Шагыйрьләр күп,
Халык барсының да
Телдә йөртәмени шигырен?
Бөеклекнең сере нәрсәдә соң,
Ни билгели шагыйрь гомерен?

Кемнәр белми:
Өч дистәсен Тукай
Тутырмыйча дөнья куйганын;
Күңеленә җыеп халык моңын,
Үпкәсенә — дөнья тузанын.

Әзмәверләр күтәралмас йөкне
Чирек үпкә белән күтәреп,
Алга барган Тукай, милләтләрне
Тәрәккыйгә табан этәреп.

Илаһи моң булып шагыйрь гомере
Яңгырап тора шушы көнгәчә.
Ак сакаллы картлар яшь Тукайга:
— Остазыбыз! — диеп эндәшә.

Бөеклекнең сере яшьтәмени?!
Сере нидә — сора халыктан:
Шагыйрьләре белән авырган ул,
Шигырьләрен укып савыккан!


By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган