Булдым мин Жаркентта,
Чимкентта, Ташкентта.
Утырдым идәндә,
Үләндә, брезентта.
Май ае кымызын
Киң дала түрендә
Эчтем мул мәҗлестә,
Казакълар җирендә,
Түбәтәй кигәнгә
Дусларны каратып,
Казакълар татарча
Сөйләште яратып.

Күрәсең, түбәтәй
Аларга ошаган:
Син, диләр, кадерле
Тукайга охшаган.
Ә Абай токымы
Мактагач, бигрәк тә
Май булып урнашты
Яхшы сүз йөрәккә.
Тукайга, Тукайга
Охшауны сөям мин,
Башыма таҗ итеп
Түбәтәй киям мин.

Мөхәммәт Садри тәрҗемәсе.


By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган