Наил ИСЛАМИ Тукайга
Татар төбәгендә тупырчыктай тудың, Төрле төбәкләрдә тордың тилмереп. Туган телебезнең тылсымын таныттың, Тупас теллеләргә таштай тидереп. Тәмле телемнәрдәй торган тезмәләрне Тараталар төрле төбәккә. Туфрак томалады таркалган тәнеңне, Тезмәләрең тора теләктә.…