Кошларга

Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын; Мин тимәм сезгә, фәкать сайравыгызны тыңларым. Җырлагыз сез күңлегезгә Тәңре нәрсә салганын; Мылтыгым да юк янымда, юк шулай ук ауларым. Бик тынычлап сайрагыз…

Яңгыр илә Кояш

Кояш әйтте: «Һаман мин яктырырмын Вә бер дә батмамын, янып торырмын». Диде Яңгыр да: «Һәр көнне явармын, Кара җирне юешләр, елгалармын». Кояш каршы диде: «Син бик юешле, Явасың былчыратып һәммә…

Җир йокысы

Кырга ак кардан Юрган ябылган; Җир язга чаклы Уйкуга талган. Ул тормас, йоклар, Кышлар үтмичә, — Кыйбладан кошлар Кайтып җитмичә. Язның айлары, Апрель, майлары, Бик матур сызлып Аткан таңнары; Урман…

Китап

(Аз гынасы русчадан) Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса, Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә, Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә; Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш, Күңелсез…

Туган авыл

Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул; Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм, Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән. Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган, Шунда…

Туган тел

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.…

Бала белән Күбәләк

Бала: Әйт әле, Күбәләк, Сөйләшик бергәләп: Бу кадәр күп очып Армыйсың син ничек? Ничек соң тормышың? Ничек көн күрмешең? Сөйләп бирче тезеп, Табаламсың ризык? Күбәләк: Мин торам кырларда, Болында, урманда;…

Милли моңнар

(«3өләйлүк» көенә) Ишеттем мин кичә: берәү җырлый Чын безнеңчә матур, милли көй; Башка килә уйлар төрле-төрле, — Әллә нинди зарлы, моңлы көй. Өзлеп-өзлеп кенә әйтеп бирә Татар күңле ниләр сизгәнен;…