Бу нинди йөрәкләрне тетрәтә торган тавыш икән? Сур мөгезеннән* чыккан аваз һәр җакларда яңгырап, төшсез чикләвек шикелле, кешесез вәйран калган таш пулатлар, биек сарайлар, һәрберсе бер сур булып, чын сур илә җаваплашалар. Яшеннәр — һәлакәт вә хәраблык камчылары — баягы тавыштан әллә ни төсле булып үзгәргән һаваларда ялт-йолт ялтырамакта…

Аһ, Ярабби, бу төсләре бозылган һавалар, бу, чынҗырдан ычкынган төсле, бер-берсенә һөҗүм иткән җилләр җир балаларына яратылмышларының актык минуты җиткәнен хәбәр бирәмени? Сурның ачулы вә каһәрле нәгърәсеннән асты өстенә килгән мөхит диңгезе үзенең ярларыннан ачу илә атылып чыкмыш. Дөньяны куркынычлы тавышлар илә шаулатып, ул тау-тау дулкыннарны гяһ вакытта үзенә тартырга, күтәрергә гадәтләнгән күкләр илә сугышырга бара микән? Инде эш үтте, булачаклар булды! Бер хикмәт өчен генә яшеренлеге бәгъзе кяферләрнең көференә сәбәп булган Тәңремез мәгънәви яшерен җирдән тәмам заһир була башлады… Менә күренде… Шик-шөбһәсез — үзе!.. Каһһар сыйфатындагы каһәре илә яратылмышларны асты өстенә китерә икән.

Адәмнәр, тетрәңез, тетрик! Менә хакимнәр хакиме вә судьяләр судьясенең мәхкәмәсе: монда камил гаделлек вә тигезлек бардыр. Бу җирдә растлык иясе, хәкыйкать сахибе сезнең явызлыкларыңызны эченә алмыш дәфтәреңезне үз кулы илә әшкярә итәр — күрсәтер. Бервакытны шәфкатьле анаңыздан да йомшак булган дин хәзер бер тимер күңел илә үзенең көфране нигъмәт иткән балаларына каршы дошманлык күрсәтәдер. И үлекләрнең рухлары!? Күп заманнардан бирле яшеренеп йоклаган җиреңездән чыгып, һәммәңез бер урынга җыелыңыз; әүвәлге тәннәреңез илә гарәсат мәйданына килеңез**. Сезне Раббел галәмин хәзрәте чакырды! Бөтен үлекләр, берьюлы уянып, бу көнгә чаклы яткан караңгылыктан чыгарлар; төсләре бозылган, чәһрәләре очкан, өстләреннән кабер туфрагының ягылып калганнары коела-коела, бик куркып кына, рәтсез-тәртипсез бер сурәттә Аллаһы Тәгалә хозурына киләләр.

И җир, синдә, синең куеныңда ничә төрле кавемнәр бардыр? Мөхәммәди, дәһри, гыйсави, мусави — җөмләсе бер Алланың хозурында җыелалар вә җыелачаклардыр. Ни хәсрәтле хәлләр, ни ялкынлы аһ-ваһлар!

Ярабби, бу көн җәза мәйданына чыгарылган гөнаһлыларның исәбен-хисабын кем белер? Монда ялганчылар, гамәл сатып ашаучылар, шәкертләр хакын ашаучы муллалар, үзләре яхшы аңлап җитмәгән нәрсәне балаларга укытып, ислам балаларының гомерен ашаган хәлфәләр, милләтне ялкауландырып, фәкыйрьләндереп зәһәрләгән ишаннар — тәрәкъкыйгә дошманнар, барлык һиммәтләрен, һәммә гайрәтләрен трахтирларда, мәйханәләрдә генә күрсәткән байлар, халыкны һәртөрле чирмеш, керәшен сүзләренә Коръәннән артык иман китерткән карчыклар, өшкерүче-төкерүчеләр, — һичберенең үз башын коткарырга чарасы булмаганлыктан, бер-берсеннән ярдәм теләргә мәҗбүр булырлар. Әйнәл-мәфәр? Качсаңыз да кайда качарсыз? Кайда барсаңыз да, бер нәзары интикам (үч алу күз карашы) сезгә төшәр. Борынгы олугълыкларыңыз кая китте? Сезнең алданып торган дарел-горурыңыз бетте — хәзер һәр җирдә һәркем һәр яктан тигездер.

И явызлар! Монда килеңез. Ничә йөз, ничә мең еллардан бирле көтелгән җәза таңы атты. Динне хурладыгыз, мөселманлыктан көлдеңез! Галимнәрне танымадыңыз. Тугъры сөйләгәннәрне кыстыңыз, издеңез. Шәкертләрне иң түбән теләнчедән дә яман күрдеңез… Алла гафилмени? Җавап биреңез! Нигә җылаган булып торабыз?.. Бушка җыламаңыз! Монда сезне кызганучы юк… Сезнең мышкылдап, мышык-мышык җылавыңыз мондагыларны көлдерүдән башкага ярамыйдыр. Ходай сезне Газраил тырнагына тапшырмыш иде. Инде сездән җәһәннәмдә өлешен (хиссасын) сорыйдыр. Алланың сөйгән колларының, ягъни дөньяда вакытта кул берләме, тел берләме дине исламның, милләте мөхәммәдиянең алга баруына тырышучылар, мәдрәсәләр-мәктәпләр салып та, шәкертләрне үзләренә габид ясамакны теләмәгән байлар, йөзләрендә шатлык нурлары балыккан хәлдә, һәр әгъзаларын бертөрле куаныч илә тибрәтеп, оҗмахка хурлар кочмакка, тел йотарлык ләззәтле ширбәтләр эчмәккә баралар. Ник бармасыннар? Кечкенә сабыйлар шәфкатьле аталары янына барудан куркынырлармы? Илаһи! Бу ни хәл? Бу, корт-кырмыскалар кеби, дөньяны каплаган адәмнәр эчендә әмерләренә буйсынып, максудка җиткәннәрне бик аз таптым. Вакытында җиһанны баскан гасый халыклар кая киткәннәр? Локомотивлар, балуннар вә башка һөнәр вә сәнәгатьләр илә дөньяны хәйран иткән француз, нәмсәләр, хәйлә-мөдаһинлек илә җир йөзен кайнаткан вә үзләренең политикаларына хилафрак дәүләтне батырган, бертөрле монафикълык илә башына җиткән инглизләр бу җирдә ни өчен хәйлә илә котылмыйлар вә, һиндлеләрне кылычтан кичереп, ачлык илә зәһәрләгәннәре шикелле, мондагы зобаниларга ник бер чара тапмыйлар икән?

*Сур мөгезе — бу сурдан (быргыдан) кычкыртып, Исрафил фәрештә бөтен үлгәннәрне терелтәчәк.

**Гарәсат мәйданы — кфямәт көнендә Аллаһы каршына хөкемгә җыела торган урын.

Нәгърә — каты, гайрәтле тавыш.

Мөхит диңгезе — океан.
Гяһ вакытта — кайвакытта.
Бәгъзе кяферләрнең көференә — Аллага ышанмаучы кайберәүләрнең Аллага ышанмавына.
Заһир булу — күренү.
Каһһар — каһәрләүче, тиран.
Хакимнәр хакиме — иң югары (верховный) хаким, хөкемдар мәгънәсендә.
Мәхкәмә — хөкем урыны.
Сахиб — ия.
Көфране нигъмәт итү — яхшылыкның кадерен белмәү.
Раббел галәмин — Алланың эпитеты, Галәмнең хуҗасы дигән сүз.
Чәһрә — йөз нуры.
Хозурына — каршына.
Мөхәммәди — Мөхәммәт пәйгамбәр иярченнәре (мөселманнар).
Дәһри — дингә, Аллага ышанмаучы.
Гыйсави — Гайса пәйгамбәр иярченнәре (христианнар).
Мусави — Муса пәйгамбәр иярченнәре (яһүдләр).
Гамәл сатып — хезмәт, эш биреп (кешене эшләтеп).
Һиммәт — юмартлык, булышучанлык.
Әйнәл-мәфәр? — Кача торган урын кайда?
Дарел-горур — горурлык йорты (дөнья).
Гафил — хәбәрсез.
Милләте мөхәммәдия — Мөхәммәт милләте, аның тарафдарлары, мөселманнар.
Габид — баш июче, табынучы.
Гасый — гөнаһлы.
Балун (баллон) — аэростат.
Сәнәгать — һөнәрчелек, промышленность.
Нәмсәләр — немецлар.
Мөдаһинлек — икейөзлелек, хәйләкәрлек.
Монафикълык — икейөзлелек.
Зобани — тәмуг хезмәтчесе.

(Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 3 том. Проза. Публицистика (1904–1906). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985.

By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган