Сагыныр вакытлар

Туйса Иблис тормышыннан, яд итә оҗмахларын, — Яд итәм, бизсәм үземнән, мин сабыйлык чакларын. И күңелнең шаулап аккан чишмәдән сафрак чагы! И гомернең нурланып үскән яшел яфрак чагы! Юк гамең…

Буран

Тик кенә торганда капланды томанга бар һава; Кар оча, кар себрелә, кар котрына һәм кар ява. Кар бәрә йөзгә рәхимсез, күз ачып булмый карап; Һәр кара нәрсә — бүре һәм…

Бала оҗмахта

Мин хәзер оҗмах түрендә — бер матур хур иркәли; Мин җуанмыймын, җылыймын, син түгелсең, дим, әни! Ай төсендә нурлы гыйльманнар миңа ташлый тәти, Егьлыймын, алмыйм аларны, сез түгелсез, дим, әти!…

Көтмәгәндә

Кар-томаннан көтмәгәндә килде чыкты Шүрәлем. Дәшмимен. Тып-тын торам. Нишләр икән, дим, күрәлем. Иң элек төртте озын бармакларны ул бүркемә; Бармагы үтми аның, күрде, башымның күркенә. Сузды шуннан соң кулын, биттән…

Әхлаксызлык

Бик югартын күз салырга башладык әхлакка без, Кер күңелдә күплегеннән бармыйбыз ак якка без. Тик хәзер, йөз сумны урлап килгүче угъры кеби, Күз салабыз чын сүз әйтердән элек як-якка без.…

Аң

Без Бишенче елны бер көнне уяндык таң белән, Эшкә дәгъват итте безне кемдер изге нам белән. Эшкә ябшыр чак җитеп, ямьсез озын төн үткәнен Күз ачып белдек без, үлчәп күктәге…

Толугышшәмси мин мәгърибиһа

Чыкса мәгърибтән кояш — шунда заманның ахыры, Бу — китапларда язылган күп галәмәтнең бере. Гыйльмилә хикмәт кояшы тугъды мәгърибтән хазир, Көнчыгыш халкы, белалмыйм, инде нәрсә монтазир? *Толугышшәмси мин мәгърибиһ —…

Бәндәләр

Нинди күп бездә ятимнәрне талаучы бәндәләр! Җантимерләрнең итек астын ялаучы бәндәләр. Ярлыга ярты тиен артса — җылаучы бәндәләр, Күзгә, ачларны аяп, төкерек сылаучы бәндәләр. Күп, шөкер! — Бездә исәпсез күп…