Инкисар ит гадәтеңчә, ян, күңел, сызлан, күңел!
Күп сөекледер бөтеннән – Тәңрегә сынган күңел.
Һәр минут миннән тели дөнья күңел җимешләрен,
Нәрсә пешсен, булса ялкынсыз күңел, сүнгән күңел?
Алга сәүкъ ит сахибеңне, бул чыдауда таш кеби,
И фәләкнең төрле-төрле золменә күнгән күңел!
Ялтыра, яктыр — килешсен калебе саф шагыйрә,
И моңарчы төрле тап-тутларга өртелгән күңел!
Шундый гали матлабың — мең җан бирергә урны бар,
И югарылык белән типкән вә селкенгән күңел!
Игътиля итсәң, канатың ач, — вакыт җитте бугай, —
И тумыштан гарше әгъляларга җилкенгән күңел!
Син йоларсың һәр һәлакәттән — ышаныч бар сиңа,
Яр читендә торганымда ярдәмең булган күңел!
Яхшы аңла: юк сафа, инсанлыгыңны җуймыйча,
И шуны җуймау юлында күп газапланган күңел!

Алга сәүкъ ит сахибеңне – Хуҗаңны алга таба этәр.
Инкисар ит — кител, сын.
Фәләк — язмыш, күк.
Золменә — изүенә.
Калебе саф шагыйрә — саф күңелле шагыйрьгә.
Гали матлабың — бөек теләгең, максатың.
Игътиля итсәң — югары ашсаң.
Гарше әгъляләргә — югары күкләргә.
Сафа — рәхәт, күңеллелек.
Инсанлыгыңны — кешелегеңне.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.).

By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган