Җумарт дуст

Без үземезгә кирәк булуы мөмкин булмаган нәрсәне кешегә бик җумартланып бирәмез. Менә шул сүзне куәтләр өчен, монда бер мисал да китерәмен. Бер Төлке, Тавык ояларын актарып, туйганчы ризыкланып, ашаганнан артканын…

Чүлмәк илә Казан

Чүлмәк илә Казан бик дустланып, гомер буе аерылмаска вәгъдә куйдылар. Чүлмәк балчыктан гына ясалып, Казан чуеннан булганлыктан, Казанның дәрәҗәсе югарырак булса да (җә, дустлашуда исәпләшү нигә кирәк?), болар дустландылар. Шул…

Этләрнең дуст булышуы

Ашханә тәрәзәсе төбендә Актырнак илә Сарыбай кояшка каршы җылынып яталар иде. Шулай ятканда, сүздән сүз чыгып, этләрнең тормышларыннан, көн күрмешләреннән күп сүзләр сөйләнде. Актырнак әйтә: «И дустым! Бу дөньяда сөешү-дустлашудан…

Үткен пәке

Бер Иптәшем илә сәфәрдә йөргәндә, кич булгач, бер авылга фатирга кереп, йокыга яттык. Берзаман иртә берлән торсам, күрше бүлмәдән Иптәшемнең кычкырган, ыңгырашкан, ишәк кеби бакырган тавышы ишетелә. Кичә кич кенә…

Бала караучы

Җылан, Мужикка килеп, аның өендә торырга рөхсәт сорады. Әлбәттә, хезмәт итеп ашаган икмәк тәмлерәк буладыр. Җылан, сүз башлап: — Дөрест, сез Адәмнәрнең Җыланнар хакында фикерегез начар; сез: «Җыланнар дустлык, татулык…

Ике Эт

Баеның хезмәтеннән бер дә ялыкмаган, чын күңелле, хыянәтсез Муйнак, үзенең иске дусты Актырнакның һәйбәт мендәрдә, тәрәзә төбендә ултырганын күргәч, янына килеп, гүя анасын күргән шикелле булып, каннары кайнап, күзләрен яшьләндереп,…