«Ачылды тау…» — диләр язда,
Тау түгел, йөрәктер ул! —
Язда шулай бер ачылу,
Яңару кирәктер ул…

Яшәешнең баш көненнән
Бүгенгәчә — ни заман!
Күзсезләр дә киләчәген
Нурлы итеп уйлаган.
Бик ерактан шәйләнгән нур
Бу язга да ялгана.

…Күрсәгез кара күбәләк,
Юрамагыз яманга.
«Өстегезгә актарылып
Күк төшеп килә!» — дисәм,
Иелмәгез, таралмагыз! —
Шунда гына сез исән…

«Кысыла офык боҗрасы,
Ул элмәк икән!» — дисәм:
Анда гасырлар чайкала, —
Без аякта, без исән.

Йоз кабат яз килеп тагын,
Инде исән булмасак…
Җирдә язлар, язда шигырь
Һәм Тукайлар булачак! —

Язда шулай бер уйлану,
Яңару — кирәктер ул.
«Ачылды тау…» — диләр язда,
Тау түгел, йөрәктер ул.


By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган