Язгы таңнар,
Язгы ярсу таңнар,
Сине гелән искә төшерә,
Әллә нинди авыр заманалар
Искә төшсә, күңел күшегә.

Язгы таңнар,
Ярсып туган таңнар,
Йөрәгемә уелып кердегез,
Бөек шагыйрь булып килдегез,
Күңелемне моңга күмдегез.

Үксез ятим —
Кемгә бала кирәк? —
Дип язмышың сине рәнҗеткән.
Ул чак язмыш — үзе тере ятим:
Кемнәрдәндер җылы сүз көткән.

Язгы таңнар,
Язгы ярсу таңнар,
Күкрәүләрең ләйсән яудыра.
Әллә ләйсән, әллә синең җырлар
Заман аһ-зарларын юдыра.

Кара төннәр кара килгән саен,
Якты йолдыз булып калкындың,
Иманы да, намусы да булдың
Шагыйрь иткән бөек халкыңның.

Язгы таңнар,
Сызылып аткан таңнар,
Бөек шагыйрь алып килдегез.
Моңга-җырга безне күмдегез дә,
Нигә тагын кире җилдегез?

Язгы таңда сары ла сагышларым
Нигә арта икән бу кадәр?
Язлар уза,
Язлар итеп бит мин
Гомерем буе шагыйрь озатам,
Сыктап-елап шагыйрь озатам.


By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган