Киттең, Тукай,
Үттең, Тукай,
Йөрәкләрне яндырып,
Иңрәде ил,
Тетрәде җир,
Каплады кара болыт.

Кыска булды,
Иртә сүнде
Яшь гомерең, моңлы-зарлы.
Утка атып,
Кан елатып
Ташлап киттең Казанны.

Үтте еллар,
Үсте җырлар,
Син яңадан уяндың, —
Озын гомерең!
Кабат мендең
Биегенә кыяның.

Тукай — япь-яшь,
Абай — ак чәч,
Үлмәс җаннар булдыгыз,
Берегез — монда, 
Берегез — анда,
Йөрәкләрдә урыныгыз.

 

Нури Арсланов тәрҗемәсе.


By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган