Өмид

Чыкчы, и фикрем кояшы! Китсен өстеңнән болыт; Бу үлек вөҗданны җанландыр, җылың берлән җылыт! Мин адаштым, тугъры юлга ул торып күндермәсә, Дүрт ягым гыйсъян уты — сүнмәс һич, ул сүндермәсә.…

Киңәш («Якын дустым…)

Якын дустым! Сиңа миннән киңәш шул: Кешеләргә сереңне сөйләмәс бул. Эчеңдә нәрсә янганын үзең бел, Үзең кайгыр, үзең егъла, үзең көл. Ачып яшьрен хәзинәңне йөрәктән, Сөйләшмә бер дә артык сүз…