Арба, Чана, Ат

Бер заман бер төшкә килгән Ат белән Арба, Чана; Бу өчәү һәрберсе дә үз тормышыннан зарлана. Арба әйтә: «Җәй көне мин һич тә рәхәт күрмимен: Көн-төне эштә йөрим, һичбер җигелми…

Җир йокысы

Кырга ак кардан Юрган ябылган; Җир язга чаклы Уйкуга талган. Ул тормас, йоклар, Кышлар үтмичә, — Кыйбладан кошлар Кайтып җитмичә. Язның айлары, Апрель, майлары, Бик матур сызлып Аткан таңнары; Урман…

Сабыйга

Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр; Барчасы юк сүз — аларның булганы юктыр гомер. Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул; Сөйләве яхшы, күңелле — шагыйранә ялган ул. Һич өрәк,…

Бала белән Күбәләк

Бала: Әйт әле, Күбәләк, Сөйләшик бергәләп: Бу кадәр күп очып Армыйсың син ничек? Ничек соң тормышың? Ничек көн күрмешең? Сөйләп бирче тезеп, Табаламсың ризык? Күбәләк: Мин торам кырларда, Болында, урманда;…

Карлыгач

Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын Оя итте минем сөйгән Карлыгачым. Ул көн буе аузы берлән балчык ташый, Балчык берлән матур итеп оя ясый. Күп эшләде иренмичә; бара-бара Чыгарды ул матур-матур…

Бәхетле бала

Бәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә, Мөгаллимне олугъ күрсә, белергә кушканын белсә. Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уң-сулга, Уенга салмаса ихлас — менә бәхте аның шунда. Кечеләргә итеп шәфкать,…

Кышкы кич

Кызык сезгә, яшь балалар, кышкы кичтә! Җылы өйдә утырасыз якын мичкә; Утырасыз рәхәтләнеп, тезелешеп, — Шатлык сезгә, уңайсызлык килми һич тә. Һичкайсыгыз таныш түгел хәсрәт берлә, Утыргансыз матур гына, рәт-рәт…

Эш

Тынма, эшлә, и сабый! Бел, Тәңредән эшләргә — көн, Эшләп аргачтын, бирелгәндер тыныч йокларга төн. Иртә торгач та язарга, дәрсең укырга тотын; Тынма, эшлә, торма тик, тынсаң тынарсың җомга көн.…

Мәктәптә

Менә көз барча кырларны вә урманны ялангачлый, Менә ак тун киеп инде күңелсез кыш килә башлый. Игеннәр тулган ындырга, халыкның эшләре беткән, Вә көньякның вакытча безгә килгән кошлары киткән. Урамнарда…