Менә, дустлар, мин сезләргә бер сүз сөйлим,
«Йосыф-Ягъкуб китабы»ның көен көйлим;
Ушбу милләт ертыгының җөен җөйлим, –
Җебем — кара, инәм каләм булсын имди.
*
И кардәшләр, кул тотышып алга барыйк,
Башка милләтләрнең хәлен карап карыйк.
Мәдәният мәйданында урын алыйк,—
Егъла-тора алга таба атлыйк имди.
*
Гыйлем белмәс хайваннарга без охшамыйк,
Тырышмактан, тырмашмактан һич бушамыйк;
Диңгез якасында торып, без сусамыйк,—
Хөрриятнең диңгезләре ташый имди.
*
Чиновниклар безнең канны бик күп имде,
Имәлмәсләр, җитәр инде, җитәр инде!
Мәзлумнәргә якты, нурлы көннәр килде,—
Азатлыкның кояшы тугъды имди.
*
Һәр милләтләр Максудларын хасил итә*,
Депутатлар ясап, Петербургга китә;
Инде нәүбәт без бичараларга җитә,—
Җыйлып-җыйлып депутатлар сайлыйк имди.
*
Бездә күзе ачык кешеләр дә бардыр,
Бу заманда гафилләргә дөнья тардыр;
Бу хөррият — Манифесте государьдыр, –
Кадрен белеп, кирәкләрне сорыйк имди.
*
Бу эшләрдә зәхмәтләмик муллаларны,
Дин эшендә башчы иттек без аларны;
Яхшы булыр тапшырсак без дөньяларны
Абразауный егетләргә тәмам имди.
*
Барып керик хөрриятнең кочагына,
Тәрәкъкыйнең күкләренә очмагына;
Бу егетләр безне дөнья оҗмахына
Кулдан тотып җитәклиләр, белең имди!
*Теләкләрен тормышка ашыра.
Мәзлум — җәберләнгән (кеше).
Гафил — ваемсыз, пассив (кеше).
Абразауный (образованный) — укымышлы.
(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. – Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).