(Мән хәфәрә биэрән литәбгатиһи вәкага фиһи)

Утыз ел хөр фикерлеләрне үлтерт,
Төрекләрдә азатлык тамрын корыт,

Ватан яктыртучы шәмнәрне сүндерт,
Мөселманнан бөтен читләрне көлдерт, —

Утыз ел казыган баз бик тирән шул:
Менә инде Хәмидең шунда

ГӨМБЕРРРТ!

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.).

By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган