Төтен булган җирдә
Ялкыны да, шаукымы да.
Томан кунган мәлдә
Туңганы да, уңганы да.

Дәүләт булган җирдә
Бурычы да, ясагы да.
Халкым аңы гына –
Мамык ятагында.

Рәхәт изрәп йоклау
Татар ястыгында,
Мин дә оеганмын
Милләт кочагында!

…Күзем ачсам,
илдә —
Туган тел бәйрәме!
Каумем генә, никтер,
Аны гел өнәми…


By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган