Сөям кайчакта бер-бер иптәшемне,
Аңар мин күрсәтәм күздә яшемне.

Кыйлам изһар аңар кайгы, моңымны,
Сөйлим бер-бер барымны һәм югымны.

Күренә ул мәхәббәтле күземә,
Куяр төсле бәһа һәрбер сүземә.

Алалмыйча теким күзне күзенә,
Чыгадыр балкыган нурлар йөзенә.

Килә шунда бер аваз әллә кайдан:
«Ышанма, дөньяда һәркемдә ялган!

Аның тик тышкы ягын син күрәсең,
Мәхәббәтле әһәмият бирәсең.

Тышыннан кызгану күрсәтсә дә ул,
Эчендә нәрсәләр ятканы мәҗһүл.

Әгәр күрсәң аның йөзендә нурны,
Бу нурга мәгънә бир син башка төрле;

Аңар син саф күңел берлән ышандың,
Эчеңдә кайгы, хәсрәттән бушандың.

Бушанды, пакь вә саф күңлең ачылды,
Тирә-якка шуның нуры чәчелде.

Йөзендә күргәнең нур иптәшеңнең
Нурыдыр саф күңел һәм күз яшеңнең.

Кара йөз ул, кара эч ул һаман да,
Мәхәббәт һәм кешелек юктыр анда!»

Менә шул чак тәмам мин аптырыйм да,
Аваз килгән тарафка бер карыйм да:

«Аваз! — дим, — иштеләсең, әйтче, кайдан?
Фәрештә кычкырамы яки шәйтан?!»

Җавабында аваз: «Син рәнҗемә, — ди, —
Минем исмем — ачы, карт тәҗрибә», — ди.

Кыйлам изһар — ачып бирәм.
Мәҗһүл — билгеле түгел.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.).

By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган