Арба, Чана, Ат

Бер заман бер төшкә килгән Ат белән Арба, Чана; Бу өчәү һәрберсе дә үз тормышыннан зарлана. Арба әйтә: «Җәй көне мин һич тә рәхәт күрмимен: Көн-төне эштә йөрим, һичбер җигелми…

Кярханәдә

Көндез эш, кичен эш, Бер минут юк тыныч, Аждаһа-машина! — Карарга куркыныч. Җәһәннәмдәй эссе Кайнаган җиз, бакыр. Эшлидер, тик эшли Эшче мескин, факыр. Аргайгандыр үзе, Саргайгандыр йөзе; Бөкрәйгәндер биле, Нурсызланган…

Япун хикәясе

(Бурениннән) Электә бер Ташчы торган бу дөньяда, Безнең җирдә түгел — ерак Япунъядә. Үзе булган таза гына бер яшь кеше, Ялыкмыйча эшли икән ул таш эше. Ризыкланган ачы тирләр һәм…

Карлыгач

Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын Оя итте минем сөйгән Карлыгачым. Ул көн буе аузы берлән балчык ташый, Балчык берлән матур итеп оя ясый. Күп эшләде иренмичә; бара-бара Чыгарды ул матур-матур…

Эш

Тынма, эшлә, и сабый! Бел, Тәңредән эшләргә — көн, Эшләп аргачтын, бирелгәндер тыныч йокларга төн. Иртә торгач та язарга, дәрсең укырга тотын; Тынма, эшлә, торма тик, тынсаң тынарсың җомга көн.…

Мөтәшагыйрьгә

Тегермән әйләнә; әйләнсә дә, тартылмыйдыр ярма; Мәшәкатьләнмә бушка көчләнеп, юл уртасын ярма. Һөнәрләр күп җиһанда, син дә моннан башка сәнгать тап; Чабатаң берлә, нинди мәнфәгать бар соң, әдәп таптап? Тырышма…

Хатирәи «Бакырган»

Тулган шәһәр чәйханәсе, Чәйханәсе, мәйханәсе; Җөмлә татар бай баласы, — Бән егъламай, кем егъласын. Кулда бильяр, карталары, Эчеп сыра, тарта бары: Бетерү җиңел ата малы, — Бән егъламай, кем егъласын.…

Толстой сүзләре

Һичвакыт булмый пәшиман садә тордым дип кеше; Кан җылый күп чакта фәүкыльгадә тордым дип кеше. Җан тынычланды димә, булганга малда артыгың, Артык ул — алганга нәмәгълүм гарибләр актыгын. Эстәмимсең буй…