Яшь вакытта яшьнәдем, көчле вакытта күкрәдем;
Яшьнәмим дә, күкрәмим дә — утсыз инде күкрәгем!

Килде тоткынлык, түбәнләнде уемның куллары;
Хөр заман ак кул белән күкләрдә йолдыз чүпләдем.

Ак күгәрченне кулымнан алдылар, козгын биреп;
Ак кирәк дип, пакь кирәк дип, күпме күз яшь түкмәдем!..

Ул — түгел күңлем эшеннән, тик ялан кулның эше,
Кызмагыз бик, чыкса мәйданга басылган чүпләрем.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)

By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган