Сабит алты яшендә, инде гакълы башында;
Ялгыз, иркә бала ул әткәләре кашында.

Шуңа күрә шаян ул, бик күп уйный, наян ул;
Күңеллелек, көлкеләр таба әллә каян ул.

Фәһме үткен, ул зирәк, андый балалар сирәк;
Һәрбер әйберне сорый ул: «Бу ни нәрсә? Ник кирәк?»

Сабит сорый җентекләп, һәр нәрсәне бөртекләп,
Әти белән әнисе җавап бирә бик ипләп.

Беркөн Сабит әткәсен күреп әйтә әйтәсен:
«Әти, миңа әлепби кайчан алып кайтасың?

Мине укырга өйрәт, миңа укырга кирәк;
Үзем укыйм мин китап, үзем сөйлим һәм көйләп».

Атасы хәйран булды, китапчыга йөгерде,
«Бүләк» атлы әлифба алып кайтты ул берне.

«Бер адым, – дип, – гыйлемгә», өйрәтә ул Сабиткә;
Салган Сабит ихласын, кош бәбкәседәй, җимгә.

Монсы – «әлиф», монсы – «ба», бу хәреф – «җим», монсы – «та»,
Бусы «дал» хәрфе була, бу хәреф – «зат», монсы – «та».

Салган Сабит муенны, оныткан ул уенны;
Тыршып укый «Бүләк»не, белми көнне һәм төнне.

Әткәй алган китапны тапты Сабит бик татлы;
Тиздән белде бик яхшы: нинди хәреф ни атлы.

Беркөн чәй эчкән вакыт, укый Сабит шартлатып;
Әти белән әнисе торышалар шаккатып.

Укуы өзек аның, — балачарак баланың:
«Бу ә-лиф-ба — бүләге Харитонов бабаның».

Хәйран булды әнкәсе, гыйлем булгач бәбкәсе;
Чәй катында елмая куанычлы әткәсе.

Күрсәң иде әнкәсен: кочып алган бәбкәсен,
Үбә-үбә бихисап битен, күзен һәм кашын.

Кашында — каршында.
Фәһме үткен — зиһене, акылы үткен.
Әлепби — әлифба.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.).

By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган