Казансу яры биек…
Тау итәгенә менеп
Тыңлап торам агышын.
Арча ягыннан искән җил,
Ак дулкыннарга төреп,
Тарата Идел суына
Тукай моңын, сагышын.
Казансу яры биек…
Таллар аралап кереп,
Тыңлыйм дулкын кагышын.
Таулар ягыннан искән җил
Канлы упкында уйната
Мулланурның тавышын,
Сәйдәшевнең сагышын.
Казансу яры биек,
Гүзәл җиренә менеп,
Муса баскан уйланып.
Оренбург ягы җилләре,
Ал дулкыннарга төреп,
Тарата илләр буенча
Үлмәс шагыйрь җырларын.
Казансу яры биек…
Яшьлек елмаеп-көлеп
Көймәләрдә чайкала.
Алтын нурларга төренгән
Дәртле, моңлы башкала.
Казансудан аккан моңнар
Тукайларда башлана.


By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган