Синең зәүҗең сән, и яшь кыз, матурны,
Белеп кадрең, тәмең татып ятырмы?
Тагы алты хатын алыр, тагын да
Алыр, — туймас, алыр җан бар чагында.
Була калсаң җиденче, хәл начар, кыз!
Шуңар чаклы йөгер фонтанга, бар, сыз.
Алып чишмә суын түк, сип тә уйна;
Вәли ушбу фикерчекне дә уйла:
«Бу су ничек көмеш төсле агадыр,
Агып барганда чүп-чарны кагадыр;
Агып, күздән югалып, була гаиб,
Гаҗәп, кайда китә соң бу, гаҗаиб?»
Бу су юк булды бит, чыкмый өне дә,
Шулай ук юк булыр яшьлек көне дә.
Югалды, акты-китте, кайтмый бер дә;
Шулай кайтмый гомергә яшь гомер дә.
Күренмәс булды бу су монда бөйлә,
Диген: «Көндәш эчендә мин дә шөйлә
Бетәм, гаиб булам, калмый эзем дә;
Бәхил бул, и кичәм һәм көндезем дә!»
Зәүҗ — ир.
Вәли — шулай да.
Гаиб булу — югалу, юкка чыгу.
Бөйлә — бу рәвештә.
Шөйлә — шулай.
(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.).