***
Буран сарган тәрәзәдән карыйм
Сабый чакның җылы почмагына:
Тукай шигырьләрен укый әткәй,
Сыендырып мине кочагына.

Җылыйсылар килеп, әрнеп тыңлыйм —
Ятимнәрнең хәле кыендыр ла…
…Биш елдан соң сугыш. Әткәй киткәч
Мин ятимне Тукай сыендырган…

Октябрь, 1987


(Чыганак: Галиев Шәүкәт Сайланма әсәрләр. 5 томда, 1 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 480 б.)


By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган