Еллар үтеп, бара торгач картайсам да,
Бөкрем чыгып бетсә дә, хәлдән тайсам да, —
Күңлем минем япь-яшь калыр, һич картаймас;
Җаным көчле булып калыр, хәлдән таймас.
Күкрәгемдә минем шигырь утым саумы?!
Күтәрәм мин, карт булсам да, авыр тауны;
Күңлемдә көн һаман аяз — һаман да яз:
Шагыйрь күңелендә кыш булмый да кар яумый.
Булмамын, юк, картайсам да, чын карт кеби,
Утырмам тик, юк-бар теләк тели-тели;
Менмәмен мин, Ходай кушса, мич башына,
Шигырьләрдән килер миңа кирәк җылы.
Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,
Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә;
«Без китәрбез, сез каласыз!» — дип җырлармын,
Җәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә.
Җәсәд — тән, гәүдә.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.).