Тукай туды — илнең сирәк баласы,
Зарыгып көтеп алган кирәк баласы.
Татар җанын аңлатыр, аңлар шәп ир
Кирәк иде илгә — бөек бер шагыйрь.
Тукай туды тулгагыннан тарихның,
Тукай туды моң-зарыннан тарихның.
Туды йомылып калмас өчен ояда,
Туды очар өчен биек кыяга.
Ачты аңа ак канатын җәеп таң,
Күтәрелде шоңкар ерак Җаектан.
Җаек, Җаек… Өйрәтте дулкыннарда
Иртө үсеп, ил турында уйларга.
Халык белән баш күтәреп җиңәргә —
Җыр җилкәне горур акты җилләрдә.
Тайпылмады бар дип упкын, үр алда,
Давыл шавы күтәрелде Уралда.
Аны ишетте Үләңте, Болдырты*, —
Казахларның җырга комар киң йорты.
Шуңа, шуңа якыны ул казахның,
Шуңа, шуңа акыны ул казахның.
Тукай, Абай бер сын миңа, бер рәсем:
Кадерлимен аталарның мирасын.
Оран салган, давылланган акынны
Серле Казан, моңлы Казан чакырды.
Акын дәррәү җиктерде дә пар атны,
Йөзен нурлы Казанына каратты.
Тукай кайтты чаптырып пар атларда,
Курай моңы чыңлады наратларда.
Утырды зур шагыйрь татар түрендә,
Кояш булып балкыды ул күгендә.
Язмыш аңа шундый өлеш сайлады, —
Янып төште күктән… көлгә калмады,
Күктән атылып төште… җиргә ятмады,
Кояш булып чыкты, ләкин батмады.
Ул мәңгелек татар җаны шикелле,
Ул мәңгелек татар даны шикелле.
Ул мәңгелек татар теле шикелле,
Ул мәңгелек татар иле шикелле.

* Үләңте, Болдырты — Урал өлкәсендәге елгалар.

Нури Арсланов  тәрҗемәсе.


By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган