Гомер агымы судай ага,
Кага безне алга таба;
Китәр баштан кайгылар да,
Әкрен-әкрен ага-ага.

Алда көннәр дә бар әле;
Укып, милләт, агар әле;
Бер көн килер, ия чыгар,
Бу хәлең мөстәгар әле.

Мәгърифәт эзлә, бар әле,
Истигъдад бездә бар әле;
Адаштым дип егълый күрмә:
Гыйлем чын эз табар әле.

«Ля тәйәсү!» әмрене тот!
Оныт нәүмизлекне, оныт;
Күрәмсең: күктә бар болыт,—
Явар рәхмәт, явар әле.

Безне артка тарткан картлар
Мәзарестан таба атлар.

Агар — ак бул.
Мөстәгар — вакытлы, читтән килгән.
Истигъдад — булдыклылык.
Мәзарестан — каберлек.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.).

By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган