Шүрәле
I Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл — Кырлай диләр; Җырлаганда көй өчен «тавыклары җырлай» диләр. Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз торган идем, Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган…
I Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл — Кырлай диләр; Җырлаганда көй өчен «тавыклары җырлай» диләр. Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз торган идем, Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган…
Син бүлеш, сөйсәң мине, гыйльмең вә гыйрфаның белән; Нәрсә белсәң дә, икәү уртаклашыйк аның белән. Син исә: «Эстәр исәң, җанымны бирермен», — дисең, Нәрсәгә җаның миңа, нишлим синең җаның белән?…
Кайвакытта кара күзле, кара кашлы Матур берлә утырамын кара-каршы; Шунда ул кыз, әллә ничек сүзгә китеп, Күргәннәрен, белгәннәрен сөйли башлый. Мин күзеннән аның күземне алмагач, Һәр сүзенә «чын, чын» димичә…
(Бер Америка гәзитәсеннән) Ничектер, белмимен, бер көн идән асты кошы — тычкан Егылган да келәттә бер табак сөткә килеп төшкән. Йөзеп карый табакта арлы-бирле — һич чыгып булмый! Сыек сөт…
(Кышкы туйда) Ишек бавы бер алтын, Безнең апай мең алтын; Җылныйм дисәң, бер алтын Бир, җизни, тыш бик салкын. Саранланыр чак түгел, Бир, җизни, комсызланма; Акча бирми кертмибез, Тукта, сабырсызланма.…
(Лермонтовтан икътибас) И матур! Иренмәче, еш-еш кына көзгегә бак! Күр йөзеңне: нинди нурлы, нинди алсу, нинди ак! Ул күзең йолдызлыгын һәм ул кашың кыйгачлыгын, Ул авызның никадәр үпсәң дә туелмаслыгын…
Батарсың дим — йөгермә Нилгә каршы; Кире кайтыр — төкермә җилгә каршы. Батыр дип мактамаслар — чикмә зәхмәт; Көчек! Зинһар, дим, өрмә филгә каршы. Кире төште угы башына, Нәмруд Атып…
Айрылып китсәм дә синнән гомремең таңында мин, И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин. Ул таныш кырлар, болыннар тартты әүвәл хиссеми; Тарта торгач куймады, кайтарды ахыр җисмеми. Кысса…
Кыш, буран, салкын һава, яфрак кадәрле кар төшә, Җил куа карны, һаман да кар «төшәм» дип тартыша. Сызгыра җил, ыжгыра, тик кар буранын арттыра; Шул вакыт мәсҗед катында дөм сукыр…
(Лермонтовтан) Сиңа сүз шул ки: син сөймә, яратма; Күзеңне тый, — матур кызга каратма. Кача күр, яхшы саклан, дуст, гыйшыктан; Күңелне биклә, юл бирмә ишектән. Гомерлеккә башың әйләндерер ул; Ирексез…