Ике юл

Ике юл бар бу дөньяда: бере будыр — бәхет эстәү; Икенче шул: гыйлем гыйшкында булмак — мәгърифәт эстәү. Синең кулда: теләрсәң — мәгърифәтле бул, бәхетсез бул; Вә яки бик бәхетле…

Даһигә

Күз карашыңда синең дөнья күренде мәңге төн; Киттең эзләп син, аны яктыртмага, идеал утын. Гайрәт иттең, армый-талмый йөрдең ушбу юлда син, Чын сөбатлә алга бардың, бакмый уңга-сулга син. Мин әле…