Шәүкәт Галиев Туган телнең туган көне

Һәркемнең бар мәңгелектән Дөньяга бар булган көне. Кайсы чорда, кайчан микән Халкыбызның туган көне — Туган телнең туган көне? Илнең теле ачылган көн, Җанга моңнар тулган көне. Илаһи вә илһамлыдыр…