(Лермонтовтан)
Сиңа сүз шул ки: син сөймә, яратма;
Күзеңне тый, — матур кызга каратма.
Кача күр, яхшы саклан, дуст, гыйшыктан;
Күңелне биклә, юл бирмә ишектән.
Гомерлеккә башың әйләндерер ул;
Ирексез әйләр ул, бәйләндерер ул.
Алыр җаның, — сине җансыз ясар ул;
Авыр тау төсле яньчер ул, басар ул.
Һаман артыр, чигеннән дә ашар ул;
Кибәрсең син, — йөрәк бәгърең ашар ул.
Матур сиңа бирер, бәлки, кулын да
Беразга гәрчә син рәхәттә бул да, —
Үтәр еллар. Читен булыр синең хәл;
Керер сачкә, сакалга шул усал чал.
Кушар ул туктамастан кайгырырга;
Дәлил булыр гомергә айрылырга
Сөеклеңнән. Бәхетсез син булырсың,
Күңелсез, кызганыч, мескин булырсың.
Бераздан син түшәккә дә егылдың;
Җыерчыклы йөзенә карчыгыңның
Карарсың тилмереп, мәэюс булып син;
Еларсың мөлдерәп, мәхзүн булып син.
Әгәр исеңгә төшсә кайсы чакта,
Качандыр уйнаганы бу яңакта
Күңелле, якты, нурлы яшь гомернең,
Ничек ашкынганы да яшь күңелнең, —
Килер күз алдыңа ул яшь вакытлар,
Сәгадәтләр, күңеллелек, бәхетләр;
Томанланыр, караңгы, ямьсез уйлар
Синең күңелеңне тырнар һәм агулар.
Бу дөньяда тору, дуст! — ярсыз артык,
Икәү булганчы булмак ялгыз — артык.
Күңеллерәк әҗәлгә баш ияргә
Вә Газраилгә: «Мин ялгыз!» — дияргә.
Күңелдән дә алай ук рәнҗемисең
Дә күрмисең ике хәнҗәр ачысын.
Берәү булсаң, ике җан бирмисең син,
Ике рәт җан ачысын күрмисең син.
Ирексез әйләр — ирексез итәр.
Мәэюс — өметсез.
Мәхзүн — кайгылы.
Сәгадәт — бәхет, уңыш.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.).