“Язмыш утлары” китабыннан

Г.Тукайга багышлап

Яланаяк йөргән сукмакларым,
Малай чагым миннән еракта.
Бишемдә чыңлап Тукай җыры,
Гомерлеккә калды еракта.

Гимн булып яңгырады җыры,
Мин битараф түгел гаменә
Чигә чәчләремә ак төшсә дә,
Табынамын, димәк, әле дә.

Борчуларым шик астына куя,
Йөрәк эзли тизрәк дәвасын.
Ташкыннарга тиңлим җырларыңны,
Күңел сагышларын юасың.

Көр ишетелә илдә шагыйрь таушы,
Мирас итеп еллар саклаган.
Кайнар хисле, нечкә күңеллесең,
Шундый кешеләргә сокланам.

Йөргән юлда, озын сукмакларда,
Очрашмасак та-гел бергә:
Якын дус та, юлдаш та син Тукай,
Җырың белән яшим гомергә.

(Чыганак: Казан утлары, №5, 1999 ел).


 

By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган