Чыкса мәгърибтән кояш — шунда заманның ахыры,
Бу — китапларда язылган күп галәмәтнең бере.

Гыйльмилә хикмәт кояшы тугъды мәгърибтән хазир,
Көнчыгыш халкы, белалмыйм, инде нәрсә монтазир?

*Толугышшәмси мин мәгърибиһ — кояшның көнбатыш яктан чыгуы.
Мәгъриб — көнбатыш.
Гыйльмилә хикмәт — гыйлем (фән) белән философия.
Хазир — хәзер.
Монтазир — көтә.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)

By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган