Бичара Куян

— И Куян, куркак Куян, йомшак Куян, Моңланасың, нинди хәсрәт, кайгыдан? — И җаным, син яшь бала шул, белмисең; Төште зур хәсрәт, ничек моңланмыйсың. Без икәү: Әткә куян, Әнкә куян,…

Милли моңнар

(«3өләйлүк» көенә) Ишеттем мин кичә: берәү җырлый Чын безнеңчә матур, милли көй; Башка килә уйлар төрле-төрле, — Әллә нинди зарлы, моңлы көй. Өзлеп-өзлеп кенә әйтеп бирә Татар күңле ниләр сизгәнен;…

Күңел йолдызы

Тәнәфферләр, тәхаттырлар, тәрәххемләрлә дөньядан — Гөзарым, захмедар васле бер һиҗрә мөкәүкәбдер. Габдулла Җәүдәт Ничаклы изсә дөнья, ирке бар — куркытмыйдыр безне; Елар җирдә көләм мин, һич чытып тормыйм аңар йөзне.…

Сәрләүхәсез

Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен, Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын, Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен, Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен. Караңгыдыр, күңелсездер гомер юлы, Бу дөньяда кем килсә дә…

Эштән чыгарылган татар кызына

(«Зиләйлүк» көенә) Сөялгәнсең чатта баганага, Яфрак төсле сары йөзләрең; Кызганмыйча күңлем чыдый алмый: Бигрәк моңлы карый күзләрең. Атылган кош, адаштырган эттәй, Үткәннәргә мәэюс карыйсың; Күрәм, ике ирнең селкенәдер: Кайсы татар…