(Җитди шаяру)

Утыз җиде яшьтә Пушкин үлгән,
Егерме җиде яшьтә — Лермонтов.
Күпме калды безнең яшьтәшләргә? —
Һич тә булмый шуны онытып…

Егерме җиде яшьтә Тукай киткән,
Ә унҗиде яшьтә — Фидаи…
Шагыйрьләрнең гомере кыска, диләр…
Шул турыда әле уйладым.

Ә Җамбуллар? Гёте? Безнең Хәким?
Арслан һәм Нәкый Исәнбәт?
Пушкин пегасларын йөгәнләгән
Аксакаллар, шөкер, исән бит!

Бөекләрнең кайсы бөегерәк?
Кайсысына охшыйм?.. Уф, аллам…
Чир кагылса, Тукай искә төшә,
Тәнем таза чакта — Туфаннар.

Кем чираты? Дәште салкын аваз,
Авыр аваз, гүя кургашын.
Күрдем кебек базар чиратында
Горур башын Фәтхи Бурнашның

Кем чираты?
Мыек асларыннан
Саркып чыга зәһәр усаллык.
Диварларны җимермәкче булып,
Башын бәрә Шамил Усманов.

Кем чираты?
Дөньяларның бүген
Сугым базарына тиң чоры.
«Исән булса башлар, кайтырбыз!» — дип
Саубуллаша Кәрим Тинчурин.

Кем чираты?
Бар кешеләр өнсез:
Юк шаярган, көлгән, уфтанган.
Аваз килә: «Мә, партия, мине!» —
Соңгы бүләк аңа Туфаннан.

Кем чираты?
Оча миллион башлар…
Ил атасы гүя котырган…
Кем чираты?
…Күзләремне ачсам,
Базар чиратында мин торам.

Тирә-юньдә кабер салкынлыгы.
Мин ашыгып чыгам базардан.
Урамда — яз. Илдә — Җиңү язы!
Аермасын язмыш язлардан.

 

(Чыганак: Вәлиев Разил Кышкы учак: Шигырьләр, җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 382 б.).

By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган