Баскыч

Сөялгән, өй түрендә бар иде гаять тә зур баскыч, Кырыклап басмасы бар — бик авыр һәм дә озын баскыч. Кирәклектә бәрабәр булсалар да басмалар бергә, Югаргы басма тиңләшми түбәнге басмалар…

Һәр ялтыраган алтын түгел

Төнлә берлән бакчада бер аллы-гөлле Күбәләк, Очкалап йөргәндә уйнап, анда-монда чүгәләп, Күрде кырда: бик матур бер әллә нәрсә ялтырый, Нурлана, җем-җем итә йолдыз шикелле, калтырый. Күбәләкнең бер дә чик юк…