Заманында мин «Без китәбез, сез каласыз» дигән пьесамда Тукайның фабрикант Акчуриннарга кунакка баруы турында язган идем. Анда Тукайны озату сәхнәсендә, шагыйрьнең Хәсән Акчурин биргән акчаны алмавы язылган иде. Күптән түгел генә мондый мәгълүматны укыдым. Тукай, Гурьевкада фабрикант Акчуриннарда булып кайтканнан соң, апасы Газизә Зәбировага хат яза. Хатның сәфәргә кагылышлы өзеге вафатына бер ел ел тулу уңае белән басылган мәкалә эчендә китерелгән: «Казаннан бер дә читкә чыкканым юк дияр идем, әле шул арада гьша Сембер яныңдагы Хәсән Акчурин дигән фабрикантка барып, биш кич кунып кайттым. Бер дә көтмәгәндә, аңсыздан хәбәр бирделәр… Сыйлауларыннан каләм гаҗиз. Бару-кайту расходы анардан. Шуның өстенә, киткәндә 50 тәңкә акча һәм киемлекләр биреп җибәрделәр. Бер белмәгән, танымаган кешенең кисәктән шундый хөрмәт күрсәтүе гаҗәп түгелме?»
Пьеса язылганда мин бу фактны белми идем, шуңа пьеса ахырында тупас ялгыш киткән. Аны миңа, ни кызганыч, әйтүче булмады. Тукайның бу сәяхәте турында сорашсам да, белүче табылмады, баруы гына мәгълүм, диделәр. Мин Тукайның байларга мөнәсәбәтен үз язмаларыннан укып белгәнгә, Акчуриннар белән саубуллашканда аны кырысрак итеп сурәтләдем. Өстәвенә, үзенә шагыйрьне кунакка чакырган Хәсән Акчурин шәхесен сурәтләүдә дә хилафлык киткән. Ярый әле исән чагымда ялгышымны төзәтеп өлгерәм. «Без китәбез, сез каласыз»ның финалын төзәтеп яздым. Үземнең китапханәмдә саклана торган унтомлыкта пьесаның үзгәртелгән варианты саклана.

 

(Чыганак:  Казан утлары, №4, 2011). 


 

By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган