигә киенергә дә нигә бизәнергә?
Рәҗәп абзыйлардан чыккач, Габдулла шулай дип уйланды. Бу уй соңыннан ничәмә тапкыр аның башына килде. Фазылга хат язып утыру Гөләнвәр өчен сөйгәне белән кара-каршы сөйләшеп утырудан булуын, Фазыл өчен генә, үзенең югары мәхәббәте өчен генә аның шушылай киенеп һәм бизәнеп утыруын Габдулла күп вакытлар узгач кына төшенде.
43
Арышны җыеп кына өлгерделәр, яңгырлар башланды. Әүвәле: «Кирәк, кирәк, сабан ашлыкны күтәреп җибәрер бу»,— диештеләр кешеләр. Әмма яңгыр, бер көчәеп, бер сибәләп, туктаусыз диярлек яуды. Аз гына басылып, болыт астыннан кояш күренү белән, кешеләр кырга ашыктылар, ул ара кояш тагы болыт астында калды, тагын чиләкләп яңгыр түкте.
Явым ике атнага сузылды. Коргаксып, кибеп барган инеш су белән тулып, ярлар ишелеп төште, буаларны ерып алып китте, күперне җимерде, кош-кортны агызды. Каравыл өенең салам түбәсе ишелеп төште.
Юллар бөтенләй эштән чыктылар. Крестьян җыйган ашлыгын ындырга көч-хәл белән ташыды. Арбалар батты, тәгәрмәчләр ватылды, тәҗе баулары өзелә-өзелә кырык төенгә калды, тәртәләр, хәтта дугалар сынды.
Ашлыкның бер өлеше, кырда чүмәләләрдә калып, үрә башлады. Сабан ашлык тамырында егылды. Яңгырлар туктагач, крестьян аны җыйгандай итеп, тиз генә ындырга алып кайтып, киптерү хәстәрен күрсә дә, бу узган елгы кебек уңыш җыеп апып кайту шатлыгын бирмәде… «Бәрәкәт очты» дигән сүзнең мәгънәсе үзенең бөтен ачылыгы һәм күңелсезлеге белән алга килеп басты.
Халык өстенә килгән афәттән Хафиз бай үзенең байлыгын арттыру өчен файдаланырга тырышты. Халыкның арышны ярым-йорты җыеп алуы, сабан ашлыкның бөтенләй булмавы бу бит үзе табыш. Югыйсә, Хафиз амбарларындагы запас нәрсәне көтеп ята дип беләсең? Ашлык бәяләренең менүе Хафизның: төшләренә керә иде бит!
Һәм Хафиз бу хәлдән, чынлап та, бик канәгать иде. Ләкин ул моны мөмкин кадәр сиздермәскә тырышты. Киресенчә, ул бөтенесеннән бигрәк кашларын җыерып йөрде. Әйтерсең бу афәтләрдән иң зур бәла күргән кеше ул! Мир җыенында җимерелгән күперне торгызырга, буаларны будырырга, каравыл өен һәм мегәҗи келәтен төзәттерергә акча җыю мәсьәләсе купкач, башлап ул:
— Юк, юк, бу елга шулай да ярар, крестьян болай да елларның бәрәкәтсезлегеннән бөлде, кая ул! — дип, үз саранлыгын яшерер өчен, крестьянны яклаган булып чыкты.
Крестьяннардан берәү Хафизны куәтләп, шулай ук бәрәкәт очудан зарланды:
— Уйлап карагыз: ел саен башка бер афәт килеп тора. Янмый калган елыбыз юк, ел саен көтүдә мал югала.
Бүреләр авылның урамында гына йөрмиләр. Югыйсә, улауларын әйтеп тә тормыйм, төннәрен ындыр артында тешләрен шыкырдатып торулары ишетелә…
Гайнулла каршы төште:
— Туктагыз әле, агай-эне, бөтен нәрсәне бәрәкәткә генә сылтап торуда файда юк. Безнең үзебездән булган хәлләр бар бит әле! Менә бәрәкәт очуның төбе кайда. Алыйк Җаббар агайны. Бик диндар, бик тәүфыйклы, бик тырыш кеше иде, югыйсә. Нишләде?
— Туктале,— дип бүлде аны староста. — Элек Гарәфи шулай сүзне кирегә сөйрәп алып китә торган иде, хәзер — син. Бәрәкәт очулар, афәтләр кешедән, дип әйтү сүзме ул? Үзең белмәсәң, әнә хәзрәттән сора: адәм баласы үз тәкъдиренә үзе каршы бара аламы? Син әле, бара ала, диярсең. Болай булса, аллага, патшага каршы барырга да ерак
калмый. Ә менә дөнья күргән картлар, хәзрәт белән сөйләшеп, Ваһабины кайтарырга булдылар, менә шуңа мир ни әйтер?
Җыен тын калды. Староста «Я!» дип яңадан эндәшкәч кенә, бер-ике карт мыгырданып куйды:
— Күптән кирәк иде!
— Ачуландырдык изге дивананы!
— Ул гына алып китте бәрәкәтне!
Гайнулла үзенекендә торды:
— Туктагыз әле, сез нәрсә? Чакырдылар бит инде.
Шуннан ул нәрсә әйтте? Салдырып бирегез миңа алты почмаклы өй, алып бирегез тана сыер, диде түгелме?
Җыенның бер өлеше җиңел генә көлешеп алды. Көлүчеләрдән берсе:
— Шулай, шулай, йорт салып бирүен сорады, үзем шаһит. Йортын да алып бирербез сыерын да, аннан соң ул бездән унҗиде яшәр кыз таптыра башлар, нишләрбез?
Бу юлы көлеш көчлерәк яңгырады. Староста таягы белән бүрәнәгә сукты:
— Җитте, уен-көлкегә борып җибәрә торган эш түгел бу. Закунный эш. Мин моны станавай белән сөйләштем, беләсегез килсә!..
«Закунный» һәм «станавай» дигән сүзләр үз эшләрен эшләделәр, көлеш берьюлы тынды. Әлеге картлар янә үз сүзләрен кабатладылар:
— Кирәк, бик кирәк!
— Әйдә, кайтсын!
— Бер дивана авылны ашамас!
— Аның догасы һәммәсеннән кыйбат!
Ләкин бу эш тагын җитди генә бер тоткарлыкка очрады. Ваһабиның Кырлайдагы энесе Әүхәди чытырдап каршы төште:
— Кайтсын дисез икән, мир үз өстенә алсын! Минем болай да семьям зур, туйдырып торыр хәлем юк.
Һәм ул җыеннан китеп ук барды. Эш, салымнар буенча җиңеллекләр ясапмы, ничек тә Әүхәдине күндерүгә терәлеп калды.
44
Кырлайга каладан Гарәфи кайтып төште. Бу — авылда төрле сүзләргә сәбәп булды:
— Яхшы ният белән кайтмаган инде ул, мөгаен.. Йортының януын Хафиздан күрә икән. Имеш, аның кулы уйнаган… Киткәндә янап киткән бит. Имеш, бер кайтмасак, бер кайтырбыз, моны кайберәүнең исенә төшерербез әле, янәсе…
Аннан соң кешеләр Белмим Хафизның өендә кичләрен утның гадәтчәдән элегрәк сүнүен, йорттагы гомергә ычкындырылмаган этнең төннәрен чылбырдан ычкындырылуын, юан таяк тоткан бер таза егетнең тәүлекләр буе диярлек Хафиз кибете алдында каравыл торуын күрделәр.
Ләкин борчылу, тынгысызлану бушка чыкты, Гарәфи берәүнең дә өенә ут төртмәде һәм берәүнең дә якасына ябышмады. Ул гына да түгел, үзе турындагы әлеге имеш-мимешләр колагына килеп җиткәч, кычкырып көлде.
— Аллам сакласын,— диде ул,— селәгәй Хафизга кагылып кулымны пычратаммы соң? Аларның берсе дөмексә, икенчесе синең җилкәңә менеп атланырга тора.
Әүхәди өендә кич белән ут яктысында барды бу әңгәмә. Бу вакытны Җиһан апа мич алдында сәкедә әңгәмәгә колак салып, җеп эрләп утырды. Ул миченә ике зур һәм бер кечкенә икмәкне әвәләп тыккан да, хәзер, җеп эрләп, шуларның йөзе килгәнне көтеп утыра иде. Әңгәмә аны шулкадәр кызыксындырды, ул ирләр сүзенә тыкшынмый булдыра алмады.
— Сөйләмә инде, Гарәфи! Син яхшы иттең, киттең дә котылдың бу этлекләрдән. И-и-и авыл халкының җәфа чиккәне! Ходай тәгалә дошманыңа күрсәтмәсен берүк!
– Син алай димә әле, кодача, ашыкма әле син алай дип әйтергә! Кара сакалың кая барсаң да артыңнан калмый. Этлек дигәнең кала җирендә дә әлхәмделилла! Ярты гөрәңкә икмәк сатып алыр өчен мачтиравай халкы кара тиргә төшеп эшли. Бер караңгыдан икенче караңгыга хәтле эшләп алган акчасы ачлы-туклы яшәргә генә җитә. Әле шуннан фатир хакын штрафы-ние белән, тирене суйган кебек, суеп алып кала хуҗа… Әгәр дә мәгәр шунда без ачык авызланып торсак, бердәмрәк тавыш күтәрмәсәк, өскә менеп таптарга гына торалар.
— Ә монда таптыйлар! Монда өстеңә менеп таптыйлар, Гарәфи.
— Схут җыярга кирәк… Күпнең сүзе — тимер талкы.
– Җыеп та карадылар.
— Соң?
— Тиле Ваһабины Кырлайга кайтарырга булдылар.
— Шуның белән эш бетте.
— Соң нигә үз сүзегезне әйтеп карамадыгыз?
— Карадылар. Кулсыз Гайнулла әйтте. Җаббар, Заһит… Авызларын шундук томаладылар… Становой белән генә куркыталар. Хафиз, староста белән, эшне үз якларына борды…
Әүхәди кыска гына итеп сход турында сөйләп бирде.
Гарәфи ачыну катыш көлү белән көлде һәм:
— Ваһаби диген, ә? Менә әйттем бит мин… Ваһаби, ә? — дип телен шартлатты, башын чайкап куйды. Аннан соң ул шундый нәтиҗәгә килде:
— Башлап йөрүчесе юк шул. Их, алып кайтыр идем мин монда безнең Гөргери Иванычны!
— Кем соң ул?
— Гарәфи Алафузов заводына килеп йөри торган, мастеровойларга авыр хәлдән чыгуның юлларын өйрәтә торган бер кеше турында сөйләп бирде.
45
Җаббар абзый Габдуллага җәй көне үк менә дигән мунчаладан чыбыркы ишеп алып кайтырмын дип вәгъдә иткән иде. Габдулла аның мунчала сала торган күлдән кайтканын (ишетте һәм әнисеннән Тимриләргә кереп чыгарга рөхсәт сорады. Бәрәңгеләр казылып беткән, Зөһрә апа сәкегә корама, мамык, сүс кисәкләре җәеп, иске юрганны яңарту хәстәрен күрә, Садри аның янында уйнап утыра иде. Озак мавыгып йөрмәү шарты белән анасы Габдуллага иптәше янына кереп чыгарга рөхсәт бирде.
Габдулла Тимриләргә барып кергәндә, Җаббар абзый сәкедә авырып ята иде: сап-сары булып саргайган, күзләре эчкә баткан, иреннәре күм-күк, үзе как сөяккә калган. «Сәлам биреп алганнан соң, Габдулла тизрәк чыгып китү ягын караган иде: чыбыркы кайгысымыни боларда хәзер? әкин Җаббар абзый ябынып яткан керле, сәләмә юрганы астыннан башын күтәреп дәште:
— Ә, бу синмени, Әптелкәрим дус! Тукта әле, утыр әле бераз!
Үзенең «Әптелкәрим» түгеллеген төшендереп торуны Габдулла кирәк тапмады, ул үзенең бу яңа исеменә күнегеп килә иде инде. Җаббар абзыйның кыставына күнеп, аңа утырырга туры килде. Шунда күзе почмакта яңа гына суелган сап-сары юкә тасмаларына һәм аның өстендә кашагага кыстырылган берничә яңа гына ишелгән чыбыркыга төште.
Чабата туку белән беррәттән чыбыркы ишү Җаббар абзыйның гадәтенә кереп киткән һөнәре иде. Аның ни өендә, ни йортында кулга тотарлык бер әйбере дә юк, ә менә ишелеп ташланган иске һәм яңа чыбыркылар дисәң, әллә нихәтле! Озын я кыска итеп ишелгән чыбыркылар, көтү чыбыркысы, ат куа торган, я билгеле бер хезмәткә яраштырып түгел, болай, ишәсе килеп ишелгән, ике-өч чатлы чыбыркылар… Ул аларны сатарга дип тә ишми, шулай да бөтен авыл аның чыбыркылары белән яши.
— Кичә базардан кайтканда чыбыркыны җуйдым. Җаббарга барып бер чыбыркы сайлап кайтыйм әле…
— Җаббар күрше өйдәме, чыбыркым өйдә онытылып калган, кире әйләнеп кайтсам юлым уңмас, биреп торыгызчы бер чыбыркы…
Мондый сүзләрне Кырлайда еш ишетергә туры килә иде. Ә авызына иблис төкергән Заһит:
— Җаббар агай, бу хәтле чыбыркы белән дөньяны чыбыркыларга була, ничек алай дөнья сине чыбыркылый әле? — дип көлә яки:
— Их, Җаббар абзый, бу кадәр чыбыркың булып та атсыз яшәгәнче, бер атың булып, чыбыркысыз яшәү шәбрәк булмас идеме? — дип сорый иде.
Җаббар да, үзенчә җорланып, аңа җавап кайтара иде:
— Чыбыркы булгач, аты да булыр, нигә? Юраган юш килә ди бит…
Габдулланың «авыруны борчыйм» дип уңайсызлануы бер дә юкка булган икән, Җаббар абзый, аның керүенә шатланган сыман, әңгәмә куертып алып китте.
— Утыр әле, Әптелкәрим дус! Мин сиңа вәгъдә иткән чыбыркыны ишеп алып кайттым бит! Тимерхан, кая, китер әле!
Тимри кашагага кыстырылган берничә чыбыркы арасыннан берсен суырып алды да Габдуллага китереп тоттырды. «Менә бу чыбыркы дигәндә дә чыбыркы!»— дип уйлап куйды Габдулла, аны кулына алып.
Бу озын түгел, әмма төбеннән биш чатлап ишелгән һәм бик үткер очлаеп бетә торган, кыска гына калын саплы чыбыркы иде. Моның белән ялангачрак урынга берне ягып алсаң, «эммм!» дип торырсың үзең дә!
Габдулла аны шундук шартлатып карамакчы иде, ләкин тартынып тукталып калды. Аның тиз генә Тимри белән тышка йөгереп чыгасы һәм үз чыбыркысын, аныкы белән узыштырып, шартлатып карыйсы килде. Ләкин Җаббарның күтәренке әңгәмәсе аны тотып торды.
— Менә хәзер җиңгәң кайтыр, чәй куеп җибәрер,—дип дәвам итте Җаббар абзый,— Хафиз байга әҗер сорап китте әле ул. Хафиз миңа бик күп тиеш бит югыйсә. Кечкенә арба тартып китте Миңлебикә җиңгәң. Бу әле болай гына, үзем кузгалганчы гына. Аннан без әле анда ике арба тартып өчәүләп барабыз. Төяп алып кайтырлык нәрсә бар инде барлыкка. Аллага шөкер. Ел ярым бит инде, өчәүләп дигәндәй, эшлибез Хафиз байга. Мин мунчала салуда, җиңгәң белән Тимри монда. Алар урак урдылар, җитен йолыктылар, әвенгә көлтә ташыдылар, күпме бәрәңгесен казып, аны икешәр потлы капчык белән җилкәләрендә илтеп Хафизның келәтенә аудардылар. Уйлап кара син, бу бит безнең кебек таза ирләргә дә таманга килә. Бу бит менә өрсәң егылырга торган малай актыгы белән Миңлебикә җиңгәң эшләгән эш! Утыз капчык бит ул! Уен эшмени! Мин инде Миңлебикәнең Хафиз бай җәмәгатенә кер уып, мал карап, сыер савып йөрүләрен әйтеп тә тормыйм. Дөрес, Хафиз бай бик каты, бик кырыс кеше! Ләкин бит син күпме кырыс булма, хезмәт — хезмәт бит! Күренеп тора, яшереп булмый!
Җаббар абзый бу урында хәлсез генә, ләкин бик кинәнеп кеткелдәп алды. «Көләрлек нәрсә булды соң әле?» — дип уйлап карады Габдулла, әмма берни тапмады…
46
Җаббар дәвам итте:
— Ә син беләсеңме, Әптелкәрим дус, мунчала сала торган күлне? Белмисең шул. Синең күргәнең юк аны. Кирәкми, күрмә! Без аны «Мунчала күле» дип йөртәбез, ә тирә-як аны «Зәхмәтле күл» я «Бизгәкле күл» дип йөртә. Аның янына килергә куркалар. Ник дисәң, бизгәк, зәңгелә, күкрәк авыруы, эт имчәге, тагын әллә нәмәстәләр, әллә нәмәстәләр, мин сиңайтим, шул күлдән тарала икән. Аның пычраклыгы, аның сасылыгы, мин сиңайтим, — ходай дошманыңа күрсәтмәсен!.. Кеше нигә керә соң анда? — дип сорарсың инде син. Мохтаҗлыктан керә кеше. Ачка үләсе килми кешенең. Тамак тамугка кертер, дип белми әйтмәгәннәр, ай, белми әйтмәгәннәр йөзе караны! Менә егылып ятам бит. Нигә ятам! Дөрес, үзең дә керәсең барып. Керми чараң юк. Әмма нигә ул карун, Хафизны әйтәм, кешене кызганмый икән бер дә! Эшлим дисәң, җәйнең аяз көннәре дә күп бит, җылы көннәре дә әлхәмделилла ходай тәгаләнең. Юк, имеш, ул көнлекләп түләми, бетереп түли, син дә аңа бетереп эшлә. Кортлап торган кап-кара сазлы су эчендә тәүлек буе лычкылдап йөз-йөз дә, чыккач утырып кибенерлек бер коры урының булмасын! Кәнишне, аякка да китереп суга, күкрәккә дә… Ә быел бит әнә нинди яңгырлар булды, үзең беләсең! Ярый ла, ятып-ятып, менә яңадан аякка торып баса алсаң… Гарип булып калдың ди, кемгә кирәк син? Хафизларга бит син тере, исән-сау чагыңда гына кирәк! Җаббар абзыйның соңгы сүзләре аеручы тирән ачыну һәм эчке әрнү белән әйтелделәр. Шул вакыт капка ачып-ябылган тавыш һәм йортка кечкенә арбаның шалтырап кереп туктавы ишетелде.
— Әнә, җиңгәң кайтты,— дип кычкырды Җаббар шатланган сыман, һәм аның әрнүле тавышыннан берни калмады. Ул, көч-хәл белән башын ишеккә борып, аннан хатынының килеп керүен түземсезлек белән көтәргә тотынды.
Менә хәзер ишек ачыла да аннан әйтерсең хатыны түгел, бәхет үзе килеп керә!
Ишек ачылды. Бер пот сыешлы капчыкның яртысына нәрсәдер салып тоткан килеш Миңлебикә апа килеп керде.
— Я, булдымы? — дип шатлык катыш кызыксыну белән сорау бирде Җаббар. Хатыны җавап бирү урынына сәкегә утырды да битен куллары белән каплап елап җибәрде.
— Я, туктале, ни бар, юньләп сөйләсәнә! — дип кыза төште Җаббар абзый.
— Әнә… нибары… эшләп тапканыбыз…— диде, яшенә буыла-буыла, хатыны һәм сәкегә куйган капчыка күрсәтте.— Ярты пот борчак оны…
— Әдәм рәтле генә сөйлә дим мин сиңа! — дип шактый кызу һәм коры дәште аңа ире.
— Тагын… ничек… сөйлим? — диде, әрнеп, хатыны.— Син… белмисеңмени… ул карунны?..
— Бәйнә-бәйнә сөйләп күрсәтә белмәгәнсең син, чүпрәк баш,— дип сүгенде Җаббар.— Арыш урагы ике дисәтинә, сабан ашлык, җитен, утыз капчык бәрәңге… Атаң башы!..
— Бар, үзең барып сана. Ул синең белән миннән болайрак саный! — диде хатыны. Аның елау тавышы ачуга әйләнде.
— Нәрсә саный? Ничек саный? — дип аптырап сорады ире.
— Нәрсә саный? Бөтенесен исәпкә тыга. Хатыны сәдака итеп биргән күкрәкчәләргә кадәр…
— Анысын тыгар… Хафизны беләм мин. Я, күкрәкчә әллә нәрсә түгел. Күкрәкчә дә булдымы әйбер… Тагы нәрсә?
— Мунчала ташыганда тәртәне сындырдыңмы, тәҗе бавын өездеңме?
— Соң быел нинди яңгырлар булганны белә бит! Тәҗе бавы түгел, тимер белән тарттырсаң да өзелер иде, җүләр!
– Кара, кара! Тәртә имеш, тәртә сындырган, тәртәдән болайрак дәүләт бирдем мин аңа, сәламәтлегемне бирдем! Менә мин үзем сындым. Шуңа ни ди ул? — Кәҗәгезне бакчабыздан ничә тапкыр тоттым, имеш.
— Кулында чут, барын да «шалт! шолт!» салып кына тора!
— Тимри мәдрәсәдә, имеш, ул куйдырган тәрәзәнең өлгесен бәреп ваткан…
— Аны ул ватмады! — дип үзе дә сизмәстән кычкырып җибәрде Габдулла.— Аны дисәтник малае ватты!..
— Дисәтник малае ватты бит, нигә ул…— дип башлаган иде Тимри, әйтеп бетерә алмады, әрнеп елап җибәрде.
Җаббар, ни әйтергә белми, авызын кыймылдатып торды-торды да каядыр, кемгәдер, еракка карап, кычкырды:
— Кара-а-ак! Разз-бун-ник!
Габдулла, кызулап, өенә кайтып җиткәнен сизми дә калды. Әле генә күргән һәм ишеткәне белән ул чиктән тыш ярсыган, башы ут кебек кызган иде. Капка келәсенә тотыну белән ул кинәт исенә килде һәм тукталып калды. Юк, ул өйгә кергәнче нидер эшләргә тиеш иде, ул аны эшләмәде әле. Шунда гына аның кулына бик нык кысып тоткан чыбыркы күзенә чалынды. Карале, ул аны кулына тотып кайтканын да сизмәгән, ә бит ул Җаббардан йортка чыгу белән аны шартлатып карарга уйлаган иде. Их, хәзер шушы чыбыркы белән теге әшәке юханы телгәләп, өзгәләп ташларга! Менә болай! Менә болай!
Һәм әллә каян килгән ярсу белән Габдулла капка алдына үскән куе һәм биек кычытканлыкны чыбыркы белән телгәли башлады. Бер минут эчендә кычытканлык өзгәләнеп бетте.
47
Икенче көнне Габдулла көтеп йөрде. Җаббарның бәхетсезлеген кешеләр ишетерләр дә Хафизга барырлар, һәм менә шунда әшәке юхага эләгер!
Ләкин Җаббарда берәүнең дә эше булмады. Аның хәлен ишетеп алган Сәгъди абзый да — Габдулланың әйбәт күңелле әтисе дә:
— Һи, дөньялар! — дип тирән генә сулап кую белән чикләнде.
— Кемнең кулында, шуның авызында,— диде Рәҗәп абзый, уйчан гына.
– Бәхет тигез бүленеп бирелмәгән шу-у-ул! — диде Әүхәди абзый сузып кына.
— Шулай инде. Тәкъдирдән зарланыр идең, гөнаһыңнан куркасың,— диде сак кына Зөһрә апа…
Хәтта усал телле Заһидулла да:
— Алырсың эт авызыннан сөякне,— дип куюдан ары уза алмады.
Шулай да Җаббар белән булган хәл һәркемне сагайтты, һәркайсы үзенең алышы-биреше турында кайгырта башлады, аны өзеп куярга ашыкты. Кичен Хафиз аты белән каяндыр өенә кайтып керүгә, аны инде йортта һәм капка төбендә көтеп торалар иде.
— Кунаклар бар икән, әйдә керегез, нигә капка төбендә торасыз,— диде, кинәт ачык чырайланып, Хафиз. Ул инде бер күз йөртеп чыгу белән, кемнең нинди йомыш белән килүен сизеп алган иде. Шулай да ул йомышларын үзләреннән әйттерәсе килде:
— Я? — диде ул сорау кыяфәте белән кешеләргә карап.
– Ашлык суккан өчен бераз аласы бар иде, Хафиз абзый…
— Ә син, кем, Мәхфуза?
— Җитен йолыкканныкын бүген бирерсез микән, Хафиз абзый?
— Син дә акча сорыйсыңмы, Миңниса?
— Әйе…
— Ә син?
— Көтү акча…
Көтүчегә әйтеп бетерергә дә бирмәде, Хафиз кычкырынып алып китте:
— Сез нәрсә, сүз куештыгызмы? Иртәгә ахырзаманмы әллә? Ничек ул кинәт кенә Хафиз барыгызның да исенә төште? Мин барысын да көтәм, барысына да түзәм, бурычын да көтәм, алып-алып та рәхмәт урынына йөзеңә ямьсез сүз белән бәрүләренә дә түзәм, бурычларымны җыя алмый үзем бурычка батам, анысына да түзәм.
— Хафиз абзый, без дә бит…
— Нәрсә ул «сез дә бит»? Хафиз абзыеңны качар дип белдеңме? Курыкма, качмас! Менә тиреләрне генә тапшырып кайтыйм, барыгызга да түләрмен. Минем өстә калмас. Бүген юк…
— Хафиз абзый, бөтен ризыгыбыз сездә, үзегез беләсез, быел чәчмәдек бит…
— Онлата алып тор, әнә Хәмәди үлчәп бирер… Хәмәди!
Келәтләр янында әлеге күсәкле таза егет күренде. Хафиз аңа кушты:
— Өйалдыңдагы капчыктан биш гөрәңкәне түкми-чәчми генә менә бу апаеңа үлчәп бир!
– Хафиз абзый, мөмкин булса шунда миңа да бер биш кенә гәрәңкә үлчәп бирсә…
— Карале, кем, син иң элек самавырыңны килеп ал әле миннән.
— Шул самавыр исәбеннән…
— Кирәк түгел, кирәк түгел, бөтен авылның яньчелгән самавырларын җыеп ятырга монда…
— Минем яньчелгән түгел иде, кем Хафиз абзый!.. Китереп биргәндә ул өр-яңа самавыр иде. Мин беләм бит, аны сезнең асраулар үзләре өчен куеп яньчеп бетерделәр… Инде кайтарып алырлык җире калмагандыр, әҗерен генә бирегез дә…
— Ярый, алайса, әнә өч гәрәңкә он, үлчәтеп ал…
— Хафиз абзый…
– Мин аны кирәгемә алмыйм, сине кызганып кына алам. Теләсәң нишләт! Я, кая, беттеме? Ярар, базар көн артыннан килерсез, алла теләсә! Әнә, сезнең белән мавыгып икендесез кала язды кеше. Кая, кем бар анда, комганга су салып бирегез әле!
48
Түләргә акчасы юклыктан түгел, барысына берьюлы чыгарып бирәсе килмәүдән ул һәрвакыт шулай, кайсын тиргәп, кайсын юатып, кайсына акча урынына чүпле, я ташлы он белән түләп котыла торган иде. Бүген дә ул кешеләрне шулай озатып бетерә язган иде инде. Гөнаһ шомлыгына каршы, бөтенесеннән соңга калып, Әүхәди хатыны Җиһан килеп керде ләбаса! Булмады инде бу. Моңардан тегеләрдән котылган кебек җиңел генә котылып булмый инде. Берүк теленә эләгә күрмә инде моның!
Җиһан чынлап һәм өзеп сөйләшергә килгән икән, Хафизга авыз ачарга да ирек бирмәде һәм аны комганын кире җиргә куеп сөйләшәргә мәҗбүр итте. Аның тавышы урамга һәм күрше йортларга җитте, кешеләрнең, бигрәк тә хатын-кыз белән бала-чаганың игътибарын үзенә тартты. Тирә-як йортларның кешеләре ишегалдына чыгып Хафиз йортына колак салдылар. Урамнан узганнар бу йорт турында туктала төштеләр, кайберәүләр бөтенләй коймага килеп сарылдылар. Габдулла, йөгереп килеп, Хафизның койма ярыгына күз салганда, эчтә әңгәмә тәмам кызып җиткән иде.
— Ай алла, — дип әрнеде Хафиз,— тотасыз да бай дисез, сүз дә булдымы шул? Син дә бае! Сине баюдан кем тыя? Аллаһе тәгаләнең дөньясы киң, бер бай янына икенчесе сыяр.
– Бик баерлар иде дә адәм таларга көчләреннән килми, куркалар…
– Көфер сүз сөйлисең, Бибиҗиһан, тәкъдирдә язылганга ышанмыйсыңмы әллә син? Маңгаеңа язылмаган, шуңа баемыйсың син, Җиһан, көнчелек күрсәтәсең, менә ни өчен баемыйсың, син, әйе! Гаҗби абыстай әнә синең белән миннән олы, ул әйтсен, Гаҗби әби, шулай түгелме соң? Мәле, минем сиңа әйтеп куйган нәзер сәдакам бар иде…
Килененең аласын сорарга килеп тә, авыз ачарга куркып торган Гаҗби әби сәдаканы алды да, баскычка утырып, дога кылды һәм Хафизга озын гомерләр теләде.
Җиһан килеп кергәндәге тизлек белән кинәт чыгып китте Хафиз дога кылып утырган җиреннән моны күреп алды һәм. «Җиңел котылдым бит!»— дип эчтән генә көлеп куйды.
Ләкин эш бөтенләй кире ягы белән әйләнде. Капка тагын ачылды, һәм анда Җиһанның тавышы тагы да көчлерәк булып кабатланды:
— Кер әйдә, кер, Миңлебикә, курыкма, сине ашамаслар, ашарга теләсәләр дә, ашатмабыз! Мәлҗеп торма. Әйдә, кер!
Ул Миңлебикәне капкадан өстерәп диярлек алып керде һәм капка тышына карап боерык бирде:
— Тимри, бар, атаңны да алып кил!
«Әти килә алмый, ул авыру!»— диде, ахры, Тимеркәй. Җиһан аңа ачы гына кычкырды:
— Ике аяк белән килә алмаса, дүрт аяклап килсен, монда шундый хәл!
Аннан ул капкадан болдырга Миңлебикәне җитәкләп алып килде дә аны Хафиз алдына китереп бастырды.
— Хафиз абзый,— диде ул,— син бик диянәтле, ахирәттән курка торган кеше икәнсең, шуны әйт әле: менә ул үзенең ире һәм баласы белән ахирәттә сиңа хакларын сорап килер, ни дип җавап бирерсең?
— Хафиз эшнең җитди төс ала баруын күреп, ниһаять, сакланудан үзе һөҗүмгә күчәргә булды һәм каты гына дәште:
— Бибиҗиһан, кара әле, син миннән сораганыңны килеп алдың, сиңа тагы нәрсә кирәк, син монда кем котырыгы белән килдең? Сезгә әллә нинди пашпортсыз кешеләр кереп йөри ди әнә, шулар котырыгы беләнме?
— Гарәфине әйтсәң, ул пашпортсыз түгел, минем авылдашым булган кебек, ул синең дә авылдашың, аның белән куркытма мине, яме? — дип ярып салды Җиһан апа һәм төп мәсьәләгә күчте.— Син миңа сораганны бирдем дә Җиһанның авызын капладым, дип уйлыйсың икән. Алай түгел шул. Әгәр да мәгәр көпә-көндез кешене талаганны мин карап торсам, мине талаганны алар карап торса, бу нәрсә булыр? Менә бит, мин бүген, ишетеп, кеше сүзенә ышанмый, үзем барып карадым. Кыш буе, җәй буе эшләгәннәрен син ярты пот борчак оны белән капларга уйлагансың, ничек оялмыйсың, Хафиз абзый, кан төкереп ята бит Җаббар! Синең эшең белән имгәнеп, кан төкереп ята бит ул; син намаз укыйсың бит үзең, башыңны сәҗдәгә орган чакта сарыга сабышкан Җаббар белән, менә бу күләгәгә калган хатыны, балалары күз алдыңа килеп басмыймыни соң синең! Кешедә булган йөрәк белән кешедә булган аз-маз намус кайда синдә? Әгәр дә мәгәр менә шунда, ходай күрсәтмәсен, Җаббар үлеп китсә, аларга бит син ир белән атаны дөнья байлыгыңны биреп тә кайтара алмыйсың, я! Сине адәми сурәтенә кергән юха диләр, дөресме әллә шул, син нигә бу кадәр кешеләрнең җелеген суырасың, ашаганың аз булдымыни әле синең? Син бит Җаббар җирен генә түгел, безнең болынны да йоттың… Безнең аркада симереп син алпавытка әйләнеп барасың бит! Тыңламас белән синең арада нинди аерма бар хәзер, я?
Хафиз «ник башладым?» көненә төште һәм Җиһанга сүз белән каршы торуның бөтен мәгънәсезлегенә төшенде.
— Алып кил капчыгыңны! — дип коры гына дәште ул Миңлебикәгә. «Әйдә, минеке китсен!» дип өстәмәкче иде, Җиһаннан куркып дәшми калды.
— Бар, Миңлебикә,— диде Җиһан,— бер дә капчык түгел, арбаңны алып кил!
Хафиз түзмәде:
— Туктале, син, кем, минем прикащикка әйләнеп киттеңме, әллә без синең белән кампаниеме? Үз чамаңны оныта башласаң, мин үрәтник чакыртып та моны исеңә төшерә белермен. Ай-һай, шәбәйдең син! Ир хатынымы син, кем?
— Ирең кая? Минем синең белән сөйләшәсем килми, бар, ирең килсен миңа! Хәмәди, бар, Әүхәдине чакырып алып кил әле бире!
Күсәкле малай Әүхәдине чакырырга китте.
— Чакыр үрәтнигеңне! Берне түгел, унны чакыр! Итәкләребезне күтәреп суктыра алмаслар! Юк, без ирләребез кебек аларның чыбыклары астына ятмабыз! Сез безгә җир бирдегезме, чыбык астына яткырырга? Сез нәрсә алмакчы буласыз бездән! Ә? Дәшмисеңмени инде, авызың томаландымы?
Ул авыз ачарга куркып торган Гаҗби әбине күреп алды һәм дәште:
— Гаҗби абыстай, ә син нәрсә авызыңны йомып торасың? Хафизның ике тиен сәдакасына исең китеп калдымы? Киленең сорар, нәрсә күрсәтерсең, әйдә, чыгар капчыгыңны!
Аннан соң Әүхәди килеп керде. Хафиз аңа ташланды:
— Әүхәди, хатыныңны нигә тыймыйсың син! Өскә менеп бара бит, чисти оятсыз икән, шәригатьтә ничек бу?
Әүхәди килеп хатынының кулыннан нык кына тартты:
— Әйдә, кайт!
Ләкин Җиһан аңа карап кына сүзеннән туктамады. Ниһаять, Әүхәди аңа китереп сукты.
Моңа да Җиһанның басылмавын күреп, Хафиз кычкырды:
— Хатын түгел, шайтан икәнсең. Ирең кыйный бит сине, сизмисеңмени?
— Кыйнасын! — диде исе китми Җиһан. — Ир хакы — алла хакы. Ире кыйнаган хатын үлмәгән. Ә менә синнән кыйнатмабыз инде үзебезне, алла насыйп итсә, анысы булмас!..
Ниһаять, Әүхәди хатынына сүз тыңлатудан гаҗиз булып, Хафизга карады. Аның күзләре гүя:
— Нишләтәсең инде аны, Хафиз абзый? Хатын түгел, җен бит бу! — дип әйтеп торалар иде.
— Бер хатыныңа ир була белмисең, нинди ир син, тфү! — дип сүгеп ташлады аны Хафиз.— Үзең өйрәтә алмасаң, камчылы ишанга алып бар. Мәчкәрәдә әнә камчылы ишан бар ди. Камчысы белән тискәре хатынның сыртына бер генә тартып ала, син күр дә мин күр, майлаган күк була ди. Их, син!..
Караңгы төшеп, авыл өстенә көзге кичнең йолдызлары яшь тамчылары булып мөлдери башлаганнар иде инде. Урам буйлап өенә кайтып барган Җиһанның тавышы һәм аның мылтыктан чыккан шикелле усал бәрә торган сүзләре бөтен авылга, шулай ук, әлбәттә, Хафизга аерым ачык булып ишетелеп торды, һәм Җиһан үз өенә кайтып керү белән генә тынды.
Менә әйтте! Туры сүз таш ярыр, диләр. Менә ярды. Моның янында синең чыбыркың нәрсә! Үрле-кырлы сикертте бит теге юханы!
Әй рәхәт Габдуллага, әй күңелле Габдуллага бүген!
49
Ләкин рәхәтләнүче бер Габдулла гына булмады. Хафиз, староста, мулла, Мәннән һәм тагы бүтән берничә куштаннан башка бөтен кешеләргә, бөтен авылга рәхәт булып китте бу вакыйгадан соң… Тора-бара кешеләр йөрәкләренә яшереп йөргән фикерләрен тышкы чыгара, кыю-кыю сүзләр ычкындыргалый башладылар.
Мамадыш ягындагы авыллар, «көчебездән килми» дип, имана түләүдән баш тартканнар ди әнә. Исправник та, губернатор да берни эшли алмаганнар. Әнә бердәм сөйләшә белүнең хикмәте!
— Ә нигә без куркып торабыз? Бөтенебез бер булып әйтсә, бөтен авылны яткырып суктыра алмаслар, нибучь! Бер үзебезгә авырга килер. Иябашлар, Әләксандровкалар белән сөйләшеп карыйбызмы әллә?
Шабра тагын Кулсыз Гайнуллага килеп чыкты. Бу юлы Балкан походлары турында сөйләшү булмады, «Ай, Дунайны да җырлап утырмадылар. Гарәфи белән алар өчәүләп ниндидер бик авыр бер авыру янында ашыкмый гына киңәшеп, төрле ягын үлчәп, аның үлеме белән яшәвен тикшергән сыман җитди генә сөйләшеп утырдылар.
— Крестьянга таянып эш башлавы читен инде, Шабра! — диде, уйланып, Гарәфи.— Аның кикриге бик тиз шиңә бит, крестьянның! Менә нәрсә!
Шабра аңа каршы төште:
— Алай димә, Гарәфи, крестьян сукмый тора-тора да, бер сукса, бик берәгәйле китереп суга бит ул!
Кич төнгә авышып бара иде инде, капканы шакыдылар. Шакучылар староста белән урядник булып чыкты.
— Нигә болай бик соңлап утырасыз? Алдыгызда аракы да юк,— дип сорады килеп керү белән урядник һәм, ясалма гына елмаеп, мыекларын сыпырып куйды.
— Аракы эчмәсәк тә әле йөрәккә авыр, ваше благородие, яшерене-батырыны юк, начар яшибез,— диде, аңа җавап итеп, Шабра.
— Анысы ярый, ну менә имана түләмибез дигән крамольный сүзләрне кем тарата?
— Әле без анысына барып җитмәдек җитүен, ваше благородие,— диде Гарәфи.
— Молчать! — дип кычкырып җибәрде, үз властен күрсәтергә сылтау чыгуына кинәнеп, урядник.— Шул синме ул монда каладан килеп коткы салып йөрүче? Пашпорт!
Гарәфи кесәсеннән үтәдән-үтә майланып каткан кара чүпрәк төргәге чыгарды һәм аны сүтеп эченнән тузып беткән кенәгә алып бирде. Урядник ут яктысына якынаеп һәм йөзенә мөмкин кадәр күбрәк җитдилек чыгарырга тырышып паспортны актарды. Өйне тәшвишле тынлык басты.
— Иртәгә үк, — диде, ниһаять, урядник боерык тавышы белән,— да… иртәгә үк, мин әйтәм, килгән җиреңә кит. Иртәгәдән калсаң, мин сине этап белән озаттырырмын, белдеңме?
— Ярый,— диде, исе китми генә, Гарәфи,— мин монда үземнең җир эшләрем белән кайткан идем, эшем бетте, нишләп торыйм?..
— Закон бит, Гарәфи туган,— дип гаепле сыман сүз башлады староста.— Ярамый, үзең беләсең. Әйе, кит син. Калада анда чәпчим башка. Монда безнең авыл җирендә сиңа нәрсә? Тфү! Син фартовой егет бит! Атаң мәрхүм дә яхшы кеше иде синең! Шулай ит, үзең беләсең! Безне дә кысалар бит, алай дигәч тә…
Икенче көнне авылдан чыгып барганда, Гарәфи Хафизга тап булды. Күзгә-күз очрашты ике дошман. Гарәфи аны күреп тә исәнләшми узып китмәкче иде, тегесе туктап исәнләште:
– Авылдаш каладан бик баеп кайткан, ахры, сәлам дә бирми узып бара. Их, Гарәфи туган, Гәрафи туган! .Әйтерсең кан дошманнар, бер-беребезне ашашырга гына торабыз. Чәй эчәргә килеп чыккан булсаң, Хафизның сине генә сыйларлык сые табылмас дип уйладыңмы? Минем сиңа инә очы хәтле дә дошманлыгым юк ләбаса, кем, Гарәфи!
– Минем арттан урядник җибәрүче әллә син түгелме, Хафиз бай? — дип юри генә гаҗәпләнгән булды Гарәфи.
— «Ә теге вакытны миңа ут төртүче дә син түгелме?!» дип тә өстәмәкче иде, кире уйлады.
— Урядник? Нинди урядник ди ул! Әнә ни сөйлисең бит син, Гарәфи? Минем синдә ни эшем бар, зинһар тора бир, яши бир, Кырлай иркен, барыбыз да сыярбыз! Ярамый алай кинә тотышырга! Җиреңне дә арзанга гына ычкындыргансың дип ишеттем, без күбрәк биргән булыр идек.
— Килгәндә-киткәндә безгә дә керә кит, тәкәбберләнмә алай!
Тәкәбберлек шайтан эше ул. Без мөселманнар бит, бер очрашмасак бер очрашырбыз!
— Мин дә шулай уйлыйм, Хафиз бай! Бер очрашырбыз әле. Бәйрәм ашы кара каршы булыр. Әлегә хуш!
Һәм ул җәһәт кенә китеп барды.
* * *
Бу хәлләр Габдуллага кайчандыр Яңа бистәдә булып узган хәлләрне, Нигъмәтҗан белән кәрләне, андагы ике зур янгынны һәм башкаларны хәтерләтте.
Авыл белән шәһәр бер-берсеннән бик күп яклары белән аерылсалар да, гаделсезлек, көчлеләр белән көчсезләр бәрелеше аларның икесендә дә бер үк төсле икәнен Габдулла менә шунда төшенде.
Кырлайлар, ниһаять, имана турында үзләренең каты һәм нык сүзләрен әйттеләрме, юкмы, Ваһаби Кырлайга кайттымы, Рәҗәп абзый белән Әсәт бай арасында җир ызгышы ни белән очланды, Гөләнвәр белән нәрсә булды, Җаббар абзыйның язмышы ни белән бетте, боларның берсен дә Габдулла белә алмады. Ул Кырлайдан китеп барды.
Бу китү Өчиледән Кырлайга килү кебек үк ярты сәгать эчендә хәл кылынды.
50
Көзнең коры, җылы, кояшлы көннәреннән берсе иде.
Сәгъди абзый белән Зөһрә апа ындырда ашлык сугалар. Габдуллага Садри янында өйдә утырырга кушылган. Садри йоклый. Габдулла ян тәрәзә төбендә хәлфәдән алып кайткан «Рисаләи Газизә» дигән китапны укып утыра. Китапта Аллаяр суфый мөнәҗәтләре гарәп, фарсы сүзләре катнаштырып бик авыр тел белән язылган. Габдулла аны төшенергә һәм ярым аңлаешлы сүзләр эченнән йөрәккә ятарлык берәр мәгънә табарга тырыша: ни дисәң дә, бу аның кулына төшкән яңа китап бит!
Шул вакыт Сәгъди абзыйлар капкасына читән арбалы ат килеп туктады. Арбадан ир урталарындагы берәү төште дә, атын капка алдында калдырып, өйгә керде:
— Әти-әниең кайда? — дип сорады ул үзен гаҗәпләнебрәк каршы алган Габдулладан.
— Ындырда,— диде Габдулла.
— Бар, чакырып кайт әле үзләрен,— диде ят кеше.
Габдулла әтисе белән әнисен ындырдан дәшеп алып кайтты. Сәгъди абзый кунакның байларда гына була торган киемен, читән арбасын, тибенеп торган яхшы күк айгырын күреп: «Бу ни җитте кеше түгел, безгә тикмәгә килмәс»,— дип уйлап алды һәм, хатынына тиз генә самовар куярга кушып, кунакның атларын йортка алып керде. Самовар килгәнче, хәл-әхвәл сорашылды. Кунакның Кушлавычтан килүе мәгълүм булды.
— Мөхәммәтгариф хәзрәт белән бик әшнәләр идек, бик тәкъва, бик галим кеше иде, мәрхүм! Аллаһе тәгалә вә тәбәрәкә урынын оҗмахта кылсын,— диде кунак һәм Габдуллага карап:
— Аның улы шушымы инде? — дип сорады.
— Габдуллабыз шушы үзе инде,— диде Сәгъди абзый,
Габдулланы үзенең алдына тартып,— бик акыллы, бик тәүфыйклы булып үсә, аллага шөкер, китаптан күзен алмый, хат яздырырга киләләр инде үзенә…
Өстәлгә самавыр килеп утырды. Гадәтчә булмаса да, кунак янына Габдулланы да утырттылар. Алдына гадәттә бик сирәк тия торган бер шакмак шикәр куйдылар. Габдулла бу эшне сәерсенеп, чәйгә, бигрәк тә шикәргә шактый озак кагылырга кыймый утырды.
Ниһаять, Сәгъди абзый, сүз башлап, кунакның Кырлайга ни йомыш белән килеп чыгуын сорады.
— Менә бу баланы алырга килдем! — диде Кушлавыч кунагы.
Габдулла «дәрт!» итеп китте һәм ирексездән әтисенә карады.
Сәгъди абзый башта, моңа каршы ни әйтергә дә белмәстән, тынып калды. Зөһрә апаның да мич алдында кыштырдавы кинәт туктады.
«Уйнап сөйләмиме?» дигән сыманрак Сәгъди абзый кунакның йөзенә карады. Мәсьәләнең җитди төс алуын күреп, ул да җитдиләнде, аның каш араларына калын гына ике җыерчык чыкты. Әмма кинәт таралып киткән фикерләрен ул берьюлы гына җыйнап өлгерә алмады, шуңа күрә аның беренче сүзләре әллә ничек керделе-чыктылы булды:
— Ничек ул, ниме, нигә алай? Ни өчен син алырга килдең?
Кунак мәсьәләне җентекләргә тотынды:
— Без бу баланы ничәмә еллардан бирле югалтып, кайда икәнлеген белми йөри идек. Эзләп килә торгач, таптык. Ул сездә икән. Җаек каласында аның атасы белән бертуган апасын алган җизнәсе бар. Бик бай, бик дәүләтле кеше. Менә шул җизнәсе каенесенең кара кешеләр кулында йөрүен ишетеп, аны Җаекка үз янына чакырмакчы һәм зур мәдрәсәгә биреп укытмакчы була. Быел мин ул якка сәүдә белән барып кайттым. Әшнәлегем булганга, Галиәсгар бай миңа ышанып, үзенең каенесен табуны һәм үзенә алып килүне тапшырды. Мин бабасы Зиннәтулла хәзрәттә булдым. Ул баланың сездә икәнен әйтте һәм җизнәсенә җибәрүне бик дөрес тапты.
Сәгъди абзый фикерләрен җыеп өлгергән иде инде. Ул бәхәскә урын калдырмаслык «кисеп» әйтә торган тавыш белән әйтеп ташлады:
— Ярар менә, без икмәк кыйбат елларны аны ашатып торыйк та, инде эшкә ярар вакыты җиткәч, аннан соң җир бүлү алдыннан гына сиңа биреп җибәрик имеш. Юк, булмас. Әгәр ул аның җизнәсе икән, апасы да әле исән икән, нигә аны әүвәлрәк күрмәгәннәр? Бабасы да моны белергә тиеш иде ләбаса. Без аңардан баланы көчләп алмадык.
Зөһрә апаның да бу сөйләшүдән читтә торып каласы килмәде, иренең һәр сүзен «ие, ие, бик!» дип җүпләп торды-торды да:
— Юк. Бездә кешегә бирә торган бала юк! — дип кырт кисте.
Әтисе һәм әнисенең кунак сүзен кире кагулары Габдулланы канатландырып җибәрде. Ул, аларга ялгап, үзе дә кунакка каршы: «ишеттеңме, әһә!»— дип усал гына шатланып куймакчы иде. Тик Бәдретдин абзый (кунакның исеме шулай иде), Габдуллага сүз дәшәргә юл куймый, кызып алып китте:
— Юк, сез ни имееш права кеше баласын тотып торырга,— диде ул, үзе әйтмешли, кара мужикларны куркытыр өчен рәсми сүзләр кыстыргалап.— Мин хәзер үрәтниккә барып әйтәм. Без баланы таба алмый йөрсәк, ул сездә икән әле, шулай икән! Мин сезне монын өчен патсут җибәрермен!
Урядник һәм суд белән куркыту шактый көчле чыкты. Сәгъди абзый да, Зөһрә апа да кинәт йомшадылар.
— Алай димәле син, кем,— диде йомшак кына итеп Сәгъди абзый,— закунга каршы баручы без түгел, закун шулай куша икән, нишләмәк кирәк? Әмма безгә дә кыен, без иркен тормышлы кешеләр түгел, икмәгебезнең һәр гөрәңкәсе исәпле. Безнең өскә бик каты хөкем булып төшә бу, менә нәрсәне әйтәбез без. Бала, әлхәмделилла, бездә дә начар яшәми. Өсте бөтен, тамагы тук, укымышы белән йөзгә оят китерерлек түгел, аллага шөкер…
Зөһрә апаның күңеле йомшап китте:
— Я, атасы, шулай язгандыр инде. Бирик. Алла сакла сын, әллә ниләр күрербез,— диде ул һәм елап та җибәрде.
Габдулланың да күңеле йомшап китте. Тамагына кинәт килеп тыгылган төерне йотып җибәрергә теләде ул, әмма төер йотылмады, һәм Габдулла ирексез рәвештә әрнүле тавыш белән авыр гына сулыш алып куйды.
— Тукта әле, син тик тор әле,— диде хатынына Сәгъди абзый,— минем дә «бөтенләй бирмик» дип кырт кискәнем юк лабаса. Әмма кинәт кенә көтмәгән җирдән баланы тот та биреп җибәр,— җинел эшмени! Аннан соң мин аны бабасыннан алдым. Кайтарсам ин элек аңар кайтарырга кирәк.
— Ул яктан курыкмагыз,— диде Бәдри абзый,— мин әле барыбер Өчилегә керәм, бабалары белән күрештерми алып китәргә исәбем юк…
Сәгъди азыйның да бу йомшак кына тартышуы озакка бармады. Җил басылгач та су өстенең бераз дулкынланып торуы шикелле чәпченеп торды-торды да ул да бирелде. Бәдринең баланы бабасы белән күрештерү вәгъдәсе аны тәмам җиңде.
Габдулла баштарак әтисенә барып сыенмакчы, аны бик нык кысып кочаклаган хәлдә: «Әти, җибәрмә мине үзеңнән, җибәрмә мине!» дип ялвармакчы иде. Әтисенең бу көчле кунак алдында тәмам җиңелүен күреп, ул бер урында хәрәкәтсез катып калды. Әйтерсең моннан алда гына үзен әтисенә бик нык тарткан җеп бушап калды. Өчиледә бервакыт ындыр артына качкан кебек качып калуны инде ул килештермәде. Ул вакыттагы бөтенләй нәни Апуш түгел бит инде ул. Шулай да аны җибәрми алып кала торган бер очраклы хәл булуы мөмкин иде бит әле,— ул шуны көтте. Әйтик, кунак кинәт авырып китә, я аның атының аягына су төшә һәм йөри алмас була, ә?! Әй, шулай гына булса иде!
Ләкин, болар булмый калды.
Ниһаять, иске-москы бишмәтләрен, тишек киез каталарын кидереп, Габдулланы арбага чыгарып утырттылар.
Сәгъди абзый да, Зөһрә апа да, күзләренә тулган яшьне яшерә алмый, басу капкасына кадәр Габдулланы озата бардылар.
Сәгъди абзый башына төшкән бу хәлгә тәмам буйсынган хәлдә бер сүз дә әйтә алмады. Зөһрә апа түзмәде, ире өчен дә, үзе өчен дә йөрәгеннән чыгарып:
— Онытма безне, онытма, безне онытсаң тамук кисәве булырсың! — дип соңгы сүзен кычкырды.
Кинәт булып алган бу хәл турында үз хөкемен чыгарырга, кардәшләре, күршеләре, дус малайлары белән саубуллашырга да өлгерә алмаган Габдулла ят арбада, ят кеше белән янәшә утырып, Кырлайдан чыгып китте.
51
Өчилегә алар караңгы төшкәндә генә барып керделәр. Тау битенә утырган Өчиле өйләренең бер-икесендә генә тычкан күзе кебек ут елтырый, калганнары көзге кичнең күңелсез эңгере эчендә күмелеп, боек кына күләгәләр булып утыралар иде. Юл буе әлеге борчылу һәм Кырлайда калган якын кешеләр белән аерылу тәэсире астында моңсынып килгән Габдулланың йөрәген кинәт яңа тойгы сискәндереп җибәрде: аны бабасы семьясында ничек каршы алырлар? Дөрес, Саҗидә апасы аны элеккечә сагынып, теләп каршы алыр, ә бабасы артык куанмаса да, һәрхәлдә аның кайтып килүенә борчылмас. Әмма әби аны һичшиксез үгәйсетеп, аның кире әйләнеп кайтуыннан куркып каршылар. Балалар да шулай ук…
Былтыргы җыен вакытында Габдулла Нәфисә апа белән Өчилегә кунакка кайтканда нәкъ шулай булды. Саҗидә апасы гына аның сагынып кайтуына үзенең җылы тойгысы белән җавап бирде. Ул инде кияүгә чыккан, ире белән өйнең бер ягында тактадан корыштырган кечкенә бүлмәдә тора иде. Ул Габдулланы шунда алып кереп чәй эчерде, ире өйдә юк иде. Алар шактый күп сөйләштеләр, хәтта елашып та алдылар. Әмма Габдулла моның белән генә канәгатьләнмәде, ул апасын бик-бик сагынган иде чөнки. Шулай булуга карамастан, аңа кырын карап торган әбисе өендә озак калырга туры килмәде. Нәфисә апа да, кереп, кайтырга ашыктырды. Саҗидә апасы белән күрешкән кебек тә булмады…
Аннан соң бервакыт Габдулла Нәфисә апа аркылы апасы Саҗидәдән күчтәнәч алды. «Апаң сине бик сагына, бик күрәсе килә, бәлкем әле ураза бәйрәменә үзе үк килеп чыгар»,— дип хәбәр итте Нәфисә апа. И көтте Габдулла шуннан соң апасын, көн-төн зарыгып көтте. Апасы ни өчендер килә алмый калды. Шуннан соң…
Габдулланың уйлары шунда бүленеп калды. Ат таныш капка алдына килеп туктады.
Габдулланың гаҗәпләнүенә каршы, әбисе аны баскычтан ук шатланган сыман «әйдүк!» дип каршы алды. Бабасы һәм балалар белән күрешү Габдулла өчен катлаулы мәсьәлә булмады. Ә Саҗидә апа кайда? Ә аның кияве?
Бар да мәгълүм булды. Саҗидәне кияве үзенең торган һәм эшләгән җиренә, Казанга алып киткән булып чыкты. Ул анда завод мәктәбендә балалар укытып тора икән…
Саҗидә апасын очратмау Габдулланы нык кына боексындырды. Шулай да бабасының:
— Менә Казанга барсагыз, очратырсыз әле,— дигән сүзе аны бераз юатты. Әбисенең:
— Я, нихәл, Габдулла, нигә бер дә дәшми утырасың? — дип соравын Габдулла ни өчендер: «Я, китәсеңме, әллә торырга кайттыңмы?» дигән сорау шикелле иттереп аңлады.
Ул, әбисенең кәефен җибәрмәс өчен, дөрес хәлне тизрәк аңлатып бирергә ашыкты һәм Бәдри абзыйдан ишеткәнен ярып салды:
— Мин Җаекка, апаны алган җизнигә торырга барам. Мин аның каенесе икән! Ул мине зур мәдрәсәгә биреп укытмакчы була. Без чәй эчкәч тә китәбез.
Ул сүзен бетерү белән үк әбисенең йөзенә карады: «чәй эчкәч тә китәбез» дигән сүз аңа яхшы тәэсир итәргә тиеш бит! Ләкин әбинең чырае үзгәрмәде. Бабасы гына көлеп җибәрде:
— Бәрәкалла! Бик әйбәт икән, карале, безнең Габдулла бөтенләй олылар кебек сөйли башлаган бит, бәрәкалла! Җаекның мәдрәсәсе зур инде аның. Ишетүебезгә күрә анда Мотыйгулла хәзрәт икән. Галим кеше инде, югыйсә… Бөтен эш хәзер үзеңнең зирәклегеңә һәм тырышлыгыңа бәйләнгән инде, улым. Югыйсә, безнең һәркайсыбыздан сиңа изге фатиха. Атаң мәрхүм дә галим кеше иде синең… Менә, исемен екма инде атаңның. Атың барда ил таны, атаң барда ир таны,— дигәннәр бит олылар. Ходай берүк тәүфигың белән бәхетеңне генә бирә күрсен!..
— Амин! — дип куйды Бәдри абзый. Чәйдән соң бабасы Габдуллага зур бакыр бер тиен тоттырды. Аннан соң түгәрәкләнешеп утырдылар. Зиннәтулла, иреннәрен тибрәтеп, озак кына эченнән ниләрдер укыды да, һәммәсе кул күтәреп битләрен сыйпадылар. Аннан бар да кузгалышып, йортка чыктылар.
52
Тынлык. Ай калыкмаган әле. Көзнең ачык күгендә йолдызлар аеруча кыю җемелдиләр. Тирә-якта урылган кыр җәелеп ята, һәм аның чит-чите үзенең серле караңгылыгы белән күңелне шомландырып тора. Озак һәм зарыктыргыч юлда сүнеп, бөкшәеп утыра торган караңгы авыллар очрый. Бәдри абзый Габдуллага аларны әллә нинди эч пошыргыч бертөрле исемнәр белән атый бара: Югары Аты, Урта Аты, Түбән Аты… Алдагы авыллар Габдуллага ни өчендер бетмәс-төкәнмәс «Аты» булыр төсле: Олы Аты, Кече Аты, аннан Яңа Аты, Иске Аты, Аты, Аты, Аты…
Арбада селкенә-селкенә бара торгач, Габдулла калгып, оеп китә.
— Тор, улым, килеп җиттек,— ди бервакыт ниндидер таныш түгел тавыш. Ул күзләрен ача. Кайда ул? Кырлайдамы? Юк, ул Кырлайдан чыгып китте бит… Аннан Өчиле… Аннан Аты, Аты, Аты… Ә! Бу — Кушлавыч, ә тавыш — Бәдри абзыйныкы!..
Юл белән ватылган Габдулла, йокы белән миңгерәп, Бәдри абзый артыннан сукыр лампа белән яктыртылган өйгә керде. Бәдри абзыйның:
— Ачыккансыңдыр инде, бала? — диюенә, ул:
— Юк! — дип җавап бирде. Аның тизрәк һәм кайда гына булса башын төртәсе һәм, бөтен дөньясын онытып, йоклап китәсе килде.
…Иртә белән күзләрен ачканда ул үзен бер кара өй эчендә күрде. Монда табак-савыттан һәм камыт, шлея кебек нәрсәләрдән башка берни дә юк иде. Габдулла моны күреп: «ярлылар икән!» дигән нәтиҗә чыгарып куйды.
Зур гына гәүдәле, күк күзле, ачык чырайлы бер хатын Габдулла янына килеп, аңа иелә төште дә:
— Кунак егет, чәй эчәргә тор, әнә комганга җылы су салдым, битеңне юып ал! — дип дәште. Бу Бәдретдин абзыйның хатыны Гайшә апа иде.
Габдулла, битен-кулын юып өй кешеләре белән бергә чәй янына утырды. Табынга Габдулладан башка янә ике бала килеп утырдылар. Аларның берсе ун яшьләр чамасындагы малай, икенчесе унике-унөч тирәсендәге кыз иде.
Габдулла мөмкин кадәр балаларга карамаска, чәйне алдына гына карап эчәргә тырышты. Ләкин балалар аны йотылып күзәттеләр. Алар үз авылларында кайчандыр зур мулла булып торган кешенең улы киләчәген ишеткәннәр һәм аны кара мыек чыгарган олы шәкерт итеп күз алларына китергәннәр иде. Шуңа күрә яше һәм гәүдәсе белән үзләреннән дә кечкенә малайны күрү һәм аның өстендәге мужикча иске-москы киеме аларны бик гаҗәпләндерде.
Чәйдән соң Габдулланы бу өйдән икенче бер өйгә алып керделәр. Бусы теге өйгә караганда бөтенләй башка, бүрәнәләре сап-сары нараттан, җиһазлары төгәл, зур гына аш өстәленнән тыш өстенә китаплар тезеп өйгән тагын бер матур гына өстәле бар.
— Бу да сезнең өйме? — дип сорамый булдыра алмады Габдулла, гаҗәпләнебрәк.
— Әллә ошадымы? — дип сорады, мактанган сыман елмаеп, Бәдри абзый.— Ошаса, Казанга киткәнче менә шундаторырсың.
Аннан соң Габдулла бу өйдә балалар белән генә калды. Малайның исеме Камалетдин, кызның — Кәшифә икәнлеген белеп алды ул һәм, яна танышкан чакта була торган үзара ятсыну һәм уңайсызлык үтү белән үк, сүзгә дә кереште.
— Нинди китапларыгыз бар? — диде ул кечкенә өстәлгә таба ымлабрак. Бу, әлбәттә, аны иң башлап кызыксындырган мәсьәлә иде. Балалар аңа бик теләп өстәлдәге китапларны күрсәттеләр. Монда «Рисаләи Газизә», «Кисекбаш», «Ахырзаман» кебек таныш китаплардан тыш «Йосыф-Зөләйха», «Таһир-Зөһрә», «Бүз егет» кебекләре дә бар иде. Аларны күрү белән үк Габдулланың күзләре янып китте. Ул бу китапларны күптән үк ишетеп белә һәм ничек кенә булса да кулга төшереп уку белән хыяллана иде бит!
Китаплар арасыннан тагын моңарчы исеме ишетелмәгән калын бер китап килеп чыкты. Габдулла аның катыргылы тышын ачып исемен укырга теләде, әмма, читән үрелеше сыман чуалтып, кыен итеп язылган исемне уку берьюлы гына мөмкин булмады. Балалар, үзләре дә белер-белмәс кенә булырга кирәк, китапның исемен әйттеләр. Габдуллага ул «Факиһә еласа» дигән кебек булып ишетелде. Шуңа күрә ул гаҗәпсенгән күзләрен киерә төшеп, кайтарып сорады.
— Кем, кем еласа? Факиһә?
Камалетдин белән Кәшифәгә китапның Габдулла авызыннан ишетелгән исеме бик кызык тоелды — алар рәхәтләнеп көлештеләр һәм озак кына шуннан мәзәк табып, сүз уйнатыштылар:
— Факиһә еласа?..
— Ә еламаса?
— Ә Кәшифә еласа?
— Юк, Кәшифә көлсә, Камалетдин еласа?
Бу Каюм Насыйриның кыска хикәяләр, шигъри парчалар, җырлар, мәкальләр, тапкыр сүзләр, тарихи һәм фәнни белешмәләрдән торган һәм үзе бастырып тараткан «Фәва-киһелҗөласә» дигән китабы иде.
Исеменең һәм исем астындагы сүзләрнең аңлаешсызлыгы белән бу китап башта Габдулланың күңелен үзенә тарта алмады. Шулай да ул, аның эчен ачып, күзе төшкән бер урынны укып карады. Ләкин бер-ике сүзен генә укып карыйм дип башлаган Габдулла өченче сүзен дә укып карады, дүртенче сүз бишенче сүзне укырга кызыктырды, аннан уя, башлаган хикәясен укып чыкмый торып, китаптан аерыла алмады.
Әгәр дә Габдулла бу китапны чыгаручының теге алтын көзне Яңа бистәдә: «Каләм белгел, каләм изгегә тартыр»,— дип аңа каләм төпчеге бүләк иткән камчат бүрекле кеше икәнен белсә, болай гына гаҗәпләнер идеме әле?!
53
Габдулла Җаекка берьюлы гына китә алмады. Бәдри абзыйның Казанга барып, үзенең алыш-бирешләреннән тыш, Җаектан килгән кешеләрне сорашып табасы, таба алмаса, алырга кеше җибәрүен сорап, Габдулланың җизнәсенә хат язасы бар иде. Кырлайдан кайткач, ике генә көн торды да Бәдри абзый Казанга китеп барды
Анда ул айга якын торды.
Ул арада Габдулла яңа урынга тәмам ияләшеп китте. Гайшә апа белән балалар да аңа бик тиз ияләштеләр. Башта кеченә гәүдәле күренгән гади генә малай алар күзендә бик тиз үсеп китте. Бәдри абзыйның Казаннан озак кайтмый йөрүе белән борчылып, Гайшә апа кайчагында сукрана башлый, ирләрне битәрләргә тотына иде. Менә шунда Габдулла нахак битәрләүгә каршы ирләрнең хезмәтләрен яклап чыга да үзенең сүзләрен «Фәвакиһелҗөласә»дәге тапкыр сүзләр белән беркетә, һәм, Гайшә апаның каршы әйтер сүзе калмый, бәхәс ирләр файдасына хәл ителә иде. Дөрес, Гайшә апа башта үзенең җиңелүенә риза булмый, тыбырчынып карады. Ләкин тора-бара ул Габдуллага юл куймый булдыра алмады, хәтта аның акылына соклана башлады. Шуңа күрә күп вакыт мондый бәхәсләр кышның озын кичләрендә җиделе лампа тирәсендә кич утыру һәм кычкырып «Таһир-Зөһрә» яки «Бүз егет» уку белән тәмамлана торган булды.
Шундый кичләр тыңлаучылар күңелендә ниндидер билгесез моң, нәрсәнедер сагыну булып сызылып кала торган иде. Ниндидер «Ямән» яки «Дәмәшкъ» илләрендә «Шаттел-гарәп» дигән сулар буенда гизгән җан Таһир белән аның сөйгәне җан Зөһрәнең язмышы Гайшә апага ни өчендер узган яшьлеген, кыз чакларын исенә төшерә, Габдулланың күз алдына еракларда гизеп йөрүче Фазыл белән Кырлайда калган Гөләнвәрне китереп бастыра иде дә йөрәкне чеметтереп ала, тамакны кытыклый, күзне яшь белән томалый иде.
Ниһаять, Бәдри абзый кайтып керде. Ул Габдуллага, аның җизнәсе тапшыруы буенча булса кирәк, яңа бишмәт, яңа киез итек, яңа бүрек алып кайткан икән. Габдуллага бу сөенеч өстенә сөенеч булды. Ул яңа киемнәрне киеп алды, аннан соң сүсләре чыгып торган иске тәвәккәл бүрегенә карап торды-торды да «Фәвакиһелҗөласә»дән отып алган җырын җырлады:
Кара урман артында
Карлыгач булыр кагынган
Очкылык тотса, тот исеңдә
Мин булырмын сине сагынган
Өй эчендәгеләрнең кайсы көлешеп, кайсы елмаеп куйдылар. «Бүрек белән аерылышу» моның белән генә бетмәде. «Бервакыт кайтып карармын әле»,— дип Габдулла бүрекне чормага алып менде дә бер урынга яшереп куйды. Ничә әйтсәң дә, бу бүрек аның ике ярым еллык Кырлай тормышының истәлеге иде бит!
Икенче көнне чәй янында Бәдри абзыйның исенә төште:
— Әй, онытканмын,— диде ул.— Кайтып килгәндә, Әтнә юлында синең әтиеңне очраттым бит. Кырлайдагы. Бик сагынып сәлам әйтте үзеңә.
Габдулланың күз алдына Сәгъди абзый килеп басты. Кинәт аның Кырлайга кайтасы, әтисен бик-бик күрәсе килеп китте.
Аннан Бәдри абзый Кырлай хәлләрен сөйләп алды.
— Син беләсеңме,— диде ул хатынына карап,— Иябашның Әсәт байны әйтәм. Шуның улы Галимҗан Кырлайның бер кызын ярәшкән. Туй булып, егет кыз куенына керер кичне, кыз кинәт юк булган. Эзләгәннәр, эзләгәннәр үзен, тапмаганнар. Аннан соң аның качып китүе беленгән. Кая качкан, аны кем качырышкан, мәгълүм түгел…
— Габдулла «дәрт!» итеп китте.
— Гөләнвәр апамы? — дип сорамый булдыра алмады ул.
— Исемен тәгаен белмим,— диде Бәдри абзый.— Ул кызның вәгъдәләшкән башка егете булган, диме? Бөтен авылның телендә шул икән. Бәетен дә чыгарып өлгергәннәр…
Кырлай кызы Гөләнвәрнең искиткеч кыюлыгын сөйли торган бу хәбәр үзенең яңалыгы һәм кызыклыгы белән Габдулланы шаккатырды.
Чана юлы төшүгә ышаныч тәмам ныгып җиткәч, Бәдри абзый атны кунак чанасына җикте.
Габдулланы баштанаяк киендереп чыгардылар да чанага берничә катлап җәелгән иске юрганнар өстенә утырттылар һәм башыннан ук олылар толыбы белән бөркәделәр. Аннан соң аның янына Бәдри абзый менеп утырды, һәм табаннары әле шомарып җитмәгән чана кар өстеннән акрын гына шыгырдап кузгалып китте…
54
Ике урында ат ашатып, Чыпчыкта кунып, Бәдри абзый белән Габдулла төгәл бер тәүлек дигәндә Казанга килеп җиттеләр. Арча кырының беренче йортлары, Балык бистәсе, ниһаять, Печән базар чаты беренче тапкыр Казанга килүнең инде онытылып бара торган истәлекләрен яңартып җибәрделәр. Шул ук юл, шул ук йортлар һәм кешеләр. Ләкин гаҗәп: юл кыскарак, өйләр тәбәнәгрәк, кешеләр якынрак шикелле… Габдулла хәзер элекке килүендәге сыман кешеләргә исе китеп карамый, киресенчә, алар аның өчен гади, күптәнге танышлар.
Бәдри абзый, Җаектан килүчеләр юкмы, дип карап чыгар өчен, атны Мохтар дворы янына туктатты һәм үзе, чанадан төшеп, йортка кереп китте. Габдулла урамны һәм кешеләрне күзәтергә тотынды
— Габдулла, балакаем! Син түгелме соң бу? Әле син дөньяда бармыни? — дигән тавыш Габдулланы үз ягына борылырга мәҗбүр итте. Габдулла алдында бөкресе шактый чыккан, сакал-мыегы агарып бетә язган бер карт басып тора иде. Габдулла әйләнеп карау белән ул кулларын сузып аның белән күреште һәм шундук күзләренә килгән яшьне җиңе белән сөртеп алды.
Габдулла көчкә таныды. Бу аның Яңа бистәдәге әтисе Мөхәммәтвәли бит! Ләкин ул шукадәр бөкрәйгән, күз төпләре җыерылган, сакалын һәм мыегын танымаслык рәвештә чал баскан! Бер үзгәрсә үзгәрә икән кеше! Үзе килеп дәшмәсә, Габдулла аны ничек таныр иде?
— Анаң сине кичә генә төшендә күргән иде әле, өнендә күрергә булган икән! Кая, кем белән килдең син, әйдә, безгә кайтабыз,— диде Мөхәммәтвәли абзый.
Габдулланың да бу очрашудан күңеле шактый йомшады, әмма ул үзенең инде «зур үскәнен» истә тотып, сынатмас өчен, күз яше чыгармаска тырышты.
Ул арада капкадан Бәдри абзый килеп чыкты. Танышу кыска булды. Бәдри абзый Габдулланың Казанда, Яңа бистәдә кемдәдер яшәвен ишетеп белә иде. Мөхәммәтвәли абзыйның Габдулланы үзенә чакыруын ишеткәч, аннан соң картның өе күз күреме җирдә күренеп торуын белгәч, ул:
— Җаектан килеп җитүче юк әле, вакыт бар, Габдулланың теләге булса, барсын, мин каршы килмим,— диде.
Мөхәммәтвәли абзый аның үзен дә алып кайтырга теләгән иде ләкин ул: «Бүген эшем бик күп, малайны кунак иткәч, үзегез килерсез, мин төшә торган номер әнә, шуннан табарсыз мине!»— дип, якын гына ике катлы таш йортны күрсәтте һәм, атын борып, шунда таба китеп барды.
Мөхәммәтвәли абзый Габдулланы җитәкләп Иске бистә ягына алып чыкты һәм «без менә шунда торабыз инде» дип агач капкалы бер йортка алып кереп китте. Габдулла өчен Мөхәммәтвәли абзыйны Яңа бистә фатирында күрү генә табигый булганга, аны бу Иске бистә йортында яшәүче итеп күрү бик сәер иде. Алар йортның түрендәге озын гына бер катлы иске өйнен бик күп ишекләреннән берсенә керделәр.
— Бибигазизә, карале мин кемне алып кайттым сиңа? — дип, керү белән үк горурлану катыш мактанып алды Мөхәммәтвәли абзый.
55
Газизә апа Габдулланы күргәннән һәм танып алганнан соң да бераз сүз әйтә алмый торды. Аннан исенә килеп Габдуллага ташланды һәм аны ашыгып-ашыгып чишендерергә тотынды. Ләкин чишендереп бетәр-бетмәс ул, урындыкка утырып, Габдулланы үзенә тартып китерде дә аның туңган кулларын үзенең җылы куллары эченә алды, аның салкын яңакларына алмаш-тилмәш үзенең җылы яңаклары белән терәлде, аны тизрәк җылытырга тырышты. Шул ук вакыт яшь аркылы сынык тавышы белән иренә сораулар бирде:
— Кайда очраштыгыз? Ничек кенә булды соң бу? Ничек аймылыш булмадыгыз?
Ул, иренең җавабын тыңлап бетерер-бетермәс, Габдуллага дәште:
— Зур үскәнсең, матурайгансың, ябыклыгың гына һаман шул. Авырмадыңмы? Какмадылармы? Күзләрең яңадан авыртмадымы?
Ул үзенең яшьләнгән зур соры күзләре белән Габдуллага карады. Габдулланың гаҗәпләнүенә каршы, әнисе инә очы хәтле генә дә картаймаган, киресенчә, әллә ничек тазарып, яшәребрәк киткән.
— Я, хатын, сөйләшеп өлгерербез, син самавыр куя тор, мин хәрчәүниккә кереп аш алып чыгыйм,— диде Вәли абзый.
— Мавыгып киттем ләбаса,— дип сикереп торды Газизә апа.— Тансык кунагыбыз юл килгән, ачыккандыр, алҗыгандыр…
Ул, ашны суытмый гына төреп алып чыгарга кушып, иренә ашъяулык бирде һәм аны ашыктырып чыгарып җибәрде. Үзе җәһәт кенә самавыр куярга тотынды.
Габдулла бүлмәгә күз төшереп алды. Зурлыгы белән бусы иске фатирдан әллә ни аерылмый, әмма тегесе озынчарак, бусы дүрткел иде. Теге өйдән күчеп килгән иске җиһаз — мендәрләрдән алып верстакка кадәр — Габдулланың күңелендә әллә никадәр истәлекләр уятты…
Самавыр куйган арада Газизә апа Габдулладан бик күп нәрсәләр сорашты һәм үзе Габдулланың сорауларына җавап бирде:
— Бу өйгәме? Узган җәй генә күчтек. Күчмичә туры килмәде. Ник дисәң, өй белән базар арасы бик ерак иде бит. Әтиең картайды. Аяклары авырта. Кәсепләр начарайды. Сәхәбиме? Авылларына китте. Җәгъфәр абзыең исән әле. Сәүдә итә. Чтапан карт үлде бичара, бик әйбәт кеше иде, югыйсә. Аннушкасы җиткән кыз булып килә инде. Бик чибәр, бик уңган. Фатыйха да буйга бик матур булып үсеп китте, күрсәң исең китәр. Бик бетеренделәр, шунсы гына. Әтиләре бик озак төрмәдә утырып кайтты бит. Сәхип солдатны әйтәм. Теге Гөргери белән бер булып, патша төшерергә йөргән имеш. Гөргерине яңадан тотып алып, әллә кая, бик ерак. Боз диңгезе ягына озатканнар, имеш, дип сөйләделәр. Ходай курсәтмәсен берүк. Нигъмәтҗан абзыең кайтмады. Берәүләр үлгән икән, икенчеләре төрмәгә утыртканнар икән дип сөйлиләр, кем белә. Аның улы Әптел-бәр Сәгыйтовларда ат караучы булып эшли икән. Урамда ат өстендә китеп барганын безнең кәләвәче Хәйрулла күргән, дәшәргә генә өлгермәгән. Сеңлесен күргән ишеткән кеше юк, исәндерме, юкмы. Аннан тагын нәрсә? Садыйк бай янгак йортларына зур страховой алып, завотын яңадан зурайтып эшләп җибәрде, күрсәң исец китәр. Шәмсия карчыкның малае өйләнеп башка чыкты. Әй, син аларны белмисең бит әле… Менә шул…
Төрелгән табак күтәреп, Мөхәммәтвәли абзый кайтып керде. Өстәлгә утырыштылар. Хәрчәүнәдән кергән пилмәнне Габдулла бик яратып ашады. Аннан соң, өстәлгә шаулап торган самавыр килеп утырды. Пыяла савыт эчендә бал белән катыштырылган май куелды. Чәй чын бәйрәм мәҗлесе төсен алды.
Яңадан сорашулар китте. Габдулла үзенең Өчиледә, Кырлайда һәм Кушлавычта күргәннәрен, үзенә кызыграк тоелганнарын сайлап, өзек-өзек кенә сөйләп бирде. Таныш булмаган ниндидер Фазылның көрәштә Әсәт бай малаен егуы, яки юханың мең ел яшәгәч ниндидер Хафизга әйләнүе тыңлаучыларга кызык ук булмаса да, алар:
— Кара син, и-и-и, шуннан, шуннан? — дип вакыйганың кызыклыгыннан бигрәк, тере улларының тере тавышына куанып, сокланып утырдылар.
Бөтенесеннән бигрәк, аларны кызыксындырган нәрсә Габдулланың мәдрәсәдә укуы булды, һәм бу турыда әти-әнисе аңардан күп нәрсә сораштылар. Ахырда аларның соравы буенча Габдулла үткән сабакларыннан күңелендә калганнарын укып бирде һәм әтисе белән әнисенең исләрен китәрде. Габдулла «Кисекбаш»ны укыганда әнисе нәкъ Зөһрә, апа кебек елап та алды. Аннан Габдулла әңгәмәне «Фәвакиһелҗөласә»дәге күңеленә сеңеп калган:
Питербур каласы таш кала,
Барча калаларга баш кала.
Егет өчен егет кеше
Баш китәрлек эшләр башкара,—
дигән җыр белән төгәлләде. Җыр Мөхәммәтвәли абзыйның һушына китте һәм ул бераз башын селкеп утырды. Аннан соң йомгаклап куйды:
— Һай, дөрес әйткән. Егет егетнең көзгесе дип белми әйтмәгәннәр шул. Менә Гөргерине генә алыйк инде. Баш китәрлек эш эшләмәдемени? Олактырдылар бит бичараны. Үзе өченмени? Юк, менә безнең кебек мисез тараканнар өчен. Бар чакта кадерен белмәдек шул… Их… ыммым… ие…
Аш ашап, чәй эчкәнче, кышның өтек кенә көне бетеп тә куйды. «Бәдри абзый көтә торгандыр», дип, Габдулла кайтырга кузгалмакчы булган иде, Газизә апа:
— Юк, юк! Беркая да китмисең! Бәдри абзыең качмас, шәкертемне кундырмый җибәрәмме соң,— дип каршы төште.
— Әниең дөрес әйтә шул. Мин барып Бәдри абзыеңа әйтеп килим, куркып тормасын,— диде Мөхәммәтвәли абзый һәм, ашыгыч кына киенеп, чыгып китте.
56
Икенче көнне иртәнге чәйне эчкәннән соң, Газизә апа, элекке гадәте буенча, үзенең тагарак хезмәтен үти торган зур ләгәненә җылы су салып, Габдуллага чишенергә кушты. Аерылып торган өч ел эчендә Габдулла әнисеннән шактый ераклашканга, чишенергә тартынды. Әнисе аны, ай-ваена куймый, кыстап чишендерде дә ләгәнгә утыртты.
— Тартынып торган була тагы,— дип көлде Газизә апа.— Элек юынган ләгәнеңә лып итеп кердең дә утырдың! Бер дә сыеша алмый артып торган җирең юк әле!..
Юындырып беткәннән соң, Газизә апа аны сандыктан чыгарылган өр-яңа сөлге белән сөртеп, баштанаяк корытып чыкты. Габдулла киенеп беткәч, әнисе аның башына чиккән өр-яңа кәләпүш кидерде һәм:
— Мин кидереп җибәргән теге кәләпүш белән исән-сау йөреп кайттың, бусы да сине дөньяның бөтен бәла-казаларыннан сакласын! Яңадан Казанга исән-сау әйләнеп кайт! — дип теләк теләде. Аннан соң «бик ерак юлга чыгасың, ничек кенә суыкка чыдарсың икән?»— дип, анасы Габдуллага, кызганып, карап торды да, иске киемнәре арасында актарынып, бер тире чалбар тартып чыгарды һәм аны Габдуллага кигезде:
— Иске булса да ботларыңа җылы булыр,— диде ул.
Иртүк китереп тапшырырга кушты кем, Габдулланың авылдашы. Борчылмасын, тизрәк бул,— диде Мөхәммәтвәли абзый, хатынын ашыктырып. Газизә апа, сагынмалык итеп, сөяк дисбе бирмәкче булган иде, Габдулла инде аны да кул сузып алырга яхшысынмады:
— Кирәкми, берсе дә кирәкми, мин бай җиргә барам,— диде ул һәм бүләкне алмады.
Габдулланы капкага кадәр озатырга чыккан Газизә апа:
— Габдулла, күз нурым, онытма, хатыңны көтәрбез моннан болай,— диде һәм аның артыннан маңгай аша моңсынып карап калды. Алар чатка борылып, күздән югалгач кына, ул өстенә бөркәнеп чыккан чапаны белән күзләрен сөртеп алды. Габдулланы яңадан күрү белән кабынып, үсеп киткән аналык дәрте өчен бу күрешү бик, бик аз иде шул…
* * *
Габдулланы алып китәргә тиеш «Алты-биш Сапый» дигән кеше әле һаман Җаектан килеп җитмәгәнгә күрә, Бәдри абзый Габдулла белән атна-ун көн чамасы Казанда ятты. Ниһаять, Сапый да килеп җитте. Габдулла Бәдри абзый номерыннан шул ук йорттагы Сапый абзый номерына күчте. Бәдри абзый Габдулла белән коры гына аерылышырга теләмәде. Янчыгын ачып, ул кулына егерме тиенлек көмеш тәңкәне алды да: «Галиәсгар бай каенесе бит, кайтыр, җизнәсенә сөйләр»,— дип егерме тиен янына тагын ун тиен өстәде. Утыз тиен көмешне Габдуллага сузыйм дигәндә генә саранлык җене кабыргасына төртте булса кирәк, көмешләрне янчыгының икенче бүлегенә салып куйды да, икешәр тиенлек алты бакырны санап, шалтыратып Габдулланың учына салды…
Сапый абзый Җаектан үзенең юан гына, ләкин яшь һәм купшы хатыны белән килгән иде. Алар икәүләшеп Казан кибетләренә чыгып, берничә тапкыр төрле киемнәр, чәмчәле читекләр, энҗеле калфаклар, тагы әллә нәрсәләр алып кайттылар…
Беркөнне Сапый абзый номерга кайтып керде дә:
— Галиәсгар бай сораган чананы алып кибеттә калдырып кайттым. Китешли шунда кагылып, чананы тагып кына китәсе. Иртәгә иртүк, алла теләсә, юлга чыгарбыз инде,— диде.
Габдулланың Казаннан китәсе килми иде әле. Ул һаман Саҗидә апасы белән очрашуны өмет итте. Бәдри абзый: «Менә иртәгә, менә берничә көннән»,— дип, вәгъдә иткәләп килсә дә вакыт җиткерә алмады, ахры, алар Саҗидәне эзләп бармадылар. Габдулланың Әптелбәрне дә күрү өмете бар иде, әмма ул иске дуслыкның эзе вакыт тарафыннан шактый җуелганга күрәме, аның белән күрешә алмый калу Габдулла өчен артык зур үкенеч булмады.
Ниһаять, китәр көн һәм китәр сәгать килеп җитте. Мәңгелек мөсафир кебек ул үз гомерендә ничәмә тапкыр менә шулай юлга хәзерләнде, менә шулай арбагамы, чанагамы чыгып утырды, һәрвакыттагыча бу юлы да олылар аны бөтен булган киеменә киендерделәр һәм өсте каплаган биек артлы, чыпталы чанага Сапый абзый хатынының алдына чыгарып утырттылар. Казаннан чыгып киткәндә, Габдулланың исенә, ни өчендер, әлеге җыр килеп төште:
Кайда гына барсаң, ай, бер кояш,
Күбәләктәй газиз җанга көч…
{mospagebreak}
Өченче өлеш
ҖАЕК
1
…Ниһаять, Казаннан чыкканга унсигез тәүлек булды дигәндә, юлчылар Казан тракты белән борынгы Җаек шәһәренә килеп керделәр.
2
Габдулланы Сапый абзый иң элек үз өенә алып кайтты. Бу — Җаекның читендәрәк бер тыкрыкта читән коймалы йортта эче-тышы белән җыйнак кына бер катлы агач өй иде.
Хуҗаларның кайтып төшүе өйдә биниһая ыгы-зыгы кузгатты. Әллә нинди карчыклар, яшь кенә кызлар һәм зур киез итек кигән бер аксак малай чыр-чу килеп аларны каршы алдылар. Сапый абзый, өйгә килеп керү белән:
— Җитәрлек якмагансыз. Болай буламыни? Өстәргә кирәк,— дип боерык бирде.
Бер таза гына карчык белән әлеге аксак малай тиз генә йортка чыгып утын алып керделәр. Озак та үтмәде, күрше бүлмәдән утынның четер-четер яна башлавы ишетелде һәм бу якка бик тәмле булып каен тузының көек исе чыкты.
Зарыктыргыч озын һәм авыр юлның, ниһаять, очына чыгуына ышанмаган сыман аптырабрак торган Габдулланың билбауларын чиштеләр, бишмәтен һәм бүреген салдырдылар. Ул берьюлы җиңеләеп калды. Авыр киемнәр эчендә хәрәкәтсезлектән оеп каткан кулларын бер алга, бер артка чайкап, Габдулла идән буйлап йөреп китте. Сапый абзый, киез итекләрен салганнан соң, читекләрен киеп алды һәм, аларның куныч сырларын тигезләп сыпыра-сыпыра, сөйләнде:
— Аллага шөкер, исән-сау кайтып җиттек әле, юл газабы — гүр газабы, дип белми әйтмәгәннәр шул. Мондый юлдан соң үзеңнең начар гына өең дә гүрнәчә кебек!.. Алгы якта тышкы ишекнең шыгырдап ачылуы һәм кемдер килеп керүе ишетелде. Ишек төбендә кемнәрдер чыш-пыш сөйләшеп алдылар, аннан соң Хәят апа:
— Әйдә, Газизә җаным, түрдән уз! — диде.
Газизә дип дәшелгәне басынкы гына кызлар тавышы белән сөйли башлады:
— Рәхмәт, узып тормыйм, кайтканнарын күреп, кереп әйттеләр. Ашыга-ашыга килеп җиттем. Минем энекәш…
Габдулла Газизәнең үз апасы икәнлегенә төшенде һәм тиз генә ал якка йөгереп чыкты. Башыннан ук чапан бөркәнгән һәм буйга җиткән кыз зур кара күзләре белән Габдуллага карап елмайды һәм чапан астыннан ике кулын чыгарып, аңа сузды.
— Апаң бу синең, Габдулла, күреш! — диде Хәят апа.
Апа белән эне бер-берсен танымый гына күрештеләр, аталары үлеп, Сак белән Сок шикелле, Кушлавычтан икесе ике якка аерылып киткәндә, Газизәгә җиде-сигез яшь, ә Габдулла дүрт-биш айлык имчәк баласы гына иде бит! Шуннан соң ун ел узып киткән! Язмыш аларны икесен ике якта хәбәрсез-нисез куып йөртте-йөртте дә, менә хәзер генә алар Җаекта олау йөртүче вак сәүдәгәр Сафиулла абзыйның бусагасында очраштылар! Габдулла киенеп алып, апасы белән урамга чыкканда, караңгы төшеп җиткән, шуның өстенә, җиңелчә генә буранлап ябалак кар ява иде.
Госмановлар йортына чаттан борылып урам аша гына чыгасы икән, эне белән апа озак бармадылар, асты таш, өсте агач, аслы-өсле җидешәр тәрәзәсе белән урамга караган йортның таш капкасыннан кереп, сары буяулы баскычтан өйнең өске катына менеп киттеләр.
3
Апасы белән Габдулла биек түшәмле һәм берничә бүлмәле зур гына өйгә килеп керделәр. Көн җылы булуга карамастан, өй эссе итеп ягылган һәм пешеп чыккан итле токмач исе аңкып тора иде. Габдулла нәкъ аш вакытына тап булган икән, бүлмәләрдә кашык-аяк шалтыраган тавышлар ишетелеп тора, хатын-кыз, савыт-саба күтәреп, ыгы-зыгы килеп йөри.
Ул ара булмады, чаршаулы ишектән урта буйлы, тулы гәүдәле, түгәрәк йөзле, бала итәкле күлмәк өстеннән күгелҗем төстә хәтфә камзол кигән ягымлы гына хатын чыкты.
Күреш дәү апаң белән,— дип Газизә Габдулланың җиңеннән тартты. Габдулла дәү апасына ике кулын сузды.
– Зур шәкерт икән, гомерле генә була күрсен, бәрәкәтле аяклары белән килсен,— дип каршы алды дәү апа һәм Газизәгә Габдулланы чишендерергә булышты. Ул арада бүлмәдән тагын кемнәрдер чыкты һәм, түбәнге каттан булса кирәк, керле генә ак алъяпкыч япкан бер яшь хатын килеп керде. Алар һәммәсе Габдулланы кызыксынып күзәтергә тотындылар. Габдулла аларны күреп бетерергә өлгермәде, дәү апа аны урта ишек янына алып килде һәм, чаршауны ачып, эчтәгеләргә күренми генә дәште:
— Син, монда кара әле, менә шәкертебез килеп төште…
Һәм ул Габдулланы, аркасыннан җиңел генә этәреп, бүлмәгә кертеп җибәрде. Арттан чаршау ябылды һәм Габдулла стеналарына чиккән намазлыклар, сөлгеләр, пыялаланган шәмаилләр эленгән, зур асылмалы лампа белән яктыртылган көзгеле бүлмәдә әллә нинди өч ят кеше алдында басып калды. Алар өстәл тирәсендә утырган килеш, ашауларыннан туктап, Габдуллага карадылар. Габдулла бераз каушап китте.
Беренче булып зур гына борынлы, җирән мыеклы кеше дәште:
— Ә-ә-ә! Каениш бу минем, каениш! Казан кунагы! Я, кил, күрешик!
Алар ике кулларын сузышып күрештеләр. Җизнәсенең елмаеп торган ягымлы йөзен күргәч, Габдулланың каушавы бетте.
— Әнә, кода абыең белән, аннан кунак абыең белән дә күреш,— диде аңа җизнәсе.
Кода абый дигәне чандыр гына сары йөзле, мыегын җеп кебек калдырып кырган, күзләренә сөрмә тарткан, кырыс чырайлы берәү иде. Габдулланың кечкенә куллары аның көрәктәй зур, тупас куллары эчендә бөтенләй югалып калды. Габдулла аның киеменнәнме, кечкенә кәҗә сакалыннанмы кандала исенә охшаулы гатырша мае исе килгәнне тоеп алды.
— Кечкенә икән әле, мин аны шактый дәү шәкерт дип гөман кылган идем! — дип мыгырдап алды кода абый.
Аның мыгырдаулы тавышы һәм «гөман» дигән сүзе ни өчендер Габдуллага ошамады.
«Кечкенә» имеш! Әйтерсең Габдулла аның алдында моңарчы үзен бик зур кеше дип дәгъва кылып йөргән!
— Казанның кече молдасы ул Җаекның өлкән молдасы, гой! — дип куйды кунак абый дигәне һәм күркә голдыравы сыман мәзәк тавыш белән кычкырып көлде. Габдулла
аңа әйләнеп карады. Бу — сакал-мыексыз, маемсырап торган киң калын битле, кысык күзле бер казах иде. Ул кесәсеннән янчыгын чыгарды да, аның эченнән өч тиен бакырны
алып, Габдуллага сузды.
— Ал, ал, җае молда, сәдаканың гаебе җок,— дип кыстады ул тартынып торган Габдулланы.
— Биргәнне кире кагу тәкәбберлек була, шәкерт кешегә килешми ул,— дип өйрәтте кода абый,— менә шулай! Дога кылып ал!
Габдулла өч тиенне алып битен сыйпап куйды, олылар аны кабатладылар.
Аннан соң Габдулланы чыбылдыклы бүлмәгә алып керделәр. Бу бүлмәнең ике почмагында зур-зур яшел калай сандыклар өстенә кат-кат итеп көрпәләр һәм түшәкләр өелгән, лампасы теге бүлмәдәге кебек асылмалы түгел, өстәлгә утыртылган унбишле озынча лампа иде.
— Әйдә, апаң белән янәшә утыр,— дип, дәү апа Габдулланы Газизә апасы янына утыртты һәм аңа тәлинкә тутырып токмач салып бирде Өстәл тирәсендә дәү апа белән Газизәдән тыш тагын ниндидер ике яшь һәм бер картрак хатын ашап утыралар иде.
Ашаган арада Габдулладан юл килүләрен, Кырлай һәм Казан хәлләрен, аның авылда укулары турында сораштылар. Габдулла бу бүлмәдә иркенләбрәк һәм теләбрәк сөйләште. Бер сорауны да ул җавапсыз калдырмады. Аны кызыксынып тыңладылар. Кыяфәтендә, төсендә дәү апасы һәм Газизә апасы белән уртак сыйфатлар таптылар.
— Юк, үги әни күгелҗем күзле иде, Габдулла безнең әтигә охшаган,— диде Газизә апасы.
Дәү апасы да аның белән килеште:
— Нәкъ, нәкъ әтисе инде: күзләреме дисең, борыннарымы дисең… Шундый калку борынлы иде Мөхәммәтгариф.
— Чибәр егет булыр, алла боерса…— Шуның артыннан ук ул көрсенеп куйды:— Әй, хәзер Гобәйдуллам исән булса, менә нәкъ Габдулла белән тиң булырлар иде. Икәү бергәләп сабакка йөрерләр иде,— диде һәм, күңеле йомшап, яулык почмагы белән күзләрен сөртеп алды.
Габдулланың күңеленә кылт итеп бер нәрсә килеп төште. Ул Кырлайга килгәч, Зөһрә апа да нәкъ менә шулай: «Әй, хәзер Садретдиным исән булса иде!»— дип көрсенгән иде бит. Карале: ул һаман һәм һәр җирдә бер үлгән баланы алыштырырга килеп төшә. Менә бит!
— Марзияга да хәзер сигез яшь тулган булыр иде инде,— диде юантык кына, карсак буйлы, соры күзле сөйкемле генә кыз.— Бигрәк гомерсез булдылар шул.
Бу — Галиәсгарның кияүдәге кече кызы Фатыйма иде. Мәҗлестә тагын бер какча гәүдәле, шешенкерәк зур күзле, нечкә иренле яшь кенә хатын әңгәмәгә катнашмый, дәшми утырды.
— «Әллә телсез микән?»— дип уйлап алды аның турында Габдулла. Ул аның телсезлегенә тәмам ышанып җиткән иде инде. Ләкин шунда көтелмәгән хәл булып куйды. Ашау-эчүдән соң дога кылып алгач, дәү апа:
— Бибизөһрә, табынны җыеп алырсың инде,— дип әлеге «телсез» хатынга дәште. Теге терт итеп сикереп торды да табын уртасында бушап калган зур агач табакны кинәт кенә күтәреп алды.Аннан ул ишеккә юнәлде һәм юл өстендә туры килгән мәчене бик каты тибеп җибәрде дә, аерым ачык итеп:
— Кит әле моннан, ч-ч-чурт, атаңа нәләт! — дип кычкырды. Моның белән ул үзенең телсез түгел, бәлки, киресенчә, бик әче телле хатын икәнен күрсәтте.
Икәү генә калганнан соң, Газизә апасы Габдуллага бу хатынны җизнинең кияүдән аерылып кайткан өлкән кызы дип аңлатты. Аннан соң Габдулла беренче бүлмәдә күргән әлеге сакалсыз-мыексыз юан кешенең кем икәнен сорады.
— Ул Тургайдан килгән кыргыз сәүдәгәре Кунарбай,— диде Газизә.— Монда куйлар куып алып килгән. Җизни белән бергә эш йөртә.
— Ул бик кызык сөйли инде. Сүз саен гел «гуй, гуй!» диеп куя. Анысы нәрсә тагы?
— Кыргызча сөйли ул. Тора-бара үзен дә аңлый башларсың әле. Монда аларның телен татарлар гына түгел, урыслар да аңлый.
Кунарбай белән кызыксынып, Габдулланың әлеге гатырша исе аңкып утырган кода абый турында сорашырга хәтеренә дә килмәде. Аннан соң кода абыйсы аңарда ни өчендер күңелсез тәэсир генә калдырды, бәлкем, шуңа күрә Габдулла аның турында сорашуның кирәген тапмагандыр…
Зур сандык өстенә җәелгән йомшак түшәккә яткач, Габдулла рәхәтләнеп бер киерелеп куйды. Унсигез көнлек уңайсыз, зарыктыргыч юлдан соң бай өйдә, йомшак түшәк өстендә тук әрлән кебек йомарланып ятудан да рәхәтрәк нәрсә бар?!
Менә өстәлдәге утны каядыр икенче якка алып чыгып киттеләр. Габдулла караңгыда, түшәк өстендә үз уйлары белән ялгыз калды. Бүген күргәннәре бер-бер артлы аның күз алдыннан кичте. Аны бай өйгә, тук һәм һәр яктан канәгать семья эченә кабул иттеләр. Яхшы каршы алдылар. Бу каршылауда, ни әйтсәң дә, кардәшлек җылылыгы сизелеп торды. Инде аның үзен кызыктырган төп мәсьәләгә тизрәк ирешәсе калды: яңа мәдрәсәне күрү, яңа хәлфә һәм яңа иптәшләр белән очрашу, яңа китаплар кулга төшерү…
4
Җаекның атаклы мәдрәсәсенә барыр көн килеп җитте. Әлеге кода абыйның улы Талип, озын муенлы, күтәрелеп тора торган җәлпәк борынлы, уйнак күзле малай, бокчасын иңенә кыеклап аскан хәлдә килеп керде. Алдан сөйләшү буенча, ул Габдулланы мәдрәсәгә ияртеп алып барырга тиеш иде. Мәдрәсәдә Габдулланы кай сыйныфка утырту, кайсы хәлфәгә тапшыру мәсьәләсе дә хәл итеп куелган иде инде.
Габдулла, Талипка ияреп, мәдрәсәгә китте. Өйдәгеләр аны һәрберсе үзенчә:
— Тырышып укы, улым, бар!
— Изге сәгатьтә!
— Аллага тапшырдык! — дип озатып калдылар.
Кырлайдан киткән көннән алып бу мәдрәсә Габдулланың күз алдында әллә нинди серле шәүлә булып балкып торды. Соңга таба ул аның төшләренә керә башлады.
Аныңча, бу мәдрәсә, әлбәттә, Кырлайныкы сыман тау битендә инешкә таба авышып утыра торган бер катлы иске агач өй түгел, бәлки Казанның Күл буе мәдрәсәсе кебек таш пулат. Моның хәлфәсе дә Кырлайның Хәрби хәлфә төсле бишбилле иске бишмәт кигән, бөкрәеп йөри торган, мужикка охшаган, ябык чырайлы хәлфә түгел, бәлки озын мәһабәт буйлы, тулы ак йөзле, сөрмә тарткан җитди күзле, ак бикасап чапан, яшел чалма кигән кеше. Тамак кыру да монда Хәбри хәлфәнеке төсле кәҗә йөткергәндәй кәһ! кәһ! итеп түгел, Ташаяк ярминкәсендәге кәмит алдында зур җиз быргы кычкырткандай, күкрәп чыга, мөгаен…
Һәрхәлдә, Габдуллага бу мәдрәсә юлы зур бер батырлык юлы булып, бу көн бәйрәм көне кебек тантаналы булып тоелды. Бу гади йөреш түгел, балалыктан — олылыкка, бүгеннән — киләчәккә батыр бер омтылыш, кыю бер сикереш ясау иде.
Юл өстендә бер төркем бала-чаганың пыр тузып, якага-яка килеп сугышулары Габдулланың уйларын тузгытып җибәрде. Бу сугыш читтән карап торыр өчен никадәр генә кызык булса да, мәктәпкә соңга калудан куркып, Габдулла юлын дәвам иттерергә теләде. Әмма аның юлдашы Талип:
— Кая барасың, мәдрәсә шушы бит инде,— дип аны шып туктатты һәм ике катлы йортка төртеп күрсәтте. Бу — мәчеттән йөз таяк чамасы ераклыкта, Чаган елгасына караган ярның өстенә салынган нәкъ Габдулла килеп төшкән Галиәсгар бай йорты сыман асты таш, өсте агач һәм зурлыгы белән дә, аңардан кайтыш булмаса, бер дә генә артык түгел, искерәк бер йорт иде. Аның яртылаш җимерек агач капкасы аша йортның эче ялтырап күренеп ята, түрдә кечкенә бер катлы йорт һәм сул якта мунчамы — нәрсәнеңдер почмагы чыгып тора, алар артында яр астында туңган Чаган өсте җәелеп ята иде.
Пыр тузып сугышчы малайлар шушы мәдрәсәнең укучылары булып чыкты. Бу дөмбәсләшү, мәктәпнең йозагын фәрраш ( мәчет-мәдрәсәне карап торучы, сторож) килеп ачканчы, туңмас өчен һәм вакыт уздыру теләге белән ясала торган көндәлек маҗара икән.
Габдулла белән Талип килеп җиткәндә, дөмбәсләшүнең иң кызган чагы булып, шау-шу, кычкырыш, көлеш эчендә кычкырып елау һәм оятсыз сүгенүләр дә ишетелеп куя, борыны җимерелгән бер малай, читкәрәк китеп, зур гына кар кисәге белән борыныннан килгән канны туктатырга тырыша, кан ак кар аша кызарып саркып тора иде.
Талип Габдулланы мәдрәсә йортының эченә алып керде. Габдулла йозак белән бикләнгән ишектән тыш икенче баштарак тагын бер ишек күрде. Анысы ачык иде.
— Әнә теге ишектән кереп булмыймыни? — дип сорады ул Талиптан.
— Юк, анысы ятып укый торган өлкән шәкертләрнең ашханәсе. Аннан үтеп була булуын, тик олы шәкертләр безне анда җибәрмиләр.
Һәм шул сүзне дөресләгән сыман, ишектән нәкъ Габдулланыкы төсле камалы бүрек очып чыкты да, ерак түгел генә бәдрәф янындагы бозлавык өстенә барып төште. Аның артыннан, кызарынып, бүртенеп, бокча таккан бүрексез малай, әрләшә-әрләшә, чыгып йөгерде.
— Ашханә аша үтсәң, олы шәкертләр бүрекне алып менә шулай тышка ыргыталар,— дип аңлатты бу күренешне Талип.
Ниһаять, фәрраш дигәннәре килде. Ул чандыр, озын буйлы, нәзек кенә калдырып кыркылган сары мыеклы, кечкенә сакаллы кеше иде. Ул килеп йозакны ача башлагач, балаларның бердәм төркеме аны ишеккә китереп кысты. Ул, балалар белән төрткәләшеп һәм әрепләшеп, йозакны бераз вакыт ача алмый торды. Ниһаять, ишек ачылды, һәм балалар ташкыны ишеккә бәреп кереп китте. Фәрраш, агым белән читкә тибәрелеп, аягында чак-чак кына басып кала алды.
Балалар артыннан Габдулла да, Талипка ияреп, сыйныфка килеп керде. Сыйныф кечерәк кенә өч тәрәзәле тәбәнәк түшәмле бик гади бүлмә иде. Бер нәрсә генә Габдулланың игътибарын үзенә тартты: балалар Кырлай мәдрәсәсендәге кебек сәкегә яисә коры идәнгә түгел, бәлки тәбәнәк кенә тар һәм озын өстәлләр арасына кереп дүртәр-дүртәр булып тезелеп утыралар. Габдулланың билгеле урыны булмаганга күрә, ул Талип янына сыенып, бишенче булып утырды. Аны шундук кысрыклап төрткәли башладылар:
— Бар, бар, үз көрсиеңә барып утыр! Кеше көрсиенә килеп тыгылма!
Габдулла шундук ике төрле сабак алды: бердән, бу тәбәнәк озын өстәл «көрси» дип атала, икенчедән, монда бишенче булып утырырга ярамый икән!
Төрткәләү дәвам итте. Талипның:
— Юк, ул яңа шәкерт, ул шушы сыйныфныкы, Галиәсгар байның каенише,— дип торып аңлатуы да ярдәм итмәде. Габдулланы, бәлки, ай-ваена куймый, төртеп чыгарган
да булырлар иде, әмма шул вакыт әлеге фәррашның кереп шау-шуны басар өчен кулындагы пеше чыбыгы белән шәкертләр өстеннән уңлы-суллы чажлатып, селтәнеп алуы, берничә шәкертнең: «Әл-лә-лә-лә!» дип чын күңелдән әрнеп куюлары белән Габдулла мәсьәләсе онытылды.
Кырлай һәм Кушлавыч мәдрәсәләрен күргән Габдулланы бу мәдрәсәнең тәртибе һәм балаларның үзенә мөнәсәбәте гаҗәпләндермәде. Аны теге мәдрәсәләр белән бу мәдрәсә арасында әллә ни аерма юклыгы гаҗәпләндерде. Ләкин ул аерманың бер дә булмавына ышанмады һәм әле сыйныфка килеп керәчәк хәлфә аның бу турыдагы бөтен шикләрен җуеп ташларга тиеш иде. Ул өйдән үк үзенең Шәпеш хәлфәдә укыячагын белеп килгән иде, шуңа күрә ул Талипның колагына ятып шыпырт кына сорады:
— Шәпеш хәлфә кем ул, зур хәлфәме?
Җавап бирү урынына, Талип Габдуллага әйләнеп, аңа ни өчендер гаҗәпләнеп карады.
«Шәпеш хәлфәне дә белмисеңме?»— дигән караш иде бу.
Габдулла кызарынды. Ул: «Кояш нәрсә, ул кайсы яткан чыга?»— дигән кирәксез һәм көлке сорау биргән сыман тойды үзен. Димәк, Шәпеш хәлфә ул монда Җаекта бик зур кеше һәм аны белмәү — гаеп! Габдулланың күз алдына тагын хыялындагы әлеге ак бикасап чапанлы, яшел чалмалы, мәһабәт буйлы, сөрмә тарткан күзле, җиз быргыдан күкрәп чыккан тавыш белән тамак кыра торган зур галим килеп басты.
— Шәпеш хәлфә кереп килә! — дип ысылдады кемдер.
Сыйныф кинәт тып-тын булды. Ишектән, зур кулларын кая куярга белми, селтәнгәләп һәм аунаклап, Талипның атасы, әлеге кода абзый килеп керде. Габдулла аптырап, авызын ачып калды:
— Менә кем икән ул Шәпеш хәлфә!
5
— Әнә шәкертебез дә кайтты. Я, ошадымы безнең мәдрәсә? Ошамыйчани, монда мең чакрымнан килеп укучылар бар. Симидән, Сарытаудан, Гурьевтан… Казанның үзеннән килеп укучылар да бар монда.
— Сиңа нәрсә булды? Ник турсайдың? Малайлар кыйнап кайтардылармы әллә? Әллә хәлфә колагыңны бордымы?
Шундый сүзләр белән каршы алдылар өйдә Габдулланы. Ул үзенең кичерешен берничек тә аңлата алмады һәм моңа үзе дә гаҗәпләнде: ничек аңлатасың? Аны малайлар кыйнамады, хәлфә кыерсытмады. Ләкин ул кайтып куанып сөйләрлек әйбер дә тапмады. Юк, Кырлай һәм Кушлавыч мәктәпләреннән артык җире юк иде бу мәдрәсәнең. Хәлфәсе белән дә, укыган дәресләре белән дә. Хәтта киресенчә: авыл мәктәпләренә ул ияләшкән, шәкертләре һәм хәлфәләре белән үзләшеп беткән иде. Монда бар да ят, салкын, тупас Шәпеш хәлфә үзе генә ни тора!
Икәү генә калгач, Газизә апасы энесенең хәлен төшенеп булса кирәк:
— Күнегерсең әле, күгәрченем, ияләшмәгәннеке ул,— дип аның башыннан сыйпап куйды.
Дөрес, кеше вакыты белән бар нәрсәгә дә күнегә. Ләкин Габдулла өчен бу мәктәпкә ияләшү авыр булды. Шәпеш хәлфәгә ул бөтенләй ияләшә алмады. Эш Шәпеш хәлфәнең усаллыгында да, аның балаларны суккан чагында өзеп ала торган, очына агач шакмак таккан камчысында да түгел иде. Әгәр бөтен дөнья хөкеме алдында Шәпеш хәлфә чыгып: «Мин балаларга башка хәлфәләрдән артыграк кул якканым юк»,— дип ант итсә, ул хаклы булыр иде. Шундый заман иде бу, кыйнамый укыту укытуга саналмый, аталар балаларын мәктәпкә: «Хәлфә, мә, ите сиңа, сөяге миңа!»— дип китереп тапшыралар иде.
Шәпеш хәлфә шәкертне кыйнаудан битәр кыйнамый гына үзәгенә үтә белә, һәм ул моның тиңе юк остасы иде.
— Якуб, Шакир, чыгып басыгыз,— дип әкрен генә боерык бирә ул сабагын тыңлата алмаган шәкертләргә. Ике шәкерт чыгып бер-берсенә каршы басалар,— аларны ничек басарга өйрәтәсе юк, алар өйрәтелгәннәр.
— Якуб, ялтырат Шакирның яңагына берне! Күзләреннән утлар күренсен! Кызганып суктың. Шакир! Яле син ничек сугарга кирәклекне күрсәтеп бир! Менә шулай! Йомшак суккан өчен тагын берне! Якуб, белдеңме инде ничек сугарга кирәклекне? Яле, Шакирның үз яңагына! Киерелебрәк, киерелебрәк! Менә шулай! Менә шулай! Ай, рәхмәт! Якуб, хәзер син җавап бир! Җавабың сөаленнән (сорау) катырак булсын.
Менә шулай ясалма рәвештә ярсытылган ике шәкерт, ниһаять, йөрәкләренә тулышкан әрнүне кая куярга белми, үкереп елап җибәрәләр. Хәлфә аларның әрнүенә рәхәтләнеп, зур кулларын тезләренә ышкый-ышкый ләззәтләнгән хәлдә тамашаны карап тора. Әгәр дә ул, урта йөзләрдә туып, тәхеттә утыручы булган булса, үзенең колларын цирк мәйданына чыгарып, аларның бер-берсен канга батыруларыннан рәхәт табар иде.
Һәм Шәпеш хәлфәнең бу шәкерт җәзалап ләззәтләнүе һәр көн диярлек кабатлана бирә.
Соңгарак Габдулла мәдрәсәдәге биш хәлфәдән иң астыртыны һәм иң мәкерлесе, шәкертләр тарафыннан иң сөелмәгәне шушы Шәпеш хәлфә икәнен белде. Тора-бара ул, «лыраклардан ишетеп, Шәпеш хәлфәнең барлык хәлфәләр арасында иң наданы икәнен дә белеп алды. Ләкин гаҗәп: мәдрәсә ачылганнан бирле монда никадәр мөгаллим килеп китте, китмәгәнен китәргә мәҗбүр иттеләр, бу — кала бирде. Ничек? Мәсьәлә ачык: шәкертләрне укыта белүдән бигрәк, аларны каты кул астында тота белү монда әһәмиятлерәк санала, ә Шәпеш «тота белә» иде. Шуның өчен аның кай елларны байлар тарафыннан ялланып бәдәлче хаҗи булып Гарәбстанга китүен һәм мәдрәсәдә яртышар ел югалып торуын кичерәләр, белә торып, аның… әфьюн белән мавыгуын да сизмәмешкә салышалар иде.
Ләкин Габдулла өчен иң авыры бу түгел иде әле. Мәсьәлә шунда ки, үзенең мәдрәсәдә яшәве өчен кемгә, нинди байга һәм нинди көчле куллы кешегә бурычлы булса, Шәпеш моның рәхмәтен тегеләрнең балаларына мөнәсәбәте белән кайтара килде. Андый балаларның ул сабак белмәүләрен дә, шуклыкларын да сизмәмешкә салынды, аларга төшәргә тиеш җәза һәм шелтәне дә икенчеләргә күчерде. Галиәсгар бай Шәпешкә, бердән, кардәш, икенчедән, аның мәдрәсәдә яшәвенә иң нык таяныч булып килде. Ә Габдулла Галиәсгар байның кардәше. Бу — мәсьәләне хәл итте. Шәкертләрнең иң сөймәгән кешесе, аларның тән һәм җан палачы Шәпеш Габдулланы үз канаты астына алды.
Бу берьюлы шәкертләрнең күпчелеген Габдуллага каршы аякландырды, хәтта Талип, Шәпешнең үз улы, Габдулладан ераклашты. Ник дисәң, Талип үз әтисен яратмый иде. Башка балалар Шәпешнең шакмаклы камчысы һәм мыскыллауларыннан өйләренә кайтып котылалар, Талип аңардан өенә кайтып та котыла алмый иде бит!
Иптәшләренең, алар белән бергә Талипның (Габдулла аңа ияләшеп килә иде инде), кырыс мөнәсәбәте Габдулланы бөтенләй ялгыз калдырды. Бөтенесеннән авыррак кичерде ул моны. Бу борчылу, Кырлайны, Казанны сагыну тойгылары белән кушылып, Габдулланың күңелен әзме әрнетте, һәм ачы яшь аның күзләрен әзме томалады! Нинди бәхетсез ул хәзер! Шәпеш аны яклап чыккан саен, Габдулланың аңа җен ачуы кузгалды, ул аңа һаман дошманлаша барды.
Кырлайның ябык кына чырайлы, бөкрәя төшкән, кәҗә кебек кәһ! кәһ! итеп тамак кыра торган Хәбри хәлфә, Габдулланың башлап телен ачкан яхшы күңелле хәлфә, кайда ул хәзер, кайда?! Ничек, ничек аны күрәсе килә хәзер Габдулланың! Нинди әйбәт хәлфә булган, ничек Кырлайда чагында аның кадерен белмәгән ул!
Кырлайдан, Сәгъди абзыйлардан, Кушлавычтан, Гайшә апалардан, Яңа бистәдән, Вәли абзый белән Газизә ападан аерылып, мең бәлаләр белән Җаекка килү, күргән җәфалар, аерылу үкенечләре — һәммәсе, һәммәсе Габдуллага бушка бирелгән корбаннар булып күренделәр. Шул хәтле аның Кырлайдан китәсе, Казаннан аерылысы килмәгән иде бит! Ләкин Җаек һәм андагы зур мәктәпкә кереп уку хыялы барын да җиңде, һәм менәтерә сиңа нәрсә килеп чыкты?!
6
Ләкин, шуңа да карамастан, хәлфәнең «менә тушыннан тушында хәтле» дип биргән сабакларын Габдулла һәрвакыт төгәл хәзерләп килде, чатнатып тыңлатты, ярты кыштан гына тотынуына карамастан, сыйныфта иң алдынгы шәкерт булып китте. Билгеле, эш хәлфәдә түгел иде, әлбәттә. Шәпеш дөньяда бер кешене дә белемле ясамады. Аңардан укыган шәкертләр үзе шикеле томана, дорфа булып чыктылар, адәм рәтле эшкә ярамадылар. Габдулланың үз тырышлыгы, укуга һәм китапка булган үз һәвәслеге ярдәм итте монда. Ләкин Габдулланы болай да үз канаты астына алган Шәпеш аның алдынгылыгы белән үсенеп китте. Урыны чыкса-чыкмаса, шәкертләр алдында да, хәлфәләр алдында да, үзе еш кына йөри торган аш мәҗлесләрендә дә ул Габдулла белән мактанырга тотынды. Галиәсгар мәчеттәнме, берәр мәҗлестәнме кайтып керсә, каенише белән горурланды:
— Габдулланы хәлфәсе бик мактап торды әле. Имтиханга яңа казаки тектерми булмас үзенә.
Җизнәсенең аның белән горурлануы, ике апасының да моңа куанулары Габдуллага башта бик күңелле булды. Ләкин тора-бара бу хәл үзенең киресенә әйләнде.
Балалар ачуны озак саклап йөрмиләр, балалык — балалык инде ул! Габдулланың да иптәшләре белән арасы төзелеп килә, кайбере белән ул хәтта дуслашып та өлгергән иде инде. Шәпешнең мактавы, һичшиксез, аны тагы да иптәшләренә каршы куячак. Ни хакы, ни хакы бар аның Габдулла белән мактанырга?! Әйтерсең Габдулланы үзе тәрбияләп үстергән, үзе башлап телен ачкан, үзе аның күкрәген ачып, аңа үз гыйлемен тутырган! Юк, шатланмады Габдулла бу макталуларга, киресенчә, аны каты эч пошуы басты.
Беркөнне бөтен сыйныфтан ике шәкерт кенә сабакларын әйбәт тыңлаттылар: берсе Габдулла, икенчесе Әхмәдулла купец малае Яхъя.
— Басыгыз! — дип, хәлфә бөтен сыйныфны аякка бастырды. Аннан соң ул Габдулла белән Яхъяны алар арасыннан аерып алды да, аларга, саф саен йөреп, һәрбер баланың
яңагына берәр тапкыр чабып чыгарга кушты. Габдулла аптырап калды. Утызлап баланың күзләре аңа һәм Яхъяга текәлделәр. Аларның һәркайсы белән диярлек Габдулланың
көрмәкләшкәне, шаярып дөмбәсләшкәне бар. Ләкин менә монда сиңа каршы торырга мөмкинлеге булмаган иптәшнең бер дә юкка ничек итеп, чынлап, яңагына китереп сугарга мөмкин? Габдулланың күзе Талипка төште. Ул Габдуллага: «Яле, син минем яңакка ничегрәк китереп сугарсың икән?»— дигән сыман, мыскыллы караш ташлап, басып тора иде.
— Габдулла, я! — дип ашыктырды Шәпеш.
Терәлеп торып булмый, бер карарга килергә кирәк иде. Һәм әллә каян үзлегеннән сүзләре табылды:
— Сабакка килгәндә сала кешесенең чанасы чалулап китте дә иңбашыма китереп сукты. Өзелеп чыктымы дип торам, менә әле дә сөм тоймый,— дип Габдулла уң кулын асылындырып, чайкап күрсәтте һәм ялганының мондый шома килеп чыгуына үзенең дә исе китте.
Хәлфә аңа нәрсәдер әйтмәкче булып, ышаныр-ышанмас, карап торды-торды да коры гына:
— Бар алайса, урыныңа утыр,— диде.
Иптәшләре өстеннән палачлык хезмәтен Яхъяның бер үзенә башкарырга туры килде.
Соңыннан иптәшләре дә Габдулланың бу хәйләсен яхшы таптылар. Ә башка көннәрне аңардан аерылып йөри торган Талип бүген мәктәптән Габдулла белән бергә кайтты.
— Син шәп уйлап таптың, әй! Ничек, ничек әле? Чалулап китте дә калак сөягемне сындырып ташлады, дидеңме?
Ул рәхәтләнеп көлде. Габдулланың да күңеле күтәрелеп китте. Алар юл буе һәр сүздән бер кызык табып, көлә-көлә, шаулашып кайттылар.
Шәпеш белән беренче алыш, шулай итеп, Габдулла файдасына хәл ителде һәм шактый шома гына үтеп китте.
Ләкин икенче алыш шактый җәнҗаллы булды, һәм Габдулла белән хәлфәсенең үзара мөнәсәбәтен бөтенләй өзеп ташлады.
7
Март урталарының язга караган кояшлы көннәреннән берсе иде. Мәктәптә балаларның һәммәсен бер сыйныфка җыйдылар. Мөдәррис үзе керергә һәм имтиханнар алдыннан балаларның белемнәрен сынау булырга тиеш иде. Ул авырып киткән икән, аның урынына сыйныфка Сираҗетдин дигән карт хәлфә керде. Бөтен шәкерт дөр килеп аягүрә басты. Бу — калын түгел, ләкин таза гәүдәле, кечкенә мыеклы, сакалын кырган, тулы битле, көләчрәк соры күзле кеше иде. Ул мәһабәт түгел, ләкин аның өстендәге казакие һәм кыска гына чәчен маңгай тиңентен каплап, тигез генә итеп кигән кара хәтфә кәләпүше аның кыяфәтенә ниндидер тулылык, спайлык биреп тора иде. Ул кулын күтәрер-күтәрмәс кыска гына хәрәкәт белән балаларга утырырга кушты. Үзе көрсиләр алдындагы өстәлнең бер башына шәкертләргә ян белән килеп утырды да, ашыкмый гына, башын аларга таба борып, күзләрен кысыбрак елмаеп куйды. Балаларга бу: «Мин сез наяннарны беләм бит»,— дигән сыман хәйләкәр, шуның белән бергә дусларча сердәшлекне белгертә торган караш иде. Балаларга бу ошады, ахры, алар бер-берсенә шыпырт кына нидер әйтешеп алдылар.
Шәпеш хәлфә өстәл янына килеп балаларга каршы утырды һәм Сираҗи хәлфәгә акрын тавыш белән нидер сөйләргә тотынды. Габдулла йотардай булып Сиражи хәлфәне күзәтте. Шәпеш сөйләгән вакытта, Сираҗи яки аңа бөтенләй карамады, я ышанмаган кешедәй аңа күз төшергәләп кенә алды. Һәрхәлдә, бу Габдуллага шулай тоелды. Бу — кыяфәте белән үк акыллы, әйбәт кешенең Шәпешкә икенче төрле мөнәсәбәтен ул күз алдына да китерә алмады. Ә Сираҗи хәлфә сыйныф ишетерлек аерым ачык тавыш белән:
— Юк, туктагыз әле, Шәфигулла әфәнде, без аны калдырып торыйк! — дип, Шәпешнең ниндидер сүзен кире каккач, Габдулла бөтенләй рәхәтләнеп китте.
Аннан соң Сираҗи хәлфә шәкертләргә үтелгән дәресләре буенча сораулар бирде. Ара-тирә Шәпеш тә үзенең сорауларын кыстыргалады. Габдулла Сираҗи хәлфәнең аңардан соравын бик теләп көтеп утырды. Ләкин эш Габдуллага килеп җктәрәк, Шәпеш хәлфә аңа карап алды да башка сыйныйфның шәкертләренә төбәп:
— Сәдака бирү һәм алу фарызмы, сөннәтме? — дигән сорауны бирде. Габдулланың хәтеренә килде: Җаекка килеп Мөдәррис — дәрес бирүченең иң өлкәне, гадәттә, мулла төшүнең беренче көнендә үк Шәпеш аңа шул сорауны бирде, һәм чатнатып кайтарган җавабы өчен Габдулланы барысы да мактадылар.
Шәпешнең соравына әлеге шәкерт җавап бирә алмады. Шәпеш тагын Габдуллага күз төшереп алды һәм теге шәкерткә үзенең соравын кабатлады. Габдулла сорауның кабатлануын һәм Шәпешнең үзенә карап-карап куюын яхшыга юрамады. Шул сорауның ул хәзер үзенә биреләсен һәм Шәпешнең күрәләтә аның белән мактанырга җыенуын Габдулла сизеп алды. һәм бу нәкъ ул уйлаганча килеп чыкты да. Шәпеш мыскыллы тавыш белән:
— Җавап бирә алмадың алайса,— диде һәм тантаналы рәвештә Габдуллага таба борылды. Габдулланың эче жу итеп китте.
Әгәр дә ул хәзер үзе белгән җавапны кычкырып әйтеп бирсә, Шәпешнең Сираҗи алдында түбәсе түшәмгә тиячәк: әйтерсең бу белемне, Габдулланың күкрәген ярып, ул салып куйган! Әгәр дә инде Шәпеш хәлфәнең шәмкә чөен төшерер өчен «белмим» дип җавап бирсә, Сираҗи хәлфә алдында оят…
— Яле, Габдулла, бәлки син белә торгансың? — дип аңа мөрәҗәгать итте Шәпеш хәлфә һәм, Габдулланың һичшиксез җавап бирәчәгенә ышанган хәлдә, урындык аркасына ята биреп һәм елмаебрак күзләрен йомды Габдулла башын түбән иде.
— Я! — диде, күзләрен ачып, Шәпеш һәм, борчылып, бер кузгалып куйды.
Габдулла дәшмәде һәм маңгай астыннан гына хәлфәсенә карап алды.
— Телең йотмагансыңдыр бит? — диде кызыбрак хәлфә.— Я, әйт, син аны беләсең бит!
— Белмим,— диде Габдулла акрын тавыш белән һәм Сираҗи хәлфәгә карап алды.
— Ишетмим, ни диде? — дип түземсезләнеп кычкырды Шәпеш хәлфә.
Утызлап тавыш бик зур канәгатьлек белән Габдулланың җавабын кабатлады:
— «Белмим» диде! «Белмим» диде!
8
Габдулла аркасында бөтен мәдрәсә алдында оятлы булган Шәпеш хәлфә вакыйганы аның җизнәсенә кайтып сөйләде.
— Белә торып әйтмәде. Юри хәлфәсен оятка калдырыр өчен шулай итте ул, астыртынлык эшләде остазына карата, — дип әрнеде.
Бу дәү апасына һәм Зөһрә белән Фатыймага иреште. Габдуллага һәрберсеннән өлеш чыкты.
— Син нәрсә! — дип җизнәсе мөмкин хәтле ачы итеп
әйтергә тырышты. — Эшләмә дә, юньләп укыма да, син монда атаң малын ашап ятам дип белдеңме? Алай булса, әнә мичкә белән су ташы, югыйсә, мин суны акча түләп ташытам.
— Атаң урынына калган җизнәңнең хәтерен калдырдың бит, — диде дәү апасы. — Имтиханга казаки белән чалбар тектерәм, дип тора иде үзеңә, хәзер нишләр инде, менә.
Ашарга утыргач, Зөһрә аның алдына кечкенә агач табак белән ботканы дыңк иттереп китереп утыртты һәм авыз эченнән нәрсәдер мыгырданып алды. Башкалар ишетмәделәр, ләкин Габдулла аның «әрәм тамак» дигән сүзен бик ачык ишетте. Ул табакны этәреп куйды да өстәл яныннан торып китте. Газизә аны юатып, яңадан утыртырга теләп карады. Ләкин Габдулла, тәмам үзсүзләнеп, утырмады һәм коры гына:
— Әрәм тамак булса, боткасын үзе ашасын! — диде.
Кара, мин сиңа әрәм тамак дидеммени, — дип, Зөһрә бераз куркынып, акланырга теләп карады. Габдулла дәшмәде. Аннан соң ул Гыймадиларга төшеп китте.
— Гайниямал өстәге хәлне, төшеп, Гыймадига сөйләп тора иде.
— Кит инде! — дип кычкырды Гыймади һәм кереп килүче Габдулланы күрү белән: — Габдулла, карале, син хәлфәгә белә торып әйтмәдеңме, әллә чыннан да белмичәме? — дип сорады.
— Әйтәсем килмәде дә әйтмәдем, — диде Габдулла. — Мин әйткән белән мактана бит ул… Шәпеш!
Гыймади кычкырып көлде һәм Габдулланың аркасыннан кагып:
— Афәрин, дус кеше! Биллаһи, дөрес эшләгәнсең! — дип куйды. Ул үзе кайчандыр Шәпеш шәкерте булып, аның аркасында бөтен мәдрәсәсен нәләтләп чыккан кеше иде.
Газизә төште һәм «дәү апа чакыра» дип, Габдулланы өскә дәште.
— Мин анда менмим, — дип кырт кисте Габдулла.
— Менми кая барасың, юләр! — дип Газизә апасы йомшак кына шелтәләп куйды.
— Мин Гыймади абзый белән су ташыйм. Үзем эшләп ашыйм, — диде Габдулла.
Дәү апа, үзе төшеп, шактый вакыт юаткач һәм өндәгәч кенә, ул кире менәргә риза булды.
Бу кәҗәләнүе өчен Габдулла җизнәсенең тагын да тузынуын көткән иде. Ләкин җизнәсе дә, башкалар да бу турыда ләм-мим бер сүз катмадылар: әйтерсең берни дә булмаган Үзләре чакырып алдырган ятимне ашавы белән битәрләүнең кызулык белән эшләнеп ташланган гаделсезлек икәнен үзләре дә сизделәр булса кирәк, һәммәсе эчләреннән тындылар.
Шәпеш хәлфәнең генә шәкертенә мөнәсәбәте тәмам бозылды. Бервакыт шаярып тәрәзә ваткан өчен Шәпеш хәлфә гаеплене тотып бирүне таләп итте. Дәшүче булмады. Шуннан соң ул бөтен сыйныфны аякка бастырып, фәрраштан яңаклатты. Бу җәзадан Габдулла да читтә калмады. Гаҗәп: ул моны бик тыныч каршылады. Беренче тапкыр иптәшләре белән беррәтән җәзалануына ул хәтта куанып һәм горурланып йөрде. Ул инде иптәшләре арасында үз кеше, сердәш булып китте. Талип белән алар хәзер аерылмас дуслар булдылар.
Имтиханнар җитте. Габдулла сынауларны җиңел үтте. Шәпеш инде бу юлы Габдулладан ничек кенә булса да үч алырга тырышты. Арага Сираҗи хәлфә төште һәм Габдулланы кыерсытырга юл куймады.
9
Кар эреп, язгы гөрләвекләр китеп биткән булса да, җир әле кипмәгән, Җаекның урамнары тез тиңентен пычрак иде. Габдулла, сукмак төшмәгәнме әле дип (ул соңгы көннәрне һәр иртә шуны чыгып карый иде) оекчан гына болдырга йөгереп чыкты. Ул кулына ашап бетермәгән бәрәңге пәрәмәче тоткан иде. Аның янына шундук, койрыгын болгый-болгый, Акколак килеп җитте. Габдулла пәрәмәчнең яртысын сындырып аңа каптырды. Этнең дымлы авызына тигән кулын ул чалбарына сөртеп алды да, пәрәмәчнең калганын, чеметеп-чеметеп, йорт уртасындагы күгәрченнәргә ыргыта башлады. Күгәрченнәр валчыклар төшкән җиргә килеп ябырылдылар. Габдулла аларга пәрәмәчен чеметкәләп ыргытып бетерде. Күгәрченнәр күз ачып-йомганчы валчыкларны чүпләп бетерделәр дә, бөтерелешеп, һаман нәрсәдер эзләнделәр, нәрсәдер чукыдылар. Соңга калып кына лапас астыннан зур бер саргылт әтәч йөгереп килеп чыкты һәм күгәрченнәр уртасына атылып керде. Күгәрченнәр пырх итеп күтәрелеп киттеләр һәм лапас башына кундылар. Әтәч бөтеренгәләп тибенеп һәм чукыштыргалап алды, берни дә таба алмагач, гаҗәпләнгән сыман «кур, кур, кур!» дип куйды. Габдуллага бу «кара, кара, кара, миңа калдырмаганнар!»— дип сукрану кебек тоелды һәм ул, моннан кызык табып, елмаеп куйды. Әллә каян даладан яз җиле исеп китте һәм Габдулла, күзләрен чет-чет йомгалап, күккә карады. Анда сирәк-сирәк кенә ак болытлар, якты зәңгәр күкне чуарлап, сибелеп торалар, ә алар астында төркем-төркем булып чәүкәләрме, үзгә кошлармы очалар иде. Габдулла аларга:
— Һәй, һәй, һәй, һә-ә-ә-әй! — дип, йөрәгенә сыеша алмый, кычкырып җибәрде. Аңа хәзер бик-бик рәхәт иде. Аның тавышына җавап биргән кебек кайдадыр әтәч кычкырды, сыермы, бозаумы мөгрәп куйды. Габдулла кинәт ямансулап китте.
Кырлайда хәзер терлекләр кырга чыкканнардыр инде. Ак алъяпкыч кигән әтисе, Сәгъди абзый, арбаны лапастан чыгарып, тәгәрмәчләр майлап йөридер. Сукага чыгарга вакыт инде. Сафуш белән Тимри нишлиләр икән хәзер? Гөләнвәр апа, яңа күлмәкләрен киеп, хат яздыра микән? Фазыл абзый үзе, әй, чынлап та, үзе кайтмады микән? Тиз генә очып Кырлайга кайтып килсәң икән! Нигә, Әбугалисина күз ачып, күз йомганчы меңәр чакрымнарны гизеп, күреп өлгергән лә!
…Сукмаклар төшә башлаган иде инде,— Җаек кузгалган! — дигән хәбәр таралды. Талип Габдулланы үзе белән бергә боз карарга алып китте. Җаекның атаклы язгы пычраклары эченнән беләүләнеп төшкән сукмаклар күп урыннарда озын булып тоташ сузылып китәләр һәм, урыны белән, алар кибеп җитмәгән сыек сазлыкка һәм суларга очрап, киселеп калалар. Андый урыннарга үтеп йөрүчеләр тактамы, ташмы ыргыткан булалар, кешеләр шуларга басып, туры килгәндә киң-киң сикергәлән, аркылы чыгалар һәм тагын тапталган сукмакка төшеп, юлларын дәвам иттерәләр. Сукмак төшкән җирдә дә әле күп урыннар кибеп өлгермәгән йомшак балчык хәлендә булып, аларда Талип белән Габдулланыкы сыман ялан аякларның эзләре аермачык ярылып ята.
Малайлар шактый урамнарны үтеп ярга җиткәндә, анда боз карарга килгән балалар, үсмерләр, зурлар төркем-төркем булып торалар иде инде.
Моңарчы ап-ак, тип-тигез, тып-тыныч киң тасма булып сузылып яткан Җаек хәзер меңгә сынгаланып, кайнашып, тынгысыз яу булып бер якка агыла, агыла… Эреле-ваклы ак һәм соры боз кисәкләре бер-берсен куышып каядыр алга,
алга омтылалар, кайбер кечерәк, көчсезрәк бозчыклар зур бозлар арасыннан бөтерелеп килеп чыгалар да ярга елышып калырга тырышалар, кайберләре елышып калалар да. Ләкин көчле агым барыбер аларны кереп тукталган кечкенә култыклардан кагып чыгара һәм, теләсәләр-теләмәсәләр дә, зур бозлар эченә кертеп җибәрә.
— Әнә нинди зур боз,— дип күрсәтте Габдулла Талипка. Елганың уртасыннан чынлап та зур боз кисәге сал шикелле булып, җай гына агып килә иде. Аның бер очыннан икенче очына кыеклап атлы чана юлы сызылып үткән, һәм ул юлның чит-читенә чаналардан коелып калган салам һәм печән чәчелеп ята иде.
— Шул бозның өстенә эләгеп агып китсәңие, әй! — дип Талип канатланып куйды. Габдулла Талиптан мондый кыю фикерне көтмәгән иде, шуңа күрә ул сәерсенеп аңа карады.
— Нигә,— диде, аның гаҗәпләнүен күреп, Талип,— узган елны бер авыл кешесен аты-ние белән алып китте боз. Үзен коткардылар, аты белән чанасы су төбенә китте.
Аның «бозга эләгеп агып китсәң иде» дигән сүзе тикмәгә түгел иде. Әтисенең шакмаклы камчысы да, өйдәге көн-төн булып тора торган ызгыш та аны тәмам биздергән иде инде…
— Нигә син әтиеңне яратмыйсың, ярыймыни алай? — дип гаҗәпләнүен белдерде Габдулла.
— Ә нигә ул әнине кыйный? — дип Талип сорауга каршы сорау белән җавап бирде. Габдуллага бу шактый хаклы җавап булып күренде. Ләкин аның «әтине яратмаска ярамыйни»— дигән сүзе Талипка ничектер тәэсир итте бугай, ул җирдән каты балчык алды да селтәнеп аны Җаекка таба, бозлар өстенә ыргытып җибәрде. Аннан бераз теш арасыннан сызгырынып торды-торды да:
— Юк, каян булса да итек кенә табып аласым бар, аннан мин диңгез буена качам…— диде.
— Кайда ул? — дип сорады Габдулла.
Менә шушы Җаек белән түбән таба җиде көн барып Гурьв дигән калага житкәч…
— Анда нишлисең?
— Гурьевта минем әни белән бертуган абый тора. Балыкчы ул… Аның белән бергә көймәдә диңгезгә балык сөзәргә чыгам…
10
Быелгы җәйне Габдулланың Җаектагы тормышында шактый әһәмиятле үзгәрешләр булып алды.
Язгы пычраклар бетеп юл тәмам ачылгач та, Галиәсгар бай, хатыны белән. Казанга китте. Алар анда кардәш-ыруларында кунак булып, ике атна чамасы тордылар. Госмановлар икәү киткәннәр иде, дүртәү кайттылар. Галиәсгар белән якын туган-тумачаның ятим балалары ниндидер бер чыбык очы кардәшләрендә калып, алар кулында бик кадерсез көн күрәләр икән. Шуларны Галиәсгар: «Җиде ятим асрасам да, дәүләтем бар, әлхәмделилла!» дип, ә эченнән генә: «Хуҗалык үсә, үземә дә, хатынга да булышчы кирәк, ни булса да өй эчендә чит кеше тотканчы, үз кешеңнең булуы ышанычлырак»,— дип, ятимнәрне Җаекка алып кайтырга уйлады. Хатынының:
– Алып кайтыйк, Гобәйдуллам һәм Марзиям урынына булырлар, Габдуллага таянып булмый, бик үзбелдекле булып үсәр күренә,— дигән сүзе аның карарын ныгытырга җитә калды.
Менә, Габдулла, без сиңа иптәшләр алып кайттык,— диясе урынга Галиәсгар-Галекәй, Фәйрүзә, менә ул да сезнең белән бергә булыр, дип Габдуллага ымлап күрсәтте. Габдулла сынык күңеле белән үзенең бу балалардан соң өченче булып калуын шундук сизеп алды. Моны хәтта дәү апа да сизде, ахры:
— Бер-берегезне дус күрегез, сез өчегез дә бертөсле үксезләр,— диебрәк төзәтеп куйды.
Габдулла яшь кунакларга күтәрелеп карады. Галекәй нечкә борынлы, сызылып торган кара кашлы чибәр генә малай иде Кечкенә борынлы Фәйрүзә ул кадәр үк чибәр булмаса да, аның һәрнәрсәгә ышанып һәм җылылык чәчеп карый торган зур соры күзләре Габдуллага берьюлы ошады. Абыйлы-сеңелле алар, сандык өстенә менеп, аякларын салындырып, кулларын әдәпле генә тезләренә салып, дәшәргә дә кыймый, бераз ятсынып янәшә утыралар иде.
Газизә, балаларның бер-берсенә ничек якынаерга белми торганнарын сизеп, Габдуллага дәште:
— Габдулла, бар, кунакларны йортка алып чык, аш өлгергәнче бераз уйнап йөрегез!
Кунаклар Габдулла белән йортка чыктылар. Акколак ят балаларны күреп ырылдый һәм өрә башлады. Кунаклар шып туктап калдылар.
— Тешләми ул, болай гына шәбәя! — дип Габдулла аларны тынычландырырга тырышты һәм, сүзен дөресләп күрсәтер өчен, барып, этнең колак артын кашырга тотынды.
Акколак кинәт борынын күтәреп, Габдулланың кашуына рәхәтләнеп калды Галекәй дә якынлашты. Акколак башын Габдулланың бармаклары иркенә куйган килеш аны кузгатырга теләмәде, тик Галекәйгә күзләрен әйләндереп кенә карады һәм бүтән ырылдамады. Галекәй дә аның колак артын кашыды һәм эт аның белән шундук дуслашып китте.
Аннан акрын-акрын Фәйрүзә дә алар янына килде.
Гыймади келәтләрнең иң аргысыннан яңа гына ярылган такталар күтәреп чыкты. Ул үз өенә кереп китәр алдыннан такталарны җиргә куйды да балаларга карап:
— Габдулла, бай абзый сиңа берәр сүз әйттеме? — дип сорады.
— Ни дип?
— Моннан соң син үзеңнең яңа иптәшләрең белән бездә тора башларсың, дип.
— Юк, әйтмәде.
— Алайса, бүген безгә төшәсез. Менә мин сезгә сәкеләр корыштырып йөрим. Әлбәттә, өстәге кебек булмас. Безнең өй кысынкы да, тәбәнәк тә, тәрәзәләре дә кояшка карамый.
Әйтеп карадым да бит, безнең сүз нәрсә…
11
Шул көннән алып, Габдулла үзенең яңа иптәшләре белән бергә аскы кат өйдә яши башлады. Габдулла үзе генә төшсә, Гыймади белән хатыны моңа карап каршы килмәсләр, хәтта аны өйрәнелгән, күнегелгән кеше итеп, шатланып каршы алырлар иде, бәлкем. Инде аңа ияреп тагын ике баланың төшүе аларны тарсындырды. Ни әйтсәң дә, бала-чагага күз-колак булырга, алар артыннан җыештырып йөрергә кирәк. Моның өчен Гайни белән Гыймадиның үз кайгылары да җитәрлек.
Галекәй белән Фәйрүзә бу хәлне сизмәделәр. Ә сизсәләр, аларга нәрсә? Аларны монда алып килделәр һәм алар кайда булса да, ничек булса да торырга тиешләр бит. Моңарчы өстә, апасы янында, яхшы урында, яхшы тәрбия күреп яшәгән Габдулла өчен генә бу төшү аның яңа семьяда кадере кимүне бик ачык күрсәтте. Икенче яктан, үз балаларын юньләп карарга вакыт җиткерә алмаган Гайни белән Гыймади өчен ул үзен һәм иптәшләрен артык йөк итеп тойды. Ләкин шул ук вакыт бу өй аның җанына якын, хуҗалар белән ул һәрвакыт уртак тел таба, моңарчы ул монда тормышының күңелле кичләрен уздыра иде. «Әбугалисина» китабын ул шушында укыды һәм аннан тыш алар монда нихәтле кызык нәрсәләр укыдылар: «Кырык вәзир», «Кырык бакча», Каюм Насыйрииың календарьлары… Хәйләкәр егет Шомбай яки кыз-аккошлар турындагы әкиятне Габдулла беренче кат менә шунда Гыймадидан ишетте. Ә Гайни үзенең күршеләрдә, кибеттә, базарда ишеткән сүзләрен, түкми-чәчми алып кайтып сөйли торды. Мортаза бай Галиәсгарның кызы Зөһрәне аергач, яшь хатынга өйләнүен, юаш кына булып килеп кергән яшь хатынның хәзер юха кебек зәһәргә әйләнүен, Мамашевлар приказчигы Әбүлгатаның рус кызы белән йөрүен, хуҗасы сизеп аны куып чыгаруын, хәзрәт малае Кәбирнең Мысырга укырга китүен, Гурьев байларының мәчет салыр өчен халыктан акча җыеп йөрүләрен Габдулла шунда ишетте.
Монда төшү белән Габдулла бер нәрсәдән котылды. Өстә ул һәрвакыт җизнәсенең күз уңында иде. Җизнәсе үзенең сары керфекле чәнечкеле күзләре белән һәрвакыт Габдулланы күреп, аның ни эшләгәнен төпчеп тора иде. Күрмәгәндә исә ул аны сорашмый, аның белән кызыксынмый, әмма күреп алу белән:
— Кем, Габдулла, бар әле, йортка чыгып карап кер, Гыймади атларны сугарып кайтты микән, ә теге нишләде микән, бу кая булды микән? — дип Габдулланы темтекләп торды. Кайвакыт базардан кәефе кырылып кайткан арада бер дә юкка:
— Син нәрсә тик утырасың, китабың качмас, кул астына кер, эш тап, ярамый бит, әнә баскычка кемдер ярма түгеп киткән, бер дә булмаса, шуны соскыга җыеп алып, кош-кортка чыгарып сал,— дип бәйләнергә тотына иде.
Бервакыт кич белән дәү апасы Габдуллага ләгәндәге сабынлы суны чыгарып түгәргә кушты. Габдулла ләгәннең ике читеннән тотып караңгы баскычтан төшеп килә иде, түбәндә ишек ачылды һәм кемдер баскычтан менә башлады. Габдулла искәреп тә өлгермәде, менеп килүче аңа кагылды, һәм ләгән Габдулланың кулыннан ычкынып, эчендәге суны түгә-түгә, тәгәрәп төшеп китте. Кагылган кеше мәчеттәнме, кунактанмы кайтып килүче җизнәсе булып чыкты.
— Ах, кулың коргыры нәрсә,— дип сүгенеп алып китте ул,— карап йөрергә булмадымыни? Намаз киемемне пычраттың ич, атаңа нәләт!
Атасына кагылган бу авыр сүз Габдулланың йөрәгендә төер булып утырып калды. Шуннан бирле җизнәсе кушканны эшләргә аның җаны тартмады. Ул кушкан бер эшне дә Габдулла үз эше итеп, яратып эшләмәде. Аска төшеп җизнәсенең күз уңыннан киткәч:
— Теге эшлексез, атасына нәләт, нишләп ята монда, — дип җизнәсе эзләп керер: тикшерер сыман тоелды. Шуңа күрә ул, аның белән очрашмас өчен, йортта үзенең кулыннан килердәй эшне, әйткәнне дә көтми, эшләргә ашыкты. Ул ишек алдын себерде, кош-кортка җим болгатып бирде, Гыймади янына мичкәгә менеп утырып Чаганга су алырга төште, чиләк белән өйгә су кертте, Гайнигә идән юарга булышты. Беркөнне кичкә таба ул чәй эчеп утырган җиреннән кинәт сикереп торды да өске катка менеп төште.
— Нәрсәңне оныткан идең анда? — дип сорады аңардан Гыймади.
— Өстә чагында,— диде Габдулла,— атна саен мин лампаларның филтәләрен кисеп, куыкларын тазарта идем. Шуның вакыты килеп җитте. Җизни лампаларны күрер дә, мин аның исенә төшәрмен…
Гыймади кычкырып көлде:
— Җизнәңнең исенә төшәсең килмимени бер дә?
— Бичара! — дип кызганып куйды йомшак күңелле Гайни.— Бигрәк үзәгенә үткән икән…
Җизнәсенең тавышыннан ул беравыкка бөтенләй диярлек котылды һәм җаны тынып калды. Китап укыганда я уйнаганда ул гадәтенчә «җизни килмиме?» дип каранудан туктады, иркенләп укый, иркенләп уйный башлады.
Әй, күп уйнады да ул быел ашыкны! Отуга караганда күбрәк оттырды ул, әмма оту түгел, аның өчен уен үзе кызык иде. Уйный-уйный шомарып беткән ашыкларны такыр җир өстенә, араларын тигез калдырып, тезеп утыртасың: син икене, Талип икене, Галекәй икене. Дүртне утыртсаң, тегеләр бер тапкыр бәргәндә син ике тапкыр бәрәсең. Ләкин бәрүдән элек кулыңдагы бәрә торган авыр аткыларны чөясең әле: ничек төшә, элчеме, чөкме, әллә таугамы? Шуңа карап, кем элек, кем соңыннан бәрергә тиешлек билгеле була. Кем ашык уйнаганы бар, ул белә: иң кызыгы, әлбәттә, солдатлар сыман тезелеп торган ашыклар өстенә беренче булып бәрү. Бервакыт тезелгән ашыкларга карап, сул аягың белән ярты адым алгарак баскан килеш, аткыны күз турына китереп төзисең! Йөрәкнең «леп! леп!» итеп типкәне ишетелә, егетләр,— их, тиярме, юкмы? Бу минутта син дөньядагы бөтен нәрсәне оныткансың, яки бөтен дөнья әйтерсең сиңа карап тора,— син шуны гына беләсең! Менә бервакыт кулыңдагы кургашланган аткы белән ашык-солдатлар өстенә җибәрәсең! Аткы томырылып я тезелгән айлыкларның нәкъ буена туры килә һәм күңелләргә музыка ләззәте бирә торган сөяккә сөяк сугылу, шыкылдау, кырылу тавышлары чыга, тузан күтәрелә, я ашыклар кырылу тавышы урынына үз аткыңның коры җир өстенә дөп итеп килеп сугылу тавышыннан тыш берни ишетелми. Беренчесе — тантана, икенчесе — җиңелү, әрәм киткән көч, оттырылган ашыклар! Беркөнне Габдулла, шундый дәрт һәм шуклык белән ашык уйнап, берьюлы дүрт ашыкны бәреп екты да аларны бик зур тантана белән кесәсенә тутырып тора иде, өске кат тәрәзәдән җизнәсенең тавышы ишетелде:
— Габдулла, кер әле бирегә!
Бу чакыруның хәерлегә булмавын Габдулла җизнәсенең тавышыннан ук сизеп алды.
— Әйдә, уз, уз, курыкма, мин сине ашамам,— дип каршы алды аны җизни кеше.— Утыр шунда!
Габдулла өстәл янына, җизнәсенең каршысына утырды. Җизни, ничектер, башын артка чөеп, каенишенә өстән һәм кырынрак карап, сүзләрне теш арасыннан чыгарып әйтте:
— Җизнине җенем сөйми, күрәсем килми, дип әйттем диген, ә?!
Шуның артыннан ук ул бармаклары белән барабан суккандай өстәлгә каккалап куйды:
— Әйт, шулай дип әйтмәдем дип!..
Габдулланың әйткәне бөтенләй алай түгел иде, шуңа күрә ул табигый рәвештә:
— Мин алай дип әйтмәдем, җизни! — диде.
Җизни моңа ышанырга якын да бармады. Ул Габдулланың җавабын бөтенләй ишетмәгән шикелле дәвам итте.
— Әй, Габдулла, Габдулла! — дип ул ачуланмый гына көрсенеп, тирән сулап куйды.— Кайгыртып, күпме расходлар чыгарып, эзләттермәдеммени мин сине? Кайдан кая китертеп, туганнарың белән кавыштырмадыммы, өстеңне бөтәйтеп, менә дигән хәлфәгә сабакка утыртучы мин булмадыммы? Башта сиңа хәлфә ярамады. Инде килеп, мине күрәлмыйсың…
Габдулла нәрсә дисен: җизнәсенең бөтен әйткәне дөрес иде. Ул хәтта җизнәсен кызганып куйды һәм үзен аның алдында бик-бик гаепле санады.
«Чынлап та, китаптагы «нигъмәт кадерен белмәгән ишәк» шул мин түгелме?»— дип уйлады ул.
Каршы бер сүз дә әйтми, аска карап борынын гына тартып куйды ул.
— Мондый сүзләр өчен, чит кеше булса, сине урамга куып чыгарган булыр иде. Бу кәрәхтерең белән беркайда да сыя алмас иде синең башың. Син миңа туган-тумача шул. Бик шөкрана итәрлегең бар. Мин сине куып чыгара алмыйм. Минем шулай эшли алмавымны белеп шулай дип әйттеңме?
Беркөнге битәрләүнең бик җайсыз килеп чыгуын истә тотып, Галиәсгар Габдуллага мөмкин хәтле каты кагылмаска, йомшак сүзләр белән генә сеңдереп әйтергә теләгән иде. Булмады. Монда да аның җизнилек, олылык, байлык, дәрәҗә тойгылары җиңеп чыкты, һәм ул инде үзен тыя алмады, китте, китте…
— Мин бер дәшмәм, ике дәшмәм, аннан соң, юк, мин синең тотып, арка тиреңне тунармын моның өчен, белдеңме? Бер сынык икмәккә зар булып йөрерсең, мин сине шул көнгә калдырырмын, сукин сын! Мин белермен нишләтергә! Ялангач йөрерсең, кеше күзенә каратып тилмертермен мин сине…
Ул тагын әллә никадәр битәрләү, шелтәләү сүзләре әйтте, мыекларын тарткалады, бармак буыннары белән өстәл какты. Габдулла үзен инде капчык күтәреп, соранып йөри торган, тәнендә җаны чак эләгеп торган, ач һәм эштән чыккан сәләмә теләнче һәм бәхетсез малай итеп күрде. Шуның белән бергә ул бернәрсәнең очына чыга алмады: «Каян ишеткән соң ул Габдулланың аскы өйдә сөйләгән сүзен? Тыңлап торган? Гайни кереп әйткән? Гыймади сөйләгән? Фәйрүзә лыкылдаган? Галекәй әләкләгән?..»
12
Бөтен эченә җыеп килгәнне чыгарып салгач, ахры, җизнәсе, шуннан соң мөмкин хәтле Габдуллага каты сүз әйтмәскә тырышты. Аңа эш, йомыш кушулар да сирәгәйде. Моңарчы ул Габдулланы алдан кисәтеп киендерә иде:
— Сүз тыңлаучан булсаң, менә бәйрәмгә камзол тектерербез, сабагыңны тырышып укысаң, язга чалбар тектерербез, фәлән-фәсмәтән,— ди торган иде. Бу юлы ул, кисәтми-нитми, Галекәй белән икесенә бер очтан камзул белән чалбар, читек белән кәвеш, күлмәк белән кәләпүш тектереп кидерде. Икесенә дә бертөрле мөнәсәбәттә булды.
Габдулла җизнәсенең соңгы битәрләүләрен инде оныткан, тик аннан элекке «атаңа нәләт!» дигән сүзе генә һаман аның кечкенә йөрәгендә әрнеткеч төер булып тора иде. Ләкин җизнәсенең теге сүзләрне кайдан ишетүе аның өчен һаман табышмак булып калды. Ниһаять, бер вакыйга аңа бу табышмакның серен ачарга ярдәм итте.
Беркөн алар өч малай — Габдулла, Талип, Галекәй, кармакларын алып, Чаган буена балыкка киттеләр. Балыкны өскәрәк менеп тотар өчен алар яр буйлап шактый бардылар һәм кемнеңдер бакчасы артындагы комлыкны иң тыныч урын санап, шунда утырдылар. Бакча эчендә коймага терәп салынган каралты сыман әйбер тора, аның белән янәшә зур гына печән кибәне өелгән иде.
Кармакларын суга ыргытып, алар шактый утырдылар. Ниһаять, Талип бер кечкенә балык тартып алды. Габдулла белән Галекәйгә сукыр балык та эләкмәде. Малайларның балык тоту дәрте суына төште, һәм алар, кармак чыбыкларын ярга кадап, ком өстендә тәгәри-тәгәри, күп нәрсәләр сөйләштеләр.
— Мин тәмәке тарта беләм,— дип мактанды Галекәй.
— Алдыйсың,— диде Талип ышанмый гына.
— Валлаһи! Менә хәзер тәмәке булса, тартып күрсәтер идем.
Шул арада Талип кесәсеннән кечкенә итеп кәгазьгә төргән бакча тәмәкәсе һәм шырпы чыгарып күрсәтте.
— Берәүгә дә әйтмәссезме? — диде ул, куркып кына.
Иң элек Галекәй кычкырып җибәрде:
— Юк! Шту син! Аны әйтергә ярыймыни?
Ул чынлап та тәмәке тарта белә икән: кәгазьне ертып алып, юан гына итеп тәмәке чорнады да, кабызып, төтәтеп җибәрде. Аның белән бергә Талип та төреп капты. Алар икәүләп Габдулланы кыстадылар. Габдулла төрә башлады. Ләкин аныкы төргән саен сүтелә барды.
— Кая, ясап бирим,— дип, Галекәй Габдулла өчен төреп бирде, Талип көйрәтер өчен ана үз тәмәкесен сузды.
— Мә, кабыз, үзеңнекен минем тәмәкенең утына терә дә эчкә суыр, хәзер кабынып китә…
— Беләм инде! Мин төрә белмәсәм дә, тарта беләм,— дип мактанды Габдулла, иптәшләреннән калышасы килмичә.
Тәмәке чынлап та кабынды, ләкин Габдулла төтенгә чәчәп бертуктаусыз йөткерергә тотынды һәм тәмәкене атып бәрде.
— Их син,— диде Галекәй,— тарта да белмисең.
— Белмәс! — диде Габдулла, үчегеп.— Тартасы килгәндә, мин синнән шәбрәк тартам, әле минем тартасым гына килми.
Шул вакыт койма артыннан ниндидер бер карт кеше кычкырды:
— Кем анда ут белән уйный, малайлар тәмәке тарталар түгелме соң? Печәнне яндырырлар бит, кем малайлары икән, чыгып карале!
Моны ишетү белән малайлар тәмәкеләрен суга ыргытып, кармакларын ничек кирәк алай эләктереп, тизрәк моннан сызу ягын карадылар.
Юлда Габдулла тәкъдим ясады:
— Әйдәгез олы урам белән кайтабыз. Анда бер кибет тәрәзәсендә шундый зур, җәнтәфи аю басып тора. Күзләре ут кебек, нәкъ тере аю диярсең!
Габдулла белән Талип шунда юнәлделәр. Галекәй:
— Әй, аның ни кызыгы бар, мин аскы урамнан кайтам,— дип турыга китте.
Габдулла белән Талип җәнтәфи аюны да, коммерческий банк башындагы пешнә (Пешнә казачествоиың балык тоту коралы, сөнгегә охшаулы) һәм кылыч тотып торган бакыр казакларны да, яңа гына салынган чиркәүнең кояшка ялтырап торган тәреләрен дә карадылар. Урамның теге ягыннан күкрәгенә зур алтын тәре таккан поп үтеп барганын күрделәр, аңа сиздерми генә, олылар өйрәткәнчә, төкереп киттеләр һәм эчләреннән «әшһәде» укыдылар.
Талип бер кыш Әхмәтша учительдән укыган һәм вывескалардагы алтын белән язылган эре-эре хәрефләрне укый белә иде. Габдулла аңа вывескаларны, урамдагы әйләнмә витриналарны күрсәтеп: «Укып кара әле, монда нәрсә язган?»— дип сораша килде. Тәрәзәсенә өр-яңа киемнәр киеп торучы кеше сыннары куелган кибет өстенә «Шубников, Логашов и К °» дип язылган иде… Талип моны кибет хуҗаларының исемнәре дип аңлатты, тик менә «К°»нең гына нәрсә икәнен аңлатып бирә алмады.
Балык алып кайтмасалар да, бүгенге йөрүләреннән канәгать булып, ике иптәш өйләренә якынлаштылар. Талип алдарак иде, шуңа күрә ул капкага башлап керде һәм… бу нихәл? Шундук аны капка артыннан кемдер зур кулларын сузып эләктереп алды. Габдулла исен җыеп өлгермәде, капка артында Талипны тотып алган Шәпеш күренде. Ул бер кулы белән улының ике кулын, җиңеннән эләктереп, бергә кысып тоткан да икенче кулы белән аның кесәсенә тыгылып, нидер эзләнә иде. Ниһаять, ул аннан әлеге тәмәке белән шырпы кабын тартып чыгарды. Малайны аягы белән почмакка кысрыклап тоткан хәлдә ул кәгазьне актарып карады һәм, анда нәрсә төрелгәнне анык белгәннән соң, Талипны җилкәсеннән умырып тоткан килеш, җилтерәтеп өйгә алып кереп китте. Моның алдан белеп эшләнгән эш икәнен Габдулла шундук төшенеп алды, һәм бу теге вакытны кемнеңдер аны җизнәсенә әләкләү вакыйгасын исенә төшерде. Аның башыннан яшен кебек бер уй чагылып үтте: димәк, Галекәй! Ул ара булмады, келәт почмагыннан Галекәй килеп чыкты һәм, Габдулланы күрмәстән, Талиплар тәрәзәсенә текәлгән һәм анда Талипның әрнеп кычкыруына сак кына колак салган килеш Гыймадилар ишегенә юнәлде. Шунда гына Габдулла аны куып җитеп:
— Син әләкләдеңме? — дип сорады.
Галекәй кинәт әйләнеп:
— Аны сиңа кем әйтте? Үзең күрдеңме? — дип сорады һәм, Гыймадиларга керәсе урынга, янәшә ишеккә тайпылып, өскә йөгереп менеп китте. Габдулла аңа сүз әйтергә дә өлгерә алмый калды.
Шул көнне кич Гыймадиларга Вәрәкыя җиңги керде һәм акрын гына, иңрәгән кебек итеп:
— Сездә юкмы Талип? — дип сорады.
— Юк, ул бүген безгә бөтенләй кермәде,— дип җавап бирде Гайни,— кайда соң ул?
Әтисе бик каты кыйнагач, чыгып киткән иде, шуннан бирле кайтканы юк,— диде Вәрәкыя апа һәм, яулыгын кайтарып, күзләрен каплады. Аннан соң яшь аралаш өзек-өзек тавыш белән дәвам итте:
— Күңелемә әллә ниләр килә, ходаем! Өч тапкыр Чаган буена барып кайттым. Бик йөрәкчел малай, суга ташлануы-нитүе бар, алла сакласын!..
…Талип ул көнне дә, икенче көнне дә кайтмады. Ул чынлап та суга төшкән кебек юк булды…
13
Габдулла быелгы укуын «булса да, булмаса да ярый торган» эш итеп, бернинди ашкынусыз каршы алды. Нәрсәгә ашкынсын? Шул ук Шәпеш хәлфә, «тушыннан алып тушында хәтле» дип бирелгән йөрәккә ятышсыз сабаклар, шул ук «Хәмдебихәт» белән «Әминтәзәк»ләрне, Гыймади әйтмешли, ач дөя төсле бертуктаусыз күшәү…
Җаекка килгәндәге өметләр һәм хыяллар берәм-берәм юкка чыгалар. Габдулла инде үзенең киләчәген көннән-көн ачыграк күз алдына китерә башлый: менә ул биленә ак алъяпкыч киеп алган да, мичкә башына утырып, Чаганнан су ташый. Кайдадыр, кемдәдер хезмәтче малай булып эшли, Гыймади кебек, балта сабы юна-юна, мәдрәсәне сүгә, ә гыйлем алып дәү кеше булу хыялы киштәгә кыстырылган «Әбугалисина» китабы рәвешендә генә торып кала.
Җитмәсә аның быел мәктәпкә бергә йөри торган иптәше Талип та юк. Аның урынына ул кем белән иптәш булып мәктәпкә йөрергә тиеш диген? — Галекәй белән!
Иртәгә мәктәпкә барам дигән кичне Габдулла шундый күңелсез уйлар белән басылып утыра иде. Өске өйдән Газизә апасы төшеп:
— Габдулла, әйдәле, аккошым, сине җизни чакыра,— диде.
Габдулла өске өйгә килеп кергәндә Галекәй дә анда иде. Җизнәләре аларны үз янына чакырып алып, болай диде:
— Балалар, сез иртәгә мәдрәсәдәге сабакларыгыздан соң Әхмәтша хәлфәгә урычча укырга йөри башларсыз. Дөньялык өчен анысы да кирәк. Без менә үзебез, урычча укымагач, прошениеме, адресмы язарга кирәк булса, Әхмәтша учительгә, я судтагы писарьга йөгерәбез. Хәзер муллалар да урычча укый, дөньясы укыта…
Җизнәсенең бу карары Габдуллага шактый сәер тоелды. Былтыр Габдулла русча укырга йөрүне үзе сораган иде. «Сиңа иртәрәк әле!»— дип аның соравын кире кактылар. Иртәлектә түгел иде хикмәт. Габдулла үз колагы белән ишетте:
— Аксак Әхмәтшага йөртәсегез килсә, башына картус алып киертегез дә аңа гына йөрсен! Мин дин ислам һәм шәригать кешеләре ясап чыгарырга укытам шәкертләрем не,— диде Шәпеш.
Менә моны ишеткәч Габдулла җизнәсенең русча укытырга карар итүен белеп:
— Нигә, мин быел кода абыйдан укыймыйммыни? — дип, шатлыгын яшерә алмыйча, сорамый булдыра алмады.
— Нигә укымаска?! —дип гаҗәпләнде җизни кеше һәм Габдулланың үз шатлыгын яшерә алмыйча соравын сизеп, кызып китте:— Мин сине сабакка кемгә бирсәм, син шуңа йөрерсең, яме? Хәлфә сайлау синең эш түгел. Иң тәкъва, иң укымышлы хәлфәбез ул безнең. Әхмәтша хәлфә дөньялык өчен әйбәт булса, Шәфигулла хәлфә ахирәт өчен әйбәт. Икесе дә кирәк!..
14
Икенче көнне мәдрәсәдән кайткач, Габдулланың ашавы — ашау, эчүе — эчү булмады: ул школага барырга ашыкты.
Габдулла, яманнан ярты кабым калдырма, ашап бетер! — диде аңа Газизә апасы.— Шкулга барырга әле сәгатьтән артык вакытың бар, кая ашыгасың?
— Ие, анда урынсыз калсаң,— диде Габдулла,— хәлфә «урыны юк» диер дә кире кайтарып җибәрер.
— Җибәрмәс бер дә! Җизнәң сөйләшеп кайтты инде,— диде дәү апасы.
Ниһаять, һәммәсе берьюлы дога кылып, табыннан кузгалдылар. Габдулла үзенең киндер бокчасына ташланды. Аның эченә Коръән, Мөхәммәдия кебек зур-зур китаплар тыгызлап тутырылган иде. Ул аларны бушатты да, алар урынына алдан хәзерләп куелган ике яңа дәфтәрне салды. Зур китапларны тыгызлап төяп йөрергә өйрәнгән Габдулла өчен бокча бик ябык күренде. Шуңа күрә ул, өйдәгеләргә сиздерми генә, дәфтәрләре янына, бу өйгә каяндыр килеп кергән бердәнбер русча китапны да салып куйды. «Казачий гаскәрдә балык тоту кагыйдәләре» дигән инструкцияләр җыентыгы иде бу. Габдулла ничәмә тапкыр аны актарып караганы бар һәм хәтта эрерәк итеп язылган кайбер сүзләрне аера да башлаган иде инде.
Ниһаять, ул Галекәй белән школага чыгып китте.
* * *
«Мәдрәсә янындагы рус классы» дип атала иде бу школа. Алты ел инде ул үз йорты булмаганга бер җирдән икенче җиргә, әле мәдрәсәгә, әле рус мәктәпләренең буш бүлмәләренә күчеп йөрде. Быел гына аңа Госмановлар йортыннан ярты квартал җирдә Петропавловский урамыннан ике катлы таш йорт бирделәр. Кырыкка якын укучысы бар иде бу классның һәм алар белемнәренә карап өч бүлеккә бүленгәннәр иде.
Габдулла Галекәй белән школаның класс урнашкан өске катына менеп китте. Алар кергәндә өске катның биек түшәмле зур һәм якты бүлмәсе озын парталарга утырышкан балалар тавышы белән гөж килеп тора иде. Габдулла яңа эшләнгән мондый озын һәм биек парталарны үз мәдрәсәләре белән янәшә Нури хәлфә мәктәбендә күргәне бар иде инде. Шуңа күрә алар аны артык гаҗәпләндермәделәр. Ул Галекәй белән иң арткы парталарның берсенә барып утырды.
Ул арада зур иске киез итек кигән озын гына малай торып кара такта янына килде дә акбурны алып ниндидер цифрлар сызды һәм, учительчә кыланып булса кирәк, малайларга әйләнеп, рус сүзләре белән нидер сорады. Бер малай партадан торып, шулай ук шаяртып, русча ниндидер сүз кычкырды. Тагын берничә партадан берничә сүз кычкырдылар. Андый сүзләрне Габдулланың ишеткәне юк иде әле, шуңа күрә ул, һәр сүзгә гаҗәпләнгән сыман, һәрбер тавыш килгән якка борылгалап, күзләрен йөгерткәләп утырды. Аның һәм шулай ук Галекәйнең дәшми утырганын күреп, яннарындагылар аларга русча сораулар яудыра башладылар һәм сүз саен:
— Понимаешь? — дип сорадылар. Берсе бокчасыннан калын гына русча китап тартып чыгарда, да аны актаргалап, Габдуллага:
— Синең мондый китабың бармы? — дип сорау бирде.
Габдулланың сер бирәсе килмәде:
— Бар,— диде ул, ләкин сак булды, китабын чыгарып күрсәтмәде.
Малайларның русча белү өстенлеге Габдуллада кызыгу, көнләү тойгылары белән бергә кимсенү тойгысы да тудырды. Дүрт ел мәдрәсә укуын үткән малай бит ул, алай дигәч тә! Нигә ул хәзер үз яшендәге малайларның күп нәрсә белүләре алдында каушап, аптырап калды соң? Аның исенә Кушлавыч мәктәбендәге бер вакыйга килеп төште. Бервакыт мәктәпкә уку-язудан хәбәрсез бер сала кешесе хат яздырырга дип килеп керде. Шәкертләр, аны урап алып, үзләренең сабакларыннан нәрсәдер укырга, гарәпчәләп ниләрдер сорарга керештеләр һәм, мужикка сиздерми генә, бер-берсенә карап күз кысыштылар, янәсе: нәрсә әйтер икән?
— Әлхат нисфылмлакатьме, әллә болай гына сәлам хатымы? — дип сорады берсе.
— Тәммәт тәмам, дип язаргамы, әллә тәмләп кабам, дип куяргамы? — диде икенчесе.
— Загфыран кара белән язаргамы, әллә көмеш кара белән дә ярыймы? — диде өченчесе. Гомеренә мондый сүзләр ишетмәгән сала кешесе аптырап калды һәм нәрсә
әйтергә белми торды-торды да:
— Шәкертләр, мин алай эчкә керә алмыйм инде, үзегез белеп нәрсә булса да языгыз шунда,— диде. Аннан соң шәкертләр ай буе шул кеше булып кыландылар, аның китап сүзен аңламыйча, күзләрен әйләндергәләп, борынын җиңе белән кашып торуын күрсәтә-күрсәтә көлештеләр. Габдулла менә хәзер үзе шул хәлдә түгелмени?
Дүрт ел мәдрәсәдә укып, мин күпне беләм инде, дип йөргән Габдулланың горурлыгына китереп сукты бу. Торып: «Менә мин дә сездән кайтыш түгел!»— дип, үзең белгән гарәпчә, фарсыча сүзләрне боларга әйтеп кара, кычкырып көләчәкләр генә!
15
Ул ара булмады, учитель керә, дип хәбәр иттеләр. Габдулла тагын куркуга төште. Хәлфә керер дә Габдулладан ул белмәгән берәр нәрсә сорар. Җитмәсә тагын русчалатып. Ни дип җавап бирер ул? Әллә… әллә, хәлфә кергәнче, тиз генә чыгып таяргамы?
Ишек ачылды һәм класска Әхмәтша хәлфә килеп керде. Уртача буйлы, киң җилкәле, кыска гына чал сакал, чал мыеклы, өстенә җиз төймәле постау тужурка кигән шактый таза кеше иде бу. Калын гына имән таякка таянган хәлдә аксабрак килеп керде ул. Шәкертләр дөр килеп аягүрә бастылар. Хәлфә аларга солдатларын барлап караган команда сыман ашыкмый гына карап чыкты да, аларның кайсынадыр күзе төшеп:
— Ә син нәрсә туксан яшьлек карт кебек бөкрәеп торасың. Муеныңа ике потлы гер тактылармы әллә? — дип кычкырды һәм таягы белән җиргә сугып куйды. Аның коры һәм каты тавышын Габдулла үзенә кычкырылган боерык шикелле итеп кабул итте һәм басып торган җиреннән сыны белән катып, тын алырга кыймый торды.
Шул ук вакыт аның башында: «Ай-һай, бу хәлфәдән уку тәмле булыр төсле күренми»,— дигән уй чагылып үтте.
— Утырыгыз! — диде, хәлфә команда биргән сыман.
Балалар һәммәсе бер хәрәкәт белән диярлек урыннарына утырдылар һәм кулларын партага куйдылар. Габдулла башын бормый гына күз кырые белән балаларны күзәтте һәм алар ни эшләсә, төгәл итеп шуны эшләргә тырышты.
«Инде хәлфә миннән берәр сүз генә сорамаса ярар иде»,— дип тын алырга базмый утырды — хәлфәнең ачулы кыяфәтеннән бөтенләй каушап, басылып калган иде ул.
Әхмәтша хәлфә, өстәл янына утырып, аның өстендәге зур кенәгәне ачты һәм үткән елларда укыган шәкертләрнең исем, фамилияләрен кычкырырга тотынды. Балаларның исеме кычкырылганы берсе шунда ук сикереп торды һәм тавышын күтәрә биреп:
— Здесь! — дип җавап кайтарды.
Бәхеткә каршы, Габдулла бу сүзне белә иде һәм, чират аңа килеп җитү белән үк, ул аны кычкырырга әзер торды, үзе эченнән генә һаман кабатлады:
— Здесь, здесь, здесь…
Хәлфә һәрбер «здесь»тән соң алдындагы кенәгәгә ниндидер тамга куя барды. Исеме кычкырылып та, үзе биредә булмаган малайлар да булды. Алар турында хәлфә русчалатып нидер сорашты, («ул кайда, ник килмәгән?»—диде бугай) һәм тагын кенәгәгә нидер билгеләп куйды.
Исемнәр саналып бетте, ләкин Габдулла да, Галекәй дә үз исемнәрен ишетмәделәр. Алар гаҗәпсенеп бер-берсенә караштылар. Шунда хәлфә саф татар телендә:
— Укырга беренче тапкыр килүчеләр, кулларыгызны күтәрегез! — диде. Габдулла белән Галекәйне яннарында утыручы иптәшләре быжгыта башладылар:
— Күтәрегез! Күтәрегез!
Унлап бала, шулар эчендә Габдулла белән Галекәй дә, кулларын күтәрделәр. Хәлфә берәм-берәм аларның исемнәрен, фамилияләрен сорады һәм аларны кенәгәгә терки барды.
Чират Габдуллага килеп җитте.
— Исемең, фамилияң кем?
Габдулла үзенең исемен әйтте.
Хәлфә кенәгәдән каләмен алмыйча һәм күзләрен күтәрмичә генә:
— Ә фамилияң? — дип сорады.
Габдулла ни әйтергә белми аптырап калды. Бер җирдә һәм беркайчан аңа мондый сорауның бирелгәне юк һәм ул фамилия дигән нәрсәне белми иде.
— Атаңның исеме кем? — диде, ниһаять, тавышын күтәребрәк хәлфә һәм күзләрен кенәгәдән алып Габдуллага текәде. Малайлар шыпырт кына көлешә һәм качынып кына маңгай аша Габдулланы күзәтә башладылар.
Габдулла каушап калды.
Ие, Габдулланың атасы — Мөхәммәтгариф. Ул аны бик яхшы белә. Габдулланың аңында да ниндидер якты исем булып яши. Ләкин ул исем генә. Габдулла аны, күпме генә тырышса да, гәүдәләндереп күз алдына китерә алмый. Ул аңа бервакытта да «әти!» дип дәшмәгән һәм әтисе аңа «әү, улым?» дип җавап кайтармаган. «Әти!» дип дәшкәнгә «әү, улым?» дип җавап кайтарган һәм шул вакыт күз читләреннән чигәсенә таба ягымлы гына җыерчыклар таратып елмайган кешене ул белә: Кырлай Сәгъдие. Аннан элегрәк Яңа бистәдәге әтисе читекче Мөхәммәтвәли… Алар бар да әйбәтләр, изге күңеллеләр, берсенең исемен әйтсәң, икенчесенең хәтере калыр төсле!
Ләкин терәлеп торып булмый бит! Габдулла хәлфәнең соравына ничек кенә булса да җавап бирергә тиеш тапты һәм чын күңеленнән:
— Өчесенең дә исемеме? — дип сорады.
Моңарчы көлүләрен хәлфәдән яшерергә тырышып утырган бөтен класс инде түзеп кала алмады, берьюлы гөж килеп көлеп җибәрде. Габдулла үзенең гаять беркатлы сорау ычкындырып ташлавын сизеп алды һәм каядыр төпсез коега төшеп киткән сыман булды. Ул хәзер хәлфәнең баягы малайга кычкырган шикелле коры һәм каты тавыш белән кычкырачагына шиге калмаган иде. Ләкин хәлфә кычкырмады, тик акрын гына:
— Бар, кайтып фамилияңне белеп кил! — диде.
Габдулла бокчасын күтәреп класстан чыгып китте. Аның артыннан ничәмә күз,— нинди мыскыл белән карый торган күзләр бит әле,— аның аркасын бораулаган, тишкәләгән кебек тоелды. Ул бокчасын кысып тотты. Аның эчендәге өр-яңа ике дәфтәр белән «Казачий гаскәрдә балык тоту кагыйдәләре» школага килгән чакта нинди кирәкле, нинди әһәмиятле әйберләр булса, хәзер алар шулкадәр кирәксез һәм Габдулладан ерак әйберләр булып калдылар.
Ул өйгә кайтып керде һәм «Нигә иртә кайттың?» дип сорауга каршы бер сүз дә әйтә алмый, иң ачы күз яше белән елап җибәрде.
Икенче көнне ул школага барасы килмичә, хәлфәгә һәм малайларга күренергә оялып, класска бик зур авырлык белән барып керде.
— Я, белеп килдеңме әтиеңнең исемен? — дип сорады аңардан Әхмәтша учитель.
— Мөхәммәтгариф…— дип Габдулла гаепле генә кызарып, аннан да битәр вөҗданы белән борчылып җавап бирде.
Габдулла Мөхәммәтгарифов»— дип язып куйды учитель зур кенәгәгә һом шуның турына бер читкә кургаш каләм белән: Ятим. Госмановларда»,— дип искәрмә ясады.
16
Бер ай чамасы Габдулла школага авырлык белән йөрде. Икенче һәм өченче ел укучы иптәшләре русчаны шытырдатып укый, шытырдатып яза белүләре, учительнең русчалатып сораган сорауларына рус телендә тоткарсыз җавап бирүләре аны, бер яктан, сокландырды, икенче яктан, кайгыга батырды. Дәрес, ул инде эре хәрефләр белән язылган әлифбаны шактый иркен укый, ләкин учительнең һәм иптәшләренең русча дәшүләренә рус теле белән җавап бирә алмый, укылган җөмләнең сүзләрен бергә оештырып, алардан, бер мәгънә чыгарырга көче җитми иде. Бу аны бик-бик ачындырды. Учитель белән русча сөйләшә башлап, җөмләләрне оештыра башлагач та әле ул рус грамматикасындагы родларны берьюлы үзләштерә алмый азап чикте. «Корова пошол» яки «Большой лошадь» дип әйтү аның өчен бик табигый иде әле.
Бу родлар мәсьәләсе хәтта шәһәрдә үскән Галекәйгә дә ансат булмады. Ул Габдулла белән бәхәскә кереп:
— Ты сама ничего не знаешь! — ди торган иде. Ә аңа каршы Габдулла:
— «Ты сама» говоришь. Надо говорить «Ты сам».
Я ведь не дочь твое…— дип, үзе шундук бер ялгыш ясап ташлый торган иде.
* * *
Язга таба ул белем ягыннан Галекәйне дә, быел гына укырга кергән иптәшләрен дә узып китте. Моңа аның зирәклеге һәм тырышлыгы нык ярдәм итте. Бервакыт ул дәрес тыңлатырга аягына баскач, учительдән:
— Карап укыйммы, яттанмы? — дип сорады.
— Белсәң, яттан укып кара,— диде кызыксыныбрак учитель.
Габдулла Ушинский дәреслегендәге шигырьне тотлыгусыз яттан укып алып китте:
Дети, в школу собирайтесь,
Петушок пропел давно.
По-проворней одевайтесь,
Смотрит солнышко в окно…
Мактауга бик саран Әхмәтша учитель, Габдулла сөйләп бетергәч, «молодец!» дип куйды, һәм бу бөтен классны Габдуллага борылып карарга мәҗбүр итте. Габдулла бурлат кебек кып-кызыл булып янып китте. Нигә дисәң, мактауны ишетү һәм бөтен сыйныфны үзеңә карату, рәхәт булу белән бергә, әллә ничек кыен да иде.
— Дәрестән соң миңа керерсең,— диде учитель аңа русчалатып.
Габдулла учительнең чакыруына кызыксыну катыш каударланып куйды: «Нәрсәгә икән?»
Дәресләр беткәч, ул учитель кушуы буенча, аның өенә керде. Учительнең квартирасы мәктәпнең түбән катында булып, ишеге баскычтан төшү белән үк сул якта иде.
— Әйдә, уз, Мөхәммәтгарифев! — дип дәште эчтән Әхмәтша учитель. Ул стена эченә кертеп ясалган кечкенә шкаф янына килде һәм, аның пыяла капкачын ачып, андагы күп кенә эреле-ваклы китапларны актаргалый башлады.
Бераздан соң ул тышына буяулы рәсемнәр төшерелгән юка гына бер китапны алып Габдуллага тоттырды.
— Менә,— диде ул,— бу русның зур шагыйре Александр Сергеевич Пушкин язган китап. Бу да бая син укыган әтәч турында, тик бусы инде простой әтәч түгел, алтын әтәч…
Әйтерсең учитель китап тоттырмады, ә канат тагып җибәрде аңар! Ул очынып өенә кайтып җиткәнен сизми дә калды…
Габдулланың үз гомерендә беренче тапкыр укып чыккан, укып кына түгел, төшенеп укып чыккан русча китабы шушы булды. Ул аны бер генә тапкыр түгел, кат-кат укыды, укыган саен, китап аңа үзенең яңа яклары белән ачыла барды.
Габдулла акыллым, май бетереп утырма, — дип Гайниямал аңа кич саен диярлек юкка гына дәште. Габдулла аңа:
— Хәзер, Гайниямал апа, менә әз генә калды,— дип ятарга вәгъдә итте һәм шундук китап эченә кереп китте дә тагын бөтен дөньясын онытты.
Заманнар үтәр. Галиәсгар байның подвалында яшәгән ятим малай егет булыр, үзе китаплар яза башлар. Шунда
халыкның йокыдан уянуын күрсәтә торган ул әтәчнең уяну чорларында никадәр мәгънәви ишарә — символ булып хезмәт итүен, күп кенә халыкларның әдәбият тарихында әтәч, таң иртәсе, кояшның беренче нурлары сурәтләү чаралары икәнен аңлар. Үзенең иҗат биографиясен ул Кольцовтан файдаланып язган «Ник йоклыйсың, мужик?» дигән шигыре белән башлар, үзенең йокыдагы мужикларын таң әтәче сыман үзе уятырга керешер, халык белән бергә:
Тан әтәче кычкырадыр,
Әллә таң ата микән?
дип җырлар. Ниһаять, менә шушы Пушкин «Алтын әтәче»-нең тавышын татар дөньясында татар телендә яңгыратыр!..
Ләкин бүген ул аларның бөтенесеннән хәбәрсез көе шушы китап белән йотылып, онытылып утырды.
Аннан соң ул, бу әкиятне үз тормышына яраштырып, Газизә апасы белән сүз уйнатты:
— Апа, син бит Шемахан шаһбикәсе, син шуны беләсеңме? Ә безнең җизни ул Додон хан. Без менә Галекәй белән икәү киләбез дә, ике шаһзадә булып, синең өчен сугышабыз!
— Кит әле, Габдулла, тозсыз! Юкны сөйләп утырма! — дип көлде Газизә апа.
— Нигә, нигә? Синең Шемахан шаһбикәсеннән кай җирең ким? — дип Габдулла һаман үз сүзендә торды.
— Ул бит чибәр булган, тиле! Ә мин…— дип йомшак кына карулашты апасы һәм үзе дә, әкият йогынтысына бирелеп, хыялга чумып китә язды. Ләкин ул шундук айнып өлгерде һәм:
— Кит әле, әллә кемнәргә охшатып утырма, бар ят, иртәгә сабакка торасың бар,— диде.
17
Юк, Газизә ямьсез түгел иде. Зур кара күзле, кара кашлы, калку гына килешле борынлы, буйга төз булып үсеп җиткән кыз иде инде ул.
Үзе өйдә юкта хатыннар — дәү апа, Зөһрә белән Фатыйма апалар аның турында ачыктан-ачык сөйләшкәнне Габдулла ишетеп торды:
— Газизә буйга җитте инде. Башлы-күзле итәргә вакыт.
Хәстәрен күрә башларга кирәк,— диде дәү апа.
— Вакыт инде, вакыт, әллә үзе сайланамы? — диде Фатыйма.
– Сайланмаса да, ни җитте кешегә тотып биреп булмый инде. Ни әйтсәң дә, кияү безгә кардәш буласы кеше бит!
— Тотарга да бирергә,— диде тупас кына итеп Зөһрә.— Җизнәсе өендә торырга ул инде сабый түгел. Балдыз кешенең, уналтыдан узгач, җизнәсенең өеннән ераграк торуы яхшы…
Һәм Газизәне ярәштеләр.
Иң элек кияүдән яучы килде.
Яучы булып килгән юан карчык бирегә элек тә үзенең бүктәре белән кергәләп йөри, бүктәрен сүтеп, аның эченнән яулыклар, тасмалар, хәситәләр, бүктәр эчендәге аерым кечкенә төенчектән хәситә өчен алтынга манылган көмеш тәңкәләр чыгарып күрсәтә иде.
— Юк, безгә тәңкәләр кирәкми, менә читенә көмеш ука тоткан, куе яшел хәтфә камзул булса икән,— диләр иде аңа.
— Ярар алайса,— ди торган иде асламчы әби, исе китмичә генә.— Анысы да була. Кашаф байларның килене Фәрдия «асыл чачаклап чиккән бер дә киелмәгән хәтфә камзулым бар, кереп чык әле»,— дип сөйләп торган иде. Киләсе җомгага алып килеп күрсәтермен. Тәңкәләр кирәкми, дисез алайса… Ярар… Менә сөяк сызлаудан кайнатып эчә торган ташбака оны белән катыш кара зер орлыгым бар. Бик алалар. Әз генә калды инде. Нәни генә төен ясап, үзләренә сиздермичә, ирләрегезнең бүрегенә тексәң, сәфәрдә йөргән җирләрендә ятларга күз төшерүдән бик саклый. Кырык тартмачы Шәкүрнең Мәфтухасы шуны иренең бүрегенә теккәннән соң «ал да гөл тора башладык, җиңгигенәм»,— дип исе китеп рәхмәтләр укыды, менә, карт көнемдә ялган сөйләсәм, җир йотар…
Бу юлы да Габдулла аның бүктәрен сүтүен, аннан тасмалар, алкалар, йөзекләр чыгарып күрсәтүен көткән иде. Ләкин гаҗәп: бүген ул бүктәрсез килгән булып чыкты. Габдулла өскә менгәндә карчык кемнедер мактап сөйләп тора иде:
— …Бик тәүфыклы, бик уңган, акчасын әрәм-шәрәм итми торган, үз кәсебенә ябышып ята торган егет. Аннан соң сезгә генә әйтим, читкә чыга күрмәсен, банкада акчасы ята икән. Өйләнсәм, үз башыма кибет ачып, читтән товар алып кайта башлыйм, дип әйтә ди… Биш вакыт намазын калдырмый, хәзрәтләргә сәдаканы кәгазь акча белән генә тамыза икән!
Ниһаять, Габдулла эшне төшенеп алды: аның апасын сорарга килгәннәр…
Галиәсгар инде булачак кияүнең бае белән сөйләшеп, эшне бетереп кайтуына карамастан, дәү апа боларның бөтенесен белмәмешкә салынды.
— Кызыбыз бик яшь бит әле,—диде ул, яучыга үзенең ризалыгын белдерергә ашыкмады.
— Яшь булса, баш булыр,— диде яучы электән өйрәнеп алган җавабы белән.
— Ничек булыр икән,— диде бераз бирелә төшеп дәү апа,— җизнәсенә әйтеп карармын, ул өйдә юк әле, кичатна көн килерсең.
Бу назландыру йоласына буйсынып һәм яңадан киләсе булып, карчык китеп барды.
Аннан соң кызны «күндерү» булды. Барасы киявен Газизә үзе «фәлән бай кулында үскән һәм аңарда хәзер приказчик булып торган малай» дип ишетеп кенә белә, үзен күргәне юк иде. Кияү буласы Габдерахман да кызны күргәне юк, тик аны «Галиәсгар байның балдызы» дип ишетеп кенә белә һәм хәзер аның башында зур бай белән кардәш булу хыялы гына иде. Кеше кулында үскән ятим икәнен, «белмәгән кешемә ничек чыгыйм?» дип назланып торырга хакы юклыгын аңлаган Газизә өчен бу котылгысыз хәлгә буйсынудан һәм бер сүз дәшми башын түбән июдән башка берни калмады. Җизнәсе белән апасы кызны «күндереп», туй хәстәрләре турында киңәшер өчен, үз якларына чыгып киттеләр. Газизә почмак бүлмәдә ялгыз калды һәм иелгән башын күтәрә алмый бераз тын утырды. Аннан соң аның йөрәгендә кинәт нәрсәдер кайнап, ташып китте, ул тиз генә башындагы яулыгын кайтарып күзләрен каплады да сандык өстендәге аслы-өсле өелгән көрпәләргә барып егылды. Әйләнә-тирәсен онытып, ул үзенең йөрәк төбеннән кайнашып менгән ачы яшьләренә тулы ирек бирде һәм, иңбашларын бер күтәреп, бер төшереп, бик нык сулкылдый башлады. Күзләреннән сыгылып чыккан беренче кайнар яшь тамчылары аның йөрәгендәге үткен әрнүне дә үзләре белән суырып чыгаргандай булды, ул, хәтта, үзенең ни өчен елавын онытып, ниндидер ләззәтле бер талгынлыкка бирелеп, беравык тынып торды. Ләкин ниндидер әрнеткеч тойгының яңа дулкыны йөрәкне кысып алды, Газизә үз хәлен гадәттән тыш салкын ачыклыгы белән яңадан тойды, үзен-үзе тыя алмый, үкереп җибәрде.
— Әнекәчкәем! — диде йөрәге белән өзелеп Газизә,— кайда син хәзер, минем газизгенәм! Ишетәсеңме, ичмасам, син минем бу иңрәүләремне?
— Елама! — дип дәште шул вакыт бер ниндидер калтыранып чыккан акрын гына, сак кына тавышка Газизә «дерт» итеп китте һәм башын күтәреп тавыш килгән якка карады. Габдулла, аны кызганып, карап тора иде. Газизә йөрәгенә тулышкан яңа бер ярсыну белән Габдулланы үз кочагына кысып алды һәм аның яңакларын үзенең кайнар яшьләре белән чылатты.
18
Егет тә, кыз да кеше кулында үскән ятимнәр булгач, мәһәр, бирнә, туй бүләкләре буенча гадәттә була торган сатулашу һәм кыркылышулар билгеле бер чамадан узмадылар.
Кичатна яучы килде, икенче кичатнаны Госмановларда колак сөенчесе булды. Мәһәр белән бирнәнең тәгаен күләмнәре, кодаларга тиешле туй бүләкләре һәм туйның вакыты шунда билгеләнде.
Туй алдыннан егет йортында «сандык котлау» мәҗлесе булды. Мәһәр һәм туй бүләкләре салынган ике тоткалы калай сандыкны кунаклар алдына чыгарып утырттылар. Бүләкләрне караганнан соң һәркем хәлле-хәленчә бүләк я акча чыгарып салды.
Ниһаять, билгеләнгән туй көне — җомга көн килеп җитте. Чакырылган сәгатькә өй кунаклар белән тулды. Аларны, байлыкларына һәм дәрәҗәләренә карап, Госмановларның өске һәм аскы өйләренең бөтен бүлмәләренә табын-табын итеп утырттылар. Өстәге түр бүлмәдә муллалар белән берлектә кодалар табыны булды. Никах шушы табында укылды.
Габдулла яңа чалбарын читек кунычына тыгып кигән, өстенә яңа ак күлмәк белән камзул, башына кара хәтфә кәләпүш киеп алган да, бер өскә менеп, бер аска төшеп өйдәге хатын-кыз кушкан бөтен йомышны үтәп, савыт-сабадыр, тастымалдыр ташып йөри, шул арада муллалар табынында булган сүзләргә колак салып өлгерә, никах укыганны тыңлый.
Никах укучы мулла Галиәсгардан кызның исемен, яшен мәһәренең күләмен, аннан соң егетнең дә, кызның да ризалыгын сорый.
— Риза, риза! — ди Галиәсгар кыз турында, шик калдырмаслык тавыш белән. Тик «риза булмый кая барсын?» дип кенә өстәми.
— Шулай да кызның үз ризалыгы кирәк. Шаһитлар белеп килсеннәр,— ди никах укучы.
Ике кеше, мәҗлестән чыгып, кыз бикләнгән почмак бүлмәнең ишегенә киләләр.
Габдулла өчен бу көтелмәгән борылыш. Аның апасы риза түгел бит. Һәм ул аны менә хәзер кычкырып әйтә ала! «Мин риза түгел!» — дип яра да сала! Шуннан соң шаһитлар кайталар да «кыз риза түгел!»— дип хәбәр итәләр. Мулла: «Алайса мин никах укымыйм, хушыгыз!»— дип чыга да китә. Кунаклар аптырап калалар. Туй мәҗлесе тарала. Апасы да, Габдулла үзе дә әй куаналар, әй куаналар!..
Габдулла апасының «риза түгел» җавабын үз колагы белән ишетәсе килә, һәм ул ике шаһитның артына килеп баса. Шаһитларның берсе акрын гына кызның ишеген шакый һәм ишек аша гына:
— Кыз ризамы? — дип сорый. Ике шаһит ишеккә колак салалар. Габдулла да колак сала һәм үзе йөрәгенең леп-леп тибүен ишетеп тора.
— Риза,— ди эчтән бер хатын-кыз тавышы.
Габдулла аптырап китә: бу бит апасының тавышы түгел.
Бу бит теге Зөһрә тавышы…
Габдулланың бу эшне тиз генә шаһитларга аңлатасы килә (чынлап та алар аның апасының тавышын каян белсеннәр, мескеннәр?)
— Юк, юк,— ди ул кабаланып,— моны минем апа әйтмәде, моны теге Зө…
Ләкин шунда көтелмәгән эш булып куя. Кемдер Габдулланың биленнән кысып ала да аны ишегалдына алып чыгып китә. Анда аны берничә кеше, шулар эчендә Шәпеш, битәрләргә тотыналар:
— Син тик тор, яме? Олылар эшенә тыгылма, белдеңме? — Моны Шәпеш тә әйтмәсә, Габдулла бәлки бер сүз дәшмәс иде. Ләкин аның аңа җен ачуы кузагала:
— Минем апа риза түгел бит! Нигә алдыйсыз? — дип ул, еларга җитешеп, кычкыра.
Шул вакыт Гыймади килеп Габдулланың култыгыннан ала:
— Әйдәле, кем, Габдулла!..
Алар аска төшәләр, һәм Гыймади Габдулланы аулаккарак тартып, аны үгетли:
— Габдулла, син инде олы шәкерт, ә үзең һаман җүләр. Соң белмисеңмени, апаңның никахы инде күптән синең
белән миннән башка сөйләшеп куелган. Хәзер бөтен дөнья килеп кычкырса да, никахны боза алмый. Аннан соң шөкер ит, апаңны алтмыш яшьлек картка бирмәделәр. Әнә теге тирече Хәмәтшаның унҗиде яшьлек кызын Гайнулла карыйга бирделәр, уйлап кара! Никахның икенче көнендә үк муенына бау салган җирдән коткарып алдылар үзен. Аннан соң барыбер качып китте…
Габдулла бераз тынычланды һәм хәзер инде аның кияүне күрәсе килә башлады:
— Чынлап та, нинди икән?
Кияү никах мәҗлесендә булмады. Ул никах мәҗлесеннән сон кияү егетләре мәҗлесендә булырга тиеш. Габдулла түземсезлек белән кияүне көтәргә тотынды.
Никах мәҗлесе таралып, бераз вакыт үтте. Ул арада хатын-кыз тагын йөгерешә-йөгерешә, бер табынны җыя, икенчесен хәзерли башлады. Озакламый кияү егетләре белән бергә кияү үзе килеп җитәргә тиеш иде.
— Киләләр! — дип кычкырды кемдер. Бар да капкага йөгереп чыктылар. Ләкин бу Чаган күпереннән чыгып килә торган почтанын кыңгыраулы параты булып чыкты. Хатыннар һәм кызлар тагын үз эшләренә йөгерештеләр. Озак та үтмәде, Галекәй йөгереп кайтып хәбәр итте:
— Туй килә! Атлар хәзер генә зур урам белән югарыга менеп киттеләр…
— Алайса, алар Нугай базарыннан борылып киләләр инде,— диде кемдер.
Чынлап та, Нугай базары ягыннан бик күп кыңгырауларнын күмәк яңгыравы ишетелде. Кыңгырау тавышлары якынлашты, якынлашты… Менә Столыпинский чатыннан шәп тарантасларга җигелгән атлар килеп чыктылар һәм, җил-давыл өертеп, тузан туздырып, Госмановлар урамына борылдылар.
Габдулланың бөтенләй тыны кысылды. Тәртәләренә тагылган аллы-гөлле тасмаларны һәм чуптарлы сөлгеләрне җилфердәтеп томырылган атларны хәзер дөньядагы бер көч туктата алмас, ул үз юлы өстендә туры килгән бөтен нәрсәне җимереп, таптап үтәргә ирекле кебек тоелды. Менә ул искиткеч кәрван йөз тоякның тупылдавы, коточкыч сызгырулар һәм шатлык тавышлары белән өермә туздырып, юк, үзләре өермә булып, боларның өстенә киләләр, килеп җиттеләр һәм… Габдулланы искиткеч бер соклану, дулкынлану, каушау тойгылары астында калдырып, җил кебек узып киттеләр. Тик алар артыннан ияргән көчле җил генә тузаннары белән Габдулланың битенә килеп бәрелде. Габдулла, күзләрен чет-чет йомгалап, Гыймадига карады һәм гаҗәпсенеп:
— Нигә алар узып киттеләр,— дип сорады.
— Шулай кирәк,— диде Гыймади.— Егет бервакытта да
кыз капкасына берьюлы килеп керми, шулай узгалап, назландырып йөри,— дип җавап бирде.
Озак та үтмәде, котчыккыч кәрван, баягы кебек җил-давыл куптарып, кире әйләнеп кайтты һәм Госмановларның капкасы алдында тукталды. Кәрван артыннан һәм як-ягыннан йөгергән малайлар, үсмерләр дә шулай ук капка алдында тукталдылар. Аннан соң бөтен урамнан, күрше урамнардан карты-яше, ире-хатыны, гади тамашачылар булып, җыела башладылар, һәм биш минут эчендә урам халык белән тулды. Бар да, алар белән бергә Габдулла да, кияүне күрергә тырыштылар:
— Кая кияү, кая?
— Әнә ул, кызыл билбаулы.
— Юк, ул түгел, әнә гармун тотканы.
Кияү егетләренә мөрәҗәгать иттеләр:
— Кияү кайсы?
Кияү егетләре кияүне күрсәтмәделәр Киресенчә, алар:
— Менә мин кияү!
— Юк, ул түгел, мин кияү! — дип җорландылар.
Аннан соң: «Кияү килмәгән әле, киләсе бар»,— дигән хәбәр таралды.
Кияү үзе белән килгән кияү егетләре арасында иде. Ләкин йола аны берәүгә дә күрсәтергә һәм белдерергә кушмады. Кияү егетләре кияүне, яшерергә тырышып, кыз өенә алып керделәр.
19
Габдулла өчен туйның иң кызык өлеше шушы кияү егетләре мәҗлесе булды. Никах мәҗлесендәге муллалар, картлар, кодалар туеның капма-каршысы буларак, бу мәҗлес, бөтен шартлы мөнәсәбәтләрдән азат хәлдә, шатлыклы шау-шу белән гөж килде. Мондагы йолалар да ниндидер шаянлык, шуклык очкыннары белән чәчрәп-сирпелеп торды.
Егетләр түр бүлмәгә кергәндә, идәндә җәелгән зур ашъяулыкның дүрт почмагына йола буенча дүрт шәм кабызып куелган иде. Башлап кергән кияү егете шәмнәрнең дүртесен дә сүндереп чыкты. Аннан һәммәсе табынга түгәрәкләнешеп утырдылар. Кияүне кеше күзеннән саклар өчен түргә түгел, юри ишек кырына, почмаккарак елыштырып утырттылар. Ишек чаршавы артында, алгы якта, кыз-кыркын, килен-көндәшләр җыелдылар һәм чаршауны ача төшеп, кияүне карарга тырыштылар. Араларыннан кыюрагы әкрен генә дәшеп тә карады:
— Күрсәтегез инде киявегезне?
— Менә кияү, менә үзе! — дип егетләр аларга кияү егетләренең берсен күрсәттеләр һәм кызларга төбәп чикләвектер, конфеттыр ыргытырга тотындылар. Кызлар, чыркылдашып, чаршау артында конфет җыйдылар.
Егетләргә зур табак белән токмач чыгарып утырттылар. Егетләрдән берсе аны тәлинкәләргә бүлә башлады. Ләкин,ах, наяннар, кызлар токмачны аркылыга түгел, берәр аршин озынлыгы итеп буйга кискәннәр. Егетләр гаҗәпләнгәндәй иттеләр:
— Бу нинди дилбегә бу? — диде берсе.
— Дилбегә булса нәзек булыр иде, билбау бу,— диде икенчесе.
— Ничек ашарга сон моны? — дип сорады өченчесе.
Чаршау артыннан бер шаяны дәште:
— Ашый алмасаң, муеныңа ура, кайткач әниең турап бирер.
Токмачтан авыз иткәч, егетләргә зур гына бәлеш чыгарып утыртылар.
— Алла, бәлеше бик биек икән, ничек моның өстенә менәргә? — диде егетләрнең берсе.
Зарар юк, баскыч киртләрбез. Тик менә җиңгиләр усал икән, пычак куймаганнар.
—Егетләрнең үзләрендә була пычак,— диделәр, көлешеп, чаршау артыннан.
—Тимерчедә ул пычак бер кочак, без кочакны пычаклап, әй лә… пычакны кочаклап йөрмибез бирмәсәгез, сындырып та ашый беләбез.
Бәлешне кире алып чыктылар һәм кискәләп яңадан керттеләр.
Кактөш белән дә эш шулай булды.
— Ай-һай, бу кибән биек икән, ничек башларбыз? — диде бер егет.
Кактөшне дә алып кисеп керттеләр.
Егетләр кактөштән авыз итеп, шулай ук аны шаяртып мактадылар:
— Бу ашарлык икән.
— Кактөшкә охшый бу.
— Тешкә кысылмый…
Табындагылар тарафыннан әйтелгән һәрбер сүз һәм чаршау артыннан ташланган һәрбер җавап мәҗлестә әллә нихәтле шатлык тудырды, көлеш, шау-шу бер минутка да туктамады. «Кияү сые» итеп куелган бер чирек бал да үз эшен эшләде. Шулай да егетләр артык исермәделәр, ләкин шактый кызмачаланып алдылар.
Арадан берсе чыбылдыкка карап:
— Кем, кодача, карале, минем сиңа дип әйткән бер җырым бар иде, үз бакчам, үз кыярым, ачулансаң синең ихтыярың,— диде һәм әкрен генә тавыш белән җырлап:
Кәләнферкәй белән, ай, ак бадъян
Кай җирләрдә чәчәк ата икән?
Габдерахман сөйгән ярын тапты,
Безнең ярлар кайда ята икән…
Аннан соң тагын кияү белән кыз өйләре арасында кодалар аш-суга йөрделәр, күп тапкыр акчалар, бүләкләр салдылар. Мәһәрне һәм бирнәне тутырып бирмәү аркасында сүзләр һәм үпкәләшләр дә булып алды. Егет йортында Галиәсгар бай утырып килгән атның койрыгын кемдер кисеп китте. Моны аның ниндидер дошман кешесеме, әллә Газизәне алырга йөреп тә, ала алмаган берәү тарафыннан эшләнгән эш, диделәр. Кияү ягыннан вәкил булып утырган агасы Зөлкәфил дигән кода бик үпкәчел булып чыкты. Күрсәтелгән хөрмәттән ул ниндидер кимчелек табып, хәтере калып, кыз өеннән чыгып китте. Ул Җаектан кырык чакрым җирдәге Кушым дигән нугай авылыннан килгән иде. Аның атына утырып авылына таба китеп баруын белгәч, артыннан ат белән куа чыктылар. Шәһәрне чыгып ике чакрым киткәч, аны куып җиттеләр һәм кире кайтырга димли башладылар. Ул үз сүзен сөйләде:
— Юк, кайтмыйм, мин, әйтсәм, кырт кисеп әйтәм, мин шундый кеше. Кода кешене шулай хөрмәт итәләр икән, ярар, белдек. Бай түгел дип мыскыл итәргә нечу, мин, әлхәмделилла, тоже үземә күрә бай. Галиәсгарның тәрәзәләре егерме булса, минем дә тәрәзәләрем, санып карасаң, әлхәмделилла, бик күп. Мин мактанмыйм гына. Рәхмәт!
Куып килүчеләр аның көен табарга тырыштылар. Шундук алып килгән аракыны ачып, кыр уртасында утырып эчтеләр, җырлап бирә-бирә коданы эчерделәр. Ниһаять, коданың күңеле нечкәреп китте, ул тегеләрне кочаклый һәм үбә башлады. Аны кире алып кайттылар.
Ләкин яшь җизни кыз катына кергәндә, Габдулланың кызлар белән бергә «ишек бавы» тотуы аның өчен бөтенесеннән кызыграк булды. Ул апасын киендергән җиргә, Фәйрүзә һәм башка кызлар белән беррәттән, бер кереп, бер чыгып йөрде. Кызны киендергәндә җиңгәләр бар да катнаштылар. Ләкин эш аның чәчен үрүгә килеп җиткәч, җиңгәләрнең олысы һәм тәҗрибәлерәге:
— Чәчен тигез кеше үрсен, тигезсез кеше үрмәсен, бәхете белән үрелсен! — дип бу эшне дәү апаның уртанчы кызы
Фатыймага тапшырды. Газизәнең чәче үрелеп, бөтен яхшы
киемнәре кидерелеп, бизәндерелеп, ислемайлар сөртелеп тә
мам булганнан соң, Габдулла апасына карап аның матурлыгына исе китте һәм хәтта беравык сүз катарга базмый торды.
«Шемахан шаһбикәсе дә минем ападан матуррак түгел»,— дип уйлап куйды ул.
Аннан соң җиңгәләрнең берсе: «Кияү килә!» дип кереп әйтте. Кызлар һәм алар белән бергә Габдулла баскычтан йөгереп төштеләр һәм тышкы ишекнең тоткасына ябышып аны тартып тордылар. Кияү килеп ишекне тартты һәм аның әллә ничә кул тарафыннан тотылып торганын белгәч, кесәсеннән биш тиенлек бакыр алып, ишек ярыгына сузды. Кызлар ишекне кысып кына ачтылар һәм, бакырны күреп, ишекне шап итеп кире яптылар.
— Көмеш бир син безгә,— диделәр эчтән кызлар,— күрәсе көнегез бакыр кебек төссез булмасын, көмеш кебек ялтырап торсын!
Кияү кесәсеннән икенче акча чыгарды. Бусы күнә суына манылган бакыр тәңкә иде. Кызлар аны да алмадылар һәм:
Ишек бавы бер алтын,
Безнең апай мең алтын,
Бирсәң, күп бир син безгә,
Без разый түгел әзгә, Я
удыр алтын-көмештән:
Бакыр төрмә кәгазьгә…
дип җырлап алып киттеләр. Кияү аларга берничә көмеш акча биргәч кенә, алар ишекне ачтылар.
«Ишек бавы», өскә менгәч, кыз ишеге янында тагын бер тапкыр кабатланды.
Габдуллага килгәндә, ул апасын мең алтынга да бирмәс иде. Ниндидер бер ят кешенең, монда кереп, аның апасына хуҗа булуы, ниһаять, аны моннан алып китүе Габдулланың моңарчы үзен җылытып килгән бердәнбер иң якын туганлык җылысының мәңгегә суынуы, сүнүе дигән сүз иде.
Аннан сон яшь җизни Габдулланың апасын бөтенләй үз йортына алып китте. Шул көнне кич Гайниямал Габдулланы чәй янына әй көтте, әй көтте. Ә Габдулла бу вакыт Чаган буендагы куаклык янында кеше күрмәс урынны сайлап утырган да, яшьле күзе белән суга карап, үзе дә сизмәстән җыр шыңшый, моңаеп утыра иде.
Кая да гына барсаң, ай, бер кояш,
Күбәләктәй газиз җанга көч.
20
Чынлап та, Газизә апасы киткәч, Габдулла бу өйдә тугансыз бер үзе калды, аның өчен ямансу көннәр башланды, һәм ул үзенең бу яңа хәленә бик авыр күнекте.
Элекке өй йомышлары өстенә апасының өй эшләре дә хәзер Габдулла өстенә йөкләнде. Аны йомышка тагын да күбрәк йөгертә башладылар. Кызыл күлмәк киеп, алдына ак алъяпкыч бәйләгән Габдулланы һәрвакыт мичкә өстенә утырып су ташыган я ишегалды себереп йөргән, яисә базарга барып кәрзин белән нидер алып кайтып килгән хәлдә очратырга мөмкин иде.
Эш Габдулланы артык авырсындырмады. Ул аңа хәтта апасы киткәннән соң туган бушлыкны тутырырга ярдәм итте. Ләкин Габдулла күп китаплар укый башлаган, һәм алар аша аның алдында яңа дөнья ачылган чак иде бу. Ул инде Әхмәтша учительнең мәктәп библиотекасындагы китапларын укып бетерә язды, Пушкинның «Алтын әтәче» артыннан ул аның башка әкиятләрен, Лермонтов, Кольцов шигырьләрен, Крылов мәсәлләрен укыды. Учитель аңа китап җиткерә алмый аптырады. Габдулла күзенә чалынган русча язуларның берсен дә укымый калмады, кибеттән әйбер сатып алып кайткан кәгазь капларны актарды: товар үлчәгәндә авыр тартсын өчен юри калын итеп, китап, газета, журнал битләреннән җыеп ябыштырылган бу кәгазь каплар аның китапсыз калган көннәрендә китап хезмәтен үтәделәр. Шуңа күрә бу ике хәл: йомышка йөгерү һәм китап белән мавыгу бер-берсенә бик нык комачаулады.
Беркөнне Габдулланы итче Лотфуллага җибәрделәр.
— Кабыргасыннан кистереп дүрт калак елкы ите алып кайт. Кара аны ябык ит алып кайтма! — диделәр аңа. Габдулла алъяпкычының бушый төшкән бавын тартыбрак бәйләде дә кечкенә кәрзинне алып чыгып китте. Лотфулла кибетенә барып җитәр өчен Нугай базарын үтәргә, шәһәр уртасындагы зур урамны аркылы чыгарга кирәк иде. Ә бу тирәдә унике яшьлек малайга тукталмый гына һәм берни белән дә мавыкмый гына үтеп китүләре ай-һай кыен: дөнья хәтле кызыклар тулып ята монда! Габдулла мавыгып, тукталып йөрүләрнең нәтиҗәсен бик ачы татып белә, шуңа күрә ул уңга-сулга карамый гына, базар һәм олы урам тавышларына колак салмый гына узып китәргә тырыша.
—Күн! — дип кычкырган тавыш килеп керә аның колагына.
—Иләк! — дип кычкыра аңа каршы икенчесе. Габдулла белә: базар башында акча чөяләр. Печтек кенә күз төшереп үтәсеме әллә? Юк! Тукталып калырга Габдулла инде җитәрлек дәрәҗәдә олы һәм «борынына ис кергән» егет. Ул акча чөючеләрне җәһәт кенә үтеп китә. Ул хәтта, халык төркеме эчендә кечкенә мәйдан ясап алып, маймыл биетеп торучыны карарга да тукталмый. Дөрес, аның бу тамашаны берничә тапкыр күргәне бар, ләкин ул караган саен аның бер яңа ягын табып рәхәтләнә. Ләкин бу юлы ул
аны да узып китә. Ул ара булмый, Михайловский чатыннан ямьсез, бака тавышлы быргысын кычкырта-кычкырта самокат килеп чыга да Габдулланың борын төбеннән генә узып китә. Җаек каласы өчен бу соңгы техника яңалыкларының берсе: бер-бер артлы тагылган ике тәгәрмәч өстендә бер якка авышмыйча, кеше аяклары белән кечкенә көпчәкне алмаш-тилмәш әйләндергәләп тәгәрәп бара! Габдулла, үзе дә сизмәстән, тукталып калды, ләкин самокат туктамады, коточкыч тузан куптарып, узып китте.
Габдулла бу тамашадан айный, юлын дәвам иттерә һәм моны шулай ук үзенең мавыкмавына, исе китмәүгә сылтый. Ләкин, ул да булмый, чаттагы әйләнмәле витринага коточкыч юан беләкләрен иңбашына хәтле күтәргән бер сурәт аңа чекерәеп басып тора. Дөрес, бу — карчыкларның чайкап эчәр өчен мәзиннән загфыран карасы белән ясаттырып алган дию сурәтенә охшый Ләкин аның астына язылганы кызык. Татарча итеп әйткәндә, ул менә болай була:
АНОНС. ҖИРЛЕ ТЕАТР. ҖОМГА КӨН 23 ИЮЛЬДӘ
тамашачылар теләве буенча бары бер генә тапкыр
ГАҖӘП АТТРАКЦИОН
АРТИСТ ТЮТИН
бөгә олы кеше бармагы калынлыгындагы тимерне.
Йота яна торган әйберләрне.
Программадан тыш декламация
сөйли һәм җырлый чегән романсларын.
Нинди кызык!
Юк, шулай да Габдулла ашыкты. Укып бетерер-бетермәс ул алга йөгерде: «Калганын кайтышлый укырмын!» дип күңеленә беркетеп куйды ул.
Ниһаять, Габдулла Лотфулла кибетенә килеп җитте.
Бу — тактадан корыштырган кибет — ак калай ябылган өстәле белән урамга карап тора иде. Өстәл өстендә сыер һәм сарык итләре эре-эре кисәкләргә чабылып, сортларга аерылып, тезеп куелган. Эчке стеналарда бөтен-бөтен куй түшкәләре, елкы ите, сап-сары май белән капланган сыер түшкәсенең арт саннары эленеп торалар. Аның астында ит чаба-чаба кискәләнеп, чокыраеп беткән зур гына агач кискә. Кискә өстенә киң йөзле үткер балта чабылып куелган, ул Габдуллага, борынын җиргә терәп, бер аягын өскә күтәреп торган кәмитчене хәтерләтә. Өстәлнең уң ягында асылмалы бизмән һәм эреле-ваклы берничә гер. Бизмән белән янәшә генә бер якта ит төрер өчен хәзерләнеп куелган кәгазьләр өеме тора, һәм ул җилгә тузмасын дип гер белән бастырып куелган. .
Габдулла кибеткә килеп җиткәндә сабын пичәтендәге кебек кара сакаллы, җете кызыл иренле, таза гәүдәле Лотфулла абзый бер казахка ит үлчәп тора, тегесе бизмән тәлинкәсенә салынган кисәкне яратмый, икенчене, әнә теге чөйдә эленеп торган арт саннан кистереп салдырасы килә, ә Лотфулла абзый һаман үзенекен эшли һәм бизмәнгә «алынган итне мактый иде:
— Юләр син, бу бит менә дигән кабырга ите, сөякле дисең, бик кызык кеше икән син, ит сөяксез буламы? Ашка өресе чыга аның. Мондый итне син, агай-эне, базар бетереп эзләсәң таба алмыйсың Хәзер базарга ит бик чамалы керә…
Алар сөйләшкән арада Габдулла да тик тормады. Гер белән бастырылып куелган әлеге кәгазьләргә күз төшерде. Иң өстәге кәгазьдә ике сурәт тә бар иде. Габдулла, якынрак килеп, җентекләбрәк карады. Рәсемнәрнең берсе — бик күп медальләр һәм аксельбантлар таккан калын гына ак мыеклы бер генералның гаскәр парады кабул итеп торуын күрсәтә, икенчесе — бер хатынның кухняда этне кыйнап торуын, шул арада бер якта мәченең өстәл өстендәге ит кисәген эләктереп, күзләрен эт кыйнаучы хатынга таба каракларча әйләндергәләп, ит ашап торуын көлке итеп ясаган бик кызык рәсем иде. Габдулла шул рәсем астындагы кыска-кыска итеп көйләп язылган юлларны укый башлады һәм мавыгып китте. Ниһаять, шигырьне укып бетереп, башын күтәргәндә, теге казах киткән, аның урынына бер кыз ит үлчәтеп басып тора, ә Лотфулла абзый, ит үлчи-үлчи, сүзләре белән товарын мактый иде. Габдулла тик торырга теләмәде, кәгазьләрнең өскесен ике бармагы белән сак кына күтәрде дә аның астындагысына күз төшерде. Бусы шома кәгазь өстенә төшерелгән машиналар һәм аларның кисәкләрен күрсәткән рәсемнәр булып чыкты. Габдулла бу биткә артык тукталып тормады, аны күтәреп, өченче кәгазьгә күз салды. Ләкин шул вакыт Лотфулла абзыйның:
— Улым, сиңа ит кирәк идеме? — дип дәшүе Габдулланың монда ни өчен килгәнлеген исенә төшерде. Тик менә ниндирәк ит алып кайтырга кушылганын онытып җибәргән иде ул, шуңа күрә, күзләрен челт-челт йомгалап, бераз Лотфулла абзыйга карап торды. Шуннан соң гына:
— Симез генә елкы ите үлчәп җибәрсен әле, дигән иде дәү апа,— диде.
— Галиәсгар байның каенишеме әле син?
— Ие…
— Күпме сорадылар?
— Дүрт кадак ..
— Була ул…— диде Лотфулла һәм өстәлдәге итләрне күзе белән барлап чыкты да анда Госмановларга яраклысын тапмады, ахры, борылып, чөйгә үрелде һәм аннан симез арт санны алып, кискә өстенә китереп салды.
Габдулла йомышын әйтү белән үк күзләрен әлеге сурәт астындагы язуларга күчерде. Лотфулла абзый итне чапкалап, бизмәнгә салып, үлчәп бетергәнче, Габдулла тагын бераз укып өлгерде. Итнең кәгазьгә төрелеп өстәлгә шап итеп куелуы гына аңа укуын бүләргә кирәклекне искәртте. Ул акчаны түләп, итне кәрзингә салды. Шулай да ул аучы әкиятен укып бетерми торып китәсе килмәде:
— Лотфулла абзый, менә моны гына укып бетеримче! — дип сорады.
—Укы, укы! — диде кибетче.— Теләсәң, менә тагын! — дип ул икенче җирдән бер өем кәгазьне өстәлгә, әлеге кәгазьләр өстенә китереп салды: йомышка йөрүче малайларны үз кибетенә ияләштерер өчен алар белән мөмкин хәтле ягымлы һәм сүзчән булырга тырыша иде ул.
Габдулла рәхәтләнде генә!
Хуҗаның рөхсәте дә булгач, ул бер уч кәгазьне үзенең алдына алып, кибет янындагы зур ташка утырды һәм сурәтләрне карарга, аларның астына язылган сүзләрне укырга тотынды. Ул шулкадәр мавыгып китте, ит кибете янында иснәнеп йөрүче зур кара маэмайның кәрзин янына килеп җитүен сизми дә калды. Кинәт кәрзин авып китте, Габдулла сикереп торды һәм, куркып, бөтен көче белән:
— Чәбә! — дип кычкырды.
Эт итне эләктереп алып китәргә өлгерә алмады. Ләкин бу вакыйга Габдулланы тәмам айнытып җибәрде. Итче дә:
— Улым, сине көтә торганнардыр, бар кайт инде! — дип дәште һәм өстәп куйды: —Ит кирәк булса, башка җиргә барма, миңа гына кил, миндә мондый кәгазьләр күп, кирәк икән, мә, беразын алып кит, тагын кил, тагын бирермен!..
Габдулла өйгә ярты сәгатькә кичегеп кайтты. Бу — дәү апаның, бигрәк тә Зөһрәнең җен ачуын кузгатты. Кибетеннән ашарга дип кайткан Галиәсгарның көйсезләнүенә каршы, дәү апа эшне:
— Ашыбыз бүген бераз соңга калды шул. Иткә Габдулланы җибәргән идем. Әллә кайда олагып йөрде шунда, — дип аңлатты.
Габдулла, җизнәсе белән бу турыда, һичшиксез, җитди әңгәмә буласын сизенеп, өске өйгә ашарга менмәде. Аның урынына ул келәт башына менеп, чорма тәрәзәсе янында, әлеге кәгазьләрне актарып утырды.
Ләкин кичен ул барыбер җизнәсе белән очрашты. Галиәсгар аны бик нык орышты һәм «тискәре» дип атады. Бу сүзне Зөһрә эләктереп алды һәм урыны чыкса да, чыкмаса да, аңа «тискәре» дип дәшә торган булды. Шуннан соң боларга протест йөзеннән Габдулла алъяпкычын алдына түгел, артына бәйләп йөри башлады.
— Котсыз, нигә болай алъяпкычыңны артыңа бәйләп йөрисең? — дип сорады аңардан дәү апасы.
— Үзегез мине «тискәре» дип әйтәсез бит! — дип җавап бирде Габдулла.— Тискәре менә шулай була инде…
Ләкин шуннан соң Габдулла, йомышы төшсә-төшмәсә дә, итче Лотфулла янына баргалый башлады һәм аның кәгазьләрен актаручан булып китте. Кызыгракларын сорап та, туры килгәндә болай сорамый гына да алып кайткалады һәм аларны пөхтә генә бөкләп китаплары янына салып куя иде. Бу аның үзенә күрә бер өй көтепханәсенә әверелде.
21
Ул арада Галиәсгар бай бер егылып, бер торып авырып йөри башлады. Муллаларны, шәкертләрне чакыртып өшкертеп карады, файдасы булмады, Ниһаять, ул үлеп китте.
Җизнәсеннән соң Габдулла бу йортта озак яшәмәде. Дәү апага иреннән соң бөтен хуҗалыкны үз җилкәсенә йөкләү авырга килде, ахры, ул үз туганының улы Габдуллага бөтенләй ят кешегә караган кебек карый, аны кыерсыта башлады. Әйтерсең Габдулланың туган кардәше дәү апасы түгел, бәлки җизнәсе булган! Элек-электән кырыс Зөһрә, әтисе үлгәч, бөтенләй чыгырыннан чыкты.
Беркөнне Габдулла мәктәптән кайтып, аскы өйгә кереп тормастан, ниндидер йомыш белән өскә менде. Шунда нәрсә өчендер дулап өйдән чыгып килүче Зөһрә аңа килеп бәрелде һәм аны этәреп җибәрде:
— Кит әле, юл өстендә торма! Бәрәкәтсез!
Бу сүзне Габдулла берьюлы төшенде. Әтисенең үлүен Зөһрә Габдулладан күрә — Габдулла килде дә өйдән бәрәкәт очты! Менә!
Габдулла, йомышын ук онытып, кире аскы өйгә төшеп китте. Ул кергәндә Гыймади белән Гайниямал әйберләрен җыйнап һәм төйнәп торалар иде.
— Фатирдан күчәсезме әллә? — дип сорады гаҗәпләнеп Габдулла.
— Бикә безгә яңа урын табарга кушты,— дип җавап бирделәр аңар.
— Ә без?
— Ә сез?.. Сез бикәнең канат астында каласыз…— диде ике төрле мәгънә беләнрәк Гыймади.
Әйе, бу канат асты никадәр «җылы» булачагын Габдулла бик яхшы белә иде. Һәм ул, Гыймадилар киткәннең икенче көнне үк, китап һәм дәфтәрләрен үзенең кечкенә агач сандыгына тутырып алды да, култык астына өтек кенә мендәрен һәм өзгәләнеп беткән кечкенә юрганын кыстырып, мәдрәсәгә күчеп китте. Анда аны күптән иптәшләре чакыра һәм аның хәлен аңлап белә торган Гомәр хәлфә дә күптән күчеп килергә киңәш итә иде. Дәү апасы Габдулланың мәдрәсәгә күчүенә каршы килмәде, тик чын күңеленнәнме, тыштан гынамы, аның артыннан:
— Габдулла, кайтып йөрерсең бит, безне онытып ташламассың бит? — дип калды.
Габдулла күчкәндә кыш уртасы булганга күрә, мәдрәсәдәге бөтен җир, хәтта җәмәгать сәкеләре һәм сәндерәләр аркылы-буйга шәкертләр тарафыннан биләнеп беткән, сузылып түгел, бөгәрләнеп ятарлык та буш урын калмаган иде инде. Шуңа да карамастан, ишле җәмгыять ябык кына гәүдәле кечкенә Габдулланы бик теләгәндә үз эченә сыйдыра ала иде. Ни әйтсәң дә, аларның һәркайсы уку шартларында Габдуллага теге я бу кадәр я иптәш, я кардәш иде бит. Ләкин Габдулла култык астына әлеге мендәре белән юрганын, икенче кулына сандыгын тотып килеп кергәч, иптәшләр дә, кордашлар да, ниндидер эш тапкан булып, Габдулланы күрмәмешкә сабыштылар, ә кайбере «эшем кешесе» кебек каядыр ашыгып чыгып та китте. Тик сәндерәдә озын аякларын салындырып утырган бер киң кара кашлы, ачулы зур күзле, таза шәкерт кенә бу эшкә әһәмият бирде һәм калын тавыш белән:
— Вөҗдансызлар! Үз иптәшегезне сыйдырырлык инсаниятегез дә юк бит сезнең! — дип сүгенде. Бу — Габдулла белән бергә Әхмәтша учительгә йөри торган Йосыф шәкерт иде. Учительдә ул үзенең русча белеме белән артык алдынгы исәпләнмәсә дә, мәдрәсә шәкертләре арасында ул русчаны иң шәп белүче санала, хәтта шуның өчен аны «Урыс Йосыф» дип йөртәләр иде.
Ләкин Йосыф та сүгенү белән генә чикләнеп калды, Габдулланы үзенең янына сыйдыру аның уена да кермәде.
Идән уртасында басып торуның да бер чиге бар бит әле. Габдулла ул чикне узып, инде кире чыгып китү дәрәҗәсенә җиткән иде. Ләкин шул вакыт мич аралыгыннан нәзек кенә ирләр тавышы килде.
— Габдулла әфәнде, күзлеләр сиңа урын бирмиләр икән, әйдә, күзсез суфый абзаң янына кил…
…Һәм Габдулла тар гына аралыкта, Сәлүк суфый янында урнашып калды.
22
Аралык тар һәм мич башына ташланган киез итекләр, иске туннарының ачышкан исләре белән аңкып тора иде. Ләкин аядамыни хикмәт? Габдулла өчен бәйсез, буйсынусыз яшәүнең тәүге һәм иң иркен көннәре иде бу! Күңелдә киңлек тантанасы булганда урынның тар булуы берни түгел икән ул. Күңеле тар яки бәйле, буйсынучан кешеләр өчен иркен сарайлар да, зур шәһәрләр дә, хәтта киң дәүләтнең иркен чикләре дә тар.
— Хәзер самавы-ы-ыр куеп җибә-рербе-е-ез! Ләззәтлә-ә-ә-әп кенә бер чә-ә-әй эчеп алырбы-ы-ы-з! — диде кунакчыл тавышы белән сузып-сузып Сәлүк суфый һәм, сәкедән шуышып килде дә, аякларын идәнгә төшерде.
Бу юлы да ул самавырны сәке астыннан үзе тартып чыгарды һәм, үзе ышанган кечкенә Каюм шәкертне ияртеп, самавырны ашханәгә алып чыгып китте. Габдулла да алар артыннан чыгуны һәм аларга булышуны тиеш тапты. Утырта торган аягы булмаганга күрә, суфый самавырны шәкертләр ярдәме белән мич янындагы электән хәзерләнеп куелган кирпечләр өстенә утыртты һәм аумасын өчен ике колагына бәйләнгән бауларны стенадан чыгып торган кадакларга тарттырып бәйләп куйды. Шуңа күрә монда бу самавырны «куйдым» дип әйтәсе урынга «астым» дип сөйлиләр һәм аны шаяртып «асылмалы самавыр» яки «кабул булмаган сәдака» дип йөртәләр иде.
Кайнап чыгу белән, самавырны чишеп алып, мәдрәсә бүлмәсенә алып керделәр һәм, почмактагы тәбәнәк өстәл янына китереп, шулай ук колакларындагы җепләр белән стенадагы кадакларга асып куйдылар. Караңгы төшеп килә иде инде Каюм тиз генә бишле лампаны рәтләп ут кабызып җибәрде һәм ватылып төшкән башына калай әйләндереп утырткан куыкны лампага кигезде Суфый төрле җирдә аунап каралып беткән бер шакмак шикәр белән сәдакадан килгән ике арыш шишарасын өстәлгә чыгарып куйды. Каюмның куяр нәрсәсе юк иде. Ул үзенең калай кружкасы белән генә килеп утырды. Габдулла өйдән биш данә каты пешкән күкәй, зур гына таба күмәче, бераз юача, кәгазьгә төреп чирек кадак чамасы «лампачи» алып килгән иде. Ул аларның бөтенесен сандыгыннан чыгарып уртак табынга җәеп салды, һәм ярлы суфый белән бер нәрсәсе дә юк Каюмны сыйлау мөмкинлеге аның күңеленә рәхәт бирде.
Әй тәмләп эчтеләр алар шунда чәйне! Габдулла яхшы өйдә, яхшы зур самавырдан чын кытай чәен дә җизнәләрендә бу кадәр ләззәт белән эчкән чагын хәтерләми. «Такта чәем, якты чыраем» иде шул бу, тегендәге кебек «бөртек чәем, төртеп эчерәем» түгел иде!
Бирегә күчкәннән соң Габдулланың мәдрәсәдә һәм школада укуы да әллә ничек күңеллерәк, дәртлерәк булып китте. Быел аның хәлфәсе дә Шәпеш түгел, әлеге «беләм мин сезне, наяннарны!» дигән кебек хәйләкәр генә елмаеп йөри торган Сираҗи хәлфә иде.
(Чыганак: Әхмәт Фәйзи Кечкенә Апуш. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. — 256 б.)