Чыкчы, и фикрем кояшы! Китсен өстеңнән болыт;
Бу үлек вөҗданны җанландыр, җылың берлән җылыт!
Мин адаштым, тугъры юлга ул торып күндермәсә,
Дүрт ягым гыйсъян уты — сүнмәс һич, ул сүндермәсә.
Бер бетү чокрында мин, юктыр нәҗат, коткармаса,
Мәңге тотныр нәрсә юктыр, ул, килеп, җеп салмаса.
И минем яктыртучым! Тик син миңа һәр җирдә шәм;
Нәрсә ул дөнья кояшы! Син миңа нур бирмәсәң!
Бер йөзең күрсәтсәнә, тугъсын гүзәл көннәр минем;
Чәчкәләр атсын өмид бакчамда ал гөлләр минем.
Мин караңгыда хәзер; үтсен бу таң атмас кичәм;
Таш йотам икмәк белеп, һәм зәһр эчәм, саф су дисәм.
Бер тигез җирдер дисәм, бассам аягымны — бата;
Күп вакытта сискәнәм, яңлыш тотып «кош» дип бака.
Кап-караңгы. Уңны-сулны күрмим — астны-өстне мин;
Иркәлим дошманны, чәнчәм чын хәкыйкать дустны мин.
Кыскасы: җансыз да, вөҗдансыз да мин — яктырмасаң,
«Мин әле кая барам?» — җуйган эзем таптырмасаң.
Юк, кояшым, мин беләм: син батмагансың мәңгегә;
Син дә, вөҗдан, бер торырсың: ятмагансың мәңгегә.
Юк! Түбән калмас бу җан: фитърәттә гали булган ул,
Кисмәк өстендә кара кош — иттифакый кунган ул.

Гыйсъян — бунт, фетнә, баш күтәрү.
Нәҗат — котылу.
Зәһр (зәһәр) — агу.
Фитърәттә гали — яратылышында ук бөек.
Иттифакый — очраклы гына.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.).

By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган