Каты нәгърәсе берлән урманнарны тетрәткән, гайрәте берлән барча җанварларны калтыраткан Арыслан картайды.
Борынгы көчле тырнаклары вә үткен тешләре зәгыйфьләнде; бичара Арыслан корышкан, салынган аяклары өстендә үз гәүдәсен көчкә генә күтәреп йөри башлады.
Арыслан шул хәлендә бервакыт сахрада аһ-ваһ итеп ыңгырашып ятканда, күзен ачып караса, күрә ки, барча хайваннар моның каршына искедәге үчләрен алырга килгәннәр: мискин Арысланны җә тәкәббер Ат килеп тибә, җә Бүре килеп тешли, җә үткен мөгезле Үгез килеп кабыргасына төртә иде.
Бәхетсез Арыслан, Ходайның тәкъдиренә буйсынып, күкрәге белән сулап, һаман әҗәл көтеп ята иде; берзаман дошманнарына тегәлебрәк карап күрде ки, Ишәк тә моны тибәргә әзерләнә; тик катырак авырта торган җирне сайлап маташа.
Арыслан, бу хурлыкны күргәч, егъларга керешеп: «И Раббым! Мине мондый оятлар берлә изгәнче, әҗәлне тизрәк җибәрсәң, бик разый булыр идем; миңа җан бирү никадәр авыр булса да, Ишәктән җәбер күрүдән артыграк булыр иде», — дия иде.
* * *
Үзеңнең барачак, йөриячәк юлыңа таш атма. Яшь вакытта ни чәчсәң, шуны карт көнендә урмыйча кабергә кермәссең.
Нәгърә — гайрәтле, көчле тавыш.
(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.)