Күгәрчен, суда бер Кырмысканың батып һәлак булырга җиткәнен күргәч, дәрхаль авызына бер яфрак капты да суга ташланды.

Кырмыска бу яфрак өстенә менде дә, дулкын яфракны яр кырыена сөреп чыгарып, Кырмыска үлемнән котылды.

Бервакыт Аучы бу Күгәрченне ауларга хәзерләнгәнен күргәч, Кырмыска, теге яхшылыкны исенә төшереп, Аучының итек эченә керде.

Аучы Күгәрченне аулыйм дигән чакта гына, Кырмыска Аучының ботыннан бик каты тешләде. Авыртудан Аучы кулындагы авын төшереп җибәрде дә, Күгәрчен «прррх» итеп, сәламәт очып китте.

By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган