Исәннәрнең кадерен бел,
Үлгәннәрнең каберен бел!
Март, 1963

Зират диварында бу сүзләрем.
Күпме тарих монда күмелгән…
Исмем югалса да шул гыйбарәм
Калыр, бәлкем, халкым күңлендә:
Исәннәрнең кадерен бел…

Мәкаль булып очты бу шигырем,
Гомере бар чаклы яшәсен.
Минем сезгә үз тавышым белән
Үткәннәрдән килә дәшәсем:
Үлгәннәрнең каберен бел…

Казанымда «Татар зираты» бар…
Шом-сагышлар белән керәсең:
«Без китәрбез, сез каласыз» диеп,
Милләт күмелер көн килмәсен…
Исәннәрнең кадерен бел,
Үлгәннәрнең каберен бел!

Октябрь, 1996

(Чыганак: Сиңа әйтер сүзем бар: шигырьләр, фәлсәфи фикерләр / Шәүкәт Галиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 376 б.)


By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган