Габдулла ХарисТукай рухына

Азмы кимсетте, ятим, дип яшьлегеңдә күп кеше,Азмы сәд чикте юлыңа тәкъдиреңнең һәр эше. Азмы ваксытты җаныңны җир йөзенең тормышы,Азмы йөртте үз дигәнчә язмышыңның төзелеше. Рәнҗи халкың җаны тик зур мохитнең…

Рәшит ГәрәйТукайга

Әнкәемнең күкрәк сөте белән Моңлы җырың сеңде күңелгә. Кечкенәдән сеңде… Аннан бирле Күпме сулар акты Иделгә! Күпме сулар койды диңгезләргә, Кояш сипте күпме нурларын! Җырчыларның исемен саклар өчен Хәтерләре иркен…

Җәлил Камалетдин, Гыйрак шагыйреБагдадтан сәлам!

Күкнең зәңгәр нурларының фонтанына, Сиңа, Тукай, шигъриятнең ал таңына, Ерак Ефрат буйларыннан, Багдадымнан Йөрәгемне алып килдем мин яныңа! Озак юлның газапларын йөкләп иңгә, Алып килдем, бөек Тукай, синең илгә, Бүләк…

Юрий Окунев,рус шагыйреТөнге Казан

Килеп кердек без бакчага, Төшкән чакта эңгер-меңгер: Сталинград язучысы, Бакудан килгән инженер, Минскидан — архитектор, Врач — Чита шәһәреннән, — Һәм балкыды үлемсезлек Таудай чәчәк бәйләменнән… Хисләрем язгы ташкындай Тышка…

Сәйфи Кудаш, башкорт халык шагыйреЯшь шагыйрьнең сүзләре

(Остазым Г. Тукайның үлүенә өч ел тулганда) Күкрәк киереп, синең кебек җырлармын мин, Яшьлегемне нурың белән нурлармын мин; Синең кебек ямь сөярмен, нур сөярмен, Чүплектәге чүп-чарларга кунмамын мин! Синең гали…

Кадим АРАЛБАЕВ, башкорт шагыйре Тукай маршы

Урый-урый Казан артын, Кырлайны ла, Уралыма талгын, ярсу моң агыла. Шушы моңны якын күреп, бердәй көтеп, Балкантау да, Каратау да гел сагына… Дулкын-дулкын яткан Урал тавын ашып, Гизеп йөри моңлы-дәртле…

Хәниф КӘРИМ, башкорт шагыйре Ташта эзләр калган…

Уфа урамыннан Тукай белән Берчак атлап үткән Гафури, Шул турыда минем йөрәгемдә Күптән әйтелмәгән җыр йөри. Ул чакта да Идел ярдан арткан, Шомырт чәчкә койган, яз булган. Әмма җәрәхәтле йөрәкләргә…