Бар җегетләр: бик тәкәбберләрчә тоткан позасын,
Чөнки дөнья бакчасының күргән ул тик розасын;.

Күрмәгән ул дөньяның каһрен, усал угрозасын,
Күрсә дә, калган «угы», күргән фәкать ул розасын;

Күрмәгән язмышның ул зур тукмагын йә розгасын,
«Г» калып, күргән фәкать ул розганың да розасын.

Позасын — кыяфәтен, буй-сынын.
Розасын — чәчәген.
Угрозасын — куркытуын.
Розгасын — камчысын.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.).

By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган