Пушкин вә мин

Хәзрәти Пушкин авылда язды үз «Евгениен»*, Мин исә җырлыйм фәкать монда бәрәңгенең көен. Шунда да күрмим үземне һич тә Пушкиннән түбән; Тугъры күз салсаң эшенә — ул үзе миннән түбән:…

Монафикъка

(Сюжет русчадан) Җиһанның эссесен, салкын, бозын күрдем, карын күрдем; Ниләр күрсә бөтен үксез — барын күрдем, барын күрдем. Хәзер шатлык, уен-көлке телим инде җитәрлек күп; Сабый чакта гариб башым җәфа…

Бәрәңге вә гыйлем

И бәрәңге! Безгә килдең син ерак Амрикадан*; Мәгърифәт! Син безгә килдең мондарак — Яурупадан. И бәрәңге! Син күрендең әүвәле күрнешкә чит; Шаулады, күргәч сине, барлык мужик: ул дип «җәдид!» Ул…

Авылда авырып яту

Мин әле аурыйм авылда, монда кайттым кыш көне; Ял итә монда агайлар, җәйдә калган эш көне. Сызганып мин дә агайлар берлә ялкаулык итәм; Туйдым инде хәстәлектән, яз көтәм, саулык көтәм.…

Өч хакыйкать

(Майковтан) Бар иде әүвәл заман бер Бай кеше, Күп ашап тулган, биек таудай, эче. Бер заман аулак урамнан барса Бай, Әллә ни чыр-чыррр килә, — Чыпчык бугай. Чыпчык ул, Чыпчык!…

Сабыйга

Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр; Барчасы юк сүз — аларның булганы юктыр гомер. Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул; Сөйләве яхшы, күңелле — шагыйранә ялган ул. Һич өрәк,…

Татар яшьләре

Дикъкатә лаек хәзерге көн татарның яшьләре: Аңламак, белмәк, тәрәкъкый, мәгърифәт, хикмәт белән Әйләнеп һәм нурланып тормакта һәрдәм башлары. Мондый күрнеш сөйнеченнән инде мин алдан беләм: Тик болар безгә кирәк диңгез…